Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

СЮРПРИЗ (Әкият)

Озын колак белән Йомшаккай һәр елны да җәйге ялларын дәү әни-ләре янында үткәрә. Әбиләре яшәгән төбәктә урман да калынрак, җиләк-җимешләр дә күбрәк үсә. Әбекәйләре кишерне дә оныклары туйганчы ашасын дип, мулдан утырта. Хикмәт кишердә генә түгел анысы. Үз бакчаларында да хәттин ашкан андый тәмле ризыклар. Куянкайларның дәү әтиләре бүреләр белән...

Озын колак белән Йомшаккай һәр елны да җәйге ялларын дәү әни-ләре янында үткәрә. Әбиләре яшәгән төбәктә урман да калынрак, җиләк-җимешләр дә күбрәк үсә. Әбекәйләре кишерне дә оныклары туйганчы ашасын дип, мулдан утырта. Хикмәт кишердә генә түгел анысы. Үз бакчаларында да хәттин ашкан андый тәмле ризыклар.

Куянкайларның дәү әтиләре бүреләр белән көрәштә һәлак булгач, әтиләренең әнисе ялгызы калды. Һәм алар каникулы саен диярлек дәү әниләре янына кайтырга тырыша. Бигрәк тә җәй айларында. Бераз гына булса да әбекәйләренә ярдәм итеп, аның кул арасына керү өчен. Озын колак быел өченче сыйныфны, Йомшаккай икенчене тәмамлады.

- Йомшаккай, без әбинең әйткәнен генә көтеп ятмыйк. Эшне үзебез табып эшлик. Вәт шатланыр әбиебез, - диде Озын колак.

- Й - эс! Өстенә бастың. Әбиебезгә "сюрприз" итеп! Ул бакчада икән, без - өйдә. Аңарга белдермичә, сиздермичә генә.

...Җәй уртасы җитеп килсә дә, куянкайларның әле ул кадәрле берни дә майтара алганы юк. Үзләре әбекәйләренә көн саен булышырга тырыша анысы. Тик... "сюрприз"лары гына һаман да килеп чыкмый!

Ә бер төнне йокыга китә алмыйча, боргаланып ятканда Озын колак:

- Мин таптым! - дип әйтеп куймасынмы.

- Т - с - с... Әбине уятасың бит, җүнсез. Шул кадәр чырылдамасаң.

- Тәки таптым!.

Озын колак, ниһаять, килеп чыгасына тәгаен ышанган иде, ахрысы, энекәшенә якынрак шуышты.

- Әбиебез кичәгенәк, теге, алдан өлгерә торган ранет алмаларын каргалар, чыпчыклар быел да ашап бетерер инде, дип зарландымы? Читән янындагы кишерне дә кемдер чүпләштерә, дидеме?

- Һе, иштең ишәк чумарын! Әллә ауламакчы буласыңмы шул тиктормасларны? Буең җитмәс!

- Чәпчемәле...Тыңла башта... Карачкы булып киенәбез дә агач янына килгәннәрен куып торабыз. Берничә көн шулай сакласак...

Йомшаккай абыйсының сөйләп бетергәнен дә көтмичә, мендәре белән аны дөмбәсли үк башлады.

- Төшегез безнең агачтан, ашамагыз безнең алмаларны! Көш, көш - көш, диләр сезгә. Шулаймы? Хи - хи - хи...

Озын колакның моңа ачуы килде. Ул энесенең мендәрен тартып алып, идәнгә үк томырды.

- Кая чикылдыйсың шул кадәрле? Үзең үк уятасың ич әбине. Башың эшләми икән, колагыңны тырпайт! Тыңла башта! Алмалар кайда үсә?..

- Читән янында...

- Ә карачкы ни өчен ясала?

- Кошларны өркетеп торсын өчен!

- Тач өстенә бастың. Без дә иске-москы киик тә, агачлар янындагы читәнгә кунаклыйк. Бер көнне - беребез, икенче көнне - икенчебез.

- Ә нигә киенергә? Болай гына да куып торырга була ич үзләрен.

- Әллә көн саен читән башын сакламакчы буласыңмы?..

- Бәй, алайса, баштук шул килбәтсезне генә ясап куйыйк. Минем читән башына бер дә менәсем килми.

- Хәзерге кошлар син түгел шул, җанкисәгем. Шөрепләре яхшы эшли. Тырпайган карачкыга гына пычагым исләре китәр. Ә менә берничә көн ул угрыларны үзебез куып торсак... Аннан колгага иске-москы асып куйсак та була. Ул чагында кошлар аны без дип белеп, бу тирәгә якын килү түгел, бакчабызны да читләтеп очар.

- Ярар соң, читән өстенә икән, читән өстенә үрмәлик, карачкы икән, карачкы булып киеник. Әбиебез генә сөенсен.

Иртәгесен куянкайлар әбиләренең урманга җиләккә китүен генә көтеп торды да шобага тотышты. Шобага Озын колакка чыкты. Әбиләренең иске күлмәген дә эзләп таптылар. Мунча чоланында әтиләренең таушалып беткән туны да эленеп тора иде. Аны да алып керделәр.

- Моны кигәч, бик эссе булмас микән? Кояш бик каты кыздыра, - дип әйтеп куйды озын колак.

- Түз - түз! Кайда күргәнең бар бишмәтсез карачкыны.

- Ярый, ник шунда албасты булып киенмим. Сюрпризыбыз гына барып чыксын!

- Туктале. Әллә син иске-москы капладым да, карачкы булдым дисеңме? Ә башың?

- Әй - й...

- Әй, шул. Менә мә, әбинең бу яулыгын ябып кара әле. Бик иске булмаса да, ярар.

- Кит әле, кайда күргәнең бар яулыклы карачкыны. Алар башына һәрчак иске бүрек кигән була.

- Тач өстенә бастың, бүрек кирәк. Мунча чоланында шуңа охшаш бер нәмәрсә күземә чалынган иде. Хәзер алып керәм.

Таушалып беткән бүрек тә менеп кунаклады Озын колакның башына. "Карачкы" үзен көзгедә күреп, шыркылдап көләргә үк тотынды.

- Шәп!.. Карачкың бер кырыйда торсын. Тик бит кенә...

- Кайгырма... Хә-әзер, ясыйбыз аны...

Мичтән корым алып, Йомшаккай абыйсының битен буяп та куйды.

Ул абыйсын бакча ягына чыгарып, читән башына кадәр озатып куйды.

Чыннан да, ярыйсы килеп чыкты бит, ә! Болай булгач, сюрприз ясап, әбекәйләрен, ниһаять, шатландырачаклар. Әйе, баш бар абыйсында. Кара, себерке дә чыгарып тоттырырга кирәк әле үзенә. Теге гуҗларны куып торырга җиңелрәк булыр. Йомшаккайның шулай дип уйлап бетерүе булды, теге "карачкы"ның чәрелдек тавышы ишетелде.

- Йомшаккай! Йомшаккай, дим! Кил тизрәк, кил, дим, тизрәк! Җәһәтрәк кыймылда!

Кошларны куам дип, әллә абыйсы үзе мәтәлеп төшкәнме?

Йомшаккай бакчага чыкты. Менә әкәмәт, читән башындагы "карачкы" ниндидер бер куянкайны җилкәсеннән эләктереп алган да, бөтен көченә кычкырыпмы - кычкыра.

- Тоттым...Тоттым...

Ә тегесе аның кулыннан ычкынырга теләп, тыпырчыныпмы-тыпырчына.

- Менә кем икән ул карак кош?! - Абыйсының тавышында җиңү тантанасы иде.

Йомшаккай якынрак килсә, ни күрсен - "карачкы"ның кулында - күршеләре, кечтек куянкай Үткен. Исеме Үткен булса да, мескенкәйнең куркудан бөтенләй өне алынган. Куркырсың да! Шыксыз "карачкы" кинәт шап итеп, җилкәңнән эләктереп алсын әле. Бераздан "карак" һушына килде бугай, ныграк талпынды да "карачкы"ның кулыннан ычкынып, үзләре ягындагы кишер яфраклары арасына чумды. Ә Озын колак тегеңә карап, йодрыгын селкеп алды да энекәше ягына сикерде.

Әбекәйләре дә җиләктән кайтып керде.

- Әби, тоттым бит, тәки тоттым угры "кош"ны, - дип, үрле-кырлы сикергәләде Озын колак.

- Озын колаккай, синме бу? - Әбиләренең берни аңламый, аптырап "карачкы"га карап торуын күреп, Йомшаккай:

- Әби үзең зарланган идең бит, быел да чүпләп бетерә инде кошлар бу агачның алмаларын, дип. Һәм менә без аларны өркетеп торырга булдык. Иртәгә минем чират иде, - дип, тәфсилләп кенә сөйли башлаган иде, абыйсы аңа күп такылдарга ирек бирмичә үзе тезеп китте:

- Читән башына менеп бастым да, як-ягыма карана-карана, сагалыйм шулай тегеләрне. Ары карыйм, бире карыйм. Юк кына бит бер генә чыпчык та, бер генә карга да! Сирәк - мирәк кунганнары да, мин аз гына селкенүгә, пырхылдап очып китә. Берзаман күрше бакча ягыннан бер баш күренмәсенме? Карасам - Үткен. Нишләргә уйлый бу, дим? Тын гына көтәм шулай.

Ул ялт-йолт тирә-ягына каранды да үзләре ягындагы кишер яфраклары арасыннан берничә утын пүләне өстерәп чыгарды. Барысын да җәлт кенә читән янына тезеп куйды да, шуларга басып, читән башына, яныма ук менеп чүгәләде. Аннан җайлап кына утырды да, алмаларның өлгергәннәрен майкасы астына шудыра-шудыра, берсен тәмләп кенә ашый да башлады. Минем якка карап, телен дә чыгарып күрсәткән була әле, почык борын. Үчекли, янәсе...

- Әйтәм аны читән янындагы алмалар өлгерүгә юкка чыга. Малай актыгы, әнисе белән сөйләшми булмас...

- И әбекәй, әнисенә әләкләмәсәң дә яхшы сабак алды инде ул. Кая бакчабызга керү, өебезне дә әйләнеп үтәчәк ул, хәзер, - дип, Йомшаккай Үткен булып кыланып:

- Бүтән бакчагызга кермәм, алмагызны да, кишерегезне дә ашамам, - дия-дия, абыйсы алдына килеп тезләнде.

- Ярый, балалар! Каракны эләктерүегез би-ик әйбәт! Тик шунда булган - шунда калсын. Үзегез әйтмешли, Үткенгә хәзер "ранетка"дан да тәмсез алма юктыр, мөгаен. Аннан күршене генә дә гаепләп булмый. Ни дисәң дә, каргалар да, чыпчыклар да, бакчабызда еш кунак була. Җиләк-җимешләрнең өлгергәнен көтеп кенә торалар, тиктормаслар. Һәм шуңа күрә, балакайлар, әйдәгез, иртәгә үк зу-ур итеп килбәтсез "карачкы" ясап куеп, читән башына кунаклатыйк үзен. Файдасы тими калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев