Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Шагыйрь иҗатында милләтләр

(Ренат Харисның 75 яшьлеге уңаеннан) Узган гасырның 60 нчы еллары башы татар шигъриятендә "икенче шартлау" була - бер төркем гаять сәләтле шагыйрьләр әдәби мәйданга аяк баса: Равил Фәйзуллиин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Рәшит Әхмәтҗан, Рәдиф Гаташ... Әлеге күренекле сүз осталары арасында безнең мөхтәрәм юбиляр йөзек кашы кебек балкый. Әнисе Зәкия...

(Ренат Харисның 75 яшьлеге уңаеннан)
Узган гасырның 60 нчы еллары башы татар шигъриятендә "икенче шартлау" була - бер төркем гаять сәләтле шагыйрьләр әдәби мәйданга аяк баса: Равил Фәйзуллиин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Рәшит Әхмәтҗан, Рәдиф Гаташ... Әлеге күренекле сүз осталары арасында безнең мөхтәрәм юбиляр йөзек кашы кебек балкый.
Әнисе Зәкия Камалетдин кызы тырыш хезмәте өчен 1939 елда Мәскәү Кремлендә "бөтенсоюз старостасы" М.Калинин кулыннан медаль алган булса, 2005 елда аның улына - Ренат Хариска зур әдәби казанышлары өчен Россиянең әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге дәүләт премиясен РФ Президенты В.Путин Мәскәү Кремленең мәһабәт Георгий залында тантаналы рәвештә тапшырды. Шул җөмләдән, бу премия 2004 елда татар чыгышлы, әмма чеп-чи урыска әйләнгән Белла Әхмәдуллинага бирелгән иде. РФнең мәртәбәле бүләге (5 млн. сум) белән Татарстанның Г.Тукай исемендәге иң дәрәҗәле премиясен (500 мең сум) чагыштырсак, Җир белән Күк аермасы, әлбәттә.
...Ренат Харисның "Бүре күзе" поэмасы (Харис Р.М. Хәл-әхвәл: Шигырьләр, поэмалар. К.: Татар. кит. нәшр., 2001. 208 б.) унбер яшьлек малай чагында Буа районындагы Кукау исемле урыс авылы мәктәбенә барганда каршына очраган бүренең утлы күзләрен искә төшерүдән башланып китә:
"Безнең ара - җиде-сигез адым,
Бүре яткан юлга аркылы.
Мин - утырган.
Бүре күзе кузлы,
минем җаным бозлы кар тулы.
Бу вакыйга онытылган иде,
күмгән иде тормыш өресе.
Искә төште, искә төште күргәч
гербтагы чечен бүресен.
Ал аягын алга таба сузып,
ул да яткан юлга аркылы.
Кыяфәттә - таулар горурлыгы,
ә күзләре - канлы зар тулы".
Аннары автор 1994-1995 еллардагы беренче урыс-чечен сугышы афәтен - Грозный шәһәре хәрабәләрен - үз күзләре белән күреп тасвирлый. 1998 елда Чечня Республикасы (Ичкерия) башкаласына тынычлык миссиясе белән барган Татарстан парламентарийлары делегациясе составындагы халык депутаты Р.Харис та бу кадәр җимереклеккә шакката. Шуңа күрә шагыйрь канкойгыч сугыш мәхшәрен җанны тетрәндерерлек итеп сурәтли алган. Ул үзенең "Бүре күзе" поэмасы (1999 ел) белән хәзерге татар шигъриятендә беренчеләрдән булып урыс-чечен сугышы темасын кыю яктыртты һәм бу сугышның мәгънәсезлеген раслады.
"Шушы шыксыз шәһәр ни өчендер җанда олы хисләр кабыза. Кыйналганны жәлләү хисе түгел. Монда нәфрәт, монда соклану, теләктәшлек һәм "йа, Раббым, безне шушы афәтләрдән сакладың!" дигән уйлар бергә укмашканнар".
Ренат Харис Чечняга соңгы баруында каләмдәш дустын - чечен халкының күренекле язучысы Магомед Мусаевны - 1943 елгы Сталинград кебек җимерек Грозный буйлап иске "мерседес"ка утырып, иске адресы буенча эзли. Ул исән калган икән... Бәхетенә, татар шагыйре чечен әдибен җимерелмәгән бер йорттан эзләп таба. Магомед карт исә, Р.Хариска малай чагында очраган теге хәлсез бүредәй, яшәп ята. Танышы ап-ак ятагыннан тора алмый, чөнки 1944нең гыйнвар башында ярчык тигән сул аягы бу сугышта тагын яралана. Шушы урында автор лирик чигенеш ясап, фронтовикның Ватан өчен изге яуда яралангач, хәрби госпитальдә дәваланып, Грозныйга кайтарылуын, ләкин аңа туган йортында кунарга да рөхсәт итмичә, "телячий" вагонга төяп ерак якка - казах даласына - озатканнарын әйтеп уза:
"Күзен ачкан саен бөркет күреп,
аның рухын канга сеңдергән
чеченнарның җаннарында утны
дала җиле өреп сүндергән,
диеп уйлаучылар күп булгандыр...
Әгәренки шулай булмаса,
чечен җирен таптар иде микән
сугыш дигән канлы "куляса"?!"
Кайчандыр уртак саналган, әмма инде туздырылган Ватанның тигез хокуклы, тулы канлы гражданнары булган ике язучы 1998 елда Грозный каласында очрашып, төрле темага озаклап әңгәмә кора, шаяртып та ала, үткәннәрне сагынып елый да... Магомед Мусаев Казаныбызда булу бәхетен татыган икән, ул Ренат Хариска менә нәрсә дигән:
"Сезнең Казан - горур! Ярый әле
күреп калдым йөрәк тузганчы...
Ә син Грозныйга төзек чакта
килә алмый калдың, кызганыч!"
Әйе, әле бит 80 нче елларда татар белән чечен әдибе Мәскәүдә узган бөтенсоюз язучылар съездында бергәләп катнашкан, ә Ялтадагы ял йортларында шактый еш күрешеп, хәл-әхвәл сорашып яшәгән иде. Чыннан да, әле кайчан гына әдәби багланышлар, милләтара дуслык нык иде ич. (Р.Харисның "Хәл-әхвәл" дигән китабында 1984 елда Ялта шәһәрендә бергә төшкән фотолары да бирелгән.) Яңа табышкан дуслар сыман аларның сөйләшер сүзләре бетми, гәп куера гына. Чечен әдибе татар шагыйренә болай ди:
"Безнең гербтагы бүре - бөек,
намус билгесе ул, баһадир.
Сау-сәламәт бүре беркайчан да
кешеләргә башлап сикерми.
Дошманының кансызлыгы аңа
дәһшәт өсти, канын сихерли.
Беләсезме, нигә Чечня гербын
бизи соры бүре сурәте? -
үзеннән зур ерткычларга бары
бүре генә "сабак өйрәтә"!
Безнең бүре - тыныч.
Ул янамый".
Нәкъ шушы урында Р.Харис­ның күз алдына малай чактагы яралы бүре килеп баса һәм автор, Муса Җәлилнең "Бүреләр" һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" әсәрләрендә шикелле, бүре "ник бумады мине?" дип сорый. Һәм шагыйрь бу сорауга гомере буе тапмаган җавапны Грозныйда таба:
"Магомед карт белән сөйләшкәндә
Чатнап китте аңым бер мәлгә:
күзләремдә янау булмаганга
явыз бүре миңа тимәгән!"
Ә кеше күңелендә, шагыйрь әйтмешли, "бүре холкы бик тиз борынлый...". Кайчак тыныч тормышта, сугышта аеруча, кеше бүредән мең тапкыр явыз: ул кан коя, кан елгасы агыза һәм канда коена... Әнә хатыны сөйләве буенча Н.С.Хрущёв та, Сталин үлгәннән соң, үз фатирында "кулларым терсәккә кадәр канда" дип үкенгән. Поэмада Р.Харис шагыйрьләргә хас осталык белән синтаксик янәшәлек (параллелизм) үткәрә.
"Карап алды бүре сәер генә -
ихласлыкны әллә таныды.
Торып китте авыр гына... Баксам,
бүре яткан җирдә кан иде.
Бер хатаны төзәтергә, диеп,
ясалган ич монда йөз хата!
Яралы өй торып китәр сыман
тузан болытлары кубарып.
Дөнья шаһит булыр шунда - күрер
өй нигезе тулы кан барын."
Без үскәндә әби: "Ут белән уйнамыйлар, улым!" - дип гел әйтә иде. Туган авылым Гөберчәктә булган фаҗигале хәлләр һаман да хәтеремдә: шук малайлар лапас артындагы саламга ут төртеп бер өйне яндырды, ә бер малайның бензинлы кулына ут кабып, урам буйлап йөгереп, җан ачысы белән кычкырып үлде. Яки күрше Сикертән авылында ике кечкенә сабый өй эчендә янып, юк булды. Ни өчен боларны искә төшерәм? Ут ялкыны, янгын чыгу - бик куркыныч. Сугыш уты бигрәк тә. Сугыш утын исә авантюристлар кабыза.
"Авантюра һәрчак посып яши
кеше җанындамы, илдәме...
Теше кызса, корбан эзләп китә,
көтеп тора җае килгәнен
һәм ташлана аңа бүре булып,
сизми ләкин тозак торганын.
Ахыр чиктә ул җиңелә - аны
эләктерә үзе корганы.
Авантюра узган җирдә ләкин
янгын эзе кала, кара кан,
хәрабәләр кала, яра кала,
нәфрәт калка аңа карата",
- ди Р.Харис.
Һәм поэма ахырында шагыйрь безне, татарларны, кисәтә:
"Бу юлы да, һәлакәт янагач,
улады ич безнең бүребез!..
Нинди язмыш көткән булган икән!
Грозныйга килеп күрегез..."
Ренат Харис хаклы язганча, бөтен бер халык бүрегә әверелә алмый. Ул дустының күзләренә карап чечен милләтенең якты киләчәгенә өмет чаткылары күрә:
"Ә күзләре картның җылы иде,
шыта иде анда бөреләр.
Картларында яшьлек яшьнәгәндә,
әверелми халык бүрегә!
Балалары күзләренә багам.
Алар шаян, алар тереләр.
Балалары бала булып калса,
әверелми халык бүрегә!
Хатын-кызлар күзләренә багам -
кырыслык бар, бозлар эрегән.
Хатын-кызлар елмая белгәндә
әверелми халык бүрегә!
Яраланган урамнарга карыйм -
тәрәзләрдә гөлләр күренә.
Матурлыкка сусау яшәгәндә
әверелми халык бүрегә!"
"Бүре күзе" поэмасы иҗат ителүгә инде унҗиде ел тулды. Бу вакыт эчендә икенче урыс-чечен сугышы да булып узды. Инде кешеләр гыйбрәт алды бугай. Чечня Республикасы да тыныч яши башлады. Грозный да өр-яңадан төзелде. Татар һәм чечен әдәбиятлары арасында Ренат Харис белән Магомед Мусаев моннан 32 ел элек урнаштырган әдәби-милли багланышларны бүген кабат тергезеп җибәрергә кирәк дип саныйм. Үткән замандагы кебек язучылар үзара аралашып, хәл-әхвәл сорашып яшәсен, бер-берсенә кунакка барсын иде. Әдәби әсәрләрен татар һәм чечен телләренә тәрҗемә итеп бастыру да "кирәкле шәйдер".
Илһам ФӘТТАХОВ,
филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты.
.Ренат Харис.
.Магомед Мусаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев