Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Шүлгән-Таш мәгарәсе

Шүлгән-Таш мәгарәсе үзенең тарихи тирәнлеге буенча Европада икенче урынны яулап тора. Мәгарәнең эче искиткеч зур, меңәр квадрат метр.

Башкортстанга июнь ахырында ясаган сәяхәтебезнең иң күңелле һәм мавык­тыргыч өлешен язмый калдыру гөнаһ. Әүвәл Бәхтияр Канкаев ватанын, бунтарь Зәки Вәлидине дөньяга биргән Ишембайдагы Көзән авылын күрүне төп максат итсәк тә, шәхсән үзебез өчен дә бер бүләк ясыйсы килә иде. Башкортстанда инде 70 елга якын яңгыраган, соңгы чорда аның йөзек кашына әверелеп килгән тагын бер табигый һәйкәл – бер Рәсәйне генә түгел, хәзер инде барча Европаны сокландырган бөек Шүлгән-Таш мәгарәсе дә бар бит әле! Аның хакында дистә еллар буе ишетеп яшибез, аны күргән бәхетлеләр авызыннан ишетеп көнләшәбез, ә без-бичаракайларның шуны барып манзара кылганы юк, шуңа күрә әлеге сәяхәттә Шүлгән-Ташны күреп кайту үзебез өчен дә олы бүләк булыр, дип билгеләгән идек. Бик интексәк, аңа илтә торган юлны үзебез дә эзләп таба ала идек, ләкин Өфө каласында безнең якын дустыбыз – «Шоңкар» журналының баш мөхәррире, соңгы еллардагы башкорт әдәбиятының иң өметле вәкиле Айгиз Баймөхәммәтов та бар бит әле. Азамат егет белән алдан ук сүз беркеткән идек. Инзер каласының «Урал» кунакханәсе каршында очраштык та, «аның арбасында» юлга кузгалдык без.

Белорет районы буенча Бөрҗәнгә йөз тотып барабыз. Белорет – Башкортстандагы иң зур район, аның мәйданы Чечен республикасына тиң. Ике якны да әле таш кыялар, әле мәһабәт урман каплаган тарлавыклар аша алга ашыгабыз. Ара-тирә урманнар ачыла да, астагы инеш-елгалар буена сыенган авыллар тезелешеп кала. Адым саен диярлек кисәтү язулары: «Атлар көтүе килеп чыгуы мөмкин, сак булыгыз!» Озак көттермичә, чыннан да, юл читендәге иңкүлекләрдә «башкорт» атларыннан хасил табуннарның утлап йөргәне күренә. Соңгы елларда ут күршеләр «башкорт» токымлы атлар үрчетү белән бик нык мавыга шул, Уфадагы төп ипподромда атна саен 6-7 районнан килгән командалар узыша. Аңа өстәп, һәр районда диярлек кымыз ясау остаханәләре, димәк, махсус фермалар бар. Ә без, гадәттәгечә, «башкорт атларының тарихка кергәне юк, Бату хан яуларында да, Алтын Урда чорында да кешелек фәкать татар атларын гына танып белгән!» – дип күкрәк суккан булабыз, әмма Татарстанда бүген сыңар кымыз фермасын көндез чыра яндырып эзләсәң дә, табып булмый. Без әнә шундый «булдырабызлар» токымыннан гына...

Айгизебезнең ятимнәр йортында үскән егет икәнен белә идек инде. Тау итәкләренә җәелеп урнашкан зур гына бер авыл уртасына җиткәч, ул үзенең машинасын «Заһир Исмәгыйлов исемендәге социаль-мәдәни үзәк» дигән язмасы да булган сокландыргыч бина алдына китереп туктады. Без дә аның янәшәсендә урын алдык.

– Менә, мин үскән Сәрмән авылы шу­шы була инде. Тик үзем тәрбияләнгән ятимнәр йортын гына илтеп күрсәтә алмыйм, аны биш-алты ел элек ябып өлгерделәр.

Мәдәният сараена иңгәч, җирле үзидарә башлыгы Гаетбай агай Әюпов белән дә, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре белән дә гәпләшеп алдык. Аннары район үзәкләрендә корылган мирасханәләрдән һич тә кайтыш булмаган музей белән таныша башлагач, Сәрмән авылы үзенең тиңсез тарихы белән таң калдырды.

Шушы сыңар авыл 1920-1930 еллар үрендә Башкортстан өчен сәламәтлек саклау министры Кинҗәбай Ишмөхәммәтовны, мәгариф министры Ибраһим Абызбаевны, азык-төлек һәм игенчелек министры Шаһиәхмәт Даутовны үстереп биргән. Ни кызганыч, НКВД җәлладлары кузгаткан «кызыл террор» башлангач, 1937 елда өчесен дә атып үтергәннәр... Безнең Айгиз Баймөхәммәтов та тәрбия­ләнгән ятимнәр йортында СССРның халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән, «Салават Юлаев» фильмында төп рольне башкарган Арслан Мөбәрәков та үсеп чык­кан. Шушы ук Сәрмән башкорт халкына атаклы композитор, СССРның халык артисты, дистә еллар буена Композиторлар берлеген, Уфадагы сәнгать институтын җитәкләгән Заһир Исмәгыйловны да үстереп биргән. Әле үзләре китеп барса да, җеп очлары барыбер югалмаган, Арс­лан әфәнденең кызы – балерина Гөлия дә РСФСРның халык артисты исемен яулаган, Заһир аганың кызы Ләйлә бүген үзе әтисе нигезләгән сәнгать институтын җитәкли... Ун ел буе Башкорт дәүләт университеты ректоры булып торган Мөхәммәт Харрасов та – шушы Сәрмәннеке. Саналганнар янәшәсендә беркадәр күләгәдә калган, әмма үз заманасының маяклары булган дистәләгән талант... Шаккатудан баш чайкамый һич тә мөмкин түгел. Үзебезне никадәр генә күккә чөймик яисә күкрәк сукмыйк, безнең Татарстанда букадәр талантлар үстереп бирә алган бер генә авыл да юк бит...

Инде алга таба кузгалган гына идек, 5-6 чакрымнан соң ук Айгиз янә юл читенә туктап урын алды.

– Менә монысы 1556 елда чаңгылар көйгән көе Казанга барып, Явыз Иван калдырып киткән наместник каршына тезләнгән һәм бөрҗән ыруы исеменнән башкорт халкының үз теләге белән Рәсәйгә кушылуы турында игълан иткән Шагали Шыкман авылы була. Кабере сакланган, өстендә һәйкәл дә бар. Кереп карыйсызмы?

Мин фәкыйрегезнең янга борылып төкерүен шәйләгәч, сүзсез генә алга тәгәрәдек. Юлда әле «дөньяда иң тынычлык сөюче халык» килеп төзегән «Изгеләр чишмәләре» булуын, аларның кайберләре өстенә хәтта «гөнаһларыңны юып, изгеләндереп» чыгара торган бассейннар корылып куелуын һәм аның ише юк-барлар турында телгә алып тормыйм. Безне иң мөһиме – табигать сокландыра һәм аны манзара кылудан туктап булмый иде.

Бөрҗән районы – Башкортстанның йөрәгедер кебек. Дүрттән өч өлешен искиткеч урманнар каплаган төбәк әкиятләрдәге бакча төсле. Анда йөзьяшәр нарат һәм карагайлар гаскәре, арада балан, шомырт, миләш. Аланлыкларын каплаган зәп-зәңгәр, ямь-яшел, сап-сары, җете кызыл чәчәкләренең матурлыгын иң оста рәссамнар да сурәтли алмас сыман. Җитмәсә, районны әллә ничә кишәрлеккә бүләргә ашыккандай, юлда һаман елан төсле булып, Агыйдел боргалана. Ләкин Ходай Тәгаләнең, юмартланып, күлләрне дә вак көзгеләр яисә көмеш тәңкәләр сыман сибеп үткән урыннары да бар. Елкычыккан дигән күле халык хәтеренә иңгән әллә ничә риваять белән дә истәлекле. Аларда әкиятләрдәге канатлы акбүзат та шушы күлдән күтәрелгән, диләр. Хактыр да. Әнә бит, Уфа каласында яшәүче архитектор Өлфәт Кобагышов шушы күл ярына Акбүзатны гәүдәләндерүче гаҗәеп ат һәйкәлен дә корып койган. Йә, Ходаем, мондый ат һәйкәлләре нишләп Татарстанда юк соң?!.

Бөрҗән районының үзәге Собханкул авылы урнашкан һәм Агыйдел елгасы әле дугаланып, әле көянтәдәй сузылып аккан табигать почмагы да гаҗәеп сок­ландыргыч. Елга аша таш күпер дә, асылмалы зур басма да төзеп куйганнар. Собханкул урамнары гаҗәеп тыгыз урнашкан булуга карамастан, һәр тарафта һаман өр-яңа йортлар төзиләр. Иң шәбе шул – район үзәгендә хәтта ике катлы таш биналар да юк. Һәммәсе гади, кабатланмас, барысы да үзләренчә, тегеннән өлкән агай фәрманы белән каккаланган түгел. Мондагы хуҗалыкларның аяк очында ук Урал кыялары, иллә мәгәр барыбер дә, шушы кысанлыкта да кәҗә-сыер, ат һәм каз-үрдәк тотарга да җаен табалар бит...

Ниһаять, без риваять итеп сөйләнелә торган Шүлгән-Таш тыюлыгында. Агый­дел яры буенда ул 22500 гектар мәйдан били. Тыюлыкны фәкать борынгы мәгарә эченә генә сәяхәт, дип күзаллау һич тә дөрес түгел. Бу урын элек гасырларда башкорт халкының чолыкчылык белән шөгыльләнү үзәге дә булган. Шуңа күрә тыюлыкның байтак мәйданында элеккеге чолыкчылык үрнәкләре, бу шөгыльгә багышланган махсус музей да бар. Алар янәшәсендә үк палеолит чорында яшәгән кешеләрнең борынгы тирмәләре, ау кораллары, бик оста сынчы тарафыннан тудырылган агач мамонт сыны. Шушы ханәләрне узгач кына, кунакларны инде мәгарә тарихына багышланган музейда каршылыйлар. Гәрчә мәгарә берничә гасыр элек үк билгеле булса да, фронтовик-зоолог А.Рюмин фәкать 1958 елда гына аның берничә бүлмә диварларында борынгы кешеләр охра белән ясаган сурәтләр күреп ала. Радиоуглеводород тикшерүләр үткәргәч, мәгарә диварларындагы рәсемнәрнең 14-17 мең еллар элек үк ясалган булуын ачыклыйлар. Бактың исә, моннан да «картрак» рәсемнәр фәкать Франциянең бер мәгарәсендә генә сакланган, Шүлгән-Таш исә үзенең тарихи тирәнлеге буенча икенче урынны яулап тора икән.

Мәгарәнең эче искиткеч зур, меңәр квадрат метр. Ул өч яруста, ягъни югарылыкта урнашкан. Мәгарәнең эчке озынлыгы өч мең метрдан арта, ләкин аның беренче ярусын манзара итүдән ары үтеп булмый. Мәгарә астыннан сузылган җир асты елгасының озынлыгы гына да сигез мең метрдан арта һәм ул нәкъ мәгарә авызында җир өстенә бәреп чыга. Шушы урында дайверлар 80 метр тирәнлеккә төшеп караган, тагын да тирәнрәк чуму да мөмкин, әмма хәвефле, ди. Ә без, фәкыйрьләрегез, мәгарә эченә 120 метр чамасы эчкә керә, аннары 20 метр тирәсе өскә күтәрелеп, кире төшә алдык. Икенче, өченче ярусларына турист­ларны үткәрмиләр, кеше гомере өчен куркыныч.

Мәгарәнең эче шактый салкын булса да, һич тә өшемәдек. Безне хыялга ирешү шатлыгы да, Айгиз Баймөхәммәтов кебек башкорт әдәбиятчылары белән дуслык та җылытты. Ә Шүлгән-Ташка янә барасы килеп тора...

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.   

 
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев