Мәдәни җомга

САКЛАНГАННЫ АЛЛАҺ САКЛАР

Бу мәкаль Казан медицина көллиятенең хезмәт иминлеген саклау инженеры Тәнзилә Абделхак кызы Халитовага бик тә туры килә. Хәтта әлеге гыйбарәне Тәнзилә ханымның тормыш девизы дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Соңгы елларда көндәлек тормышыбыз тоташ хә-веф-хәтәрләрдән генә тора диярсең. Телевизорны ачсаң, чәчләр үрә торырлык! Әле бер көнне газ шартлый, юк кына нәрсәдән...

Бу мәкаль Казан медицина көллиятенең хезмәт иминлеген саклау инженеры Тәнзилә Абделхак кызы Халитовага бик тә туры килә. Хәтта әлеге гыйбарәне Тәнзилә ханымның тормыш девизы дип әйтсәк тә ялгышмабыз.


Соңгы елларда көндәлек тормышыбыз тоташ хә-веф-хәтәрләрдән генә тора диярсең. Телевизорны ачсаң, чәчләр үрә торырлык! Әле бер көнне газ шартлый, юк кына нәрсәдән янгын килеп чыга - болар, асылда, халыкның иминлек кагыйдәләрен белмәвен, йә булмаса, моңа әлләни игътибар итмәвен күрсәтә.

- Казан медицина көллиятендә бүген 2 меңнән артык студент белем ала, укытучылар белән бергә 262 хезмәткәр исәпләнә. Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр. Аллага шөкер, көллияттә хәвеф-хәтәрләрнең булганы юк. Әгәр дә һәр эш урынында, уку йортларында тормыш иминлеге нигезләре буенча укулар алып барылса, фаҗигале хәлләр бер-мәбер кимер иде, - диде Тәнзилә ханым.

Мин исә хезмәт иминлеген саклау инженерын эш бүлмәсендә туры китерә алуыма сөендем. Ул әле хезмәткәрләргә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрә, әле студентларга сәламәт яшәү рәвеше һәм хезмәт иминлеген саклау турында лекцияләр укый, әле биоэтика фәненнән белем бирә.

- Тәнзилә ханым, әйтегез әле, ничек сез барысына да өлгерәсез? Ике куянның койрыгын тотып булмый, диләр бит...

- Мин гомер буе эштән курыкмадым. Ат кебек җигелеп эшләргә яратам. Йолдызлыгым буенча да Ат елында тууым юкка түгелдер, - диде ул.

Чүпрәле районының гүзәл табигатенә сокланып, әти-әни кочагында назланып үскән кыз мәктәпне тәмамлау белән Казанга юл тота. Кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлагач, Казанның 36 нчы мәктәбендә директор урынбасары вазифасын башкара. Гаилә корып, балалар дөньяга килгәч, Тәнзилә ханым Казанның 22 нче заводына инженер булып эшкә урнаша.

- Ялгышмасам, сезнең медицина буенча да белемегез бар бугай?

- Кечкенәдән табибә булырга хыялландым. Теләкләр кайчан булса да тормышка аша икән ул. Үзем табибә булмасам да, ирем табиб иде. Инде балалар үсеп, буйга җиткәч, Казан медицина көллиятенең "Шәфкать туташы эше" бүлеген тәмамладым. Иң башта алган белемнең кирәге чыкмады, дип әйтә алмыйм. Физика-математика укытучысы дигән дипломга ия булу бүгенге көнгә хәтле ярдәм итә. Документларны барлап, тәртиптә тоту өчен төгәл фән буенча да белем кирәк икән, - диде Тәнзилә Халитова.

2000 елдан Тәнзилә ханым Казан медицина көллиятендә хезмәт куя. Биредә ул тагын бер яңа фәнне үзләштерә - студентларга татар телендә һөнәри сөйләм культурасын укыта башлый. Озак та үтми, аңа яңа эш - хезмәт иминлеген саклау инженеры булырга тәкъдим итәләр. Тәнзилә ханым бу эшкә дә бик теләп керешә.

- Һәрчак кешеләргә ярдәм итәргә омтылдым, яхшылык кына теләдем. Тормыш иминлеген саклау инженеры булу миңа әлеге теләгемне чынга ашырырга ярдәм итә. Татарстан профсоюзлар федерациясе укыту-тикшеренү үзәгенең дә ярдәме бәхәссез - хезмәт иминлеген саклау буенча мине генә түгел, көллиятнең бүлек җитәкчеләрен дә даими рәвештә укытып торалар, диде әңгәмәдәшем. - Хәзер янгын чыккан очракта кешеләрне тиз һәм хәвефсез эвакуацияләр өчен практик өйрәтү булачак. Сирена тавышын ишетү белән сезгә дә урамга йөгереп чыгарга туры килер.

Чыннан да, сирена тавышы ишетелүгә, бөтен кеше урамга йөгерде. Мин дә башкалар артыннан иярдем. Тәнзилә ханым "янгыннан котылган" халыкны барлаганда башта бер фикер бөтерелде. Хәвеф-хәтәрләрне, афәт-бәлаләрне күрергә язмасын! Ләкин бөтен күңелен биреп эшләүче шундый кешеләр барында, тормышыбызның ышанычлы кулларда булуына тагын бер кат инанасың.

Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: