Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Сәяхәтче Сара

Швейцариянең төньягындагы кечкенә авылда туган Сара Маркиз 17 яшендә атка атланып Төркияне аркылыга-буйга йөреп чыга һәм шул вакыттан гомерен җәяүле сәяхәтләргә багышларга була.

2000 елда ул 126 көн эчендә Америка-Канада чигеннән Мексика чигенә кадәр 4260 чакрымны җәяүләп үтә. Аннары берничә ел өендә утыра. 2006 елда 8 ай дәвамында Чилидагы Анд тауларына менә. Тагын тынычлана, дүрт ел ял итә. 2010 елда маҗараларга сусавы барыбер үзенекен итә – Сара Себер һәм Монголия далаларын, Гоби чүлен, Кытайны кичә, Лаос һәм Таиландка кадәр җитә. Аннары, йөк судносына утырып, Австралиягә кадәр йөзә һәм кеше яшәми торган җирләрдән меңләгән чакрым уза. Ни гаҗәп тоелса да, Сара әлеге сәяхәтен берүзе (дөрес, янында тугры эте була) ерып чыга, өч елда 16 мең чакрымнан артыграк юл үтә. Моның өчен National Geographic каналы Маркизны “Ел сәяхәтчесе” дип игълан итә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев