Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ЕЛМАЮЫ

Ике гасыр кисешкән чор татар әдәбияте өч энҗе бөртек Миңнуллиннары белән үзенчәлекле дә, бәхетле дә булды. Алар - ХХ гасырның икенче яртысының беренче профессиональ тәнкыйтьчесе, кырыс жанрда киң катлау укучы кабул итәрлек тел белән язу үрнәген күрсәткән, бөтен барлыгын сүз сәнгатебезнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрүгә багышлаган Фәрваз Миңнуллин, татар-төрки дөньясында гына...

Ике гасыр кисешкән чор татар әдәбияте өч энҗе бөртек Миңнуллиннары белән үзенчәлекле дә, бәхетле дә булды. Алар - ХХ гасырның икенче яртысының беренче профессиональ тәнкыйтьчесе, кырыс жанрда киң катлау укучы кабул итәрлек тел белән язу үрнәген күрсәткән, бөтен барлыгын сүз сәнгатебезнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрүгә багышлаган Фәрваз Миңнуллин, татар-төрки дөньясында гына түгел, Ауразия киңлекләрендә дә якты йолдыз булып калыккан драматург, прозаик, туган кавеменең дәрәҗәсен күтәрү өчен үзен кызганмыйча яшәгән, гаярь, фәһемле шәхес Туфан Миңнуллин һәм инде мәңгелеккә күчкән адаш-фамилиядәшләренең рухына, наменә кызыллык китермичә иҗат итүче күренекле балалар шагыйре, күпсанлы халыклашкан җырлар, самими лирик шигырьләр, "Татарларым" кебек ялкынлы поэма авторы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, татар китабының дәрәҗәсен күтәрүне, яшь буын оешмаларына хәлдән килгәнчә ярдәм итүне намус эше санаган Роберт Миңнуллин.

Фәрваз белән Туфан Миңнуллиннар инде арабызда булмаса да, иҗади мираслары гына түгел, якты йөзләре, холык-менәзләре, бәяләре күз алдыбызда, аңыбызда; алар һаман да әдәби-иҗтимагый хәрәкәткә юнәлеш биреп, күзәтеп торгандай... Андый олы шәхесләр эзсез югала алмый. Миңнуллиннар мирасы, Роберт Мөгаллим улы иҗаты - күп нокталарда кисешкән - өч рухи, әдәби, фәлсәфи дөнья.

Бу очракта, Г.Исхакый әйтмешли, "сүземез" Миңнуллиннар "ыруының" бер вәкиле Р.Миңнуллин, аның күп тармаклы, киңкырлы иҗатының бер канаты - һөҗү төренә караган әсәрләре турында. Шагыйрьнең сабыйлар, үсмерләр, олылар шигъриятенә алып килгән яңалыгын, үзенчәлеген ачуга багышлаган мәкаләләр, фәнни-гамәли хезмәтләр, монографияләр шактый булса да, шагыйрьнең эпиграммалары, багышлаулары, юмористик парчалары, көлдермешләре, мәзәкләре, үксез бала кебек, тәнкыйть күзеннән читтәрәк кала килде. Үзе: "Иптәш тәнкыйтьче, кем турында, нәрсә турында гына язмыйсың, тик минем иҗатны әйләнеп узасың", - дип, маңгайга бәреп үк әйтмәсә дә, "Язмады шул: әллә инде башка эше бетмәде" дигән җөмләсе белән, минем хәлне аңлагандай кыланып, әдәплелек күрсәтеп алганнан соң, бәгырьгә тиярлек вердиктын китереп сылады.

Әллә чираты җитмәде,
Әллә теше үтмәде.

Соңгы җөмләсе өчен аңа авызны бүрсәйтеп, үпкәләргә җыенган идем, тыңлаучыларның шагыйрь юморын (үзеңә кагылмаса, көлеп утыруы дөнья рәхәте) җылы кабул итүләрен күргәч (минем өчен интегеп утыралар) һәм бигрәк тә аның эпиграмма, шаярту, төрттерүләренә тарыган кешеләр "язмышы" исемә төшкәч, тынычландым һәм кулыма каләм алдым.

Һөҗү татар сүз сәнгатенең төп жанрларыннан булып, тыңлаучыны сөендереп, очындырып үсте. Борын-борыннан халык иҗатының төртмәле такмаклары, яшьләрнең кара-каршы җырулары, тормыш-көнкүреш әкиятләре, мәзәкләр, үткен телле мәкаль-әйтемнәр кешеләрнең күңелен күтәреп, авырлыкларны җиңеп чыгуда таяныч булды.

Тукайның 1910 елда «Шәрекъ» клубында халык әдәбиятенә багышланган чыгышына шул чорда ук мондый бәя бирелә: "Мисаллар арасында көлдергеч шигырьләрнең булуы тыңлаучыларның күңеленә хуш килде".

Хәзерге татар җитди әсәрләрне укырга бик ашкынып тормый, аңа моңлы җыр, үзеннән, аеруча башкалардан көлгән җиңел юмор булсын. Р.Миңнулин исә - гавамга ни-нәрсә кирәген иҗатының тәүге адымнарыннан ук төшенә. Сурәтле фикерләүнең бер үзенчәлеге буларак, юмор бәпчекләре әүвәл аның лирикасына үтеп керә.

Әле без әллә кем түгел,
Кешедән дә ким түгел!
Безгә артык җебегәннәр
Һәм әрсезләр тиң түгел.

Көрәштә, гадәттәгечә,
Җиңәбез ... тыйнак кына,
Батырларны җиргә алып
Салабыз җыйнак кына.
("Шундый инде без менә")

Лирик юмор, мөлаем көлү, шаян сүз, нечкә ирония укучы күңеленә ныграк тәэсир ясый, йогынтысы озаккарак саклана. "Килен төшкәндә", "Үзем буласым килә" шигырьләрендә моңга килеп сырган юмор хисе кичерешне җылы кояш нурларында коендыра сыман. Тормышта үз кыйбласын эзләгән малай батыр әтисенә, матур әнисенә, акыллы бабасына охшарга тырышып карый да, ахыр чиктә, "Үзем кебек малай буласым килә", дигән фикергә килә.

"Шигъри әлифба" кебек, балаларга атап язылган гөләндәмендә шагыйрь татар теленең сыгылмалы байлыгы, ритмик ачыклыгы, авазлар аһәңдәшлеге белән сокландыру аша яшь укучыга әдәп-әхлак йолаларын сеңдереп, фикерләү, уйлану, нәтиҗә ясау сәләтен үстерергә омтыла. Әйтик, автор үзе "Көлке болыт" парчасында болытны аю, бүре, төлке рәвешендә күрсә дә, бу сурәт баланың хыялый дөньясында тугандай кабул ителә. Аның каләме сурәтләгән балалар да шук, шаян, тапкыр, бервакытта да югалып калмый, еш кына олылардан да акыллырак булып чыга.

Р.Миңнуллинның һөҗү өлкәсендәге Ходай бирмеш сәләте эпиграмма жанрында, дусларын, каләмдәшләрен, якыннарын тормыш бәйрәмнәре белән котлауларында, шаярту-сүз уйнатуларында тирәнрәк ачыла. Ул - кешене "үтерә", рәнҗетә торган усал сатира тарафдары түгел. Алгарак китеп, шуны искәртү мөһим: Р.Миңнуллинның яраткан, иң еш кулланган ысулы - әүвәл кече күңеллелек, мәрхәмәтлелек, хәтта миһербанлык күрсәтеп, каһарманның уңай якларын сурәтләгәннән соң (беренче баскыч - тезис), алдагы өлештә, мәдхияви мантыйкка сыешып бетмәгән, ягъни әле генә мактаган кешенең йомшак якларын, җитешсезлекләрен калкытып кую (икенче баскыч - антитезис). Йомшак җәеп катыга утырту, нәтиҗәдә уңайның киресенә килеп чыгу - халык мәкальләрендә еш очрый торган типиклаштыру алымы. Мәсәлән, "пычрак эшне ташладык, дегет сата башладык", "ятыш-торыш байларча, өстә-башта юкарак" һ.б.

Бу алымны үткән гасыр башында күренекле һөҗү остасы, "эпиграммалар короле" дигән бәя алган Ш.Бабич киң әйләнешкә кертә. Ике шәкерт уйнап-көлеп, мәңгелеккә дус булып калырга ант итешеп, бер бүлмәдә яшәп ята. Көнләшерлек идиллия. "Керсә алларына кыз, дуслыклары чиктән аша", дигән шагыйрь, көтелмәгән борылыш ясап, дуслыкларының чын "бәясен" калкавычтай өскә күтәрә.

"Кызны мин кочам элек, дип, дөп тә дөп йодрыклаша" (Ш.Бабич "Ике шәкерт"). "Кандала" балладасының эпиграфында Ш.Бабич юморның тормыштагы иҗтимагый функциясен ачып сала. Аның:

Кайгы бетсен, көлдерә бир,
көлке баш,
Әйдә көлдер дә халыкның
күңелен ач.
Син кызык сүзләр сөйлә, -
көлсен халык,
Шул кызыктан гаебене
күрсен халык, -

дигән юлларын мин якташы, хәзерге чорның көлке остасы, чынлыкта дәвамчысы Р.Миңнуллинга мөрәҗәгать-васыяте дип кабул иттем. Ул да, нәкъ Ш.Бабич үрнәгендә, сурәтләү үзәгенә алынган затның исем-фамилиясен, эшләгән, биләгән урыннарын әйтеп, дусларча һәм шул ук вакытта шактый авырттырып чеметеп ала. Икесе өчен дә хакыйкатьтән һәм туры сүздән өстен абруй-авторитет юк.

Р.Миңнуллинның үткен, тапкырлыгы белән хикмәтле каләме очында кемнәр генә "биеми": әүвәл Г.Бәширов, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, С.Хәким, Х.Туфан һ.б. классикларыбыз келәмгә "чакырыла". Аларга Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Г.Морат һ.б. каләмдәшләре, юмористлар К.Кәримов, Л.Лерон, А.Хәмзиннәр килеп "кушыла"; шул фонда Ф.Мөхәммәтшин, И.Таһиров, Н.Хисамов кебек җитди җитәкчеләр, галимнәр, башкалар кебек үк, елмаюга, көлүгә сәләтле инсаннар буларак ачыла.

Шагыйрь өчен һәр кеше, үзенә генә хас сыйфат-билгеләре, холкы, уңай һәм йомшак яклары белән кабатланмас шәхес. Ул аларны ярата, каты итеп "дәшми" дә кебек, әмма аның сурәтләнгән типларны, индивидларны рәнҗетми, кешелеген таптамый торган интеллектуаль юморы аларны уйланырга, башкалар ишетмәдеме икән, дип як-якка каранып алырга мәҗбүр итә, ягъни мәдхиясе, күп очракта "яшертен" тәнкыйть белән аралашып бара.

Сайлап-нитеп тормастан, берничә мисал китерик. Әхмәт Рәшитне әдәбияткә, тиз арада көйгә салынып, халыклашкан җыр булып киткән "Беренче мәхәббәт" шигыре алып керде. Ул аның "визит карточкасы" булып китте. Ничек инде юморист шул форсатны кулдан ычкындырып, аны уйнатмыйча калдырсын, ди?

Гел шул
"Беренче мәхәббәт"...
Куям үзен жәлләп тә!
Икенче-өченчеләрен
Яшерә ул, әлбәттә.

Ошбу шаяртып сүз уйнатуда, төрттерүдә мин әйтелеп бетмәгән, мәгәр Ә.Рәшит үзе аңларлык, тирән мәгънә күрәм. "Иҗатыңда мәхәббәт дулкынында гына калсаң, шагыйрь буларак ачылып җитмәссең", ди кебек юморист. Бәлки, күпмедер микъдарда, шул эпиграмма тәэсирендә Ә.Рәшит "Сөембикә", "Кол Шәриф", "Мөхәммәдьяр" кебек тарихи поэмалар язып, иҗатының яңа сәхифәсен ачкандыр.

Бөтен барлыгын әдәбияткә багышлаган, аңардан башка тормышын, яшәвен күз алдына да китерә алмаган шагыйрь Р.Юныс эпиграммада "сәеррәк", шул ук вакыттта нәкъ "үзе" булып күз алдына килеп баса.

Рәфикъ Юныс ит ашамый,
Рәфикъ Юныс йөгерә:
Пегаска атланганнарга
Ул болай да өлгерә.

Шулай да соңгы ике юлны мин Р.Миңнуллинның уңышы дип саный алмадым, томанлы бетемдә сүз әдәбият турында барса да, "өлгерә" - "йөгерә"нең кафия ихтыяҗы белән генә китерелгәне көн кебек ачык. Канатлы илһам атын җиңел генә куып тоту шулай ук бәхәсле.

Күренә ки, Р.Миңнуллинның яратып сурәтләгән, көлгән, иркәләгән каһарманнары, нигездә, әдәбият, сәнгать әһелләре. "Наҗар Нәҗми минем бәйрәмемдә" дигән шаян шигырьдә исә иҗат кешеләре үзара аралашып, шатлык-сөенечләре, хәсрәтләре белән уртаклашып кына тулы тормышта яши ала, дигән фикер үзәктә ята. Һәр очрашу - үзе бер гомер, сихәт, саулык чыганагы икән.

Сабантуйда Наҗар Нәҗми
Туйганчы туй итте:
Бабай булып килде дә ул,
Малай булып китте.

Әлеге хәлнең күпертү икәнен белсәң дә, бу ихлас ялганга ышанасы килә.

Каракалпак шагыйре Ибраһим Йосыпка багышланманың үзәгендә рухи якынлык тудырган арттыру, хәтта гротеск алымы ята. Вакыйга татар Сабан туенда бара.

Чүлмәк ватып, кызлар күзен
Яндырган ул Ибраһим.
Татарстанны чүлмәксез
Калдырган ул Ибраһим.

Егетнең тәвәккәллеген, булганлыгын искә алу аша шагыйрь аның шук мактанчыклыгыннан җиңелчә көлә.

Нәзберек каләм тапкан, гадәти күренгән бер тормышчан деталь шәхес турында озын-озак тәфсилле аңлатуларны алыштырырга мөмкин икән. Чуашстанның күренекле шагыйре Яков Ухсайның, татарча белүен искәрткәннән соң, Р.Миңнуллин аның холкын-менәзен нибары бер чагыштыру аша күз алдына бастыра да куя:

Үзе әллә шадра иде,
Әллә инде сипкелле.
Әкрен генә сөйли иде
Сибгат Хәким шикелле.

Аны күреп, аралашып калган кеше шунда ук Сибгат абыйның җыйнак гәүдәсен, бигрәк тә ашыкмыйча сөйләү манерасын күз алдына китерер. Ул кадерле мизгелләр һәрдаим күңелдә, йөрәктә. Шагыйрь, сүзен әйткәнче, күршеләренә, сәхнәдә чыгыш ясаганда, залга карап алыр, кечкенә куллары белән иңеннән булмаган чүпне алып ташлаганнан соң гына, авызын ачып, теленнән затлы сүзен төшерер.

Чуаш шагыйре белән танышлыгым булмаса да, мин аның сипкелле йөзен күргәндәй, "әкрен генә" ихластан сөйләвен тыңлагандай хис иттем.

Р.Миңнуллин йомшак юмор белән әдәбият үсешенә, җанлы мәдәни процесска кагылышлы җитди мәсьәләләрне дә калкытып куя белә. Демократия җилләре исеп, тарихыбызны киңрәк колачлау мөмкинлеге ачылгач, бертөркем язучылар халкыбызның үткәнен яктыртуга алынды. Ләкин күбесе, ясалма юлдашлар кебек, бер үк образ, бер үк чор тирәсендә әйләнә-тулгана башлады. М.Хәбибуллин, Р.Батулла, Ф.Латыйфи һ.б.лар үткәнебездә үзгә ак, кара таплар калмагандай, Сөембикә образына һәм аның дәверенә "ябышты". Бу хакта тәнкыйтьче язса сүз озынга китәр, чагыштыру-бәя бирүләрдән котылып булмас, үпкәләүчеләре дә табылыр иде. Юморист бөтенесен "тигезләп", каләмдәшләренә бәяне көтелмәгән яктан китереп "сылый".

Тарихи романчылар
Сөембикәгә ташландылар.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Әйтерсең лә, гомер буе
Бер хатын-кыз күрмәгәннәр.

Минем юбилейда укыган шигырендә ул, бер роман иҗат итә алмаса да, кәпрәеп йөрүче затларны төп башына "утырта".

Бүгеннән мөмкин Тәлгатне
Классик диеп атарга.
Трилогия язучылар
Аунап ятмый татарда.

Югыйсә бит кайберәүләр
Үрмәкчедән күрмәкче,
Бер роман язалмаса да,
Бөек булып йөрмәкче.

Залда утыручы каләм ияләре юмористның кемнәрне күз алдында тотканын да аңлады кебек.

Багышлауларында, шаяртуларында шагыйрь нечкә күзәтү, күңел күзе белән каһарманының яшәешендә башкалар күрмәгән, сизмәгән якларны табып, бизәлмәгән, орден-медальләр такмаган реалистик портретын тудыра.

Р.Миңнуллин мактый дип авыз ачып утыручылар, мәдхиясенең астына, мина кебек, әче тәнкыйть орлыгы салынганын сизми дә калырга мөмкин. Вакыты белән ул миңа шагыйрьлек шөһрәтенә һәм депутатлык мандатына таянып, "ут белән" шаяргандай тоела. Кайсы сатирик инде, мәсәлән, олы сәхнәдән торып, гел җаваплы вазифалар башкарган, хәзер "Корстон" үзәгенең генераль директоры, пәһлеван гәүдәле ("Нурлатлар - таза мишәрләр, нурлатлар шундый алар") Рәис Сәхип улы Мөбарәкҗановтан көләргә җөрьәт итәр. Ә тегесе, үпкәлисе урында, төрле тарафтан сибелгән тәнкыйть сүзләрен колагына да элмичә, авызын ерып, үзеннән публично көлгән кешегә аягүрә басып ярты сәгать кул чапты. Ә инде элеккеге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Нурлат районы башлыгы, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинның кызу канлы холкын кем белми дә, кувалдадай йодрыгының теләсә кемне "тәртипкә" китерә алу сәләте турында, үзе татымаса да, ишетмәгән кеше бармы икән? Камал театры сәхнәсеннән аның исеменә мактауны кысрыклап чыгарган тәнкыйть сүзләре яңгырый башлагач, Сәүбән абзый малае юмористны сөйрәп төшереп, иманын укытыр, дип, Роберт өчен борчылып утырган идем, ә ул тәмам мәлҗерәп төшеп, багышламаны сәхнә кырыена күтәрелеп тыңлады, артистка, юк ла, шагыйрьгә чәчәк бәйләме тоттырып, аны кочагына ук алды.

Берни аңламыйм: әллә инде җәмгыятьтә юморга, гомумән, тәнкыйтькә, мөнәсәбәт үзгәрдеме? Әллә Р.Миңнуллинның көлдермешләре магик көчкә, тыңлаучыны йоклату, йә миңгерәүләтү сәләтенә ияме? Шигырьләрендә катлаулы метафоралар, башкатыргыч сынландырулар да юк кебек, болай гына, аз-маз шаярта белгән һәр кеше яза алырдай тоела. Юк шул, бу гали гадилеккә тылсымлы, серле табигый сәләткә ия кеше генә ирешә ала икән. "Көнләшүчеләргә" шигырендә: "Башта сез минем шикелле язып карагыз", - дип, үз иҗат юнәлешен тиктомалдан гына якламагандыр тыйнак шагыйрь. Юмор хисе ул, акча кебек, йә бар, йә юк. Ходай Тәгалә, Робертны, сәхнәдән торып, төрле катлау кешеләренең күңелен кузгату, туң, битараф җаннарны эретү өчен җибәргән диярсең! Аның җыйнак гәүдәсе, мыеклы түгәрәк йөзе түрдә күренүгә, ямьле тавышы ишетелгәнче үк, әнисе, мәхәббәте, яраткан Сөн елгасы турында яңа шигырь ("Мин бер гади лирик", дип чытыклану да аңа килешә), ешрак юмористик әсәр, көлдермеш көтеп, зал тынып кала.

Р.Миңнуллинның сатирик-юмористик иҗатын аерым кешеләргә багышланган эпиграммаларга, багышлауларга гына кайтарып калдыру берьяклы булыр иде. Нечкә юмор, көлке белән ул иҗтимагый, җәмгыятьтәге тигезсезлек мәсьәләләренә дә игътибарны юнәлтә.

Түбәндә яшәү дә әйбәт
Билгеле бер күләмдә.
Егылсаң да берни булмый -
Шунсы рәхәт түбәндә.
("Түбәндә яшәү дә әйбәт").

Бу фәлсәфи юллардан һәр кеше үзенең җәмгыятьтә биләгән урыныннан, аң үсеше дәрәҗәсеннән чыгып, бәяләп, берничә нәтиҗә ясый ала.

Һөҗү төренә булган ихтыяҗны аңлап, һәр чорда халыкка нинди юмор кирәген сиземләп иҗат иткән Р.Миңнуллин эпиграммаларының, көлдермешләренең максат-функцияләре күп төрле. Төп бер ноктада алар Белинскийның, көлү сәнгате дөреслекне ялганнан аеруда арадашчы, кайгыда юаныч, шатлыкта куаныч, үз бәхете өчен көрәштә таяныч булырга тиеш, дигән таләпләренә җавап бирә.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев