Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Шагыйрь җаны – нечкә кыл!

Татарстанның халык шагыйре, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара Г.-Х. Андерсен исемендәге Почётлы диплом иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинга 1 августта 70 яшь тула. Бу шәхес турында фикерләр күп язылды, иҗаты төрле яклап бәяләнде. Хакыйкатькә хилафлык кылмый әйтик: ул тиешле дәрәҗәдә, төрле даирәләрдә югары бәясен алды. 

(Роберт Миңнуллинга 70 яшь)


Хакыйкать, Роберт Миңнуллин – талантлы шагыйрь. Аның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бер үк дәрәҗәдә уңышлы иҗат итүе бәхәс тудырмый. Шигърияттә күтәрелгән туган җир, ил гаме, Ана образына мәдхия, милләт, тел язмышы, яшьлек хыяллары, татар-башкорт халыкларының күренекле шәхесләренә хөрмәт, төрле милләтләр белән дуслык идеясе – саный китсәң, бу тематик юнәлешләрнең һәрберсе садә хисләргә бай булуы белән кызык­лы һәм аларда чор рухы, тарихи дәвер, милли хисләр чагылышы да ачык тоемлана. 

«Татарларым» җыентыгы басылып чыккач, шагыйрьнең үз милләтенә булган мәхәббәте тагын бер кат расланды. Әлеге җыентыгы белән ул, Россиянең төрле төбәкләрендә төпләнеп яшәүче, чит илләрдә гомер итүче татарлардан тыш, инде татарлык­ларын оныткан яки урыслашып беткән, яки ярым татар, ярым башкорт, ярым төреккә әйләнгән милләттәшләрен уянырга чакырды. Берләшү, рухи туганлык идеясе, туган туфрак, газиз әнкәй, Бөек Болгар, Изге Биләрләрдән килгән тарих, татарны дөньяви таныткан Утыз Имәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Наҗар Нәҗми кебек олуг шәхесләр турындагы уй-хисләр – болар барысы да шагыйрьнең борчу-шатлыклары аша тасвир ителә, шуның белән укучыны уйландыра.

Иҗатта Әнкәйләр образларына багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. «Әнкәйнең ак чәчләре», «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» китапларында аналарга булган хөрмәт һәркемгә үрнәк булырдай, сабак алырдай. «Әнкәйләр турында нигә күп язасың?» - дип сорыйлар ди шагыйрь үзе бу турыда. – Ничек җавап бирсәм дә, тулы булмас кебек. Әнкәй белән генә үскәнгәдер, бәлки? Әллә инде Әнкәйнең безне – биш баланы – нинди авырлыклар, газаплар белән үстергәнен белгәнгәме икән? Аның олы җанлы, кече күңелле икәнен, акыллы, таләпчән, һәм горур булуын аңлагангамы? Төгәл генә әйтә дә алмыйм».

«Миңа калса, Роберт Миңнуллинның төп максаты әдәбият, сәнгать, каләмдәшләр, балалар дөньясы, милли тел, дин, туган тел, туган төбәк, туган ил һәм туган халык турында шагыйрь акылында, шагыйрь күңелендә булган уй-хисләр, фикерләр, икеләнүләр, борчылулар, сөенүләр, кирәк урында чүт кенә күкрәк кагып алулар аша замандашлар белән ачыктан-ачык, бернинди риясыз рәвештә күзгә-күз карап сөйләшү», – дип шагыйрь иҗаты турында язуы белән Гәрәй Рәхим, һичшиксез, хаклы иде. 

Р.Миңнуллин җыр текстлары авторы да. С. Садыйкова, З. Хәбибуллин, Р. Яхин, Р. Абдуллин, Л. Хәйретдинова, М. Шәмсетдинова, Р. Ахиярова, Р. Гобәйдуллин, И. Закиров, М. Хөснуллин кебек мәшһүр композиторларыбыз аның шигырьләренә көйләр иҗат итте: 

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый,
Яратмаган йөрәк-йөрәк түгел,
Яратмаган йөрәк- йөрәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый! 

(«Яратыгыз!»).

Балалар әдәбиятына килгәндә исә, Р. Миңнуллин – һичшиксез, «балаларның куанычы» булган чын талант. Аның кебек, балалар күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алучы, күңелләренә тирәнтен үтеп керү осталыгына ия шагыйрьләр күп түгел. Ул лирик әсәрләре аша баланы төрле яклап тәрбияли: үрнәк бирә, асыл кыйммәтләр турында яза, әһәмиятле күнекмәләр булдырырга омтыла. Киңкүләм танылу да аңа, нигездә, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә алып барган киңкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә килде.

Университетта укыган дәвердә үк өметле шагыйрь буларак танылган Р.Миңнуллинның «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында эшли башлавы, балалар дөньясы белән якыннан танышуы аның иҗат юнәлешен дә үзгәртеп җибәрә: ул өлкәннәр белән бергә балалар өчен дә ныклап иҗат итә башлый. Нәтиҗәдә, Хатыйп Госман, Фатих Хөсни, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев кебек талантлар иҗатның бу юнәлешенә аеруча зур бәя бирә. «Минемчә, аның балалар шигырьләре – табигый юмор белән өртелгән, тормышчан, халыкчан шигырьләр, – дип язды С. Хәким. – Кайчандыр Мәскәү белән Казан арасында «Октябрь баласы» журналына хәбәрчеләр эзләп йөргән Муса Җәлил үз юлында Роберт Миңнуллинны очраткан булса, бу – мин тапкан, мин теләгән шагыйрь, дияр иде. Ул, чыннан да, без теләгән шагыйрь!». Бу – иҗатка бирелгән зур бәя иде. 

Р.Миңнуллин шигырьләрен «балачак китабы»ның битләре дип атарга мөмкин. Чөнки биредә төп геройлар – балалар, аларның әйләнә-тирәлеге: табигать яшәеше, кош-корт, җәнлекләр тормышы, балалар уенындагы «мөһим» детальләр –  яраткан уенчыклар, китаплар, кием, ташлар, вак-төяк әйбер кисәкләре һ.б. Иң кызыгы: болар өлкәннәр өчен бер дә кызыксыну уятырлык әйберләр түгел, әмма бала өчен ул бик кыйммәтле. Алар бала законнары, фикере буенча яши, хәрәкәт итә. Бу урында, К.Чуковскийның Редьярд Киплинг иҗатын югары бәяләп әйткән «... аның өчен һәр кадак – герой, һәр гайка – героиня» фикере дә Р.Миңнуллин иҗатына тәңгәл килә.

Балалар әдәбиятын аерым бер күренеш буларак тану исә шагыйрьнең иң зур табышы саналырга хаклы. Шуңа күрә аның иҗатын без, бер яктан, барлык әдәби таләпләрне, гомуми функцияләрне үтәүче һәм, бер үк вакытта, әхлакый-педагогик таләпләргә дә җавап бирүче сүз сәнгате буларак бәялибез.

Роберт Миңнуллин – әдәби тәрҗемәче. Рус, каракалпак, төркмән, мари, чуаш, грузин, әрмән, казах, удмурт, литва кебек милләт шагыйрьләренең әсәрләре аның тәрҗемәсендә татар укучысына да якын. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге әлегә ныклап бәяләнмәгән. Мәгълүм ки, чит телләрдән туган телгә тәрҗемә – авыр эш. Чөнки этик һәм эстетик таләпкә тел чаралары ярдәмендә ирешелә, әмма эчтәлек, мәгънә шул ук калырга тиеш. Нәтиҗәдә, туган телнең бөтен нечкәлекләрен белүе белән бергә, тәрҗемәченең сүз остасы булуы да мәҗбүри. Р. Миңнуллинның уңышлы тәрҗемәләрендә балачак иле, сабыйларның дөньяны танып белүе, төрле милләт балаларының уйлары һәм теләкләре бердәй дәрәҗәдә охшаш һәм тәңгәл икәнлеге отышлы ачыла. 

Р.Миңнуллинда иҗади энергия куәсе шактый югары булу сәбәп­ле, тәрҗемә ителгән материалда шәхси идеяләр дә иркен чагылыш таба. Бу урында, әлбәттә, аерым сораулар ачык кала: тудырылган яңа текст тәрҗемә әсәре буларак кабул ителергә тиешме, яки аны инде мөстәкыйль текст буларак кабул итәргә дә мөмкинме? Бу юнәлеш, әлбәттә, алга таба да эзләнү, тикшеренүләр таләп итә. 

Шуның белән бергә, Р. Миң­нуллин – тәҗрибәле журналист, мөхәррир, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Әдәби иҗат белән бергә ул татар һәм төрки халыкларның мәгълүм шагыйрь, язучыларына багыш­ланган мәкаләләр, милләтне борчыган проблемалар турында чыгышлар ясый, мәктәпләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзүдә һәм төрле даирәдәге очрашуларда еш катнаша, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра. «Китап» – татар милләтенең иң яраткан тапшыруларыннан берсе иде. Озак еллар «Казан утлары» журналында бүлек мөхәррире, җаваплы сәркәтип, Татарстан телевидениесендә, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында баш мөхәррир булып эшли. 1995 елдан ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Балалар фонды рәисе, Татарстанның халык депутаты, Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы һ.б. 

Шуны әйтергә кирәк: Р.Миң­нуллинның журналист, мөхәррир, публицист һәм әдәби тән­кыйтьче буларак эшчәнлеге әле һаман да башлангычта – аңлатма бирү һәм системалаштыру этабында тора. Ә бит шагыйрь башкарган эшнең күләме искиткеч зур. Р.Миңнуллин мәкаләләрендә, язмаларында һәрвакыт яңа темалар таба яки элегрәк күтәргән проблемаларга кабат мөрәҗәгать итә һәм үстерә, хезмәтләрендә, аерым чыгышларда, язмаларында мөмкин булган кадәр төгәл мәгълүмат бирүне кагыйдә итеп ала. 

Роберт Миңнуллин – мәктәпләр өчен дәреслекләр һәм хрестоматияләр, методик әсбап­лар авторы. Уку-укыту системасындагы үзгәрешләр, милли мәктәптә тәрбия, аң-белем мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксынучы шагыйрь баланы  китап белән кызыксындыру, эстетик тәрбия бирү һ.б. турында фикер йөртә, методик фикерләре коллектив хезмәтләрдә дә урын  ала. Уңышлы әсәрләрен сайлап, балаларга сыйныфтан тыш уку өчен үзенең җыентыкларын да төзеп бастыра шагыйрь («Хәрефләр бәйрәме», «Күчтәнәч», «Алма бабай», «Сөенсеннәр әле сабыйлар», «Кунакка килегез», «Әни, мин көчек күрдем» кебек китаплар шундыйлардан). Мәгариф өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен Р.М.Миңнуллин, «Белем һәм тәрбия бирүдә балалар әдәбияты» фәнни-методик лабораториясе әгъзалары И.Х.Мияссарова, Л.И.Минһаҗева белән берлектә, 2011 елда Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясенә лаек булды. 

Халык шагыйре студентлар, республика һәм республикадан тыш мәктәп укучылары, милләтнең яшәеше, тарихы, әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынучы халкыбыз һәм язучылар арасындагы мөһим багланышны тәэмин итеп торучы үзенчәлекле күпер вазифасын да башкара. Нәтиҗәдә, иҗади эшчәнлек, белем һәм тәрбия мәсьәләсе аерылгысыз рәвештә үрелеп бара. Роберт Миңнуллин иҗади семинарларда, иҗади бәйгеләрдә жюри әгъзасы буларак та, оештыручы буларак та еш катнаша. 

Гомумән, Р.Миңнуллин, мәгъ­лүм шәхес Корней Чуковский кебек, балалар әдәбиятына «җитди караш» булдыру һәм сабыйларның үзләренә шәхес буларак игътибар итү күнекмәләрен тәрбияләү турында хыялланды һәм бу юнәлештә, санап киткән мисаллардан күренгәнчә, зур эшләр башкарды. Үз вакытында, Н.Исәнбәтнең татар халкы өчен башкарган эшчәнлеге «…болар үзләре генә дә тулы бер гыйльми институтның күпьеллык тырыш хезмәтенә торырлык» дип бәяләнгән иде. Роберт Миңнуллинның да 70 яшьлек бәйрәме алдыннан эшчәнлеген күздән кичергәндә, кылт итеп әлеге сүзләр хәтергә төште. Баксаң, Р.Миңнуллинның да татар милләте өчен эшләгән эшләре, кылган игелекле гамәлләре гаять зур, бәһасез, күпкырлы икән. Без, аның иҗатын яратучылар, бу хөрмәтле шәхесебезгә, милләтебезнең талантлы улына бары тик изге теләкләрдә генә калабыз. 

Ләйлә МИНҺАҖЕВА, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев