Мәдәни җомга

ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШАГЫЙРЬЛӘР

«Татар шагыйрьләре» дигән китап табадан гына төшкән көннәрдә күренекле әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нурмөхәммәт ага Хисамовка 75 яшь тулды. Без аксакал галимебезне, гәзитебезнең якын дустын һәм даими авторын күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, җәмәгате, күренекле тел галимәсе Фәһимә апа белән...

Соңгы вакытларда халкыбызның тарихи үткәнен, мәдәни, әдәби байлыгын мөмкин кадәр тулы һәм эзлекле рәвештә бүгенге, бигрәк тә киләчәк буыннарга мирас итеп туплап калдыру юнәлешендә җитди хезмәтләр барлыкка килде.

"Әдипләребез" дигән ике томлык янына әле яңарак кына "Татарстан язучылары - әдәби премия лауреатлары" дигән саллы китап өстәлде. Март аенда гына игелекле Татарстан китап нәшрияте тарафыннан чыгарылган "Татар шагыйрьләре" дигән, матур итеп, зәвекъ белән эшләнгән (мөхәррире Талия Шакирова, рәссамы Ринат Хәсәншин) китапны да шушы юнәлештәге бер адым дип әйтергә буладыр. Авторы - күренекле әдәбият галиме, мең еллык шигъриятебезне биш бармагы кебек белүче профессор, үзе дә шагыйрь булып танылган Нурмөхәммәт Хисамов. Гаять күпсыйдырышлы, эзлекле бәянлы, шигъриятебезнең тарихын, җанын тирәнтен ача торган мондый хезмәтнең пәйда булуы куанычлы хәл. Бер шагыйрь икенчесе өчен үрнәк булган, өченчесе аларның икесеннән дә тәэсирләнеп үскән шикелле, галимлек кылу да остазлардан башка мөмкин түгел. Н.Хисамов та китапның "маңгаена": "Бөек остазым профессор Хатип ага Госманның якты истәлегенә багышлыйм", - дип язып куйган.

Татар шигърияте дигән сүзтезмәнең асыл мәгънәсе гаять күпсыйдырышлы. Ул ХIII йөздән алып иҗат иткән шагыйрьләрдән башлап, ХХI гасыр башында да рухи байлыгыбызны ишәйтүгә хезмәт иткән каләм ияләрен иңли. Мәҗмуга, хронологик яктан караганда, Кол Галидән башлап, Газинур Морат шәхесен һәм иҗатын барлау, бәяләүне үз эченә ала. Әйе, автор, шәхесләр белән шагыйрьләрнең иҗатларын бербөтен итеп карап, аларның табигый үрелешен бирүе белән әдәби портретларны тулы канлы итүгә ирешкән. Шул рәвешле, әлеге китап Урта гасыр татар шагыйрьләре Кол Гали, Котб, Хәрәзми, Х.Кятиб, С.Сараи, Казан ханлыгы чорыннан Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф иҗатларын иңли. Аннан соң Г.Тукайдан алып, ХХ йөз шигърияте турында сөйләшүне башлап җибәрә. Анда Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Н.Исәнбәт, Һ.Такташ, Х.Туфан хакындагы сәхифәләр тезелеп китә. Әлбәттә, татар шигърияте дигән диңгездән җәүһәрләрне аерып алу җиңел эш түгел. Әмма Н.Хисамовның зәвеге - монда да ышанычлы ярдәмче. Биредә лаеклылар сыйфатында З.Нури, Ш.Мөдәррис, Г.Афзал, Н.Арслан, М.Ногман, Ә.Баян, И.Юзеев, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Миңнуллин, З.Мансуров, Р.Вәлиев, Г.Морат, Ш.Маннап, Р.Гаташ алына. Шәхесләре белән дә, иҗатларының мозаикасы ягыннан да никадәр төрле-төрле шагыйрьләр; үз чорларының борчу-гамьнәрен, хәсрәт-шатлыкларын шигъри сүздә теркәп калдырган һәм шушы эшне дәвам иттерүче , Р.Гаташ әйтмешли, "Җирне уч төбенә куеп" сөйләшә алырлык олуг затлар. Аларның үз чорларындагы бөтен гамьне бер ноктага туплап, шигъри шәкелгә әверелдерү хасиятләрен билгеләү, ай-һай, бик тә нечкә эш.

Һәр кеше үзе бер дөнья тәшкил иткәндәй, һәр шагыйрь бары тик үзенчә булганда гына сәнгатьчә яңа дөнья тудыра ала. Н.Хисамов, өйрәнү объекты итеп алган шагыйрьләрнең үзләренә хас үзенчәлекләрен шәрехләүгә төп игътибарны юнәлтсә дә, аларның иҗатын билгеле бер системада карауны да һәрдаим күз уңында тота. Бу эзлеклелекне тәэмин иткән җепләрне табу аның өчен мөһим бурычка әйләнә. Олы юл башында "Кыйссаи Йосыф" авторы торуын дәлилләү өчен ул бихисап форсат, җай таба. "Шигърият иҗтимагый-инсани мәсьәләләрнең куелышы җәһәтеннән дә, сәнгатьчә үсеш ягыннан да Кол Гали ирешкән биеклектән кузгалып китә", - ди автор. Бу тезис алга таба тикшеренүләрнең төп лейтмотивы булып әверелә. Чынлыкта да шулай. Без Кол Галине шигъриятебездә беренчеләрдән булганы өчен генә түгел, бәлки, Н.Хисамов әйткән "иҗтимагый-инсани мәсьәләләрне" үз чорына караганда күпкә алгарак китеп, сәнгатьчә югарылыкка күтәреп куйганы һәм хәл иткәне өчен шулай зурлап икърар итәбез, бөек элгәребез алдында ХХI гасырдан торып баш иябез. Андый зур иҗатчылар мирасларының затлылыгы белән генә түгел, күңел хәзинәләренең кемнәргә рухи азык булуы белән дә бәхетле. Бу яктан Кол Галинең рухы шаттыр, дип уйларга кирәк. Чөнки аның шаһ әсәре Ш.Мәрҗани, Җ.Алмаз, Г.Таһирҗанов, Х.Госман, Ш.Абилов, Х.Мөхәммәдев, Х.Миңнегулов, Ф.Фасиев, Р.Ганиева, М.Җәләлиева һәм башка мөхтәрәмнәребез тарафыннан өйрәнелә килде. Шулар арасында Н. Хисамов та бар. Алай гына да түгел, ул хәзерге көндә төрки дөньяда бу өлкәдәге иң зур белгеч, дисәк тә, урынлы булыр. 50 елга якын вакыт эчендә галим бу теманың нинди генә катламнарына һәм тармакларына үтеп кермәде дә, нинди генә аспектларын күтәреп чыкмады. Әмма күтәреп чыгу бер нәрсә, аларны, җелегенә төшеп, хәл итү мөһим. Моның өчен эшеңнең изгелегенә ныклы инануың, зур әзерлек, максатчанлык, Йосыфның үзенә хас тугрылык һәм сабырлык булуы кирәк. Ә болар Н. Хисамовта бар, ул шуның белән алдыра да. 1979 елда Мәскәүнең "Наука" нәшриятендә "Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы", 1984 елда Казанда "Бөек язмышлы әсәр" дигән монографияләре чыккач, аның бу казанышлары илебезнең гыйльми даирәсендә киң танылу алды. Аеруча Ленинград университеты профессоры, олуг галимебез Г. Таһирҗановның 1983 елда "Кыйссаи Йосыф" әсәре язылуның 750 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ясаган чыгышындагы хуплау сүзләре хәтердә калган. 2001 елда Н.Хисамовның "Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии ХIII-ХV вв. (Проблема версий)" дигән монографиясе бу юнәлештә алып барган тикшеренүләрендә тагын бер зур адым булды. Менә шуңа күрә Н.Хисамовка урта гасырлар әдәбиятебезнең башка вәкилләре иҗатын үзәккә алып өйрәнү чагыштырмача җиңелрәк бирелә. Ник дигәндә, бу тикшеренүләрнең методологик нигезен ул инде Кол Гали әсәренә нисбәтле рәвештә үзе өчен ачыклаган, шуңа таяну аңа фәндә саллы сүз әйтү мөмкинлеге бирә.

Әйтик, ХIV йөз татар шагыйрьләре Котб, Хәрәзми, Х.Кятиб, С.Сараи иҗатларын тикшергәндә, галим кеше идеалы мәсьәләсен үзәккә куя. Ә бу, билгеле булганча, Кол Галидә дә үзәктә тора. Бу борынгы шагыйрьләребез, шул исәптән Кол Гали үзе дә, фарсы, гарәп, төрки шигъриятләренең тәэсирен тоеп иҗат иткән. Шул ук вакытта Н.Хисамов, әлеге шагыйрьләребез Кол Гали әсәрен дә яхшы белгән, ул аларга билгеле бер үрнәк булып хезмәт иткән, дигән караш уздыра. Хезмәттән күренгәнчә, Хәрәзми дә югары сәнгатилеккә ирешүдә Котбны әйләнеп үтмәгән, бер үк вакытта "Мәхәббәтнамә"дә Йосыфның да телгә алынуы очраклы түгел (Йосыфларның зиндандагы чагы узды). Фарсы телендә дә иҗат итүче буларак, Хәрәзми Йосыф образын Фирдәүсидән дә бер өлге итеп алгандыр. Әмма аның Кол Гали әсәре белән дә таныш булуы бик ихтимал.

Шуннан соң Н.Хисамов, Казан ханлыгы чорындагы шигърияткә беркадәр күзәтү ясагач (үзәккә Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф иҗатлары куелган), шактый кискен рәвештә ХХ йөз башына күчеш ясый. Үзе моның сәбәбен дә аңлата. "ХIV йөз Идел буе төрки шигърияте үзенең сәнгатьчә үсешендә шундый зур биеклеккә күтәрелә ки, ХIХ һәм ХХ йөз башына чаклы бүтән ул дәрәҗәгә ирешә алмый. Бары шушы ике гасыр дәвамында иҗат иткән шагыйрьләр генә, хосусан Тукай казанышлары гына, күпгасырлык үсеш һәм чигенешләр юлын талантлы йомгаклап, принципиаль яңа, иҗтимагый актив һәм тормышны раслаучан шигърияткә бөек сикереш ясый", - дип яза ул.
Энциклопедик стильдәрәк тәгаенләгәндә, Н.Хисамов - гомумшигърият белгече. Аның каләме Г. Тукай бисмилласы белән башланган ХХ йөз шигъриятен дә иркен колачлый. Моңа кадәрге гасырлар шигъриятен бәяләүдә аңа Кол Гали эталон булып торса, хәзер инде Г.Тукай шундый ук вазифа үти. Бөек шагыйребез турындагы чыгышларда, мәкаләләрдә без еш кына сокланулы, күтәренке пафослы бәяләр белән очрашабыз. Монысы да табигый. Н. Хисамов исә күп очракларда алай итми, аның каруы шагыйрьне ни өчен шулай олы үлчәмнәр белән бәяләвебезнең асыл сәбәпләрен күрсәтеп бирә. Монысы аеруча мөһим. Ул мондый чыгышларны халыкара конференцияләрдә, чит илләр матбугатында да ясап тора. 125 еллыгы уңаеннан Г.Тукай әсәрләренең бер томлыгын дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итеп чыгаруга әзерләү кебек нечкә һәм җаваплы эшне башкарып чыгучыларның да берсе Н.Хисамов булды.

Безнең өчен Г.Тукайның кадере турында уйланып, галим болай яза: "Шигъриятебез үсешенә ул ясаган этәргеч һәм йогынты шундый тирән булды ки, татар поэзиясе бүген дә шушы маякның тиңсез колачын үзләштерү һәм үстерү дәрте белән яши. Татар шигыре яшәешендә Тукайдан соң аның казанышларыннан үсеп чыккан буыннарның берничә пассионар (ялкынлы) кабынышы булып алды. Такташлы, Җәлилле буыннардан соң "алтмышынчылар" буыны шушындый кабынышларга туры килә".

Китапта Дәрдемәнд шәхесенә һәм иҗатына багышланган бүлек тә әтрафлы һәм мавыктыргыч итеп язылган. Бу олуг шагыйребез турында язмадылар түгел, әмма аның затлы шигъриятен төрки дөньяга танытуда Н.Хисамовның хезмәте аеруча зур булды. Төркия матбугатында Дәрдемәндкә багышланган тикшеренүе басылгач, аңа байтак җылы фикерләр ишетергә туры килде. Мәҗмугада С.Рәмиев, Н.Исәнбәт, Х.Туфан, З.Нури, Ш.Мөдәррис, Г.Афзал, Н.Арслан, М.Ногманнарга багышланган сәхифәләр дә отышлы һәм ихлас язылган.

Шулай күзаллана ки, Н.Хисамовның каләмен ярату хисе хәрәкәткә китерә: тормышны,яшәешне, матурлыкны, шуларның гәүдәләнеше булган шигъриятне ярату. Моңа тагын аның үз иҗатташларын яратуын да өстәргә кирәк. Бу бигрәк тә замандаш булып яшәгән һәм якыннан аралашкан шагыйрьләрнең иҗаты хакында сүз алып барганда сизелә. Әйтик, бер караганда, И.Юзеев белән Ә.Баян шигърияте турында уйланулар бер түбә астына очраклы туры килгән кебек тоела. Бу - аларның шигъри тәлгәшләре "Казан утлары" журналының бер үк санында басылып чыккан булуы белән бәйле. Әмма бер тамчы суга кояш сыйгандай, шушы бер-ике дистә шигырь турында сүз алып бару да бу олы талантларның шигъри хасиятен әтрафлы итеп бәян кылу мөмкинлеген биргән. Икесе дә Татарстанның халык шагыйре, әмма һәрберсе үзенә бер аерым шигъри дөнья. Аларны лириклык кына берләштерә булыр. Ә хисләр колориты, дөньяны сәнгатьчә күрү үзенчәлекләре бөтенләй башкача. И.Юзеев иҗатының зурлыгын без әлегәчә ныклап ачып күрсәтә алмадык шикелле. Шуңа күрә Н.Хисамов бу эшне дә колачлап алыр, дигән өмет юк түгел. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллин иҗаты китапта үзенә лаек бәяне алган, диясе килә. Галим аны хәзерге чорда "С.Сараи, Дәрдемәнд мирасын дәвам иттерүчеләр сыйфатында күз алдына бастыра".

Ә Русия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис турындагы сәхифә "Фикер һәм хис дөньясыннан репортаж" дип атала. Язмада шактый катлаулы, тирән мәгънәле лирик-фәлсәфи һәм зыялы шигъриятнең асыл сыйфатлары ачык билгеләнгән. "Шагыйрь лирик тасвирны һәр очракта төсле, рәсемле итеп оештыра. Ул сүз белән импрессионистик төсмерле сурәтләр ясый". Бик дөрес күзәтү һәм нәтиҗә. Башкача була да алмый, чөнки шагыйрьлек һәм рәссамлык - Р.Харисның табигый халәте.

Шулай ук Зиннур Мансуров шигъриятенең дә Н.Хисамов әйткән төп үзенчәлекле сыйфаты, миңа калса, бәхәс уятмый. "Ул уйларын ачып бетерми. Иҗтимагый колачлы шигырьләреннән башлап, интим мәхәббәт шигырьләренәчә сер тулы". Шагыйрь иҗатыннан китерелгән шигъри юллар шушы тезисны раслауга хезмәт итә. Серлелек чын шагыйрьләрнең уртак сыйфаты булырга тиештер. Әмма З.Мансуровта ул, чыннан да, мәгънә тирәнлегенә ирешүнең эчке җегәре булып әверелә.

Бервакыт Н.Хисамов белән әдәбият хәлләре хакында сөйләшкәндә, сүз шагыйрь Газинур Моратка килеп чыкты. Шигърият галименең минем якташым турындагы фикерен беләсем килде. Соравым бик вакытлы булып чыкты:

- Газинурның 50 яшьлеге уңаеннан, аның иҗатын өйрәнеп йөргән көннәрем, - диде ул. - Һич шикләнмичә әйтергә мөмкинлегем бар, талантлы ул сезнең Кукмара егете, талантлы!

Һәм Н.Хисамов әлеге юбилей уңаеннан язган мәкаләсен бу китабына да урнаштырган, "талантлы" сүзенең мәгънәсен шактый тулы ачкан.

Кыскасы, Кол Галидән Газинур Мораткача булган 8 гасыр арасындагы шигъриятебез Нурмөхәммәт Хисамовның зәвекъле каләме ярдәмендә менә шул рәвешле күз алдына китереп бастырыла. Бу китапны кулына алган кеше шигърияткә олуг галимнең күңел дөньясы аша карар. Кол Гали иҗатының затлылыгын Н.Хисамов ярдәмендә инде күптән ачкан укучы, шаять, шигърияткә гасыр офыклары аша тулаем караганда да күңел хәзинәсенә күп нәрсәләр өстәр.

Шагыйрь Зиннур Мансуровның китапта урын алган "Олуглар дәрәҗәсен рухташлары күтәрә" исемле бик тә әтрафлы мәкаләсендә галимнең эшчәнлеге фән өлкәсендә дөньякүләм зур исемнәр мохитендә барлана. "Барлап үтелгән әлеге күренекле шәхесләр янәшәсенә куеп караганда, Н.Хисамов үзе дә чит-ят булып күренми", дигән нәтиҗә ясала. Ә безгә, бу, чыннан да, ихлас шулай, дип өстәргә генә кала.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
филология фәннәре докторы,
профессор.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: