Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Рәшит хәзрәт ЙОСЫПОВ: “Көннәрегез догасыз үтмәсен”

Килүчеләрнең кайберләре: “Колакка тавышлар ишетелә, зиһен чуала, бик авыр”, – ди. Кеше мондый халәтләргә үз башына төшкәч кенә ышана.

Коръән сүрә-аятьләре белән өшкерүче Рәшит хәзрәт Йосыпов белән әңгәмәбез шактый тиз йомгакланды, аны дәваланырга килүчеләр көтә иде...


– Рәшит хәзрәт, сез өшкерү һөнәренә Сүриядә өйрәнгәнсез, шунда 6 ел яшәү дәверендә дәвалый да башлагансыздыр инде...

– Юк, соңрак. Мин Ульяновск каласында туып-үстем. Рухи байлык, дога кылу, көнчелексез мохит миңа балачактан ук ошый иде. Шуңа 2000 елда урта мәктәпне тәмамлагач та, дин юлын сайладым. 2004-2010 елларда Димәшкъ шәһәрендәге “Әбү Нур” һәм “Тәзхиб” дин институтларын тәмамладым. Укуым шәригать фәннәрен һәм Коръәнне, аның тәфсирләрен өйрәнү белән бәйле булды. Шунда чакта бер мөхтәрәм шәех белән танышып, аның авыруларны догалар белән өшкереп дәвалавын карадым, бу ысулны бик ошаттым. Аның киңәшләре буенча шушы темадагы китапларны һәм әлеге юнәлешнең нечкәлекләрен өйрәндем. Янә Ульяновск каласына кайткач кына, мөселман догалары белән өшкерә башладым. Каланың Үзәк җәмигь мәчетендә имам вазифаларын үтәдем, вәгазьләр сөйләдем, никах укыдым һәм авыруларны да өшкереп дәваладым, аннары бу хезмәтемне Яңа шәһәр мәчетендә дәвам иттем. Әле үз эшем, эшкуарлык хезмәтем дә бар иде. Беркөн Мәскәүдәге “Цех30” онлайн-курсына язылдым, А.Синеркин үзенең “Уңышның 50 кирпече” дигән дәресендә: “Сезнең һәркайсыгызның да Инстаграм сәхифәсе уңыш китерерлек булырга тиеш! Инстаграмда сәхифә ачыгыз!” – дип, безгә махсус бирем бирде. Ачтым. Шунда өшкереп дәвалау сеансларымнан да видеоязмалар куя башладым. Бу дәвалану ысулы белән күпләр кызыксынды. Хәзер инде мин яшьләр арасында популяр булган “ТикТок”та. Кешенең эченнән шайтанны куып чыгарган видео­язмаларымны ике йөз меңнән алып бер миллион кеше караган инде.

– Сезгә килүчеләр нәрсәдән зарлана?

– Минем янга мөселманнар да, православие динен тотучылар да килә. Һәрберсенең – үз сәбәбе. Килүчеләрнең кайберләре: “Колакка тавышлар ишетелә, зиһен чуала, бик авыр”, – ди. Кеше мондый халәтләргә үз башына төшкәч кенә ышана. Бу – минем тарафымнан һәр көн диярлек күрелгән ситуация. Мондый бәлагә таручылар шактый. Мөселман догаларын кырык минуттан алып бер сәгать ярым укыйм. Шулчак, кемгә шайтан кергән булса, ул Коръән сүрәләренең, аятьләрнең көчле йогынтысына чыдый алмыйча, кеше аркылы телгә килә. Алар белән сөйләшмим. “Бу адәм эченнән чык!” – дип өндим, шифалы догалар укуымны дәвам итәм. Авыруга да читен, аны көзән җыергандай була, ул ыңгыраша, елый... Кабат мондый начар хәлгә калмас өчен кеше һәрвакыт догалар укып йөрергә тиеш.

– Аракы эчүчеләрнең кимегәне юк... Мондый бәла аракы эчүчеләр белән булган очракта, нишлисез?

– Әгәр дә кеше эчүеннән үзе теләп туктау нияте белән килсә, дәвалыйм. Башка бар очракта да ул наркологка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әмма шулай да була: кеше үз теләгенә каршы эчкечелеккә бирелә башлый. Моның шулай икәнен үзе аңлап килә. Ә бу инде – җен-шайтан шаукымы. Җеннәрнең дә бит, кешеләрнеке төсле, үз гадәтләре бар. Аларның кайберләре аракы эчәргә ярата һәм кешегә кергәч тә, аннан шуны таләп итә башлый. Башка гадәтлеләре дә юк түгел. Мәсәлән, дәваланырга килүче бер хатын-кыз үзенең һич туктый алмыйча, бирән кебек ашый башлавы хакында сөйләде. Димәк, аның эчендәге бирән җен ашарга яраткан. Җен чыкканда, кешене тир бәрә, кайберсе, аңышмыйча: “Укымагыз, дога ишетәсем килми”, – ди, билгеле, ишекне ачып чыгып китәргә дә тели. Бу аның эчендәге җен-шайтан сүзләре.

– Бала таба алмаучылар, дәваланып, бала тапкач, сезгә рәхмәтләрен җиткерәме?

– Андый хатын-кызларга, кайвакыт, табибләр дә: “Сез, бәлкем, бала таба алмассыздыр да..” – дип әйтә. Кайчак бер сәбәпсез балага уза алмаучы ханымнар була. Алар арасында йә күз тиюдән, йә үзләренә гашыйк булган җен зәхмәтеннән зарар күрүчеләр бар. Эчендә булса, ул аның сул як күкәйлеген зарарлый яисә аналык көпшәсен кыса, яисә бала төшәрлек берәр хәл китереп чыгарып, явызлык кыла, ә ир-атка гашыйк булган җен зарары –простатит, җенси көчсезлек. Биш ел балага уза алмаган ханым, бала тапкач та, әлеге гаилә бу хакта миңа әйтте. Хәтта әлеге бәләкәчкә исем кушарга да чакырдылар. Шуңа күрә рәхмәт әйтүчеләр бар. Барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәтендә!

– Сез гашыйк булган җен дидегез. Бу нисбәттән нинди мисал китерерсез?

– Мәсәлән, әгәр берәр кыз һәм егетнең дуслыгы туйга таба барса һәм аларның кайсы булса да берсе кире уйласа, ә моның өчен сәбәп юк икән, бу очракны аларның берәрсенә тигән гашыйк җен зарары белән аңлатып була. Чөнки, әйтик, кызга бик гашыйк булган җен аның күңеленә ошаган ир-егетне күралмас дәрәҗәгә җиткереп күрсәтә ала. Гомумән, бозымнар да кешегә төрлечә тәэсир итә. Аларга дучар булучылар башка кешеләрне нормадан кечерәк яисә зуррак итеп күрә башларга да мөмкин. Эченә гашыйк җен кергәннәр яисә үзләренә җен кагылганнар кайчак кем беләндер сөйләшеп ала, алар сүзләрендә тормый башлый, үз карарларын тиз арада үзгәртә, сәер итеп карый, акылдан язып киткән кебек була, ә кайбер очракта чыннан да акылдан яза, махсус хастаханәләргә эләгәләр яисә үз эчләренә бикләнәләр, бар дөнья аларга каршы төсле тоела, ялкауланалар, хәлсезләнәләр...

Җеннәр – алар бик көнчел зат, ләкин бу көнчелек, кешеләрдәге кебек мәхәббәт белән тәңгәл түгел: җеннәр кешегә хуҗа булырга хыяллана һәм кешенең тәнен үз милке дип санап, аны үзенә буйсындырырга омтыла. Әгәр берәр кыз беркайчан да тормыш корып карамаган икән, алар аның шулай картаеп бетүен генә тели. Әгәр аның кулын сорап килүче булса, кыз­ны ул ир-атның күзенә бик ямьсез итеп, ягъни аның авызын-борынын кыйшайтып күрсәтә. Кайчак кыз да үзен сәер тота, ир-атка кычкыра, ахмак кебек карый яисә күрешергә дә чыкмый.

Начар йогынтылардан интегүчеләр күп. Аларның һәммәсенең дә бертөрле симп­томнар: сулыш алу авыраюы, тамакта ниндидер төер тою, куллар яисә аяклар ою, бил туры авырту, күңел халәте тотрыксыз булу, анализлар яхшы булып та, үзен начар хис итү, сәбәпсез, айлар буе йоклый алмау, даими рәвештә куркыныч төшләр күрү, башның туктаусыз авыртып торуы, иснәнү, тахикардия, ашый алмау яисә ашап та кот кунмау, нык ябыгу... Гомумән, кешеләр күз тиюдән, көнчелектән, бозыктан, гашыйк булган җен зарарыннан интегә. Боларның һәрберсенең үз симптомнары бар. Ләкин кайвакыт әлеге үзенчәлекле симптомнар башка авыру халәтендә дә кабатлана ала, әйтик, күз тию симптомнары җен шаукымы тигән кешедә дә кабатланырга мөмкин. Ә бозык ясалган ир-атлар, гомумән, бик агрессив адәмнәргә әйләнә. Күпләр башкаларның көнчелеге тию сәбәпле авырый. 

– Төшләрне үзегез дә күрәсездер. Аларны кайсы төшлеккә карап юрарга белмәүчеләргә нинди киңәш бирерсез?

– Санкт-Петербургтагы нәшрият тарафыннан гарәпчәдән русчага тәрҗемә итеп бастырылган төшлек китабына күз салам һәм аны иң дөрес юрамалар тупланган китап дип саныйм.

–  Рәшит хәзрәт, “җен кагылган” дип әйтү “су тота”, “җир тота” дип әйтү белән берме?

– Суга яисә җиргә бәйләп аңлатучылар бардыр, әмма мин моны да шайтан шаукымы белән аңлатыр идем. Чөнки кайберәүләр теләсә кая чүп-чар ташлый, пычрак, кайнар су сибеп җибәрә, шушы гамәлләре белән, үзләре дә белмәстән, бу җирләрдә яшәүче җеннәрне котырта, ачуларын чыгара. Яисә кайбер кеше гомумән дә таныш булмаган, чит җирләргә ашкына, ә үзе дога укымый. Бер рус милләтле бәндә махсус корылма белән җир астыннан “хәзинә” табарга чыккан, ят җирләргә... Шунда колагына гел үзенең исемен кабатлый башлаганнар. Әлбәттә, бу – шул җирләрдә яшәүче җеннәр гамәле. “Бик куркып, ул мохиттән тиз арада чыгып киттем”, – диде. Шуңа күрә ут булмаган, караңгы, ят җирләрдә йөргәндә, шакшы урыннар яныннан үткәндә, догалар укып үтү мәгъкуль.

– Курку дигәннән, менә галимнәр санап чыгарды: 340 метр диаметрлы Апофис 99942 астероиды Җиргә таба юнәлгән, имеш, аның Җиргә килеп бәреләчәк вакыты инде билгеле: 2029 елның 13 апрелендә, җомга көнне, иртәнге 4 сәгать 36 минутта. Бу нисбәттән, куркып калучылар саны арта...

– Бу инде кешеләр күңеленә шом кертергә теләүче беренче хәбәр генә түгел. Мондый хәбәрләр еш була. Ләкин кешеләр Коръәнне олуг игътибар белән укысыннар, бу очракта аеруча да “Лукман” сүрәсенең 34 нче аятен уку зарур: “Хакыйкатьтә, сәгать турындагы гыйлем – Аллаһта. Ул яңгыр яудыра һәм карыннарда булганнарны белә, һичбер җан иясе иртәгә нәрсә кәсеп кылачагын белмәс, һәм һичбер җан да нинди җирдә үләчәген белми. Хакыйкатьтә, Аллаһ – белүче, хәбәрдар!”

– Шифага әйләнеп кайтсак, хәзрәт, Зәмзәм суын дөрес итеп эчү тәртибен дә әйтеп үтегезче.

– Зәмзәм суы белән дәваланганда, аны көненә берничә тапкыр эчәргә кирәк. Эчәр алдыннан: “Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!”дип әйткәч, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, үз теләгеңне әйтергә, (ул шифа белән бәйле теләк яисә башка төр теләк тә булырга мөмкин), һәм Кәгъбәтуллаһ ягына карап, басып торган килеш эчәргә кирәк. Күп итеп йотмаска, өч йотым эчкәч, бераз туктап торырга, сулышны савытка өрмәскә... Ураза тотып, берничә көн буена Зәмзәм суын эчеп чирдән терелүчеләр дә бар, әмма бу мәсьәләдә табиб киңәше дә мөһим. Кемгәдер ураза тоту җиңел дә, мөһим дә, ә кемдер өчен ураза тоту ярап та бетми... Гомумән, адәм баласы суны күбрәк эчәргә тиеш. Галимнәр раславынча, йөздән артык чирнең башлангычы су җитмәү белән бәйле. Картайгач, организмдагы кирәкле су күләме нибары алтмыш процентка кала, шуңа күрә суны кирәк кадәр эчү – бары тик файдага гына.

– Ә менә калькага язылган догаларны суда чайкатып, эретеп эчкәннән соң, калька кәгазен кая куярга?

– Бу дөрес дәва ысулы. Андый кальканы судан алып, яндырырга кирәк дип табам. Кеше догаларны үзе дә тәлинкәгә яисә берәр савытка язып, су белән чайкатып эчә ала.

– Ә менә шәхсән үзегез өшкерү өчен нинди ризыклар алып килергә кушасыз?

– Авыруларга гади су, зәйтүн мае, хөрмә җимешләре (финиклар), бал алып килергә кушам. Тоз күтәреп йөрмәгез, аны өшкергән суга салып та була, дим. Өшкергән су белән госел коенырга, госел коенган суны җыеп, чиста урынга, мәсәлән, агач төбенә түгәргә кушам. Җиде көн буена өшкергән суны көненә өч тапкыр, ашар алдыннан, бер чәй кашыгы бал белән, берәр стакан эчәргә, ә зәйтүн маен җиде көн рәттән, кич белән, унбишәр минут күкрәк, җилкә, муен өлешенә, авырту сизелгән җирләргә сылап, ышкырга һәм бу вакытта Коръәндәге “Ән-Ниса” сүрәсенең 54 нче аятен һәм дә “Әл-Бәкара” сүрәсенең 148 нче аятен укырга кушам. Бу догалар: “Әм йәхсүдүнән-нәсә гәлә мә әтәһүмүл-лаһу миң фәдлиһ. Фәкад әтәйнә әлә Ибраһимәл-китәбә үәл-хикмәтә үә әтәйнәһүм мүлкән гәзыймә” (4-54); “Әйнә мә тәкүнү йәъти бикүмүл-лаһу җәмига иннәл-лаһә гәлә күлли шәй’иң кадир” (2-148).

Зәйтүн маен җиде көн буе ач карынга берәр аш кашыгы эчәргә, һәр иртә өч-биш данә хөрмә җимешен ашарга кушам.

– Нинди сәбәпләр өшкерү файдасын тоткарлап тора ала?

– Андый сәбәпләр бар. Мин башта һәммә начар тәэсирдән догалар укыйм, аннары авыруның реакциясенә карап, теге яисә бу проблемасы буенча шифа тиярлек итеп гомуми яисә билгеләнгән авыруны бетерер­лек махсус мөселман догаларын укыйм. Көчле бозыклар да дәвалана, ләкин, үз практикам буенча, тәмам терелүне дуңгыз итен яисә дөрес итеп чалынмаган мал итен ашау, һәрчак булмаса да, аз-маз аракы, исерткеч эчемлекләр эчү, догалар укымау тоткарлавын күрдем. Авыру үз-үзен кулда тотарга һәм сихер бозымга каршы сүрә-­аятьләр укучыга мөрәҗәгать иткән икән, үзенә эшләнгән явызлыкны җиңеп чыгарга булышырга да тиеш. Күпләр, Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән, аның мәрхәмәте белән шифалана, нормаль, сәламәт тормышка әйләнеп кайта. Бу мисаллар миңа рухи көч һәм үземнең дөрес юлда булуыма һәм җәмгыятебезгә файда китерүемә ышаныч өсти!

– Кайберәүләр үзләрендә шайтан зарары булуын да аңлый, әмма якын кешеләре үк аның сүзләренә ышанмый, аңа һәрвакыт: “Булмас, бу мөмкин түгел!” дип җавап кайтара. Бу нисбәттән нәрсә әйтерсез?

– Әйе, кайбер кеше моны үзе дә бик яхшы сизә. Алар гел чиргә сабыша. Бу нисбәттән, шул: бар шундый начар җеннәр, аларның кешеләргә гел начарлык эшлиселәре генә килеп, аларның эченә үзләре керә, ә бар шундый җеннәр, кеше эченә аларны махсус ритуал аша сихерче кертә, шунда бәйләп куя, мондый җеннәр бу кешегә үз теләкләре белән кергән затлар түгел, әмма алар сихерче боерыгын үтәргә мәҗбүр. Догалар укып дәвалаганда, аларның кеше тәненнән чыгасы килә, әмма моңа җеннең сихердән тиз генә арада арына алмавы комачау итә. Шуңа күрә кайберәүләрне, Аллаһы Тәгаләнең шифалы догалары белән берничә тапкыр өшкереп дәвалыйм. Җеннәр, кешеләр кебек үк яши, алар арасында динсезләр дә, мөселман динендәгеләр дә бар. Аларның булуына, фәрештәләрнең булуына ышанган кебек, ышанырга кирәк. Коръәнгә ышанган кеше, бу хакта сүз чыккач, “булмас” димәс. Чөнки Коръәндә “Әл-Җинн” сүрәсе дә бар һәм төрле сүрәләрдәге аятьләрдә дә бу хакта язылган, хәдисләрдә дә... Җеннәр – ул безнең яшәешкә параллель дөнья. Алар безне күрә, ә без аларны күрә алмыйбыз. Мөселман догалары укып йөргәндә, алар да безне күрә алмый. Җеннәр эт, мәче кебек хайван сурәтенә яисә кеше сурәтенә дә керергә сәләтле. Әйтик, “Бисмиллаһ” әйтмичә, ябык киемнәр кимичә йөрүчеләргә, догасыз хатын-кызларга гашыйк та була алалар... Кич белән аш-су салынган савытлар өстен дә “бисмиллаһ” әйтеп ябып куярга кирәк. Боларның һәммәсе истә дә кебек, ләкин кешеләр һәрчак догада булырга кирәклекне онытучан. Хәзер кайберәүләр сихерчеләр янына барып йөрергә дә бик хирысланды. Алар арасында дәрәҗәгә ирешкән җитәкчеләр, уңышлы бизнесменнар да шактый, мондый сихерчеләр аларга тәэсир ясарга, аларны үзләренә бәйләп куярга омтыла, сихерчегә мөрәҗәгать итүче кешенең үз ихтыяр көче кими, ягъни ул авыр булып киткәндә, вак-төяк мәсьәләне чишү өчен дә шул сихерчегә барып, аннан киңәш сораучыга әйләнә, шулай итеп үзенә зарар сала. Яисә кеше сихергә өйрәтүче китаплар укый, спиритизм белән шөгыльләнә, аракы эчеп, сүгенеп утыручы кешеләр янында, бәрәкәтсез мохиттә була. Мондый адәмнәрдән җенне куып чыгаргач та, ул әле авырып торырга мөмкин. Начар җеннәрнең зарары куәтле, сихер, бозым ясалган әйберләрне табып, юкка чыгаргач та, кайчак кешенең нерв системасы бозылуы, йөрәге авыртуы күзәтелә. Бу очракта медицина хезмәтенә мөрәҗәгать итү дә мөһим. Гомумән, кеше шундый зарар сәбәпле башында тавышлар ишетә башларга, үз гамәлләрен онытырга, йолдызнамәләр укып утырырга, тиктомал шаркылдап көлеп җибәрергә, кояш нурлары яктысыннан бигрәк караңгылыкта көн күрүне ошата башларга, кешеләр белән аралашудан туктарга, юынмый йөреп, шуның белән кешеләрне үзеннән читкә этәрергә мөмкин. Көчле нерв киеренкелегендә булыр­га, хәле китәргә, әйтерсең лә тормыш энергиясе бик нык кимегәнен сизәргә, мәчеткә барырга чыгып та, юлыннан кире борылып китүгә гадәтләнергә мөмкин... Андыйлар берүзләре калудан да курка башлый, яныннан кемдер үтеп киткән кебек булып тоела... Өшкереп дәвалау практикасы шуны күрсәтә: җенле кешеләргә дога укый башлагач, алар урыннан торып, йөгереп чыгып китәргә тели...

– Хәзрәт, мондый авырулар ничек терелә ала соң?

– Иң әүвәл аларның диндә, намазда булулары яхшы. Дога барлык явызлыкларны еракка этәрә. Бу – комплекслы дәвалану. Кешенең үзеннән дә тора, ул сәламәтлеген үзе дә ныгытырга тиеш, сабыр булу, ниятле тырышлык күрсәтү кирәк. “Терелмәм инде...” дип төшенкелеккә бирелү – ялгышлык. Ә өшкереп дәвалаучы исә бик гыйлемле булып, кайсы очракта нинди мөселман догаларын укырга тиешлеген бик анык белергә тиеш. Догаларны дөрес итеп уку да зарур. Һәр дәвачыдан психологияне яхшы белү дә сорала дияр идем, чөнки безнең заманда психикасы какшаган кешеләр күп, алар тиктомалдан да “минем эчемдә дә җен бар, ахрысы” дип уйлый башларга мөмкин,андыйларга психотерапевт булышлыгы кирәк.

– Дәвалау өчен акча түләнәме?

– Хәдисләр буенча, өшкереп дәвалау өчен хак алу рөхсәт ителгән. Борынгы гасырларда да авыру үз карашыннан чыгып мондый дәва өчен дәвачыларга акча, алтын-көмеш яисә маллар белән дә түләгән. Догалар белән өшкереп дәвалаучыларның ихласлыгын искәртү мөһим. Чөнки алар һәркемгә: “Сездә – бозык. Сездә – сихер” дип утырмый. Кеше сау-сәламәт икән, мәшаллаһ!

– Ә менә кеше үзенә күз тиюен яисә башка начар йогынты булуын үзе дә аңлый аламы?

– Ала. Моның өчен ул ике кулын бергә кушып куеп, “Әл-Фәләкъ” сүрәсен берничә тапкыр укысын. Ярты сәгатьләп укый алса, тагын да яхшырак. Шуннан соң учларына төкеренеп, битен сөртеп-сыпырып алсын. Әгәр инде шуннан соң даими рәвештә авызы ачылып, исни башласа, күзләренә яшь килсә, бу – аңа күз тию галәмәте.

– Рәшит хәзрәт, сезнең үзегезне дә гаҗәпкә калдырган дәвалау мәлегез булгандыр бит...

– Бер гаилә кечкенә балаларын күтәреп килде. Бала акырып елый, бер минутка туктап тормый. Акыра, әмма күз яше белән дә еламый. Дога укысаң да, туктамый. Шуннан соң әнисен догалар белән өшкерә башладым, теге нарасый бик тиз арада акырудан туктады. Бу – анадагы җен-шайтанның баласына начар тәэсир итеп, ананың хәлен авырайту өчен ясалган җен начарлыгы, чөнки ул борчу-кайгы аша туена.

– Ә менә балаларга күз тию кебек зыян килмәсен өчен нинди догалар уку мөһим?

– Кешеләргә балаларына да, үзенә дә зыян-зарар тимәсен өчен, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, шушы доганы иртән өч тапкыр һәм кичен өч тапкыр уку мәслихәт: “Үгыйзүкүмә би кәлимәтил-ләһит-тәммәти мин күлли шәйтанин үә һәммәтин үә мин күлли гайнин ләммәһ”. Дини китапларда балаларга зарар китертмәүче башка догалар да бар.

– Күз тию белән бәйле мисал китерсәгез иде.

– Андый мисаллар бик күп, әмма минем башка хәлне искә аласым килә. Күршеләре кереп, чәчәк аткан гөлгә караган, сокланган. Гөл кичкә сулып беткән, аны фотога да төшергәннәр, миннән нинди дога укырга кирәк дип тә сорадылар. Гөл тернәкләнде. Кеше әле үз-үзенә дә күз тидерә ала. Мәсәлән, картинасын язып бетергән рәссам, үз хезмәтенә карап сокланып: “Шулкадәр дә матур картина яздым, мин нинди оста!” дисә дә үз-үзенә, картинасына күз тидерергә мөмкин. Шуннан авырып та китә ала.

– Сез инде берничә тапкыр хаҗ кылган шәхес...

– 2003 һәм 2009 елларда хаҗга бардым, 2007 елда гомрә хаҗын кылырга насыйп булды. Хаҗәр әсвадны ерактан гына күрдем. Чөнки хаҗ кылганда, Кара таш янына бик күп, бик күп мөселманнар якынаерга омтыла...

– Рәшит хәзрәт, әңгәмәбезне йомгаклап, тагын нинди теләкләр әйтерсез?

– Хәзер күпләрне йокысызлык, тиктомалдан паникага бирелү, хәтер начараю борчый. Кайберәүләргә шайтан шаукымы да тиз тия. Шуңа күрә соңгы вакытларда шушындыйлар яисә шифаханәләрдә дәваланып чыгып, анализлары яхшы булып та, барыбер тәннәренең кайбер җирләре авыртуыннан интегүчеләр мөрәҗәгать итә. Кабатлап әйтер сүзем шул: кешеләрнең көннәре догасыз үтмәскә тиеш. Алар, гел өшкереп дәвалау­чыларга гына өмет багламыйча, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп, ихлас ният кылып, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтле, шифалы догалары белән үз-үзләрен дә өшкерергә тиеш.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев