Хатын-кыз шигърияте, ир-ат шигърияте, дип бүлеп карауны өнәмим мин. Гадәттә, елак, беркатлырак мәхәббәт шигырьләренә «хатын-кыз шигърияте» дип мөһер сугалар. Әмма дөньяны ир-атларга караганда тулырак бизәкле, тирәнрәк гамьле итеп кабул итә белгән хатын-кыз җанының бөтен нәзакәтен бирә алган - көчле һәм хисле шигърият тә бар. Халисә Мөдәррисованың иҗаты әнә шундый.
Мин...
Хатын-кыз шигърияте, ир-ат шигърияте, дип бүлеп карауны өнәмим мин. Гадәттә, елак, беркатлырак мәхәббәт шигырьләренә «хатын-кыз шигърияте» дип мөһер сугалар. Әмма дөньяны ир-атларга караганда тулырак бизәкле, тирәнрәк гамьле итеп кабул итә белгән хатын-кыз җанының бөтен нәзакәтен бирә алган - көчле һәм хисле шигърият тә бар. Халисә Мөдәррисованың иҗаты әнә шундый.
Мин - хатын-кыз, әле шундый чагым:
Җырлы чагым, моңлы, бәһале.
Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә,
Әйтерсең лә бәллүр аһәңе.
Мин - хатын-кыз, кадер белгән өчен
Тугрылыкка җанын тапшырган.
Сөю белән мин яхшырак булам,
Матуррак булам, яктырам.
Никадәр үз бәһасен белү! Тормышта үз урынын даулау! Шул ук вакытта хатын-кыз гомеренең кыскалыгын аңлау да (Минем вакыт кыска таң кебек), хатын-кызның нәфислеге, матурлыгы көчле затларның кулында икәнлеген искәртү дә (Ир булыгыз, мин хатын-кыз булыйм, Әйләндермәгезче әрсезгә) бар бу шигырьдә. Әрсезгә, кадерсезгә, мескенгә сабышмыйча, горур, нәзакәтле, затлы, бәһале булып уза ул гомер сукмагыннан!
Хатын-кызга тормыш йөкләгән вазифалар турында бик яшьли уйланырга мәҗбүр булгангадыр, шагыйрә яшәешнең асыл кыйммәтләрен төгәл аерып куя.
Әтиләре аңа дүрт яшь тулганда Халисәне һәм аның энесен калдырып, яңа гаилә кора. Җитмәсә, бер үк авылда яшиләр, үги малае Халисә белән бер сыйныфта укый. Әти кеше үз балаларын бар дип тә белми, чит кеше кебек гомер итә. Ун яше тулганда, әниләре, ятим калган дүрт баланы үз канаты астына алып, икенче иргә чыга. «Нигә китәсең?» - ди Халисә. «Балалар кызганыч бит!» - ди әнисе. Әнисен башкалар белән бүлешү үсмер кыз өчен никадәр авыр булуы аңлашыла. Энесе дә яңа гаиләгә, әниләре янына күченә. Анда тагын бер энеләре туа. «Мин: «Бармыйм!» - дидем. Әрнегән йөрәгемне учка йомарлап, үпкәмне эчкә йотып, авыр булса да, әнине бик сагынсам да, изгелекле нәнәй белән картатай янында, үз авылымда калдым. Ныгыр-ныгынмас канатларым белән шул оядан зур дөньяга очтым».
Канатларны ныгытырмын
Җилләргә ятып кына.
Яралардан арынырга
Бирегез вакыт кына...
- дип яза ул үзе. Әнисенең язмышы, үсмер кызның җан кичерешләре «Баланнар» шигырендә тетрәндергеч итеп сурәтләнә. Кып-кызыл балан тәлгәшләре - ачы язмыш, аерылу-өзелү символы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Йөрәк төсле кызыл балан,
Каерып сындыралар.
_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _
Буш хыяллар коела ул,
Аларны сындырмаслар.
Балан төсле күңел була,
Аларны тындырмаслар...
«Балан» җыры (Сәүбән Чуганаев көе) Халисә Мөдәррисованы чын-чынлап дөньяга таныта. Бик күп каләм әһелләре, шул җөмләдән күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми дә аңа югары бәя бирә. Танылган җырчыларның (Н.Кадыйрова, З.Сәхәбиева, Х.Фәрхи, З.Шәрифуллина һ.б) репертуарын баета бу җыр.
Яраларны дәвалап, яңа яралар салып, үткәннәрне яңа күзлектән бәяләргә мөмкинлек биреп, вакыт ага тора. Вакыт һәрнәрсәне үз урынына куя. Әҗәл чире тигәч, әтиләре дә балаларын эзләп таба. Киң күңелле әнисенең: «Карагыз, ярдәм итегез, ул сезнең атагыз», - дигән киңәшен тотып, әти кешене тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Тик... күңелдәге боз гына эреп бетми... Төрлесе төрле оядан булган җиде баланы кеше иткән әнисе дә бүген Халисә ханым кулында. Урын өстендәге әнисен сабый бала кебек тәрбияли ул.
Без мәңгегә җиргә килмәгәнбез,
Безнең барлык - үзе бер вакыт.
Бер-бербезнең кадерләрен белик,
Вакытларны гына,
Вакытларны гына,
Вакытларны булмый туктатып,
- дип язганда үзенең генә түгел, якын кешеләренең язмышлары турында да уйлангандыр шагыйрә. Ә гомер дигәнең су кебек ага һәм тормыш мәшәкате арасында иң мөһим эшкә, җан таләп иткәненә вакыт та калмый кебек. Ярым шаярып, әмма чынлап та өзгәләнеп язган «Үзем турында» шигырендә ул:
«Дөнья өтә, шигырь көтә
Үпкәләгән яр кебек», - ди.
Дөньяга җиткерер гамьнәре, кешеләрне сискәндереп, уйларга салыр сүзләре тулып тора шул күңелендә. Аның үтә дә ихлас, мөлдерәмә хисле шигырьләре матурлыгы белән генә түгел, батырлыгы белән дә сокландыра. Җаныңны дөньяга шәрран ачып салу өчен нинди батырлык кирәк! Шагыйрь булу - үзе батырлык шул! Бу хакыйкатьне бөтен тулылыгы белән аңлаган Халисә Мөдәррисованың шагыйрь шәхесенә таләпләре дә югары.
Шагыйрь намусы - заман намусы ул,
Намуссызның илдә аты юк.
Шагыйрьләрдә иман бары берәү,
Вакланырга аның хакы юк.
Бу, әлбәттә, аның үз-үзенә куйган таләбе. Бүген дә шул таләбенә һәм шигърияткә тугры булып иҗат итә Халисә ханым.
Әмма «Шагыйрьләр авылда туа, шәһәрдә үлә» дигән мәгълүм гыйбарә аның турында түгел. «И туган җир! Син газизсең миңа, Сүзләр бармы әйтеп аңлатырлык?» - дип, читтән торып кына язмый ул. Гомере буена туган ягында яшәп, җаваплы эшләрдә эшләп, ир хатыны булып, балалар үстерү өстенә, иҗат йөген дә хилафлык китерми алып баруы сокланырлык.
Шигырьләре, җырлары белән танылган Халисә Мөдәррисова, проза, драматургия кебек жанрларда да үз укучысын, үз тамашачысын тапкан каләм әһеле. «Бәйге хакы», «Яр» повестьлары әдәби тәнкыйть тарафыннан да югары бәяләнде. Ә «Бәйге хакы» әсәре нигезендә язылган «Бәхет хакы» драмасы М.Гафури исемендәге театрда зур уңыш белән бара. Нинди генә жанрда иҗат итсә дә, аның шагыйрь җаны кычкырып тора. Теленең сыгылмалылыгы, образларның тирәнлеге, хисләрнең калкулыгы - шагыйрьлегеннән.
Хатын-кыз асылының җирдәге һәртөрле сугыш, кан коешларга каршылыгын бернинди югары пафослы сүзләргә төрмичә генә, шулкадәр табигый итеп сурәтләгән шигырьләре аңга да, җанга да кагыла. Бөек Ватан сугышының фаҗигасен югалган бәхет дагасы образы аша сурәтләп бирә ул. Балачагында картәтисе сөйләгән бәхет дагасы табылса, яу кырында ятып калган агайлары да әйләнеп кайтыр иде бәлки...
Тик һаман да дага эзләп,
Юллардан үтәм менә.
Тапсам, элеп китәр идем
Җиңгиләр читәненә.
(«Көмеш дага»)
Тик бәхет дагасы табылмаган шул, сугышлар тынмаган. Шагыйрә бу вәхшилеккә сабый самимилеге белән түгел, ана гаме, ана йөрәге белән каршы чыга:
И кешелек, дөнья бишеккәе,
Иминлеге ана моңында.
Көчең синең бомбаларда түгел,
Хатын-кызда, бишек җырында.
Үзе өчен тормыш кыйммәтләрен төгәл бәяләп, көтелмәгән образлар аша кеше гомеренең асылы турында уйландыра белә ул. Диңгез ярындагы чуерташларга карап та дөньяның күп катламлы булуы турында уйлана.
Иҗатында кабатланып килүче көз, миләш, балан образлары да һәр шигырьдә яңа мәгънәләр белән баетыла бара. Язмыш ачысы да, күңел балкышы да, гомер агышы да, киләчәккә өмет тә сыйган ул образларга. Көзләрдә пешкән җиләк - соңарган мәхәббәт символы да бар анда.
Ә мәхәббәт... Халисә исемле кызны шагыйрь итеп күкләргә күтәргән илаһи хис. Анда сөюгә ачылган тәүге бөреләр һәм кырау суккан гөлләр - табышлар-югалтулар, янулар-өзгәләнүләр... һәм төкәнмәс өмет!
Син күкләрдән җиргә төштең инде,
Төшләремнән күчтең өнемә.
_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _
Йолдызларга кемнең буе җиткән,
Мин, хыялый, шуңа үрелдем.
Иҗатының таҗы булган мәхәббәт лирикасында җанны сискәндерер дәрәҗәдә хатын-кыз каһарманлыгы, хатын-кыз
тугрылыгы:
Күкрәгемне телеп яшен үтсә
Күкрәү узса минем таңымнан.
Ярдәм кирәк, коткар мине, диеп
Мин чакырмам сине, чакырмам.
Тик яшеннәр үтеп, кояш чыкса,
Юлларыңа чыклар тезәрмен.
Өметемне җәйгор итеп элеп,
Мин көтәрмен сине, көтәрмен...
Мәхәббәт хакына ул үзен аямыйча, утка-суга ташланырга әзер хатын-кызның гаҗәп көчле эчке дөньясын бар тулылыгы белән ачып бирә. Тик бу хисне кабул итә, күтәрә, бәяли аламы ир заты?
Ташулар булып таштым бит,
Җитмәде үзәннәрең.
Яшеннәр булып сызылдым,
Егылды имәннәрең.
Халисә ханым чын дуслыкның кадерен, асыл бәһасен белә торган шәхес. Шигърият дөньясына тәүге адымнарын атлаганда талантын күреп аңа кул сузган Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабай, Марат Кәримов кебек остазларның да, замандаш иҗатташларының да, яшь каләм әһелләренең дә үз урыннары бар аның йөрәгендә.
Илсөяр ИКСАНОВА.
Нет комментариев