Мәдәни җомга

ТАГЫН КАЙТТЫК АКТАНЫШКА…

Кайтабыз. Бөтен җирне ап-ак итеп карлар яуганда да, Агыйдел болыннарын хуш исләргә күмеп, шомыртлар чәчәк атканда да, урамнарны ут-кызыл миләшләргә төреп, алтын көзләр җиткәндә дә. Актаныш безне - үз балаларын - нинди генә эш-мәшәкатьләр арасында яшәсә дә, шатланып каршы ала. Бу юлы без районыбызга урып-җыюның иң кызган вакытында кайтып төштек....

Кайтабыз. Бөтен җирне ап-ак итеп карлар яуганда да, Агыйдел болыннарын хуш исләргә күмеп, шомыртлар чәчәк атканда да, урамнарны ут-кызыл миләшләргә төреп, алтын көзләр җиткәндә дә. Актаныш безне - үз балаларын - нинди генә эш-мәшәкатьләр арасында яшәсә дә, шатланып каршы ала.

Бу юлы без районыбызга урып-җыюның иң кызган вакытында кайтып төштек. Шушы хәлиткеч чорда Актаныш игенчесенең ничек яшәвен, эшләвен күрәсебез, аның белән аралашып сөйләшәсебез килде. Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев безне иң элек Нур Баян хуҗалыгына (Пучы авылы) алып китте. Юл уңаенда "Нива" һәм "Нур" хуҗалыклары кырларына сугылдык. Бодайның Курган сортына сокланып карап уздык - алтынсыман дулкынланган кыр тип-тигез, ник бер чүп әсәре булсын. Уңыш гектарыннан 35 центнердан да ким булмаска тиеш, ди район җитәкчесе. Әлегә аны дүрт кенә хуҗалыкта чәчкәннәр икән. Янәшәдәге "Рысак" сортлы солы да уңышы белән сөендерергә охшаган. Ә кукуруз басулары безнең балачактагы кырларны хәтерләтте. 6 гектарда чәчелгән кукурузның 1 гектарын орлыкка игәргә җыеналар.

Актанышта терлек азыгын рациональ куллануны күздә тотып, Италиядә җитештерелгән махсус азык-төлек лабораториясе сатып алынган. Белоруссия аша кертелгәнгә күрә, ветеринария белгечләре эш тәҗрибәсен шунда барып өйрәнгән. Элек белмәгән "кормосмеситель", "кормомама" дигән хикмәтләр ит-сөт җитештерүдә шаккатырлык уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән.

Нур Баян хуҗалыгындагы яңа төзелгән сөтчелек комплексы мисалында да терлекчелеккә игътибарның зур булуын күрдек. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Гапсәламов һәм авыл башлыгы Нияз Нуртдинов 65 млн сумга төшкән бу комплекс белән таныштырды. Белоруссиядә җитештерелә торган мондый комплекслар "Лего" конструкторы кебек бер ай эчендә җыела икән. Терлекләрне җылытылган бетон-цемент идәннәре, азык тарату "карусельләре", тирес чистарту җайланмалары булган комплексларда асрау сөт җитештерүне дә бермә-бер арттырачак, әлбәттә. Бүгенге көндә хуҗалыкта 2800 баш мөгезле эре терлек асралуы, аның 800е савым сыеры булуын әйттеләр.

"Тамыр" (Богады) хуҗалыгының "ындыр табагы" безне шулай ук заманча технологияләре - газда эшләп торучы өч мәһабәт сушилкасы һәм берничә генә эшчесе белән (шулар җитә!) каршы алды. Иләү агрегаты сәгатенә 20 тонна ашлыкны киптерә. Бу техника 7 млн 200 мең сумга төште, ди хуҗалыкны 1990 елдан җитәкли башлаган Ильяс Мирзаһитов. Бу хуҗалык игенне, нигездә, орлыкка җитештерә. Арыш, көзге бодай культуралары инде җыеп алынган, хәзер арпа урыла.

"Таң" хуҗалыгының Иске Җияш кырларында да арпа уручы комбайннарга юлыктык. Хуҗалык рәисе Рафис Миңнеханов та биредә. Уңыш гектарыннан 27-28 центнер чыга, диде. Әле генә борчак урып тәмамлаганнар, гектарыннан 21 центнер җыелган. Шөкер, актанышларның "булдырабыз"ына Аллаһы Тәгаләнең яңгыры да ярдәм иткән шул. Үзләре бер династия тәшкил иткәнгә күрә җитәкчеләр дә эшне бер сүздә булып, килешеп алып бара: хуҗалык җитәкчесе Рафис Фәрих улы, авыл җирлеге башлыгы Рәдис Фәрих улы, Теләкәй бригадасы җитәкчесе Ригель Рафис улы Миңнехановлар. Яңгырашлы! Иске Җияш кырында исә комбайнчы һәм агроном Галиевләр (туганнар түгел), әтиләре янына килгән өч бала-Галиевләр белән таныштык. Актаныштан агитбригада киләсен белеп, балалар концерт карарга килгән.

Балаларның әле җәйге ялда чагы. Ә мәктәпләрдә ремонт эшләре бара иде. Дүрт мәктәпне ремонтлауга 53 млн сум акча бирелгән. Пучы урта мәктәбе директоры Ландыш Нургалиева үз мәктәпләрен ремонтлауга 13 млн сум тотылуын әйтте. Былтыр тәрәзәләрен алыштырганнар, быел да эш җитәрлек булган. Минтимер Шәймиев үзен укытып чыгарган мәктәп (әлбәттә, бүгенге бина турында сүз бармый) өчен шәхсән 6 млн сум акча биргән, "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясендә кызыгырлык үрнәк!

Быел Актанышта "Тылсым" дигән үзенчәлекле балалар бакчасы ачыла. 140 урынлы бу бакчада элиталы гуманитар гимназиягә әзерләү өчен 1-3нче класс балаларын укыту да күздә тотыла.

Актаныш үз эченә генә бикләнеп яшәми. Аның капкалары республика чаралары өчен дә һәрвакыт ачык. Агыйдел буенда урнашкан һәм нәкъ менә "Агыйдел" дип аталган чатырлар лагере үзенә Татарстаннан гына түгел, илебезнең бар төбәкләреннән 250 актив яшүсмерне җыйган. Пермь, Самара, Оренбург, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Мари Иленнән, Удмуртиядән... хәтта Кыргызстаннан 20 бала килгән! 10ар кешелек төркемнәргә 24 әйдәман җитәкчелек итә. Һәр чатырга халкыбызның Әмирхан Еники, Муса Җәлил, Каюм Насыйри һ.б. күренекле шәхесләрнең исемнәре бирелүе, биредәге яшүсмерләрнең татар әдәбияты-мәдәнияте мохитендә яшәргә омтылуы киләчәккә өмет уята.

Илфак ИБРАҺИМОВ,

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.

20 август, 2015.


."Таң" күмәк хуҗалыгы игенчеләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: