Мәдәни җомга

СИКСӘН ЯШЬЛЕК ГАРМУНЧЫ

Самара өлкәсенең Шентала районы Денис авылында 1934 елның 23 февралендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Бер күзенә чәчәк авыруыннан ак төшеп, күрмәгән килеш сугышка алынган иң олы Хәсән абыйлары турында "хәбәрсез югалды" дигән хат килә. Аның турында соңгы хәбәрне сугышта...

Самара өлкәсенең Шентала районы Денис авылында 1934 елның 23 февралендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Шаһидә апага 7 яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Бер күзенә чәчәк авыруыннан ак төшеп, күрмәгән килеш сугышка алынган иң олы Хәсән абыйлары турында "хәбәрсез югалды" дигән хат килә. Аның турында соңгы хәбәрне сугышта бергә булган авылдашы кайтып сөйли. "Бер елганы кичеп чыкканда, фашистлар шартлаткач, күпер урталай ярылды. Без чыгып өлгердек, Хәсән суга акты".

Әтисе, сугышта алган яраларыннан газапланып, 1946 елда өйдә вафат була. Ачлык-ялангачлык, ятимлек Шаһидәне күп газаплый.

"Авыл зур булганлыктан, урманнарда ашарга яраклы үләннәр калмый иде, - дип үткәннәрне искә ала Шаһидә апа. - 1944нең маенда әни 18 чакрым ераклыктагы Микоян дигән кечкенә бер авыл урманында балтырган да, сәрдә дә бик күп икәнлекне ишетеп кайткан иде. 12 яшьлек Камил абыем ике тәгәрмәчле арбага үгез җиккәч, әни, аның сеңлесе Миңнур тәтәй, яшьтәш малай Исхак белән шул авылга киттек. Чиратлашып утыргалап бардык. Дөрестән дә, монда сәрдә, балтырган бик күп, ләкин картайган иде инде. Ике капчыкны балтырганның яшь көпшәләре белән дыңгычлап тутырдык. 18 чакрым җәяү кайттык. Таш келәттә балтырган озак сакланды әле, озакка җитте.

Бервакыт әни ишетеп кайткан: Шамбас Аланында бодай урылмый калган. Шуны алып кайтып, уып, киптереп куйдык. Чирмешән суындагы тегермәнгә тарттырырга барырга җыендык. Авылдашыбыз Минхәер абый килде, сорады: "Тегермәнгә барасызмы? Бодай Шамбастан кайтканмы? Ул агулы, ашамагыз, сезгә колхоздан он бирерләр", - ди. Ул шулай безне коткарып калды. Бер гаилә тегермәнгә дә бармыйча бодайны ашагач, ике кешеләре генә исән калган".

Шаһидә апа тырыша-тырмаша белем ала. Камышлы педучилищесын тәмамлый. Укытучы, китапханәче булып эшли. Район комсомол комитетына II секретарь итеп сайлана. 3 бала анасы һәм ир хатыны, читтән торып, Куйбышев транспорт төзелеше техникумын тәмамлый.

1967 елда гаиләсе белән Әлмәткә күченеп килә. Автотранспорт предприятиесенә эшкә урнаша. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әз булганга, кәгазь эшләрендә булышырга дип, оешмалардан ярдәмчеләр сорый торган вакытта Шаһидә апа ДАИга еш чакырыла. Эштә җаваплы, җыйнак, язуы матур ханымны бик ошаталар, даими эшкә чакыралар. Риза була. Кече сержанттан өлкән лейтенантка кадәр үсеп, административ практика төркемендә инспектор булып эшли.

Шаһидә апа республикакүләм фестиваль-конкурсларда катнашырга да вакыт таба. Ф.Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында ике мәртәбә лауреат була. Халык алдында үз шигырьләре һәм тальян моңнары белән чыгышлары өчен 2004 елда Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге премия лауреатына әйләнә. Укучыларына "Печәнгә төшү", "Авылым яши", "Тормыш гыйбрәтләре", "Күңел дәрте", "Авылым кешеләре" исемле шигырь китапларын тәкъдим итә.

Шаһидә апа, кызы белән киявенә кунакка баргач, Мәскәүдә Татарстан делегациясен Сабан туенда тальян белән каршылап йөрүен кызык итеп сөйли:

"Татарстан делегациясе килде - каршыларга кеше юк. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мине күрде дә: "Иптәш полковник, уйна гармуныңны!"- ди. "Өлкән лейтенант", - дим. "Сез әллә кайчан полковник!"-ди. Тальянда уйнавымны башын кыңгыр салып тыңлап торды. Озакламый бавырсаклар белән каршылаучылар килеп җитте".

ДАИдә 22 ел эшләгәч, җитди авыру сәбәпле, 1992 елда Шаһидә апа лаеклы ялга китсә дә, коллектив белән тыгыз элемтәдә яши. Хезмәткәрләре өчен остаз һәм зыялылык, җаваплылык, чын татар хатын-кызы үрнәге булып кала.

2010 елда Эчке эшләр министрлыгының үзешчән сәнгать буенча Түбән Камада үткән төбәк конкурсында катнашуын сорагач та каршы килми. Машинада ятып бара, таякка таянып сәхнәгә менә, үз шигырьләрен сөйли, тальянда уйный һәм тамаша тәмамланганны да көтеп җиткерә алмыйча, кайтып китә. Ә Әлмәт ДАИсенең ветераннар советы рәисе Дмитрий Кухаркин бүләкне тапшырырга китереп җиткергәндә, сырхауханәдә Шаһидә апаны аягын кисәргә дип, операция бүлмәсенә алып кергән булалар инде. Язмаларының берсендә: "Бу минем соңгы талпынышым булган икән", - дисә дә, ул дүрт дивар арасында озак утырмый. "Алмаш аяк" - уңайлы коляска белән хәрәкәтләнүен дәвам итә.

2012 елда Шаһидә Галимова рух ныклыгын күрсәтеп, кешеләргә үрнәк итеп яшәгәне өчен халыкара «Филантроп» премиясе номинанты була. СССРның халык артисты, жюри рәисе И.Кобзон һәм оештыру комитеты рәисе, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте рәисе А.Ломакин-Румянцев кул куйган сертификат аның күпьеллык хезмәтенә олы бәя.

Беренче төркем инвалидлыкта булган килеш шигырьләр язып, профессиональ бәйрәмнәрдә элеккеге хезмәттәшләрен тальян моңнары белән ял иттерүче 80 яшьлек Шаһидә апа турында ничек каһарман димисең?! 5 катлы лифтсыз йортта яши бит ул. Коляскада йөргән кеше өчен урамга чыгу да - зур мәшәкать.

- Моның бер кыенлыгы да юк, алып китәләр, китереп куялар, - ди Шаһидә апа һәм оптимист тавышы белән өстәп куя: - Кулларында күтәреп кенә йөртәләр ДАИ егетләре.

"Милиция отличнигы" Шаһидә апа хезмәттәшләренең дә, туганнарының да олы хөрмәтен тоеп яши. Кызы Гөлсинә ханым әнисе ярдәмгә мохтаҗ булгач, гаиләсе белән аның янына күчеп, сабый бала карагандай тәрбияли аны. Башка балалары, оныклары да әнием-әбием дип кенә тора.

Ә колагымда үзәкләрне өзәрдәй тальян тавышы һәм Шаһидә апаның көчле тавышы белән укылган шигыре ишетелә:

Сузып-сузып уйныйм гармунымны,
Еракларга чыңы таралсын.
Хәтер яраларын яңартсын да,
Кайгы-хәсрәтләрне таратсын.

Наилә ВИЛДАНОВА.

.Шаһидә Галимова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: