Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Роберт Миңнуллин: Кыланчык дустыбыз

Хәтерлим әле, Роберт Миңнуллин минем юбилей уңаеннан язылган фикерләрен хат итеп юллаган иде. Нигәдер, мин аны үз вакытында тулысынча бастыра алмаганмын. Менә хәзер,егерме җиде елдан соң, бу кулъязманы архивымнан табып алдым да матбугатта чыгарырга булдым. Робертның рухы кире какмас дип уйлыйм. Марсель ГАЛИЕВ.

Марсель Галиевне 27 ел беләм икән инде. Үзе бер гомер! Без яшьлектә бер үк тулай торакта яшәдек, университетның бер үк аудиторияләрендә укып йөргән булдык, бер үк мәҗлесләрдә, банкетларда тәгәрәп үстек. Еллар уза, гомер үзгәрә, чәчләргә чаллар куна. Марсель генә шул килеш. Талантын һәм холкын әйтүем.

Марсель – һичшиксез, талантлы әдип. Әдәбиятыбызның, бигрәк тә безнең буынның мактанычы – нәрсәгә генә, нинди жанрга гына тотынса да, әсәрләрен коеп кына куя. Шуңа күрә дә әдәбиятта, бигрәк тә әдәби мохиттә ул үзен шактый иркен тота. Хәтта, әйтер идем, кайчакларда бераз тәкәбберрәк кыланган чаклары да була. Андый чакларда ул безнең кебекләрне шагыйрьгә дә санамый башлый. Кәефе килмәгән вакытында классикларга да тел тидерергә күп сорамый. Аның өчен әдипләрнең күбесе урта куллар да халтурщиклар гына. Ә кем белә, бәлки, ул хаклыдыр да...

Әдәбиятка ул шагыйрь булып килде. Дөресрәге, «Беренче карлыгачлар»да бергәләшеп килеп кердек без шигърияткә. Әле булса бер шигъри исемлеккә кертәләр, бер җепкә тезеп йөртәләр безне. Әмма бер төрле ризык, бер төрле матурлык Марсельне тиз туйдыра. Шуңадырмы, студент елларында ук ул прозага тотынды. Бер-бер артлы повестьлар язып ташлады. «Шигъри проза остасы» дигән исеме телгә керде. Өлкәннәр дә, тәнкыйтьчеләр дә мактарга мәҗбүр булдылар. Ул – тел остасы. Ә.Ени­ки белән Х.Сарьянның матур традиция­ләрен дәвам итүче, әдәби сүзгә гаять тә сак һәм игътибарлы әдип.

Яшьтәшләре җыр өлкәсендә бик активлашып киткәч, Марсель тагын түзмәде: «Әйбәт җыр менә шундыйрак була ул» – дип, берничә популяр җыр үрнәге иҗат итте. Әле хәзер дә шуларны тыңлап, зур канәгатьлек хисләре кичереп яши ул. Вакыт-вакыт яңа җырлары да яңгырап куя. Хикмәти Һода, һәр язганы диярлек уңышлы булып чыга.

Марсель университетның татар бүлегенә керсә дә, нишләптер журналистика бүлеген тәмамлады. Әмма журналист булып бөтенләй диярлек эшләмәде. «Ник­тер мәкаләләрең күренми, син бит журналист дипломы йөртәсең түгелме соң?» – дип кай­чакларда төртмә сүзләр әйткәли идек, намусына тиде бугай. Олыгайган көннәрендә «Шәһри Казан» газетасында бераз эшләп алды. Газетада эшләгән чорда матур-матур очерклар, публицистик язмалар да язып күрсәтте. Без, аның белән бергә укыган дуслары, җиңел сулап куйдык. Юкка гына журналистика бүлегендә укымаган икән, диештек.

Әйткәнемчә, ул барысын да татып карарга ярата. Заманында балалар өчен хикәяләр җыентыгы чыгарган иде. Аннары балалар өчен шигырьләр китабы дөнья күрде. Минзәлә театры аның бер әсәрен сәхнәләштергән икән, дигән хәбәрләр дә йөрде. Әле күптән түгел китап кибетендә күрәм: Марсельнең өр-яңа юмористик хикәяләр җыентыгы сатылып ята. Өстәвенә, шул юмористик әсәрләрен сәхнәдән дә укыштыргалый. Тыңлаучыларның әйтүләренә караганда, тамашачылар көләләр дә икән әле, җитмәсә.

Соңгы вакытта Марсельның тагын бер таланты ачылды. Ул – менә дигән мемуарист икән. Мемуарларны бездә аның кебек язучы булмагандыр әле, мөгаен. Х.Сарьян, Н.Дәүли, М.Мәһдиев турындагы язмаларын укыгач та: «Ниһаять, татарда да истәлекләр яза белүче табылды!» – дип, аһ иткәнемне әле дә хәтерлим. Тагын нәрсә генә кыландырыр икән дип көтеп йөрим менә...

Марсельнең әсәрләре җиңел укылса да, ул үзе шактый авыр һәм каршылыклы холыклы. Шуңа да карамастан, кешеләр белән тиз таныша, тиз аралаша һәм тиз генә бәхәсләшеп тә китә. Ул – «тусовка»лар, ягъни мәҗлесләр кешесе. Мин үскәндә, безнең өйгә каршы гына бер апа яши иде. Әгәр дә хат ташучыдан посылка-мазар алып кайтканны күреп калса, беттең. Берничә минуттан, берәр йомыш табып, шунда ук кереп җитә. Посылка тартмасын ачып ятканны күреп: «И-и-и, белгән кебек килеп кергәнмен икән»,  – дип, күчтәнәчтән авыз итмичә чыгып китми торган иде. Марсель дә язучылар, журналистлар, артист халкы җыелган җирдән берчакта да калмас. Кем оештырган булуга карамастан, табынның түренә эләгер, һичшиксез, үзенә игътибар иттерер һәм, әлбәттә, мәҗлес дилбегәсен үз кулына алыр. Ахырдан мәҗлестә утыручылар: «Рәхмәт, Марсель, әйбәт сыйладың, мәҗлесне бик әйбәт оештыргансың», – дип таралышалар. Хәзер инде аның белән күптән бергә туры килгән юк. Элек нәкъ шулай була торган иде.

Марсель – үз имиджын узе тудырган кеше. Ул – нечкә күңелле. Ихластан сөйләшә белә, эч серләрен дә бушаткан чакларын хәтерлим. Күңеле тулган чаклары да еш була. Шул ук вакытта ул – каты бәгырьле дә, үзеннән өлкәннәргә дә, дусларына да катырак сүз әйтүдән кыенсынмас, үпкәләтермен дип уйламас. Әмма бераздан берни булмагандай сөйләшә башлар, аннан күңелеңне күрер, яңадан дустанә халәтенә кайтыр. Әйе, аны яратып, өнәп бетермәүчеләр дә бардыр. Шулай да күпме генә туры сүзле булмасын, Марсельнең дошманнары юк дип беләм. Ни өчен ди­сәң, ул берчакта да түрә булмады, булырга да теләмәде, беркайчан да, үзе әйткәнчә, «бәлеш»ләр бүлүдә катнашмады. Әмма үзенә дигән өлешен кулыннан ычкындыр­мады.

Күпме генә кырыс булса да, аның үзен яраттыра торган хикмәти бер сыйфаты бар. Тормышта ул яхшы мәгънәдә уйнап яши. Үзенең сентиментальлеген, оялчанлыгын, авыл тәрбиясен нигәдер кимчелек дип исәпли һәм аны яшерергә тырыша. Аның бераз гына кыланчыклыгы да шуңардан киләдер шикелле. Шунысы кызык, Марсельнең оялчанлыгын күпләр табигый кабул итә, чөнки ул кешеләргә ошый белә. Үзенең фикерләрен, карашларын кешегә сеңдерә ала. Бигрәк тә яшьрәк әдипләр арасында ул инде йөзә генә. Бездән соң килгән бер төркем шагыйрьләрнең шигъри тәрбиячесе М.Әгъләмов булса, әдәбиятка, әдәби мохиткә, язучыларга бәя бирү җәһәтеннән аларда, әлбәттә инде, М.Галиев тәрбиясе.

Мактанырга Марсельне генә куш! Аның сүзләренә ышансаң, Азнакай – иң матур төбәк; Чатыртау – Урал тауларыннан да биегрәк; авыллары янындагы исемсез инеш – Агыйдел белән Сөннән дә гүзәлрәк. Ә инде татарда Марсель Галиев кебек талантлы язучы, гомумән дә, юк. Һәм тиз арада гына булуы да көтелми...

Марсельнең кыланчыклыгы кайчакта туйдырып та куя. Әмма аңа шул кадәр өйрәнелгән, әгәр дә бераз гына югалып торса, без аны юксына башлыйбыз. Аның белән бәхәсләшәсе, әйткәләшеп аласы килә, тел кычыта башлый. Шунысы да бар: ул үзе дә үпкәли белми, эчендә үч саклап йөрми. Шуңадыр инде, әлеге сүзем дә аның үзенчәрәк килеп чыкты...

Менә шундый ул безнең талантлы язу­чыбыз, кабатланмас шәхесебез, кыланчык дустыбыз Марсель Галиев.

6 октябрь 1996 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев