Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

«Шаян чәкән» кыйссасы

Гөлшат апа берничә минут уйлана, ә кунаклар аның күзенә карап, сүзен көтә. Шагыйрә бу гаҗәеп яңа эчемлекне «Шаян чәкән» дип атарга киңәш итә.

1950 нче елларда Н.С.Хрущев инициативасы белән илдә башланган кукуруз эпопеясы әле дә дәвам итә. Элек аны «басулар патшабикәсе» – «королева полей» дип йөрттеләр. Татарстанда бу культура шактый мәйданнарда игелә. Яшел массасы терлек азыгы буларак киң кулланыла, ә тиз өлгерә торган сортларының чәкәннәреннән бөртекле кукуруз алына. Кукуруз азык-төлек сәнәгатендә төрле ризыклар, эчемлекләр әзерләгәндә файдаланыла. 

1970 нче елларда Казан сыра заводы махсус технология белән кукуруз чималын кулланып, алкогольсез газлы эчемлек эшләп чыгарды. Завод технолог­лары бу яңа эчемлекнең сыйфатлы һәм ләззәтле булуына иреште, аны күпләп чыгару җайга салынды. Продукция шампан хәмере салына торган шешәләргә тутырылып, нык бөке белән ябыла иде. Сәүдәгә чыгару өчен аңа исем кушарга кирәк. Завод җитәкчеләре эчемлекне татарча атарга ниятли, тик кулланучыга ошарлык исем таба алмыйлар. Бер акыллысы тәкъдим итә: «Әйдәгез Татарстан китап нәшриятына мөрәҗәгать итик, бәлки язучылар ярдәм итәр?» Ике хезмәткәр бер тартма эчемлек шешәләрен алып, Бауман урамындагы Матбугат йортына килә. Нәшрият директоры Гарәф ага Шәрәфетдинов аларны кадрлар бүлеге җитәкчесе Гөлшат Зәйнашева янына җибәрә, ул ярдәм итәр, ди. Гозерне игътибар белән тыңлагач, Гөлшат апа мәсьәләне үзе хәл итәргә була. «Шешәне ачып күрсәтегез әле!» Тыгыз бөкедән арындырып шешәне ачу белән, эчемлек ургылып бәреп чыга, ярый әле завод хезмәткәре аны кулындагы бокалга юнәлтә. 

Гөлшат апа берничә минут уйлана, ә кунаклар аның күзенә карап, сүзен көтә. Шагыйрә бу гаҗәеп яңа эчемлекне «Шаян чәкән» дип атарга киңәш итә. Бу матур, эчтәлекле исем завод хезмәткәрләренә ошый, алар бик канәгать булып, эчемлекләрен нәшрият коллективына бүләк итеп китәләр. Сусаганны баса торган, газлы, тәмле бу эчемлекне завод берничә ел дәвамында 100 мең декалитр эшләп чыгарган. Сәүдә оешмалары аны җәйнең эссе айларында бик теләп кабул иткән, чөнки ул бик тиз сатылып беткән. Шәхсән мин үзем «Шаян чәкән» тарихын Гөлшат апа сөйләвеннән беләм һәм газета укучыларына да җиткерәсем килде. Ул популяр эчемлекнең тәме, ләззәте һаман истә, бәясе дә кыйммәт булмагач, без аны ярата идек. 

Сүз уңаеннан, нәселебезнең «йөзек кашы», татар халкы мәхәббәте һәм Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мәшһүр язучы Гөлшат апабыз Зәйнашеваның гаҗәеп образлы фикер иясе булуын әйтим әле. 

Күренекле шәхесләр, төрле вәзгыять, туган илгә мәхәббәт, һ.б. аңлаешлы, үтемле тасвирлау, эчтәлеген тулырак ачыклау максатыннан, шагыйрә оригиналь, күркәм атамалар уйлап таба, аларны әсәрләрендә, иҗатында уңышлы куллана иде. Мәсәлән, мәшһүр композитор Сара Садыйкованы ул «калфаклы сандугач» дип атады, олылады. «Кояш гомере» (җыр), «Бәхет кошым» (пьеса), «гөләни» (әби), «Ясалма мыек» (җыр), «гөлбакча», «китмә, сандугач» (патриотизм­ны белдерә) һ.б. күп терминнар авторы ул Гөлшат Зәйнашева. «Шаян чәкән» заманы тарихта калып, инде күп еллар үткәч, бу гыйбрәтле кыйсса исемә төште. Хакимиятнең бүгенге сәясәте дә моңа сәбәпче булды, күрәмсең... Хәзер чит илләрдән кертелә торган продукцияне үзебездә җитештерү (импортозамещение) бурычы куелды. Төрле эчемлекләр эшләп чыгаручы фирмалар Татарстанда шактый. «Шаян чәкән»не яңадан чыгаручы табылмасмы? Аңа ихтыяҗ күп булачагына иманым камил! Җөмһүриятебезгә, бигрәк тә Казанга миллионнарча туристлар агыла, аларны һәм халкыбызны «Шаян чәкән» эчемлеге белән сыйласак, безнең абруй тагын да артачак бит! 

Марс ГАИТОВ,  хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев