Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

“Сөләйман солтан” кыйссасы

Белгечләр соңгы елларда әдәбиятның фәкать "каймак" катлауга яки киң гавамга адреслануын һәм беллетристикага бүленә башлавын күреп чаң суга. Безгә Мәскәү яки бүтән бер башкала тәкъдим иткән рәсми концепция урынына бик күп яңа төр версияләргә корылган әсәрләр белән танышу мөмкинлеге туды. XXI гасырның тарихи прозасы инде узган вакыйгаларны сурәтләп кенә калмый,...

Белгечләр соңгы елларда әдәбиятның фәкать "каймак" катлауга яки киң гавамга адреслануын һәм беллетристикага бүленә башлавын күреп чаң суга. Безгә Мәскәү яки бүтән бер башкала тәкъдим иткән рәсми концепция урынына бик күп яңа төр версияләргә корылган әсәрләр белән танышу мөмкинлеге туды. XXI гасырның тарихи прозасы инде узган вакыйгаларны сурәтләп кенә калмый, аларны авторларның шәхси бәясенә тәңгәл рәвештә аңлатырга тырыша. Шунлыктан тарихи прозаның нигезен тәшкил иткән мәгълүм тарихи чынбарлык бөтенләй диярлек яңача бәяләнә.
Татар язучысы Вахит Имамов исә, заманча тенденцияләргә бирешмичә, үз иҗатында тарихилык принцибына тугры кала. Үзенең иҗатчы буларак бурычын ул "тарихи үсеш закончалыкларын формалаштыруда түгел, бәлки тарих барышының иң нечкә чагылышларын кешеләрнең үз-үзен тотышында һәм аңында гәүдәләндерүдә күрә" (Кожинов В.В. Историзм // Литературная энциклопедия терминов и понятий // М., 2001. 321-322 битләр). Язучы үз әсәрләре белән, иң әүвәл, татарларда милли горурлык хисен уятырга омтыла.
В.Имамов - документаль повестьлар һәм тарихи романнар авторы буларак дан казанган шәхес. Аның тәүге "Ир канаты" җыентыгы 1988 елда нәшер ителә. 1991 елда "Нәзер" дигән яңа җыентыгы чыга. Әсәрләрнең игътибар үзәгендә сугыштан соңгы авыл тормышы чагылса да, В.Имамов авыл турында язучы буларак танылмый, ул халык күңелен тарихи әсәрләре белән яулый.
В.Имамов татар тарихы белән студент чагында ук, Пугачев явы аша кызыксына башлый. Булачак әдип баштарак бер китап артыннан икенчесен йотлыгып укый, аннары, тарихи материалны системага салып, конспектлар яза. Казан университетының журналистика факультетын тәмамлаганда ул әлеге тема буенча кырыктан артыграк китапны өйрәнеп өлгерә. 1982 елда Уфа архивында тәүге тапкыр эзләнеп карагач, В.Имамов бу хезмәтнең никадәр мәгънәле шөгыль булуына төшенә һәм җәйге ялларын Мәскәү, Оренбург, Уральск (Җаек), Белорет, башка шәһәр архивларында үткәрә башлый. Әлеге төпченүчән эшнең нәтиҗәсе булып, милли азатлык хәрәкәтендә катнашучы каһарманнар турында материал һәм татар халкының шан-шөһрәтен дәлилли торган яңа фактлар системага салына. Әйтик, 1755 елгы Батырша явы турында мәгълүматларны эшкәрткәндә, В.Имамов аңа кадәр үк бер-бер артлы кабынган фетнәләрне оештыручылар арасында Теләкәй-Күчем-Акай кебек каһарман нәсел вәкилләрен ачып шаккатыра.
Киләчәк буыннар хакына, ул татар халкындагы әлеге каһарманнарның исемнәрен үз әсәрләрендә мәңгеләштерүгә ирешә. Татар-башкорт халкының XVI-XVIII гасырлардагы милли-азатлык көрәше буенча документаль чыганаклар нигезендә 1993 елда "Яшерелгән тарих" китабын дөньяга чыгара. "Сәет батыр" һәм "Татарлар Пугачев явында" романнарында да бу төп темага әверелә. 2014 елда "Утлы дала" тарихи романы өчен В.Имамов Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Әлеге эпик әсәрдә XII-XIII гасырлардагы Болгар ханлыгы, монгол-татарлар дәүләте, Алтын Урда, Киев Русе тарихы сурәтләнә. Ул заманның төп фигуралары - кенәз Юрий Долгорукий, Андрей Боголюб, Всеволод Зур Оя, Мөхәммәт шаһ, Чыңгызхан һәм аның полководецлары безнең күз алдына килеп баса. Татар әдәбиятына нигез салучы бөек Кол Гали язмышы исә романның бәйләгеч линиясе булып тора.
"Сөләйман солтан" тарихи кыйссасы 2014 елда язылган, 2015 елда Казанда аерым китап булып басылды. Украиналы әдәбият галиме Ю.Кочубей билгеләвенчә, дөнья әдәбияты тарихында Роксолана Библиядәге (Тәүраттагы) хатын-кызлар (Дебора, Эстер) һәм Клеопатра, Жанна д'Арк образлары белән бер сафта тора. Аның турында тарихи чыганаклар бик аз булса да, бу образ каләм әһелләрен дулкынландырудан туктамый. Роксолана образын тасвирлаган беренче әсәрләр француз әдәбиятында XV гасырда ук пәйда була: Габриэль Бунен (1535-1604) трагедиясе һәм Жак Ивер (1548-1571) новелласы "шәрык" юнәлешендәге башка әсәрләргә юл сала. Шул вакыттан бирле немец, инглиз, итальян, поляк, төрек, америка, рус, украин әдәбиятларында да Роксоланага урын табылган. Татар язучысы В.Имамов йөзендә татар әдәбияты Роксолана образына тәүге тапкыр мөрәҗәгать итә. Кыйссаның яңалыгы, кыйммәте нәкъ шунда да!
Укучыларның игътибарын җәлеп итү өчен, әдип әүвәл әсәрен мәхәббәт романы кануннары буенча кормакчы була. Автор Роксолана исемле әсир кызның шәхси тормышын сурәтли. Әмма сюжет үсә барган саен кыйссада сурәтләүнең тарихилыгы да арта. Роксолана тормышы турында беллетристик хикәяләү тарихи вакыйгалар белән тыгыз бәйләнә: без Сөләйман солтанның күренекле дәүләт эшлеклесе, полководец буларак эшчәнлеге белән танышабыз, шул ук вакытта Шәрык, Азия һәм Европадагы сәяси көчләр дә күз алдыбызга килеп баса. В.Имамов Казан ханлыгының сәяси тормышына да зур игътибар бирә. Бу күпкатлылык "Сөләйман солтан" әсәренең үзенчәлегенә әверелә.
Кыйссада Роксолана/Хүррәм Сөләйман солтан белән бертигез дәрәҗәдә күрсәтелә. Язучы, героиня образын ачканда, тарихилык принцибыннан тайпылмый. Аның тискәре гамәл яки астыртын эшләрен сурәтләгәндә, Роксолананың гаять зур басым астында яшәвен исеннән чыгармый. Абруйлы, шөһрәтле ире үлгән очракта аның үзен һәм балаларын фаҗигале язмыш көтүен дә аңлый. Шунлыктан героиня үз гаиләсен бөркет төсле яклый, бар тарафны күз уңында тота.
В.Имамов, "түбәннән күтәрелеп", "аккош" булу өчен, кол кызга нинди бәя түләргә туры килүен ачып салудан да тайчынмый. Бу җәһәттән ул Кол Гали традицияләрен дәвам итә: "Кыйссаи Йосыф" поэмасының иң мөһим идеясе дә бит - гади, иң гадәти кешенең дәүләт хакиме дәрәҗәсенә күтәрелүе.
Язучылар арасындагы варислык В.Имамов әсәренең жанрын билгеләгәндә дә чагыла - икесенеке дә кыйсса. Замандаш язучыбыз үз әсәрендә әлеге сүзне тулы мәгънәсендә ача. Безнең алда - Сөләйман солтанның тәрҗемәи хәле. Ул аның хатыны Роксолана/Хүррәмнең тәэсирләр призмасы һәм авторның дөнья тарихына мөнәсәбәте аша бирелә. Әлеге беллетристик тәрҗемәи хәлдә татар тарихи романы традицияләре ачык чагыла.
В.Имамов үз кыйссасында цивилизация, аерым бер ил тарихында яки шәхес язмышында очраклылыкның роле хакында да фикер йөртә. С.Крапивенскийның бик төгәл искәртүенчә, "тарихи тәҗрибә һәр адымда шуңа инандыра: безне чолгап алган бар дөньядагы кебек, иҗтимагый тормышка да зарурилык һәм очраклының диалектик үтеп керүе хас - алар һәр феноменда һәм процесста бергә кушыла". Көнбатыш тарих белемендә тарихи очраклылыкны дөнья белән идарә итә торган көч дип карау киң таралган. Мөселман фәлсәфәсендә бу проблемага ике төрле караш мәгълүм: тәкъдиргә ышану яши, ә шигыйләр тәгълиматында иманны һәм гаделлекне яклау өчен тарихи вәзгыятьне үзгәртергә сәләтле көчле зат турында күзаллау бар.
В.Имамов очраклылыкның аерым тарихи шәхескә бәйле нәтиҗәсен өченче төр фокуста күрә. Тарихи кыйссада авторның Сөләйман Кануни шәхесенә, аның дөнья тарихында тоткан роленә соклану хисе ярылып ята. Ноябрь аенда "Яңа Гасыр" каналы оештырган "Ком сәгате" тапшыруында да В.Имамов, басым ясап, Сөләйман I солтанның (1494-1566) бөеклеген аның бүгенге 21 дәүләт мәйданын үз хакимияте астына берләштерә белүендә күрүен ассызыклады. Ул - Госманлы империясенең иң шөһрәтле солтаны, дәүләт биләмәләрен ике тапкырга арттырган шәхес. Сөләйман I Кануни төп яуларын Көнбатышта - Сербия һәм Венгрия биләмәләрендә дә, Көнчыгышта - Гыйрак һәм Кавказ артында да алып барган. Сөләйман хәлифә Ислам динен ныгытуга күп көч куйган, шәригатьне яклап, Европаның иң куәтле таҗдарлары белән дә зур яуларга керүдән шүрләмәгән. Шуңа Европада аны - "Күркәм", ватанында исә "Кануни" дип йөрткәннәр.
В.Имамов, традицияләрдән тайпылмыйча, тормышның мантыйгына мөнәсәбәтле биографик сурәтләүне куллана. Язучының яңалыгы Сөләйман солтан тормышындагы фактларны сайлап алуында, аларның үзара бәйләнешен ачыклауда, үзенчә интерпретацияләүдә сизелә. Язучы атаклы солтан яшәгән чорның киң панорамасын тудыра алган. Роман солтан гомерендәге иң мөһим вакыйгаларны гына түгел, Госманлы империясе белән тыгыз элемтәдә булган татар ханлыклары (Казан һәм Кырымдагы сәяси вәзгыять аеруча тәфсилле сурәтләнә) тормышын да колачлый. Татар ханнарын Сөләйман солтан белән туганлык җепләре бәйли, алар сәяси, икътисади һәм мәдәни бәйләнешләрнең нигезен тәшкил итә. В.Имамов үз романында бу нигезләрнең Россиягә һәм Европа илләренә каршы юнәлтелгән төрек-татар альянсы икәнен дәлилләрдәй тарихи фактлар да китерә. Казан ханлыгы турында бүлекләрендә авторның: "Явыз Иван Казанны яуларга юнәлгәч, Сөләйман солтан, үз гаскәрен кабат туп­лап, ярдәм кулын сузса, безнең язмышыбыз ничек борылыр иде икән?" - дигән астыртын соравы да ишетелгәндәй була.
"Сөләйман солтан"дагы персонажлар арасында Госманлы империясенең уйлап чыгарылган түгел, бәлки чын тарихи шәхесләре күпчелекне тәшкил итә - Сөләйман солтан һәм Роксолана-Хүррәм, Сөләйманның балалары Мостафа, Сәлим, Баязит, Җиһангир..., Төркия вәзире Ибраһим, Рөстәм-паша һ.б. Автор Европаның гына түгел, 1542 елдан соң Бөек атын алган Мәскәү кенәзлеге, шулай ук Кырым һәм Казан ханлыкларының тарихи эшлеклеләрен дә сурәтли. Болар барысы да В.Имамовка әсәрнең хронотобын киңәйтү мөмкинлеге бирә. "Сөләйман солтан" китабында тасвирланган вакыйгалар гаять зур территорияне колачлый.
Тарихи шәхесләрнең образын тудырганда, әдип фактик мәгълүматның үзенә эстетик кыйммәт туплаган эчтәлегенә таянып эш итә. Шул ук вакытта автор сүзе биографик персонаж Роксолана-Хүррәм сүзе белән үзара тыгыз бәйләнештә бара. Әсәрдәге персонажлар системасы хикәяләү мантыйгына һәм авторның иҗади фикеренә ярашлы рәвештә төзелә. Герой образын тудырганда, вакыт категориясенә зур урын бирелә, персонажларның шәхси тормышы динамикада тасвирлана. Сурәтнең мозаикалылыгы күзгә ташлана: автор ихтыяры белән тарихи затлар портреты һичшиксез мәдәни-тарихи чор контекстында пәйда була.
Роман Роксолана исемле үсмер кызның Кырым татарларына әсирлеккә төшү фаҗигасеннән башлана. Автор укучыны героиняның эчке кичереш­ләре белән таныштыра. Аның тәрҗемәи хәлен сурәтләгәндә, полякларның әдәби традициясенә таяна: В.Имамовның Роксоланасы - Рогатин шәһәре рухание Гавриланың 1520 елда әсирлеккә төшкән кызы. Ул үскән гаилә турында күзаллау кызның эчке монологы нигезендә формалаша. Үзенең мондый хәлгә төшүендә кыз атасын гаепле саный, әнисе белән икесен яклап кала алмавына ярсый. Халык арасында Гаврила атакайның азгын дигән яманаты чыкканга, Роксолана болай да аны хөрмәт итми үсә.
Роксолана башта Акмәчет, аннары Истанбулдагы коллар базарында күрсәтелә. Кырымдагы коллар базары героиня күзләре аша сурәтләнә. Биредә ак тәнле коллар белән сәүдә бара. Милләтләре урыс, немец, латыш яки норманн булыр­га мөмкин. Дегеттәй куе кара чәчле, ятагандай кәк­ре борынлы егет-кызлар да героиняның очлы күзенә чалынмый калмый, болары - Каф таулары арасыннан китерелгән чиркәс, гөрҗи яки әрмәндер. Сәүдәгәрләрнең диалоглары хикәяләүне тизләтә, экспрессия белән тутыра һәм шул ук вакытта укучыларга сатып алучыларның зәвыгы һәм һәвәслеге, коллар базарындагы бәяләр сәясәте турында күзаллауны формалаштырырга мөмкинлек бирә.
В.Имамов коллар портретлары аша укучыларында Сөләйман солтанның Шәрыктагы - Кызыл диңгездән Һиндстанга, Иран һәм Багдадка кадәр яулары турында күзаллау тудыра. Бу җирләрнең барысы да тиздән империянекенә әйләнә. Коллар сатучы атаманның солтан вәзире белән диалогы укучыны Сөләйман Кануниның империя биләмәләрен Европа илләре хисабына киңәйтү сәясәте белән дә таныштыра. Сюжет дәвамында кыйссада Белградны, Родос утравын алу, Франция короле Франсуа Беренчене коткару, Чарльз Куинтка каршы диңгез һәм коры җир походлары, Венгриядәге сугыш һ.б. эпизодлар пәйда була. В.Имамовның Сөләйманы - хатын-кызлар интригасы корбаны түгел, бәлки зирәк сәясәтче. Автор аның ихтыяр көчен һәм тәвәккәллеген күрсәтә, Госманлы империясендәге мәгариф системасын бигрәк тә тәфсилләп сурәтли.
Мәхәббәт сюжеты "Рөс­тәм-Роксолана-Сөләйман", "Николай-Роксолана-Сөләйман" өчпочмаклары хисабына үсә. Алар барысы да мәхәббәт өчпочмакларының "роман" төрен хәтерләтә. Аларга вәзгыятьнең драматиклыгы яки хәтта трагизмы хас. Өчпочмакларның үзәгендә хатын-кыз. Ике очракта да ирләр Роксолана игътибарын яуларга омтыла. Беренче очракның интригасы - кол хатын-кызның сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм булуы. Мөнәсәбәтләрнең үсеше хисләр кабыну кебек күрсәтелә. Беренче өчпочмак Ибраһим паша ярдәмендә юкка чыга, ул геройга: "Син - бар гомереңне Сөләйман шаһзадәгә бүләк итәр өчен антлар эчкән инсан", - дип, аның солтанга биргән вәгъдәсенең асылын аңлата.
Икенче өчпочмакта Роксолананың тәүге мәхәббәте Николай соңрак ул корган интрига корбанына әйләнә. Николай аның хакына Истанбулга килеп җитә, сөйгәнен коткару юлларын эзли. Роксолана исә Николайны үз максатларында файдалана: солтан сараена күченеп яшәү өчен, аны харәм йортка ут төртергә котырта.
Үзәктә ир-ат торган "өчпочмак" та бар: Роксолана-Сөләйман-Маһидәүрән. Бусында мөнәсәбәтләр яу кырын хәтерләтә һәм Роксолананың җиңүе белән тәмамлана.
В.Имамов Роксолананы түтәлдән өзелгән чәчәк белән чагыштыра. Героиня "күперләр яндырылган, артка юл юк" икәнен аңлый һәм бик мөһим карар кабул итә: "Чит-ят җирдә азат булу, коллык богауларын салу өчен, миңа үз илемнән һәм динемнән баш тартырга кирәк", - ди ул. Әсәрдә хыянәт мотивын ачканда, язучы игътибарны героиняның шәхси потенциалына юнәлтә: ул ирек сөючән һәм горур табигатьле итеп яратылган. Героиня рухының проекциясе - аның мөселманча исеме: "Хүррәм" - көләч, ачык йөзле, шаян, дигән сүз. Роксолана сарайда өйрәткән бөтен гамәлне күңеленә сеңдерә. Аның образы динамикада, гел үсештә.
Роксолана мөмкин булмаган хөрмәткә ирешә - 1530 елда солтан харәм йорттагы кәнизәк кызга рәсми рәвештә өйләнә. Кырык ел бергә яшәү дәверендә ул үзен беренче хатын итеп тануларына, улы Сәлимнең тәхет варисы булуына ирешә. Романда ир белән хатын арасындагы тетрәндергеч мөнәсәбәтләргә гаять зур игътибар бирелә. Төрки әдәбиятка хас мәхәббәт һәм тугрылык мотивы биредә төп фикергә әйләнә. Кыйссага нечкә психологизм хас. Хикәяләүне лириклаштыру фабула планын зәгыйфьләтү аша бара. Автор Роксолананың Сөләйманга дәрт белән тулы хатларына, шигырьләренә мөрәҗәгать итә. Героиняның эчке кичерешләренә зур урын бирелә. Игътибар кешенең үзенә, аның эчке дөнья­сына, Роксолананың рухи һәм лирик "мин"енә юнәлтелә.
Татар ханлыклары тарихына бәйле сюжет линиясен үстергәндә дидактик традицияләр сиземләнә. Язучы укучысы белән ашыкмыйча гына әңгәмәләшә. Тарихи фактлар белән таныштырып, хәзерге тормышта ярдәм итәрлек нәсыйхәт бирергә омтыла. Мәсәлән, Кырым һәм Казан татарларының кардәшлеге турында ул: "Кырым белән Казан - бер ананың ике углыдыр", - ди. Яки татарларның тормыш стратегиясе турында фикер йөртә: "Татар - бөек; ул да, төрекләр шикелле, бер йодрыкка, күмәк түбә астына укмашып яши белсә, аны урыслар да, башкасы да сындыра алмас иде", - ди.
"Сөләйман солтан" романында каһарманлык эпосы лирик сюжет белән, легендар сюжет нәсыйхәт белән тыгыз үрелә. В.Имамов тарихи кыйсса жанрының мөмкинлекләреннән оста файдалана.
Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
.Роксолана. Тициан эше, 1550 еллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев