Мәдәни җомга

СИН ХАКЛЫ... (Хикәя)

Ниһаять, эзләп тапты. Менә ул мәһабәт бина. Гөлнур әллә арудан, әллә дулкынланудан аякларының җиңелчә генә калтырануын тойды. Лаклы кара түфли, килешле күлмәк кигән, чәчен матурлап күпертеп тараган ханым вак кына атлап, ярыйсы ук текә баскычлардан күтәрелде дә, эченнән бисмилласын әйтеп, олы ишекне ачты. Ишек төбендә сакта торган формалы иптәшкә, билгеле,...

Ниһаять, эзләп тапты. Менә ул мәһабәт бина. Гөлнур әллә арудан, әллә дулкынланудан аякларының җиңелчә генә калтырануын тойды. Лаклы кара түфли, килешле күлмәк кигән, чәчен матурлап күпертеп тараган ханым вак кына атлап, ярыйсы ук текә баскычлардан күтәрелде дә, эченнән бисмилласын әйтеп, олы ишекне ачты. Ишек төбендә сакта торган формалы иптәшкә, билгеле, бисмилла түгел, исем- фамилияң, кайсы бүлмәгә килүеңне әйтү кирәк иде. Пышылдап кына булса да, анысы да чыкты. Һәм, ни гаҗәп, бернинди документ-фәлән сорап та тормый, мөлаем ир аны җиңел генә эчкә үткәреп җибәрде. Гөлнурга кирәкле бүлмә өченче катта иде. Кызыл келәм җәелгән баскычлардан менгәндә, хатынның йөрәк тибеше бераз әкренәйгән, сулыш алулары тигезләшкән кебек булды. Чыннан да, нишләп соң әле ул шулкадәр дулкынлана? Ничә яшь инде Гөлнурга? Иллесен тутырып килә түгелме? Кылт итеп әнисе искә төште. Менә ичмасам батыр хатын иде аның газизе! Уттан да, судан да курыкмый торган, дип әйтәләр андыйлар турында. Юкка гына аны үсмер чагында Ислам абзыйның "төпчек малае" дип йөртмәгәннәрдер шул. "Элек, аулак өйләр заманында, ике апама күз-колак булу минем өстә иде, - дип сөйли иде ул, көлеп. - Шуңа чүт кенә кияүсез калмады тутайларым. Яннарына бер егетне якын җибәрмәдем. Аулак өйгә уенга барабыз: иң алдан күрше кызлары белән апамнар атлый, бераз арттан мин, ә миннән бер-ике адым калып егетләр титаклый. Якын килергә куркалар. Кайтканда да шулай. Чын! "

- Чынмы, юриме, егетләрен дә тапканнар, кияүгә дә чыкканнар бит әле, - диде Гөлнур үзалдына, кызыл келәмнең бизәкләрен күзли-күзли. Шулчак хатынга бик тә кыен булып китте. Инде күптәннән җир куенында яткан әнисе белән телләшә түгелме? Бу - аның ничек тә булса үзен тынычландырырга тырышуы иде бугай. Кызыл келәм... Кабат әнисе күз алдына килде. Әтиләре бик иртә дөнья куйгач, берьялгызы үстерде ул аларны. Эшчән, оста куллы, тартынып, куркып тормый, кирәген әйтә, тиешлесен ала белгән хатын колхоз рәисе белән килеп чыккан бәхәс-низагларны хәл итәр өчен район үзәгенә дә баргалады. Шулай бервакыт, бөтен авылны шаккатырып, дөреслекне табып кайткач, әнисенең күрше апаларга горурланып, тәмләп сөйләп торганы бүгенгедәй хәтерендә:

- Әй, мин сиңа әйтим, ул райком зданьясы идәнендәге кауирлар! Кып-кызыл! Дөп-дөп басып кердем "первый" янына, сөйләп бирдем тикберләп хәлне. Аңлады бит! Апа, сез хаклы, персидәтелегезгә хәзер үк шылтыратам, тынычлап кайтыгыз, дип, ишекләрне ачыплар озатып җибәрде үземне, билләһи генәм.

- И әни, урысча юньләп сөйләшә дә белмисең бит. Ничекләр аңлады икән ул сине? - дип көлгән иде Гөлнур шул чакта.

- Шмешно! Авызын ерып торган була бит әле. Любый урысыңның башын әйләндерерлек сукалый әниең. Ә менә син белгәнеңне дә әйтергә ояласың, мәктәптәге укытучыларың да шулай ди. Кемгә охшап куркак куян булдың икән, бала? Хәер, тач әтиең инде. Ул да өйдә минем белән әрләшкәндә генә батыр иде, мәрхүмкәем.

Әйе, әнисе һәрвакыттагыча хаклы булды. Әнә шул оялчанлыгы, кыюсызлыгы Гөлнурга гомере буе комачаулады. Мәктәпне гел "биш"ле билгеләренә генә тәмамласа да, Казанга югары уку йортына барырга батырчылык итмәде кызый. Район үзәгендәге техникумны тәмамлауга, завод цехына урнашты. Эшеннән уңмады. Тик бер ияләшкән җирдән чыгып китәргә тәвәккәллеге дә, кем әйтмешли, җайлырак урын, майлырак калҗа эзләргә көче дә, әрсезлеге дә җитмәде. Юкка гына әрсезлек - ярты бәхет димиләр шул.

Менә-менә, ярты гына шул, бөтен түгел, дип, каршы килде Гөлнур үз-үзенә бу юлы эченнән генә. Булса, тулы, бөтен, түм-түгәрәк булсын инде ул бәхет дигәнең.

Бәхет өчен әрсезлек кенә җитми, дип, һаман үзенекендә торды хатынның күңеле... Бүген Гөлнурга бәхетнең әнә шушы бөтене, түгәрәге, озак еллар көткәне, хыялланганы - иҗатын, шигырьләрен тану, бәяләү бәхете килергә тора түгелме? Ай-һай, ышанып бетеп тә булмый әле...

Хатын өченче катка менеп җитте. Сулга борылып, шундый ук кызыллы келәм җәелгән коридор буйлап бераз баргач, иркен холлга килеп чыкты. Олы, якты тәрәзәләр буенда аксыл күн кәнәфиләр тезелгән. Ул берсенең почмагына барып утырды. Күпкә иртә килгәнен тәгаен белсә дә, кесә телефонына күз салып алды. Вакыт бар, көтәргә кирәк. Идарә утырышы актлар залында булачак дигәннәр иде. Гөлнур түзмәде, урыныннан торды, аяк очларына гына басып "Актовый зал" дигән язулы ишек янына килде. Эчтә тавыш-тын ишетелмәгәч, ялык-йолык килеп торган тоткадан тартып карарга булды. Ишек ачылып китте, зу-ур кара озын өстәл тирәли тезелеп киткән урындыклар әле буш, ак челтәр кофта, кыска кара итәк кигән бер яшь туташ шешәле сулар, стаканнар тирәсендә мәш килә. Ул Гөлнурны күрмәде дә. Хатын, ишекне сак кына ябып, кабат кәнәфигә барып чүмәште. Кыюлык өләшкәндә мич артында качып калган инде мин, дип уйлады ул. Ә кемдер акыл, талант, намус өләшкәндә! Монысын инде икенче Гөлнур ярып салды...

Ул да булмады, шау-гөр килеп, баскычтан бертөркем кеше күтәрелгәне ишетелде. Тиз арада алар, ике хатын-кыз һәм бер ир, Гөлнурның каршысына ук килеп басты.

- Исәнмесез!

- Саулармысез!

- Күрәм, күрәм, сез дә безнең кебек имтихан тотарга килгәнсез, - диде ир. Мин Рәшит Нуриев булам. Балалар язучысы, Казаннан.

- Мин - Чаллыдан. Шагыйрә, - диде Гөлнур.

- Ә без менә әлмәтләр! - дип елмаешты ханымнар. - Шигырен дә, хикәясен дә, әкиятен дә язабыз. Өстәвенә, журналистлар да.

- Бик шатмын танышуыбызга, - диде Гөлнур, ханымнарның чәчрәп торган кыюлыгына, үз-үзләрен гади һәм иркен тотуларына соклануын яшермичә.

Арадан берсе, үзен Нәзифә дип таныштырганы, шундук килешле, нәзакәтле итеп, аягын аякка куеп, каршыдагы кәнәфигә барып утырды. Билгеле инде, күз ачып йомганчы язучы Рәшит тә аның янәшәсенә кунаклады. Раилә Гарипова, икенчесенең исеме шулай иде, Гөлнур янындагы урынны үз итте.

- Йәгез, сөйләп җибәрегез, гүзәл ханымнар, ничә китабыгыз дөнья күрде? Кемнәр тәкъдимнамә язды үзегезгә? Дулкынланасызмы? Яшермим, мин, ир-егет булсам да, бераз шүрләп торам әле. Ни диярләр бит әдәбият корифейлары, халык шагыйрьләре. Берләшмәгә керергә лаеклы дип табарлармы?

- Бер дә борчылмагыз, - дип елмайды Нәзифә ханым. - Бу этапка килеп җиткәнсез икән инде, димәк, сез лаеклы каләм ияләре. Их, менә миңа кайчан шундый бәхет тәтер икән? Ак көнләшү белән көнләшәм үзегездән.

- Сез берлек утырышына килмәдегезмени? - дип гаҗәпләнде Рәшит Нуриев.

- Бу юлы - юк. Менә дустым Раиләгә терәк булырмын дип, ерак араны якын иттем әле. Шигырьләр язам. Башкаларга ничектер, язганнарым үземә бик тә ошый, - дип Нәзифә, челтерәп аккан чишмә тавышын хәтерләтеп, көлеп җибәрде.

Ә тагын берничә минуттан Рәшит кенә түгел, Гөлнур да Нәзифәдән күзен ала алмый иде инде.

Булса да булыр икән сөйкемле, чибәр ханым! Ак мәрмәр йөз, киң маңгай, карлыгач канатыдый сызылып киткән кашлар, төз борын, тулы иреннәр. Макияжы шундый оста итеп салынган, кершән-иннек тигәнлеге бөтенләй дә сизелми. Өстендәге сөтле каһвә төсендәге күлмәге ханымның зифа, сылу гәүдәсен тагын да матурайтып күрсәтә, аның затлы кибеттән алынганлыгы әллә каян күренеп тора. Аякларында сумкасы кебек үк көрән күннән эшләнгән үкчәле түфлиләр. Вакыт-вакыт чигә чәчләрен төзәтеп куйган нәфис бармакларын бизәгән кашлы йөзекләрдән күзләр камаша.

Син дә йөрисең инде хатын-кыз санын арттырып... Гөлнур кабат үз-үзе белән әйткәләшә башлады. Менә хатын-кыз нинди була ул! Бөтен барлыгыннан, эченнән-тышыннан сихри нур бөркелә. Син дә балкы соң! Балкырсың монда, чирек гасыр заводта төтен сулап йөреп. Торган фатирың да беренче катта булсын, тәрәзләрендә тимер рәшәткәләр... Өстәвенә, ирең белән икегезнең хезмәт хакы очны-очка ялгарга да көчкә җитә, дип, утка май сипте Гөлнурның икенче мине. Әйе шул! Кызым да, кайчандыр үзем кебек, бик яхшы билгеләренә башта мәктәпне, аннан институтны тәмамлады, тик һаман юньле эш табалмый. Әрсезлеге, үҗәтлеге бөтенләй юк. Әрсезлек - ярты бәхет, диләр... Йа Алла, кабатлана түгелме соң Гөлнур? Нигә гел шул әрсезлеккә барып тоташа уйларының очы, ә?

Шулчак яннарыннан яшел күн папка тоткан мөлаем гына бер хатын-кыз исәнләшеп узды.

Гөлнур үзалдына сөйләнгәндәй:

- Кайдадыр күргәнем дә бар кебек бу ханымны, - дип куйды.

- Мин бик яхшы беләм аны, - диде Рәшит. - Театр белгече Сәрия Яруллина бит!

- Исемә төште, - диде Гөлнур, - телевизордан еш күрсәтәләр үзен. Ихлас, гади. Гел елмаеп сөйләшә. Бик тә бәхетледер күк...

- Бәхетле?! Бәхетле дисезме?

Нәзифәнең яңа гына чишмәдәй чылтыраган тавышы бу юлы давыллап ярга бәргән дулкынны хәтерләтте.

- Мине дә бәхетле дип уйлыйсыздыр инде алайса. Елмаеп утырам бит!

- Тынычлан, Нәзифә дустым!

Раилә сикереп торып, Нәзифәнең җилкәсенә кулын салды.

- Тынычлан, зинһар...

Чибәр ханым дәвам итте.

- Сәрия Наилевнаны мин дә беләм. Беләм генәме соң, аның җан халәтен бүген минем кебек аңлаучы юк бу дөньяда! Әйе, юк! Аның да, минем дә фатирларыбызда бер бүлмә бар...

- Сез танышлармыни?

- Түгел. Ләкин мин тәгаен беләм, аның фатирында да минекендәге кебек бүлмә бар. Һәм аның ишеге дә минекедәй гел ябык тора. Аныкында да минекендәге кебек... җанны сытып сыгарлык югалту яши. Тик аларда ул инде бер ел, ә миндә өч ай...

- Нәзифәкәем, әйдә урамга чыгып әйләнәбез...

Раилә җаны-тәне белән дустына тартылды. Тик ханым аны ишетмәде дә.

- Сәрия ханым кызының туй күлмәген төреп алып куйды микән әле? Алып куйгандыр, ел үтте бит... Минем газиз баламның костюм-чалбары үзе элеп калдырган килеш. Туксан көн, туксан төн эленеп тора менә. Түш кесәсенә ап-ак чәчәк кадалган...

Гөлнур әллә нишләп китте. Кылт итеп фатир күршесе, Чаллы театрында эшләүче Зөлфирә сөйләгәннәр исенә төште. Сәрия Наилевнаның бер ел элек юл һәлакәтендә кызы һәлак булды бит! Туе алдыннан... Аһ?! Димәк, Нәзифә дә өч ай элек малаен югалткан булып чыга? Ходай сабырлыклар бирсен...

Йөзе шикәр төсле ап-ак булып калган Нәзифә, калтыранган иреннәрен ялый-ялый, сүзен дәвам итте.

- Казанда укыды улым. Укыганда ук бер бүлмәле фатир, машина алып бирдек. Сөйгән кызы да үзебезнең якныкы иде, бергә белем алдылар. Икесе дә кызыл диплом белән институтны тәмамлап, әйбәт фирмага эшкә урнашты. Февраль уртасында никахлары, март башында туйлары буласы иде. Гыйнварның соңгы көне... И ул гыйнварның соңгы көне! Чакыру открыткалары алып кайтканнар. Бүген юлга чыкмагыз, мин әйтәм, Казан юлы - куркыныч юл, буранлап та тора. Тыңлыйлармы соң яшьләр! "Борчылма, әни, шул юлдан алты ел җилдерәбез бит инде", - диделәр дә көлешә-көлешә машинага кереп утырдылар...

Нәзифә күзләрен йомды. Озын керфекләре арасыннан бөртек-бөртек яшьләре тәгәрәде. Раиләнең дә күзләре дымланды. Рәшит әкрен генә торып, тәрәзәгә карап басты.

Шулчак Гөлнур йөрәгенең ничектер авырттырып кысып куйганын тойды. Аның: "Бала хәсрәтләре күрсәтмә, Ходаем. Бердәнберемә исәнлек-саулык бир!" - дип иңрәвен кабат Нәзифәнең өзгәләнүе бүлде.

- Улым-газизем ике атна комада ятты да нәкъ никахлары буласы иртәне якты дөнья белән хушлашты. Нәкъ никахлары буласы иртәне бит! Ә Лилия, баламның яратканы, һаман аңсыз... Һаман хушсыз... Иртәгә Питерга алып китәселәр. Бәлки, анда ярдәм итә алырлар. Өметләнәбез инде... Нинди генә гөнаһларым өчен җәзалыйдыр мине Аллакаем? Барын да - матурлыгын, кыюлыгын, мәхәббәтен, байлыгын өеп-өеп бирде дә, бер мизгелдә ярты җанымны, йөрәк парәмне, бәхетемне тартып алды...

Авыр тынлык урнашты. Нәзифә, сумкасыннан кулъяулык чыгарып, күз яшьләрен сөртте. Ул да булмады: "Мин хәзер" - дип урыныннан торып баскычка таба атлады. Раиләнең: "Әйдә, дустым, озатыйм", - дип өзгәләнүенә: "Юк, үзем, үзем генә",- дип кырт кисте.

- Ике айга беренче кат күз яшьләрен күрсәтте, мескенкәем. Ничек түзә диген?

Дусты артыннан шулай әйтеп калган Раилә дә тәрәзә янына килде. Ул ак чигүле челтәр читен чак кына күтәрә төшеп, урам якка текәлде һәм авыр итеп тын алды...

Гөлнур гына урыныннан кымшанмады. Тетрәнеп калган хатынның икенче мине шулчак кабат телгә килде: "Ишеттеңме, күрдеңме, аңладыңмы? Син бит дөньядагы иң бәхетле кеше бүген. Әрсезлегең юк, миллионнарың юк, дүрт бүлмәле фатирың юк, ләкин түм-түгәрәк, туп-тулы бәхетең бар. Чөнки бәгырь җимешең - балаң исән-сау." "Син хаклы..." - дип пышылдады Гөлнур. Бу аның ничә елга беренче тапкыр үз-үзе белән тулысынча килешүе иде.

Чаллы.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: