Мәдәни җомга

Шәһәргә күченмичә...

Язучы Фоат Садриевне берничә тапкыр авылдан калага күчерергә талпынып карыйлар. Шулай берчакны сиксән чакрым ераклыктагы Әлмәт шәһәренә юл ялгау турында сүз чыга. Каләм иясе Казанга чакырыла. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәрваз Миңнуллин белән җитди генә сөйләшү була. Икеләнүгә урын калдырылмый. Фоат, усаллашудан, бәхәсләшүдән мәгънә юклыкны аңлап, хәйләгә керешә: - Икенче...

Язучы Фоат Садриевне берничә тапкыр авылдан калага күчерергә талпынып карыйлар.
Шулай берчакны сиксән чакрым ераклыктагы Әлмәт шәһәренә юл ялгау турында сүз чыга. Каләм иясе Казанга чакырыла. Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәрваз Миңнуллин белән җитди генә сөйләшү була. Икеләнүгә урын калдырылмый. Фоат, усаллашудан, бәхәсләшүдән мәгънә юклыкны аңлап, хәйләгә керешә:
- Икенче тапкыр гаиләбезне җимерергә теләсәгез, җибәрәсез инде.
- Ничек алай?
- Шулай. Салиха белән өч ел ярым яшәгәч аерылыштык. 1967 елгы улым Айдар, мин исән була торып, әтисеннән читтә үсә. Инде икенче хатыным Сәйденур белән хәлне катлауландырасыз. Ул адресны яңартуга каршы. Болай әрле-бирле йөрүгә китсә, эшләр аерылышуга таба бара. Кызым Ландыш белән Булатны да әтисез калдырырга җыенасызмы?
Кайсы җитәкченең гаиләне таркатасы килсен инде? Укытучы ханым белән язучы икәүләп уйлап тапкан хәйләнең тәэсире сизелә. Әмма Ризван Хәмид Татарстан язучыларының Чаллы оешмасыннан Казанга киткәч, Ф.Садриевнең барлыгын тагын искә төшерәләр. Аңа 1986 елда берлек рәисе Туфан Миңнуллин шалтырата:
- Фоат, бу эшкә син алын әле. Оешма һәм фатир ачкычларын кабул итеп ал!
Әңгәмәдәш кырт кисә:
- Юк, бармыйм. Мин шәһәрдә озак тора алмыйм. Анда ике-өч кич кунуы гына әйбәт. Шуннан соң Мөслимгә кайтасым килә башлый.
Рәис әлеге җаваптан соң каләмдәшенә басым ясамый. Әйткәннәр белән килешә. Ә соңрак ул: "Татар язучыларының күбесе авылда туып-үскән, - дип яза. - Алар авылларын сагынып шәһәрдә яши. Авылдан азга гына да аерылмаган, авыл кешесенең йөрәк тибешен даими тоеп яшәгән, шуңа бөтен иҗатын багышлаган хөрмәтле язучыбыз да бар безнең. Ул Фоат Садриев. Мөслимнең талантлы егете. Фоатның романнары, повесть-хикәяләре, пьесалары аша авылның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында һәрчак уйландык. Фоат безнең җилкәбездән умырып тотып, мең төрле үзгәрешләргә игътибарлырак булыр­га кирәклекне әйтеп, авылга йөзебезне борып күрсәтә. Аның шулай эшләргә хакы бар".
Тик шулай да яңа берлек рәисе Ринат Мөхәммәдиев Ф.Садриевне тагын бер тапкыр Казанга чакырып карый әле. Ә моңарчы ул авылны уртак Анабызга тиңләүче, үз көчең белән көн күрергә өйрәтүче мәктәп белән чагыштыручы язучыны сайлау алды очрашуларына алып чыга. Депутатлыкка кандидат буларак, тәҗрибәле һәм зирәк иҗатчыны халыкка үзенең ышанычлы вәкиле буларак тәкъдим итә. Җиде көндәш каршында аның ялкынлы, дәлилле, үтемле чыгышы сәясәт мәйданындагы яклаучыга әйләнә. Җәмәгатьчелек кенә түгел, Р.Мөхәммәдиев үзе дә Фоат Садриевнең Мөслим, Татарстан, Россия кысасына гына сыймыйча, дөньякүләм масштабта фикер йөртүенә шакката. Ә депутатлык мандаты алгач, киеренке көрәштәге җиңүдә аның да өлеше барлыкны танып, үзен Казанга - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары эшенә чакыра. Фатир вәгъдә итә. Әмма бу юлы да хатыны белән килештерелгән хәйлә Фоатны күңеле тартмаган шәһәр мохитенә күченүдән саклап кала.
Газизе Гыйззелҗамал Миңлегалим кызына: "Әнкәй! Без бит синең белән ике генә бөртек! Син сугышта һәлак булган әтине дә, тумаган эне-сеңелләрне дә алыштырдың!" - дип, Олы Чакмакның 1941 елгы улы Фоат Садриев Мөслим районында гомерлеккә урнаша. Ел фасылларының агышын күзәтеп, җирнең сулыш алуын тыңлап, халык арасында йөреп, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык язу­чысы исемнәренә лаек булырлык әсәрләрен яза. Киштәләре идәннән түбәгә кадәр китап белән шыплап тулган өен чын мәгънәсендә тылсымлы һәм могҗизалы иҗат йортына әйләндерә.
Мәшәкать ияләрен үзенә сыендырган авыл Олы Чакмакта - җидееллык, Шуганда урта мәктәп тәмамлаган, колхозчы, сатучы, китапханәче, метеоролог, журналист, баш мөхәррир булып эшләгән, КДУның татар филологиясе бүлеген читтән торып тәмамлаган (1965), Мәскәүдә Югары театр курсларында укып кайткан (1981-1982), Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән (1981) Фоат Миңлеәхмәт улы өчен - йөрәктәге мәңгелек давыл. Күзәтүчән, хисчән Ф.Садриев, нәсел - гаилә - урам - авыл - район - республика - ил - дөнья төшенчәләрен бер чылбырга бәйләп, укучыларының ватанпәрвәрлек тойгысын ныгытырга омтыла.
Язучы хәтерендә бүгенгә кадәр сакланган тәүге тетрәнү исә дүртенче класста китапчык укыганда баш калкыта. Кош үлемен йөрәгенә якын алып, күңеле белән аны "күмүдә катнашып", бала сулкылдап елый. Үз-үзенә исә: "Мин язучы булырга, кешене елатырлык китап язарга тиеш!" - дигән сүзләрен әйтә. Хыялындагы уен тиз генә гамәлгә ашырып, язучы Габдрахман Әпсәләмов әсәрендәге вакыйганы кабатлап, сукыр Хәйбулла солдатның ике немецне әсирлеккә алуына багышлап, поэма яза. Шуны дәрестә ялкынланып укый. Аннары укытучысының: "Ышандырмый", - дигән тәнкыйть сүзен ишетә. Шуннан соң дәфтәр утка ягыла, хыял онытыла, язучы булу теләгенең әсәре дә калмый.
Ә гомерлек мәхәббәт басу киңлегенә күчә. Мондагы арыш, бодай... тавышы җыр һәм моң булып ишетелә. Егет агроном булырга тели. Документларын Югары Ослан районындагы Ключище техникумына җибәрә. Укырга кабул ителә. Әмма өйдән чыгып киткәндә орчык кебек хәрәкәтчән, җиңел гәүдәле, курку белмәс әнисенең капка төбендә моңаеп басып калуы һич күз алдыннан китми. Авыл күздән югалгач, йөрәге елый башлый. Агроном булу теләге, эреп беткән шәм шикелле юкка чыга. Юллар кабат туган якка алып кайта. Язучылык кодрәте яңадан баш калкыта. Драмалары сәхнәгә менә. Өч китаптан торган "Бәхетсезләр бәхете" романы (Казан, 2001, 2005, 2007) укучыларга барып ирешә.
Гадәттә, үзенең һәм замандашларының язмышын тарих сәхифәсенә теркәгәндә, Фоат Садриев геройларны үзләрен танымаслык хәлгә китерә. "Теге яки бу кешенең баласы, оныгы бар бит", - дип, характерларны адаштыра, җенесләргә кадәр бутап бетерә.
Ә яшәешебезгә тәнкыйтьчел караш ташлап, республика матбугатында айлар-еллар буе "Авылдан хатлар" басылгач, заман елъязмасында исем-фамилияләр, хуҗалыклар, адреслар төгәл күрсәтелә инде. Күңелдәге борчулы уйлар ташкын кебек бәреп чыга. Төрле күренеш­ләргә, вакыйгаларга язучы бәясе бирелә. Мәсәлән, Фоат Садриев фикеренчә, колхоз-совхозлар җирне кулга төшерү өчен бетерелде. Хәзерге инвесторлар авыл халкын күбрәк эшләтеп, азрак түли, четерекле мәсьәләләргә кагылышлы җыелышлар үткәрүдән читләшә. Бер олы гаиләне хәтерләткән төбәкләрдә хәзер эшсезлеккә юл куела. Акыртып талау шартларында һәр килограмм ашлыкка, һәр литр сөткә, һәр кисәк иткә түгелгән чыгымнарга һәм башкарылган хезмәткә тәңгәл килүче акча түләнми. Социализм шартларында авыл хуҗалыгына бюджетның 27 проценты бирелсә, хәзер бу сан бармак белән генә санарлык. "Үз халкыңны җирдән аеру, игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә әллә ничә мең еллар тупланган белем һәм тәҗрибәне оныттыру - муенга элмәк салу белән бер ул", - ди язучы. Инде үзләштерү, кулга төшерү чираты урманга җитә. Кайбер төбәкләрдә мунча себеркесе җыярга барган өчен акча түләтелә. Мондый шартларда "Шәхси урман. Керү тыела" дигән язу куелуны гына көтәсе кала. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны июнь башында оештыруга да күпчелекнең дәгъвасы бар. Болай ашыккач, һава җылынып җитми, читтән кунаклар әзрәк кайта. Уеннарның берсе өстенә икенчесе "өелү" дә күз алдында ыгы-зыгы тудыра. Моны да тәртипкә саласы бар. Көрәштәге гаделсезлекләргә дә күз йомарга ярамый. Фоат Садриев район матбугатыннан да канәгать түгел. Чөнки ул белдерүләр чыгаручы бюллетеньгә әйләнеп бара. Анда авыл халкын тинтерәткән хәлләр турында мәкаләләр сирәк дөнья күрә.
Мөслимдә, 8 меңләп кеше арасында гомер кичергән Фоат Садриев, авылдан республика матбугатына хатлар язганда төрле каршылыкларга юлыкса да, артка чигенми, гаделлек эзли. "Күкрәүләр тынар, куерган болытлар таралыр", - дип, үзен юата-юата яза.
Ул татар әдәбиятының да үсештә, хәрәкәттә булуын, кызу тормыш агышына кушылуын тели. "Язучы - күзәтүче һәм теркәүче генә түгел, уйланучы ул, - ди автор. - Теге яки бу вакыйга уңаеннан фәлсәфи һәм тәрбияви яктан фикер йөртүче. Бүген үзәккә үткән нәрсә - коррупция. Аңа сүздә барысы да каршы. Әмма уңай үзгәреш юк. Мәсьәлә хәл итүчеләрнең барысы да, Зөлфәт Хәкимнең "Сәер никрут" сатирасында искәртелгәнчә, акча-ришвәт сорый. Безнең илне чит дошманнардан түгел, менә шушы кешеләрдән сакларга кирәк. Рабит Батулланың "Ике җүләр" әсәре дә әзер пьеса. Рух белән яши торган кешеләргә багышланган әлеге кыйссаны академия театры сәхнәсенә мендерергә, һәр авылда һәм шәһәрдә күрсәтергә күптән вакыт. "Кыска бәян" конкурсында Рәмзия Габделхакова белән Наил Шәрифуллин әсәрләренең җиңү яулавы да мәгълүм. Тик аларга әлегә тәнкыйть үз бәясен бирмәде. Югыйсә, арабызда Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" кебек татарга каршы юнәлтелгән, уңай геройсыз, нәфислектән ерак торган романны кире каккысыз дәлилләр белән тәнкыйтьләүчеләр булды бит. Димәк, безнең әдәби хәрәкәткә бәя бирерлек тән­кыйть­челәребез бар. Аларның халыкка йогынты ясый торган әсәрләребезне игътибарга алулары гына кирәк".
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
Казан - Мөслим - Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: