Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

САВЫЛСЫН БӘГЫРЬ...

Узган гасыр азагында Татарстан китап нәшриятендә «Тузга язмаган хәлләр» дигән хикмәтле бер мәҗмуга дөнья күргән иде. Китапта һуннар юлбашчысы Атилладан алып әдип Батуллагача булган түрк-татар тарихына кагылышлы гыйбрәтле дә, фаҗигале дә, шул ук вакытта уенчак-мәзәк тә хәлләр бәян ителә. Һәм әлеге хәл-вакыйгаларда меңләгән шәхесләр-каһарманнар катнаша. Заманында миңа китапның кулъязмасы белән...

Узган гасыр азагында Татарстан китап нәшриятендә «Тузга язмаган хәлләр» дигән хикмәтле бер мәҗмуга дөнья күргән иде. Китапта һуннар юлбашчысы Атилладан алып әдип Батуллагача булган түрк-татар тарихына кагылышлы гыйбрәтле дә, фаҗигале дә, шул ук вакытта уенчак-мәзәк тә хәлләр бәян ителә. Һәм әлеге хәл-вакыйгаларда меңләгән шәхесләр-каһарманнар катнаша. Заманында миңа китапның кулъязмасы белән дә танышырга туры килгән иде. Хәзер күрәм: тузга язмаган бик күп хәлләр китапка кертелмәгән, төшереп калдырылган. Димәк, алар язучының архивында үз сәгатьләрен көтеп ята бирәдер. Нишләмәк кирәк, Батулла үзе дә Вакытны гел куалап, ашыктырып яшәргә күнеккән шул...


«Тузга язмаган хәлләр» - әдипнең гомер китабы саналырга хаклы, чөнки ул аны чынлап та гомере буе язган. Әгәр шушы «Хәлләр...»дән башка берни башкармаса да, Батулла барыбер әдәбиятебез каршында үз бурычын үтәгән булыр иде. Моңарчы татар галәмендә мондый уникаль хезмәтнең күренгәне юк иде шикелле. Һәм еллар узган саен аның кыйммәте дә арта гына барачагына иманым камил. Ник дигәндә, китаптагы һәр мәзәктә, һәр вакыйгада конкрет шәхесләр тасвирлана. Ә халыкның үз шәхесләре белән кызыксынуы беркайчан да кимемәс, дип уйларга кирәк.

Батулла - бар булмышы белән демократ холыклы каләм иясе. Ул беркайчан да конформизм дигән яман чир белән сырхауламады. Әдип күңеленең әлеге хастага каршы торучанлыгы гаять көчле булып чыкты. Ә бит бу чирнең вируслары һәркемдә бар. Аларга үрчеп китәр өчен уңайлы форсат кына кирәк. Әгәр син үз гомереңдә бер генә мәртәбә булса да «баш өсте» дип иманыңа хилафлык иттеңме - бу инде чиргә сабышуыңның беренче билгеләре, дигән сүз. Ләкин шунысы бар: әлеге хастаны берничек тә дәвалап булмый, чөнки вакцинасы уйлап табылмаган. Һәм табылмас та. Әнә шулай итеп адәм баласы, үзе дә сизмәстән, хроник сырхауга - конформистка әверелә. Әгәр инде бу зәхмәт чире әдәбияткә дә йокса, ул, эпидемия төсен алып, бөтен җәмгыятькә куркыныч яный башлый. Авторитар режим нәкъ шундый әдәбиятне барлыкка китерә дә. Шуңа күрә ул үзе тудырган әдәбият кысаларына сыешмаган язучыларга сагаеп, шикләнеп карый, аларның кыеп әйткән, язган һәр сүзеннән фетнә эзли. Эзли торгач, еш кына таба да...

...1967 елда Мәскәүнең П.Чайковский исемендәге концерт залында Илһам Шакировның җыр бәйрәме үткәрелә. Анда «тел бистәсе» буларак, яшь язучы Батулла да катнаша. Ә тамашачылар арасында Мәскәүгә ниндидер йомыш белән килгән Татарстан хөкүмәте җитәкчеләре дә утыра. Шунда Батулла сәхнәдән ул заманнар өчен башың Себер китәрлек сүзләр ычкындырып ташлый, Кырым татарлары безнең кардәшләребез, без аларны туган күреп яшик, дип, җыр тыңларга килгән халыкны тәмам өнсез итә. Өстәвенә Наҗар Нәҗминең «Учительская газета»да басылган «Татарский язык» дигән легендар шигырен дә укырга онытмый (ул чакта әле шигырь татарча басылмаган була, күрәсең).

Дөрес, соңыннан Батуллага әлеге «шуклыгы» өчен шактый гына кыен ашарга да туры килә. Казанга кайткач, аңа КГБ ишекләренең кайсы якка ачылганын бик тиз төшендерәләр. Берәү булса, мондый профилактик чаралардан соң, бәлки, каушап, югалып та калыр иде. Ә Батулла көтмәгәндә-уйламаганда тагын бер кырын эш майтарып ташлый - 1968 елда «Комсомолец Татарии» гәзитендә һәм «Казан утлары» журналында «Мираж» (Монар) дигән хикәясен бастыра. Беренче карашка, хикәядә крамола саналырлык берни дә юк шикелле.

...Ерак араларда йөрүче ике шофер - башкорт Исәнгол белән татар Вәсим - машиналарының ягулыгы бетеп, чүл уртасында туктап кала. Инде берничә көн буе арлы-бирле сугылып та котылыр әмәл таба алмагач, егетләр тәмам әлсерәп хәлдән тая. Өстәвенә азык-төлекләре, сулары да бетеп бара. Вәсим йокымсырап чүл уртасында ята. Шулвакыт аны Исәнголның куанычлы тавышы уята:

«- Шәһәр! Картлач, җаным, шәһәр! Биш-алты чакрым гына... Урра-а! Котылдык!

Шәһәр чынлап та бар иде. Күле дә, бакчасы да, урамнары да тонык кына булып офыкта чайкала».

Ләкин Вәсим моның мираж гына икәнен яхшы аңлый.

«- Без беркайчан да ул бакчага барып җитмәячәкбез, Исәнгол. Бу юл безне чүл эченә өстери».

Шушы кыска гына өзектә дә хикәянең ни-нәрсәгә ишарәләвен чамаларга була шикелле. Язучы коммунистик идеология белән турыдан-туры каршылыкка кереп, коммунизм - ул алдавыч, мираж гына, дигән фикерне символлар ярдәмендә укучыга ирештерә алган. Аннары хикәя каһарманнары итеп башкорт белән татарның алынуы да тирән мәгънәгә ия, минемчә: без иңгә-иң торган очракта гына коллыктан котылып, алга бара, тәрәккый итә алачакбыз, дип искәртә кебек язучы. Күрәсез, хикәя 45 елдан соң да үзенең заманчыллыгын югалтмаган, киресенчә, ул бүген тагын да актуальрәк яңгырый. Сүз дә юк, коммунизм идеясе гөрләп чәчәк аткан заманнарда әлеге хикәяне матбугатта шәрехләү мөмкин булмаган, билгеле. Шулай да шәрехләүчеләр табылган. Ул чакта да органнарда әдәбиятне тирәнтен аңлаучы, югары зәвекъле егетләр утырган шул. Әллә язучыларның үз арасыннан да эстет укучылар табылды микән?..

1970 елда «Советская Татария» гәзитендә (партия басмасы) язучының янә бер «криминаль» хикәясе дөнья күрә. Монысы «Пичәт» дип атала.

...Фасил атлы ир Кырымга хатыны белән ял итәргә килә. Кунакханәләрдә урын таба алмыйча йөдәп йөргәндә, аларга бер хатын адрес тоттыра. Хуҗабикә Ксенья Тарасовна мосафирларны якты чырай белән каршылый, әмма үзе, вакытлыча теркәлү өчен дип, паспортларын сорап алырга да онытмый...

Хуҗабикә йортының ачык тәрәзәсеннән тирә-юньне күзәтә торгач, Фасил үзенең хәтер чоңгылында кинәт кенә нәни бер чишмәнең тибә башлавын сизә: «Вәсилә... Беләсеңме, миңа бу җирләр таныш төсле... Кайчандыр монда булганмындыр кебек... Әнә каршы өйдә Риза бабай яши торгандыр сыман...» Әйе, Фасилне хәтере алдамый: ул монда дөрестән дә яшәгән. Риза бабай да яшәгән. Ләкин аларны биредән сөргәннәр. Ул чагында Фасилгә 3-4 яшьләр чамасы гына булган. Шуңа күрә аның хәтерен тоташ томан сүрүе каплаган. Ул хәтта кайчандыр үзләре яшәгән йортның тәрәзәсеннән дөньяга багып торуын да чамалап җиткерми. Хәер, бу хакта язучы да кычкырып әйтми, билгеле. Әлеге хакыйкатькә укучы үз зиһене, үз тоемлавы белән ирешергә тиеш.

Хикәянең ахыры да гаять гыйбрәтле. Хуҗа хатын фатирга керүчеләрнең паспортларын милиция бүлегенә илтеп биргәч, паспортларда өйләнешү турында мөһернең булмавы ачыклана. Гәрчә үзләре авылда дүрт бала үстерсәләр дә, ир белән хатын икәнлекләрен раслый торган мөһер суктырырга «онытканнар». Шунлыктан аларга вакытлыча теркәлергә дә рөхсәт юк. Шулай итеп, Фасил туган нигезеннән икенче мәртәбә куылырга хөкем ителә.

Язучы үз фикерен символ, метафоралар артына күпме генә яшерергә тырышмасын, ни гаҗәп, бу хикәяне дә аңлаучылар табыла. Батуллага «милләтче» дигән ярлык та әнә шул вакытларда тагыла...

Казан университеты шәкертләре алдында «Мортаза» дигән хикәясен укыгач, язучының фатирына тентү белән дә киләләр хәтта. Хикәядә Казан ханлыгы җимерелгәч, татар авылындагы милли азатлык хәрәкәте турында сүз бара. Хикәяләр белән «борчак пешмәгәч», Батулла кабат балалар өчен әкиятләр язарга керешә. Шул әкиятләрнең берсе 1973 елда «Социалистик Татарстан» гәзитендә басылып та чыга. «Колакчын Тафи» дип атала ул. Нәниләр укып куансын, гыйбрәт алсын, дип язылган гап-гади әкият үзе, югыйсә. Ләкин, ни хикмәт, кайбер өлкәннәр алай уйламый икән шул. Алар төп геройда үзләренең зур җитәкчеләрен танып алган да пошаманга калган икән. Партия гәзитендә партия башлыгын мыскылларга җөрьәт иткәннәр, пнимаешь. Мыскыллаучысы кем диген - тагын шул такыр башлы сакалбай, тагын шул шамакай Батулла. 2-3 битлек әкият тирәсендә чын-чынлап буза куба. Шуның аркасында редакциянең берничә хезмәткәренә каты шелтә белдерелә, ә Батулланың үзенә гәзиттән байтак еллар читләшеп торырга туры килә.

Әйе, алда әйткәнемчә, Батулла иҗатта да, тормышта да демократ булып яши алган сирәк әдипләребезнең берсе. Мәскәүнең тезгенне бераз бушата төшүе нәтиҗәсендә хәбәрдарлык җилләре исә башлагач та, ул, кайбер язучылар кебек, югалып калмады, ә киресенчә, ат урынына җигелеп иҗат итүен белде. «Юл буенда зәңгәр чәчәк», «Сөембикә», «Алып батыр маҗаралары», «Яралы бүре», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Кәрим белән Заһидә», "Бию җене кагылган егет" кыйссалары... Болар өстенә Коръәни Кәримнең татарча тәфсире һәм аңлатмалары, әллә ничәмә юлъязма, истәлекләр, иҗат портретлары, теле-һәм киносценарийлар... Әкиятче бабай булып телевизордан күпме әкиятләр сөйләнгән. Батулла коеп куйган прозаик кына түгел, талантлы драматург та. Татарстан һәм Русия театрлары сәхнәсендә аның 20дән артык тамашасы куелган. Ә инде «Кичер мине, әнкәй» драмасы Г.Камал театры сәхнәсендә иң күп уйналган биш спектакльнең берсе. Драматург булу өстенә, Батулла үзенчәлекле режиссер да. Ул заманында Казан курчак театрында, аннары хәзерге К.Тинчурин театрында баш режиссер булып эшли, шул дәвердә сәхнәгә 20ләп спектакль чыгаруга ирешә.

Инде килеп, Батулла безгә мөгаллим-остаз буларак та яхшы билгеле. Ул шактый еллар Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыта, татар балаларын һөнәри сәхнә серләренә өйрәтә. Аның шәкертләре арасыннан бүген татар мәдәниятенә, сәнгатенә җигелеп хезмәт итүче байтак шәхесләр үсеп чыкты. Талантлы режиссер Фаил Ибраһимов, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов, Татарстанның атказанган артистлары Фәйрүзә Исхакова һәм Инсаф Абдулла, җырчы Хәния Фәрхи, «Мунча ташы» театрын оештырган Шәмси Закиров - әнә шундыйлардан.

Батулла - легендар ШТМның («Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе») кендек бабасы да иде. Ул елларда әлеге мәҗлес-театр сөрсегән җәмгыятебездә демократия утраучыгы булып яшәде, дисәк тә ярый торгандыр. 1 апрель җитте исә, халык ишелеп шул мәҗлесне тамаша кылырга агыла иде. Һәр шаяруның нигезендә җитдилек ята, дигәндәй, ШТМда да тормышыбыздагы күздән яшь китерерлек көлкеле, мәгънәсез хәлләр турында заманы өчен шактый ук кыю сүзләр әйтелә иде. ШТМның соңгы тамашасы 1986 елда булды. Күрәсез, ул авторитар режим белән хәбәрдарлык чоры арасында үзенә күрә күперчек вазифасын да үтәгән икән...

Сер түгел, Батулланың мәзәкләрен һәркем дә бердәй елмаеп кына кабул итми. Кайвакыт аңа үпкәләп, хәтта рәнҗеп йөрүчеләр дә очраштыргалый. Ләкин шунысын да онытмыйк: Батулла - кешеләрдән генә түгел, үзеннән дә ачы итеп көлә белүче таза, сәламәт рухлы каләм иясе. Ул үзе хакындагы мәзәкләрне дә бик рәхәтләнеп җыеп, туплап бара һәм аларны матбугатта бастырып та чыгара. Сүземә куәт рәвешендә шундый мәзәкләрнең берсен укучылар игътибарына да тәкъдим итәсем килә.

«Тукай-Кырлайга чит җөмһүриятләрдән күп кенә кунаклар килгәч, бик мул мәҗлестә Фәрваз Миңнуллин Зөлфәткә әйтә:

- Әйдәле, бер кызык булсын, Гариф булып сөйләп күрсәт әле,- ди.

Аны-моны уйлап тормастан, Зөлфәт, Гариф Ахунга охшатып, урысча сөйләп шәраб алды сүзе әйтә башлый:

- Тауариш-ши! У нас у татар ис один интириснәйши пагабуркы...

Шуны гына көткәндәй, болай да кәефле халык, рәхәтләнеп көләргә тотына: хәтта Ахун үзе дә теләр-теләмәс көлә башлый. Ләкин С.Хәкимнең, гомерендә кычкырып көлмәгән Сибгатнең шаркылдап көлүен күреп, Ахунның ачуы килә һәм ул һич тә шаяртмыйча:

- Мижду пручим, Сибгат абый, Батулла сездән көлеп, сезнең турында юк-бар сөйләп, кеше көлдереп йөри,-ди.

Моны ишеткәч, Сибгат Хәким көлүеннән шып туктый да, кинәт җитдиләнеп әйтә:

- Әйттем мин... Батуллагызның үзенә... Каты әйттем...

- Нәрсә әйттең соң, Сибгат абый?

- Артист чыкмады синнән, режиссер була алмадың, язучы булырга маташтың, язучы чыкмады, хәзер даһиларны мыскыл итеп йөрергә калдың, дидем».

Сүз дә юк, әгәр дөреслеккә тач туры килсә, хатирә мәзәк булудан шундук туктар иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, Сибгат Хәким Батулланың иң җитди, иң саллы әсәрләрен күреп, укып кала алмады шул. Ә ул әсәрләре аны хәзерге татар әдәбиятенең әйдәп баручы, күренекле әдипләре рәтенә бастырды.

Батулла - гомере буе татар әдәбиятенә, сәнгатенә фанатикларча бирелеп, үз-үзен аямыйча хезмәт иткән язучы. Әллә бертуктаусыз киеренке тормышта яшәткәнгә протест йөзеннәнме, 1996 елда әдипнең йөрәге үзенә бераз ял сорап, дулап та алды. Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килгәндер, Батулла Һамбург шәһәреннән Казанга, үзе әйтмешли, тимер йөрәк белән кайтып төште. Ләкин әдипнең үзеннән алдарак безгә «Үлем җәрәхәте алган йөрәкнең тибеше» дигән күләмле мәкаләсе килеп ирешкән һәм ул «Мәдәни җомга» гәзитендә басылып та чыккан иде.

Батулла бүген дә үзен Сабан туе чабышкысыдай хис итеп яши. Бүген дә аның иҗат активлыгына хәйран калырлык. Һәм иртәгә дә шулай булыр, иншалла.

Әдипнең якташы, олуг шагыйребез Мөдәррис Әгъләм искәрткәнчә:

Савылсын бәгырь, савылсын,
Китсен соңгы кәррәсе...
Бер генә тапкыр яшәргә
Килә Хода бәндәсе.

Газинур МОРАТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев