Мәдәни җомга

Сиксәндә дә сер бирмибез 

Әни бер кадак май бирде, шуны сатып, аша да, эч тә, гүләйт тә ит, диде

Бик күп танылган җырлар авторы, нечкә хисле шагыйрь дә,  озак еллар буе күп кенә иҗат оешмаларын җитәкләгән сәләтле идарәче дә ул. Сүзем – Мансур ага Шиһапов турында. Сиксәнен тутырса да, аның көр күңеллелегенә, юмор хисенә исең китәрлек. Ике ел элек инсульт кичерсә дә, төшенкелеккә бирелмәгән, яшәү көчен җуймаган. Бүген ул -редакциябез кунагы. Мансур ага белән иҗатта, җитәкчелек эшендә кайнап узган гомер, тормыш юлындагы сикәлтәләр… хакында сөйләшәбез. Аксакал язучының хатирәләренә бергәләп күз салыйк.


Офицер булмый калдым 

Балык Бистәсе районының Яншык авылыннан мин. Әти 1941 елда сугышка киткәндә туган гына булганмын. Әни белән без биш малай калганбыз. Авылда яшәсә дә, әти райпо рәисе булып эшли иде. Ул киткәндә олы абыйга 13 яшь була. Олы абыебыз районда трактор учетчигына укып чыкты да, күрше рус авылында трактор бригадиры-учетчигы булып эшләде. Үзенә тигән ризыкны ашамыйча, безгә, балаларга алып кайта иде. Ул булмаса, ачка үлә идек без… Бәхетебезгә, әти сугыштан кайтты. Көтү каршылап, әни белән капка төбендә утыра идек, бер тракторист хатын кайтып килә. «Ник карап утырасыз, Әхмәтдин абый кайтып килә ич», – ди. Барысы да торып йөгерде. Мин басып калдым. Әтинең бирергә бер әйбере дә булмагач, су салып йөртә торган солдат баклашкасын бирде миңа. Әти инвалид булып кайтты, әле сугышка киткәнче үк, Суслонгерда туберкулез эләктергән булган. Шулай да өйгә кайтармаганнар, Сталинград сугышларында катнашып, 1945 елда гына авылга кайтып егылды. Аның чире йога торган булмады. Бик грамотный иде ул. Кайтуга аны колхозның ревизия комиссиясе рәисе итеп куйдылар. Оборона министры Малиновскийга хат язып җибәргән бу: минем биш малай, аларны Суворов училищесына урнаштырырга ярдәм итегез, дигән. Авылга беренче тапкыр вертолет килеп төште. Җыелды малай-шалай! Рәшит абый белән мине алырга килгән (Рәшит Шиһапов – шагыйрь. – Автор.) Безне алып китеп, Казан Суворов училищесына бирделәр. Әни авылда безне сагынып җылый икән. Атна-ун көн дә үтмәде, килеп тә җиткән. Безне кире алып кайтты да китте. Офицер булырга тиеш идем дә, артист кына булып калдым. Әти сугыштан кайтып 8 ел гына яшәде. 

Авылда җиде еллык мәктәпне бетергәч, егерме чакрымдагы Олы Солтан мәктәбенә укырга бирделәр, әти-әни гел: «Укы, кеше бул» дип тукып торды. Анда фатирда торып укыдым, ашарга алырга атнага бер кайтабыз. Шимбә көн биштә дәрес бетә дә, кайтырга чыгабыз. Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәтҗановлар белән Чүкәйгә кадәр бергә кайтабыз, аннары юллар аерыла. Күрдек инде ул юлларда… Бүреләр очрау, ачы бураннар чыгу дисеңме. Буранда чаңгыны карга кадап куябыз да, салам эскерте эченә кереп ятабыз. Шул чаңгыдан белеп, килеп табалар иде. Шулай итеп, Олы Солтанда унны бетердем мин. Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләловлар, Вакыйф Нуруллин, Кадыйр Сибгатуллиннар белән бергә укыдык без.

Мин ничек артист булдым 

Абыйлар, җиде классны бишкә генә бетергәч, өчесе дә Казан педучилищесына керде. Дүртенче абый да алар артыннан китте. Мине дә унны бетергәч, бар пед­институтка, дип укырга җибәрер­гә булдылар. Әни бер кадак май бирде, шуны сатып, аша да, эч тә, гүләйт тә ит, диделәр (көлә). Хәерчелек бит инде… Пароход белән Казанга килеп төштем, афиша күреп алдым. Казанда театр студиясенә яшьләр җыялар, укыр­га теләүчеләрне чакырганнар. Киттем мин имтиханга. Әни сүксә сүгәр инде, дидем дә, пединститутка бармаска булдым. Студиягә керергә кеше бик күп килгән иде. Беренче турдан Муса Җәлилнең ниндидер шигырен сөйләп узып киттем. Бер атна Бишбалтада, җизниләрдә яшәп тордым да, икенче турга киттем. Ширияздан абый Сарымсаков, җырлый белмәсәм дә, икенче турдан да уздырды, характерлы образлар уйнарга барасың, диде. Шулай итеп, артист булып кайтып киттем.

Укырга килгәндә, безне Хөсәен Уразиков, Празат Исәнбәт, Габдулла Шамуков каршы алды. Габдулла абый әйтә, сез барыгыз да артист булмыйсыз инде, ди, арагыздан бер артист чыкса ярый, диде. Без курста 11 идек. Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Рәсим Сәлахов академия театрына алынды, мин дә төшеп калганнардан булмадым. Диплом спектакле итеп Фатих Әмирханның «Яшьләр» пьесасын уйнадык. Мине дә театрда калдырдылар. Зур актерлар – Камская, Болгарская, Ильскаяларны күреп калдым. 

“Урламаса, эшли алыр...”

Ике ел актер булып рольләр уйнагач, театрның директоры Рәшидә апа Җиһаншина миңа баш администратор урыны тәкдим итте. Аннары мине Курчак театрына директор итеп җибәрделәр. Рәшидә апа әйткән: «Эшли ала ул, урламаса», – дигән. Нәрсә урлаганмындыр инде… Хәерче вакытлар, артистларга колхоз рәисләре он белән түли, хезмәт хакына бирергә акча юк… Шунда биш ел эшләдем мин. Аннары Күчмә театрдан Сәет абый киткәндә, мине тәкъдим иткән, аның урынына Күчмәгә директор булып килдем. Анда да биш ел эшләдем. 

Аннары Язучылар берлегенә рәис урынбасары итеп чакырдылар. Аннары яңа ачыла торган концерт залына директор итеп чакырдылар, анда унбиш ел эшләдем мин. Оештыру эшләренең рәтен белә идем. 

Күңел җырсыз тормады

Беренче шигырьне бишенче класста яздым мин, биш малайдан соң туган сеңлемә багышлап. Ул «Октябрь юлы» дигән район газетасында басылып та чыкты. Бик эре генә шагыйрь булып йөрим. Аннан соң да басылгалап тордым, ләкин мин шагыйрь булам дип күп шигырь язмадым. Чын шагыйрь бүтән төрле була, минем кебек түгел дип уйлый идем. Ләкин йөрәк сораганда яздым. 

Шигыремә беренче булып көй язучы Сара апа Садыйкова булды. Ул минем Татарстан урамындагы фатирга әни янына чәй эчәргә кереп йөри иде. Шул әйтә миңа: «Мин сезнең авылны беләм. Анда асылмалы күпер бар. Менә шул күпер астына төш тә, төне буе тыңлап утыр да, җыр язып алып кил әле», – ди. Сара апага Гомәр Бәширов, Нәби Дәүли кебек зур әдипләр килеп йөри, шигырьне өяләр, яз гына. Сара апаны тыңлап, күпер астына төшеп утырдым мин, шулай итеп «Яшьлегем эзләре» дигән шигырь  туды. Сара апа аңа көй язып Нәфисә Василовага бирде. Нәфисә бик көчле җырлады аны. Аннары Зөфәр Хәйретдинов белән дуслашып киттек. Ул берничә җыр язды. 
 
Хатынның чын исемен әллә ничә елдан соң белдем

Язучылар берлегенә эшкә барганчы, филармониядә анда бер ел нәфис сүз остасы булып эшләп алдым. Мәдәният институтында читтән торып режиссерлык­ка да укып йөрим. Дөбъязда  концерт куйганда беренче рәттә утырган кызга күзем төште. Кем икәнен белештем, исеме Клара икән. Укытучы булып эшли. Кышын таныштык, әллә ни күрешмәдек тә, ә яз көне өйләнештек тә. Миңа утыз яшь иде, аңа – егерме. Биектаудан бакча алдык, шуны рәсмиләштерергә кергәч, исемлектән карыйлар да, монда Клара юк, диләр, Гөлнара гына бар, диләр. Укытучылар хатынны Клара дип йөри икән, ә чын исеме Гөлнара булып чыкты. Хатынның чын исемен берничә ел торгач кына белдем. Менә 52 ел торабыз инде. Әле бераз чирләп тора. Ике кыз үстердек, икесе дә югары уку йорты, аспирантура тәмамлады, фән кандидаты булдылар. Олы кызым Эльвира концерт залында сәнгать белгече булып эшли, кечесе Ләйсән – шифаханәдә баш табиб урынбасары. 

Шигырьләрне әле дә язам. Менә әле авылга зиратка кайтып килгәч тә бер шигырь язып куйдым. Ул зиратта бөтен абыйларым ята… Авыл беткән, нибары ике карчык торып калган. Заманында 100 йортлы авыл иде. 

Утырдым тек утырдым…

Төрмә шулпасын да авыз итәргә туры килде. Ул болай булды. Минем Күчмә театрда директор булып торган чак. Обкомда М.Му­син мәдәният бүлеген җитәкли иде, шул мине чакырды да баш режиссерны җибәрергә кушты. Мин шул эшкә тотындым. Ул моны сизеп алды да, миңа яный башлады. Аның хатыны дәрәҗәле эштә, хатынының апасы Верховный судта судья, болар миннән кер эзләп казый башладылар. Мин исә обком кушкач, бер дә курыкмыйм. Алар үз эшләрен оештырдылар, мине прокуратурага чакыртып, сез кулга алынасыз, диделәр. Имеш, кемнәндер ришвәт рәвешендә бәллүр ваза алганмын… Суд ясадылар, миңа 12 ел чәпәделәр. Ревизия үткәч, директорга шелтә бирәләр иде, ә миңа 12 ел бирделәр. Минем белән бергә изоляторда ике кызны суга батырып үтергән малай утырды, аңа 7 ел гына бирделәр. Мине анда бригадир итеп куйдылар. Озак утырмадым, төрмәдә күчмә суд үткәрделәр дә, аклап 4 елдан кайтарып җибәрделәр. Ишек төбендә хатыным елап утыра. Аннан кайткач, концерт залында директорлык чоры башланды...

Эльмира СИРАҖИ язып алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: