Мәдәни җомга

Шәмаил ясап имам булган

Шәмаил ясау - бик тә четерекле һәм саваплы иҗат. Эше матавыклы. Пыялага каләм, кара белән язу, буяу белән сурәт төшерү күп осталык сорый. Җаваплылыгы да зур, чөнки Аллаһ сүзләрен хәрефен - хәрефенә, ноктасын -ноктага дөрес итеп язу мәҗбүри. Хата җибәрсәң, гөнаһка батачаксың. Ә гарәп хәрефләре, никадәр камил булмасын, рәссамны хаталандыру...

Шәмаил ясау - бик тә четерекле һәм саваплы иҗат. Эше матавыклы. Пыялага каләм, кара белән язу, буяу белән сурәт төшерү күп осталык сорый. Җаваплылыгы да зур, чөнки Аллаһ сүзләрен хәрефен - хәрефенә, ноктасын -ноктага дөрес итеп язу мәҗбүри. Хата җибәрсәң, гөнаһка батачаксың. Ә гарәп хәрефләре, никадәр камил булмасын, рәссамны хаталандыру өчен генә яратылган кебек. Сүзнең башында йә ахырында килүенә карап, хәрефләрнең язылышы төрле. Ә нокталары - үзе бер башваткыч. Кыскасы, гарәп язуын камил белмәсәң, хата җибәрүең ерак түгел. Шуңа күрәдер, рәссамнар вә Ислам дине белгечләре даирәсендә бәхәсләр һич тынмый. Шәмаилне сәнгати зәвыгы булган теләсә кем яза ала, ди берәүләр. Юк, Ислам тәгълиматыннан махсус белемең, каллиграфия буенча күнекмәң булмаса, шәмаил ясауга тотынма да, дип аларга каршы төшә икенчеләр. Миңа калса, Аллаһ матурлыкка күңелен салган кешене якын итә. Бу хәдистә дә әйтелгән. Олуг рәссамыбыз Бакый Урманче бу хәдисне үзенең бер шәмаиленә дә язып куйган. Ә камилләшү - вакыт эше. Мин менә шәмаил ясап имам булган бер кешене беләм.
Габделхак Бикмуратов 90 яшен тутырып килә. Ул гомере буе Питрәч районының Шәле авылында гомер кичергән. Әтисе Габделкаюм абый - тирә-юньдә дан тоткан балта остасы. Әнисе Мәликә апа Коръәнне көйле, матур итеп укый белгән. Улының кеше рәсемнәрен ясап, диварга элүен Мәликә апа өнәп бетермәгән. Әмма Габделхак тирә-юньдә ни-нәрсә күрсә, шуны сурәткә иңдерергә гадәтләнеп китә. Өйләренең ян тәрәзәләреннән тегермән күренеп тора икән. Рәсемгә гашыйк Габделхак иң беренче эш итеп бу "канатлы баһадир"ны сурәткә иңдерә. Аннары яшь рәссамның игътибарын ике катлы авыл мәктәбе җәлеп итә. Шулай китә. Сугыш башланганда аңа 14 кенә яшь була. Гаиләләре ишле. Ачлыктан тилмерәләр. Сугыш беткәч Габделхакка тагын рәсем ясау тәтемәгәндер, чөнки аны Кемерово өлкәсенә хезмәт колониясенә җибәрәләр. Туганнарын сагынып ялга гына кайткан Габделхакның кабат җәһәннәм тишегендәге Кемеровога чыгып китәсе килмәгәндер, билгеле. Шуңа, бармый калган өчен, Раифа монастырендәге балалар колониясендә 4 ай ябылып хезмәт итәргә туры килә аңа. Аның каравы, эше бик җайлы очрый - ипи ташучы була. Өенә кеше кыяфәтенә кереп, түгәрәкләнеп кайта. Кайткан көнне үк тот та авылның берәр чибәренә өйлән инде менә! Һәм өйләнә дә. Хатынлыкка Разия исемле кызны ала. Озакламый башка чыгып, үз хуҗалыклары белән яши башлыйлар. Авылда эш бар-барын, әмма акча түләмиләр. Ә гаиләне туендырырга кирәк. Инде уллары Мансурга да 1 яшь булып килә. Бөтен булган акчасын җыеп, Габделхак эш кораллары сатып ала, үзе верстак ясап куя һәм шәмаилләр ясый башлый. Әмма шәмаил өчен пыяла кирәк. Әллә кайдан эзләп чиләнергә акча да юк. Колхоз фермасындагы ватык тәрәзәләрнең пыялалары эшкә ярап куя. Инде эш буяуга терәлә. Хатыны Разия каяндыр битум юнәтә. Аны бензинда эретеп буяуга әйләндерәләр. Тора-бара, Казаннан майлы буяулар да сатып ала башлыйлар.
Шәмаилнең матавык­лыкларын аны ясап караган кеше генә белә торгандыр. Иң элек, доганы кире якка язып, трафарет ясау сорала. Аннары ул пыялага күчерелә. Ә пыяланы әйләндергәч кирегә язылган дога дөрес хәлгә кайта. Шәмаилләрдә алтын, көмеш төсендәге буяулар куллансаң матур була. Буяулар озаграк саклансын өчен Габделхак абый пыяла артын битум белән каплый. Догалар әйбәтрәк аңлашылсын, шәмаил аны алучының күңеленә тагын да хуш килсен өчен мәчет рәсемнәрен, табигать күренешләрен дә кертеп җибәрә. Кыскасы, акча булмаганда гаиләләре шул шәмаилләрне саткан акчага көн күрә. Догаларны бүләккә дә күп ясаган рәссам. Шәмаилләрне күбрәк кыш көннәрендә ясый. Чөнки җәй көне башка эшләр дә күп. Мәсәлән, эш кораллары күбәя төшкәч, Габделхак ага авылдан авылга йортлар салып йөри. Үзе белән шәмаилләрен тота бара. Ул вакытта дин тотучылар сирәк, гарәп телен белүче юк. Нәрсә бу, нәрсәгә ярый, дип сорыйлар икән. Габделхак абый ипләп кенә аңлата, сөйли. Авылдашлары Габделхак аганың дин юлында армый-талмый иҗтиһат иткәнен - намазлар укыганын, вәгазьләр сөйләвен, гаетләргә йөрүен күрә һәм, имамнары олы яшькә җиткәч, аны имам булырга кыстый башлый. Булдыра алмам, миннән олыраклар да бар, дип карышып караса да, бер җомгада имам итеп сайлап куя авылдашлары. Шул көннән башлап мәетләрне юып озату, балага исем кушу, яшьләргә никах, йортларга Коръән уку кебек вазифалар барысы да аңа йөкләнә. Тора-бара шәмаилләрне ясарга вакыт та калмый. Дин тыелган заманда була бу. Иң элек намазларны, гаетләрне йорттан-йортка күчеп кенә укыйлар. Ә 1991 елда 1810 елгы иске мәчет бинасында гыйбадәт кылырга рөхсәт алуга ирешәләр. 2000 елда яңа мәчет салып керәләр. Искесе исә җимерек хәлдә кала бирә. Бер авылдашлары аның янында агачтан мәчет салдыра. Шулай итеп, хәзер авылларында ике мәчет бар. Ә Габделхак абыйның, яше олыгаеп, имам вазифасын бүтән кешегә тапшырганына менә 5 ел була.
Үзеннән соң рухыңа дога кылырдай балаларың калсын, дигән сүз бар. Бу мәсьәләдә Габделхак агага борчыласы юктыр, мөгаен. Алар Разия апа белән бер ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә сигез оныгы, ике оныкчыгы бар. Шул оныкларыннан берсе Ленар Таҗиев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, "Казан Кремле", "Татар мәдәнияте һәм сәнгате клубы" иҗтимагый оешмасы оештырган "Гаилә шәмаиле" бәйгесенә шәмаилче имам бабасының эшләрен юллый. Шул рәвешле Габделхак Бикмуратовның шәмаилләре халыкка чыга. Хәзер рәссамнар өчен махсус кибетләр эшләп торган, киштәләрдә югары сыйфатлы чит ил буяулары тулып яткан заманда шәмаил ясау бик җиңелдер, әлбәттә. Ферма тәрәзәләрен кисеп, битум белән ясалган шәмаилләр - үзе Аллаһның хикмәте ләбаса! Аларда каллиграфия кануннары сакланмаса да, алар Габделхак абыйның кайнар җанын кушып ясалган бит! Ә андый тугрылыкны Аллаһ үзе дә бәяләми калмый.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Разия һәм Габделхак Бикмуратовлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: