Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ШӘҮЛЕГӘН (Хикәя)

РЕДАКЦИЯДӘН. Балалар язучысы һәм журналист Роза Мулланурова олуг гомер бәйрәмен каршылый. Бүген дә халыкчан хикәяләре белән укучыларын сөендереп яшәгән Роза апага саулык, бәхеткә тиенгән көннәр, иҗади уңышлар телибез. Керфек какмый таңны да аттырдылар. - Кафия апага барып килче, әткәй. Түзәлгән кадәр түздем. Артыгын... Юк, булмый, - диде Разыя, көчкә тын...

РЕДАКЦИЯДӘН. Балалар язучысы һәм журналист Роза Мулланурова олуг гомер бәйрәмен каршылый. Бүген дә халыкчан хикәяләре белән укучыларын сөендереп яшәгән Роза апага саулык, бәхеткә тиенгән көннәр, иҗади уңышлар телибез.
Керфек какмый таңны да аттырдылар.
- Кафия апага барып килче, әткәй. Түзәлгән кадәр түздем. Артыгын... Юк, булмый, - диде Разыя, көчкә тын ала-ала. - Юл уңаенда Миннәхмәт абыйларга да сугылып чык. Әгерҗегә илтеп кайтмас микән?
- Ул малайны нишләтермен суң мин? - диде карт. Кинәт башына ишелеп төшкән хәсрәттән миңгерәп киткән иде ул.
- Җан биргәнгә җүн бирер. Түзәрсез! - диде кызы, авыр сулап. - Сукыр эчәк шартлагандыр, бу кадәр дә үзәкләргә үтеп әрнемәс иде...
Ярты сәгать үттеме-юкмы, алар утырган «җигүле» машина (карт аларның марка-мазарын хәтерләп бетерми, барысын да җигүле атка охшатып, «җигүле» дип кенә йөртә иде) аксыл төтен төчкерә-төчкерә кузгалып та китте.
- Тәк... - дип, үзалдына сөйләнеп, аптырап торды карт. - Озаттым... Сызаларны әйләнеп кайтасы иде, теге «шәүлегәнне» нишләтәсе булыр тагын?
Карчыгы гүр иясе булганга егерме ел вакыт узган да киткән, ялгызлыкка тәмам ияләшеп беткәнен сизми дә калган шул Мирзанур. Разыясы атна-ун көн торырга кайтабыз дигәч, куануга охшаш хис кичергән иде юкса. Әмма кайтып күренергә өлгермәде, әллүр кызы! Җилләр исте! Чир дигәне көтмәгән-уйламаганда бөтереп алды... Каласында гына авырып ятса ни булган! Тфү, әстәгъфирулла, тиле дисәң дә тиле, үз баласын авырган өчен гаепләп торамы?
Онык белән күзгә-күз карашып өйдә ялгыз калуы шүрләтеп җибәрде инде әллә?! Әйе, шүрләде! Оныктан шүрләп тор инде! Курку түгел бу, йөрәге кан елый. Ничек сүз кушарга белми. Кызгануын күрсәтсә... Болай да җебек! Шул җебек булганга авыз тутырып «шәүлегән» дип тора да инде! Дөресен әйткәндә, малайны юньле-башлы белми дә әле ул. Кайткач та хәтта ки йөзенә тутырып карамады. Әйтерсең күз тутырып караса, йөрәге уелып төшәр. Әллә кыенсыну, әллә ятсыну... Хәер, жәлләүдән дә бигрәк, малайның киләчәген уйлап хәвефләнү аны тимер кыскычтай кыса...
- Әрәм иттеләр малайны! - Ничәнче кат көрсенә. Уйлый да көрсенә. Тик бернәрсәне дә үзгәртә алмый шул. Элегрәк, оныгы күзгә күренмәгәндә, кызлары башына ишелгән бәхетсез язмыш хакында уйламаска тырыша иде. Уйлап утырса, чарасызлыктан тинтери, каны кайный, басымы күтәрелә. Сыңар кулына сыңар чиләк элеп, Мирзанур карт абзар ишеген ачты. Бура чаклы Мөгезбикә, күшәвеннән туктап, башын борды. Мөгрәп хуҗасына сәлам биргәндәй итте. «Савасыңмы инде, юкмы?» - дип хәл белешүе иде бу.
- Савам, савам, туганай! - диде хуҗасы. - Синдә генә түгел бит бозау. Минеке дә сөт көтә. Онык кынамы - турун! Сөтең сихәт бирмәсме?!
Чиләк төбендәге су белән Мөгезбикәнең имчәкләрен чылатты да, куеныннан шадра тастымал чыгарып, корытып сөртте. Бал кортлары безелдәшкән күңелле тавыш чыгарып, тамчылар чиләк төбенә сикереште. Биешә торгач, сөт чиләк төбен күмеп китте. Күзгә күренеп, күбекләнеп күтәрелә башлады.
Сөтне сөзеп, тустаганга салгач, өстәлгә куйды да, малай янына килде.
Бөгәрләнеп яткан малайның ябык гәүдәсе әкрен генә калтырана-дерелди.
Җилкәсеннән эләктереп, малайның йөзен капыл гына үзенә таба борды. Күзләрен чытырдатып йомган үсмернең бите-йөзе яшькә чыланган иде.
- Мин бит сине үсеп беткән, җегет булган дип йөрим. Ә син... Җылак-мылак, җылпы колак! - Картның тупас бармаклары малайның муенын, колак артын кытыклады. - Әнә кара, әтәч менгән читәнгә, кикерикүк итәргә. Әтәчкә дә хәбәр килгән әрмиягә китәргә! Тор! Күрми каласың ич иң кызыгын!
Нарасый шул, йодрыклары белән күзләрен уа-уа торып утырды. Ымсынып тәрәзәгә борылды.
- Кая?
- Күрмәссең дә шул! Сине көтеп утырмый, сикереп төште дә җим чүпли инде кикерикүк... Азагын беләсеңме соң ул такмакның? - Пешкән йомырканы шык иттереп өстәл почмагына бәреп ватты. Малайның салынкы, калтыранган кулына тоттыра алмый азапланды. - Әтәч әйтә, бармыйм, ди, тавык әйтә, калмыйм, ди, әгәр китсәң әрмиягә, бер күкәй дә салмыйм, ди!
Малайның бер мизгелгә генә ачылып киткән йөзен тагын кайгы басты.
- Дәү әни китте! - диде ул, еламсырап. Авылда ташлап йә адаштырып калдырырлар дип коты оча булыр. Куркытып бетергәннәр сабыйны!
- Абау! Шундый дәү җегет дәү әни итәгенә тотынып йөри димени? Ә чынлап, ирләрчә сөйләшсәк, дәү әниеңнең хәлләре шәптән түгел әле. Сукыр эчәге шартлаган. Әгерҗе хастаханәсенә озаттык иртүк. Ишетмәдеңмени!
- Юк. Әни дә авырый, дәү әни дә больницада... Йә, нигә болай соң бу?!
Малайның чарасызлыктан гасабилануын күреп, карт дертләп китте. Тузган йөрәк әрнеп кысылды. Ләкин сер бирергә ярамый, нык булырга кирәк.
- Кеше чирләми тормас. Ахыры хәерле булсын дип телик. Карале, син сөт, йомырка белән тамак туйдыр, мин ат җигә торам. Болынны урап кайтырга исәп. Барасыңмы минем белән? Җирән кашканың колынын да ияртәбез. Йә, малайларның кайсысы атка утырып урам әйләнергә кызыкмас?!
Ат җай гына юырта. Арбаның әле бер, әле икенче ягына чыга-чыга чабулап чапкан колыннан күзләрен аера алмый, Булат та рәхәт чигә.
Мирзанур карт Акташтауны әйләнеп кайтырга күптәннән кызыгып йөри иде инде, тик моңарчы җай чыгара алмаганга гына эш тукталып торды. Элегрәк Акташтау сукмагына үлән үстерми иде авылдашлары. Ә газ кергәч, күпләр мичләрен сүтеп ташлады. Мич акшарлау мәшәкатеннән котылдылар, имеш. Акташның хаҗәте калмады. Ә Мирзанурның карт сөякләренә мич җылысы тансык. Шуңа күрә дә кызларының: «Ярты өйне басып торган морҗаңны сүтеп ат!» - дигән боерыгын колак яныннан гына үткәреп җибәрә. «Күп сүз - чүп сүз!» - ди дә искечә яши бирә.
Көн иртә әле. Кояшның җылы нурлары юл читендә үскән үлән-чәчәкләрне иркәли, гүя, битләрен сыйпый, назлы чык тамчыларын үбә. Арба җай гына тәгәри. Җирән кашка ямьле генә юырта. Йокысыз узган төн үзенекен итә, картны йокы баса. Малай да йокымсырагандай башын иеп оеп утыра. Дыңгыр­дыкта арба сикертеп куйгач, икәве дә кинәттән сискәнеп баш күтәрә. Әйтерсең бер-берсен барлыйлар. Карт дилбегәне сыңар кулына урап тота.
- Каерылма, каерылма читкә! Уңга китсәң - уңарсың, сулга китсәң... Тпру, малкай! Әй, сиңа әйтәм, шәүлегән кебек утырма боегып, бөкрәеп. Әйдә, аякларны язып алыйк бераз. Беләсең килсә, сул як - тоташ сазлык.
Өченче ел да Фатыйхларның бура кебек сыеры батып үлгән ие шунда. Суыра сазлык. Әллә нинди җене бар шуның. Атлар гынамы, бөрлегән җыярга килгән хатын-кызларның да батып калганын ишеткәне бар. Сазлык йоткан! Хәвефле сүз сөйләп бала күңеленә коткы салуны килештермәде. Болай да укол-мазар кадый-кадый өнен алганнар бичараның. Әнә ничек бөрешеп кенә, ник туганына үкенгәндәй тын утыра. Сикереп төште дә арба читендә генә оеп утырган малайны тартып җиргә бастырмакчы булды. Тегесе карышты, кулларын болгады. Әллә курка, әллә... Кузгаласы килмәве күренеп тора.
- Болай ярамый! - диде бабасы, өздереп. - Бөкрең чыга бит инде.
- Чыкмагае. Миңа барыбер.
Битараф тавыш, гамьсез йөз-кыяфәт сискәндерде, ә аннан... Малайның киреләнеп маташуы кызу канлы, дуамал картны чыгырдан чыгарды.
- Төш, диләр сиңа! - Бабасының боеручан, кырыс тавышы йоклаган күзәнәкләрен уятып җибәрдеме, малай теләр-теләмәс, шуышып-куркып арбадан төште. Карт аның кулын кысып тоткан килеш сазлыкка таба бер адым атлады, ике... Малай аякларын терәп карышмакчы иде дә... буйсынмый чарасы юк. Өстерәлеп, аксый-туксый, чит-читләрен зәңгәрсу-саргылт мүк сарган сазлык кырыена чүгәләде. Мүк арасында кара бөрлегән елтырый. Вак җимеш­ләр сырышкан куак арасыннан бабасы учына бөрлегән сыдырып алды:
- Аша!
Чыраен сытып, җирәнеп кенә малай берсен ирененә тигезде. Җимешләр ачы тоелдымы, төкереп ташлады. Бабасы дерелдек кулына сонган бөрлегәннәр чәчелде. Картның җен ачулары чыкты. Әгәр үз баласы, үзенең яшь чагы булса, сугып җибәрергә дә күп сорап тормас иде, шәт. Малайның кызганыч кыяфәте аны тыелырга мәҗбүр итә. Ләкин усаллыкка авызлык кидерерлек көч юк икән.
- Азынгансың син, малай актыгы! - Бала күзләренә бәреп чыккан яшь тамчысы сискәндерде. Тавышын йомшартып, кыенсынган кебек өстәде карт:
- Ярар. Сытылма юкка! Бе­ләм... Син гаепле түгел. Дөнь­я­сы - эт оясы.
Алты ел элек, алты яшьлек чагында малайны юл читендә машина бәреп китте. Имгәнгән сабый яшәү белән үлем арасында айлар буе тартышты. Исән калуына сөенсәләр дә, ныклап мантып китә алмый, гомерлек гарипкә әйләнүенә ут йота-йота картның кызы Разыя үзе чиргә сабышты. Әнисенә дә, гарип балага да яшәү җиңел түгел. Моны аңламаслыкмы соң ул?! Үзен дә сугыш имгәтте. Ленинградны саклаганда яраланды. Сыңар кул белән кайтты. Ә авыл җирендә гарип кешегә тормыш көтү нинди газап икәнен үз башына төшкән генә белә.
Малайның аяк очына, бармак­ларына тияр-тимәс ямь-яшел бака сикерде. Бала әсәренде, күзләре зур булып ачылды. Бака тагын сикерде, тагын! Һәм чулт итеп саз суына чумды. Саз төбеннән быгырдап, күбекләнеп, ямьсез тавыш белән ухылдап, һава күтәрелә башлады. Ялгыш кырыйгарак бастымы, әллә куркып, аягы таеп, малай яр чите мүге белән бергә убылып төште. Карт абайлап өлгергәнче, бала сазга капланды. Авыз-борынына пычрак тулды. Чәбәләнә-чәбәләнә ыңгырашып бата башлады. Читтәрәк түбәтәенә бөрлегән җыеп маташкан бабасы баланың бәлагә тарыганын соң абайлады.
- Кыймылда! Ишеп кара! Курыкма! Мин монда! Ташламыйм мин сине! - Яр читендә үскән куаклыкка ябышып, карт талның юанрак ботагын бөгәргә азаплана торгач, аягы таеп үзе дә саз читенә үк егылды.
- Бабакай! - дип ыңгырашты малай. Әгәр бабасы батса, кем ярдәм итә? Икесен дә аждаһадай сары саз йотачак. Икесенә дә үлем яный түгелме?
Карт бар көчен җыеп, сыңар кулы белән талга асылынды. Муртайган тал чыдамады, шартлап сынды, сазга ауды.
- Тизрәк ябыш, дим мин сиңа!
Малай үрелеп-үрелеп карый, җитми шул кулы! Кошларга пар канат, адәм баласына кул-аяк кирәк! Булмый! Ниш­ләргә соң?
- Эләктер, улым! Ычкындырма! - Җан ачысы белән кычкыра торгач, куркудан айнып, малай юеш агачка ябышты. Тыңламый кулы! Икәүләп харап булулары шушы микәнни? Картка гүя яңа көч өстәлде, тешен агачка батырды. Ярга үрмәләде. Әллә нинди кодрәт белән озын карама агачын сазга ега алды.
- Бирешмә! Нык тотын! Чыгасың болай булгач! Ычкындыр­ма гына! - Карамага чытырдап ябышкан малай бермәл тын алалмый өнсез ятты. Карт җен төсле көчәнеп ауган агачны корырак җиргә сөйрәде дә сөйрәде. Ниһаять, ләм, пычракка баткан, тәмам хәлсезләнгән малай ярга башын салды.
- Их син, шәүлегән! - диде карт әллә яратып, әллә ачуланып. Җиңел сулап куйды. Булат дәшмәде. Ул шулкадәр каушаган, курыккан иде, шәүлегән ни-нәрсә ул, дип сорарга уена да килмәде. Бабасы моны сизгәндәй:
- Булдырдың бит, тәки! - диде ягымлырак итеп. - Ә шәүлегән дигәнгә үпкәләмә. Яратып әйтә торган сүзем генә ул минем, - дип, аклануны кирәк тапты. Ә тегесенең үпкәләргә уенда да юк иде. Өметләнеп:
-Бабакай! Дөресме? Мин үзем чыктым! Күрдең бит, - дип куйды.
- Беркайчан да истән чыгарма син моны. Чир дә саз кебек, ул да бик мәкерле. Әгәр риза булып торсаң, әкрен-әкрен суырып йотачак ул сине. Кеше көрәшсә, чирне дә җиңә. Тик җебемәскә! Бирешмәскә! Ышанасыңмы?..
Акташтау башыннан лырык-лырык атлап җигүле ат төшеп килә. Аркага арка терәп арбада икәү утыра. Сыңар куллы карт һәм... тумас борын картайган, бөкрәеп каткан бала.
Кайдадыр ерак та түгел, ухылдап, ябалак аваз сала. Ябалак кебек котсыз бер нәмәрсәме икән бабасының шәүлегән дигәне?! Тавышы да ямьсез-иләмсез.
Ник «шәүлегән» ди икән аңа бабасы? Шәүлегән түгел лә ул. Кеше. Кеше булыр өчен әле күп тырышырга, башта үзеңне җиңәргә кирәк, ди бит әнә... «Бүтән алай әйтмә, бабакай»... Әз генә көч җыйсын да, шулай дияр.
Кош тавышына исе китеп, шул серле авазлар ягына нечкә муенын боргалавын күрепме, карт оныкны чикмәнгә ныграк төрде.
- «Шәүлегән» дими, ни генә диим соң? - дип куйды. - «Байгыш» дисәм дә хәтерең калыр. Авыз ачып торган малайларга шулай әйтәләр шул безнең якта. Ияләшерсең әле. Бәлки, чын шәүлегәнне дә күрерсең. Ул ябалак сыман ухылдамый. Нечкә-нәфис тавышлы. Ямьле сызгыра, авыз гармунында уйный диярсең. Ә яңгыр алдыннан шәүлегән мәче мияулаган тавыш чыгара. Шуңа күрә аны «яңгыр теләнчесе» дә диләр. - Малай авыз ачып тыңлый. Бабасы әллә ниләр белә икән. Озак яшәгән шул дөньяда.
Карт, үзенә-үзе гаҗәпләнеп, такылдапмы-такылдый. Юкса күп сөйләшә торган кеше түгел ул. Кайчак көненә ике-өч сүзне дә келәшчә белән тартып алыр­дай булып көтәсең... Ә оныгы янында тел бистәсенә әйләнде дә куйды. Үз каны шул. Якын, кадерле. Аннан башка кем ачуланыр да, кем юатыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев