Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

«Һәр авазы серле, шагыйранә, җир әйләнә, ә ул үзәктә...»

Алъяпкычың, дустым, ак икән, Ак булса да салыр чак җиткән; Хыяллар - ак җилкән, Кузгалырбыз иртән, Ерак юлга чыгар чак җиткән. Саҗидә Сөләйманова 1964 елда язган «Саубуллашу вальсы» - әле дә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашкандагы иң яраткан җыры. С.Сөләйманова әсәрләренең халык күңеленнән чыкмавы шагыйрьләрнең үз иҗатларында яшәүләрен дәвам...

Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да салыр чак җиткән;
Хыяллар - ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән,
Ерак юлга чыгар чак җиткән.
Саҗидә Сөләйманова 1964 елда язган «Саубуллашу вальсы» - әле дә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашкандагы иң яраткан җыры.
С.Сөләйманова әсәрләренең халык күңеленнән чыкмавы шагыйрьләрнең үз иҗатларында яшәүләрен дәвам итүенә бер дәлил. Саҗидә апаның да арабыз­дан китүенә 37 ел вакыт үткән, әмма аның әсәрләре, әдәбият сөючеләрнең рухын баетуны дәвам итә. Аның турында истәлекләрне туплап чыгарылган "Шигъриятнең күкчәчәге" дигән җыентык та - безгә зур хатирә.
Саллы һәм затлы китап "Рухият" нәшриятында басылып чыккан. Шагыйрәнең улы Әнвәр Маликов һәм аның җәмәгате Асия әзерләгән бу җыентыкта хатлар, хатирәләр, көндәлекләрдән өзекләр, газета язмалары эзлек­лелек белән бирелгән. Шагыйрәнең тормышын документаль рәвештә яктырткан китап әдәби әсәр кебек кабул ителә.
Кызның балачагы Башкортстанның Яңавыл районы Урады елгасы буйларындагы авылларда үтә. Кечкенәдән үк тырыш кыз була Саҗидә. 1942 елның җәендә VIII сыйныфны тәмамлаган кыз Урадыда өч ай колхозда эшли. Үзләрен үсмерләр генә дә димәссең, нормадан тыш та 100-150 шәр көлтә бәйлиләр. Иптәш кызлары белән җырлый-җырлый печән җыялар, машинага ашлык төйиләр, башка эшләрдә катнашалар. Соңыннан ире Әдип Маликов искәрткәнчә, Саҗидә беркайчан да "ярты-йорты була алмый". Бу аның нык холыклы, көчле кеше булуыннан да киләдер.
Уфа педагогика институтын тәмамлаган Саҗидә әти-әнисе янына кайтып йөрергә якынрак, яшәү шартлары уңайрак булган Тәтешледә калырга мөмкинлек туса да, Башкортстанның икенче читендә урнашкан Әскәр авылына китеп бара. Электр да кертелмәгән, караңгы бу авылда Саҗидә бөтен барлыгын биреп балалар укыта, булачак ире Әдипкә хатында: "Миңа балалар җене кагылды, ахры. Шулар белән саташып яшим. Бүтәнчә булдыра алмыйм," - дип яза.
Әдип Маликов Саҗидәсенең, гаилә коргач, Минзәләдә укытуын болай тасвирлый: "Урта кул укытучы булуны күз алдына да китерә алмый иде ул. Бер-бер эшкә алынса, дөньясын оныта".
Мәктәптә Саҗидә балаларның әти-әниләренә дә эш кушып кына тора, спектакльләр өчен яшь "артистлар"га киемнәр тектерә. Минзәләдә эшләгәндә, аның булдыклылыгын җитәкчеләр дә күреп ала, партиянең район комитеты әгъзасы, комиссия җитәкчесе итеп куялар да төрле җәмәгать эшләрен өя торалар.
Әмма Саҗидә Сөләйманова - тормышта гап-гади хатын-кыз. Кысан гынә бүлмәдә яшәүләр, кызы, уллары туу шатлыклары, фатир алу сөенечләре шигырь юллары булып ята.
Бездән дә бай кеше булмагандыр:
Икебезгә - ике чемодан...
Агач өйдән нәни бүлмә алгач,
шатлык ашкан иде чамадан.
Ашау өстәле дә шул чемодан,
Язу өстәле дә - чемодан...
Шушы куанычлар белән бергә бердәнбер кызчыгын җирләү... Саҗидәнең йөзен сары сагыш сара, йокысызга әйләнә...
Шагыйрә, кайгысыннан бераз арынгач, кулына энә алып чигә башлый. Зәңгәр күктә аккошлар очып бара. Аста камышлы, алсу дулкыннар йөгерешеп уйнаган күл буенда, бер канатын җиргә җәеп, яралы аккош ята. Ул озын муенын күккә сузган, томшыклары киң булып ачылган. Һавадагы аккошларның берсе, чайкала төшеп, башын артка борган. Картинадан үзәк өзгеч каңгылдау, елау авазлары ишетелә сыман...
Саҗидә Сөләйманова аш-суны, тегүне, бәйләүне дә бик ярата. Ул Әдибенә, улларына йомшак оекбашларны бәйли, үзенә килешле күлмәкләр тегә. Замандашлары истәлекләре буенча, Маликовларның шәһәр читендәге алты сутыйлы бакчаларында үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәдән кыш өчен әзерләнгән кайнатма, компот, маринадланган кыяр-помидор, салатлар да тәмлелеге белән дан тота.
Китапта тупланган истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр, хатларны башта Саҗидә апаның ире Әдип Маликов җыйнап барса, соңыннан бу эшне аларның улы белән килене дәвам иткән. Асиягә килен булып Саҗидә апа белән яшәргә насыйп булмый. Әмма Асия Әдип ага белән аралашырга өлгерә әле. "Әгәр "Аккош­лар мәхәббәте" дигән төшенчә бар икән - мин моңа мисал итеп әтиебез Әдип белән әниебез Саҗидә хисләрен китерер идем. Әти соңгы вакытларда авыр яшәде, хәтерен дә югалткалады. Онытылып киткән чагында мин аңа Саҗидәсенең шигырьләрен укый идем, ул, үзенең кем икәнлеген дә искә төшерә алмаслык хәлдә булган чагында да, Саҗидәсен онытмады", - дип сөйли...
Саҗидә язган тәүге шигырьләренең иң беренчесе 1945 ел белән тамгаланган. Аны 2015 елда, Әдип Маликов архивын караганда, табып алалар. Аннары инде Саҗидә укыту, мәктәп, җәмәгать эшләренә баштанаяк чума... Үзе әйтмешли, 1955 елда Минзәләдән Әлмәткә күченеп килмәсәләр, бәлки, гомере буе мәктәптән аерыла алмаган булыр иде. Саҗидә Сөләйманова бу елларда нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда - гаилә корып җиде ел үткәннән соң басыла башлый.
Иҗат белән янган Саҗидә Сөләймановага классиклар фатихасын алу бәхете тәти. Бервакыт Маликовлар фатирына Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким туктала, бергәләп, кухняда яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен укыйлар. Саҗидә кунакларга сиздермичә генә, арага үзенекеләрен салып куя. Шагыйрьләр әсәрләр белән танышуын дәвам итә. Шунда Хәсән Туфан "Нинди шәп шигырьләр!- дип кычкырып җибәрә. - Авторы кем?"
Шулай да Саҗидә әле һаман да шигырьләрен редакцияләргә җибәрергә уңайсызлана. Олы шатлык булып, шагыйрәнең 50 битлек кенә "Кыр казлары" дигән беренче җыентыгы дөнь­я күрә. Аннары - 56 шигыре һәм поэмасы урын алган "Фал
китабы".
С.Сөләйманова, беренче чиратта, шагыйрә буларак танылса да, ул хикәя һәм повестьлар, очерклар да иҗат итә. 1975 елда дөнья күргән "Мәхәббәт сынавы" дигән чәчмә әсәрләр җыентыгы исә Саҗидә Сөләйманованың тирән кичерешләрне оста сурәтли алырлык прозаик икәнлеген дә күрсәтә. Тагын бер елдан "Кызыл каурыйлар" дигән шигырьләр җыентыгы да басылып чыга. Сибгат Хәкимнең кереш сүзе белән нәшер ителгән бу басмадагы әсәрләр турында Фәннүр Сафин "Шагыйрәнең шигырь-поэмаларында һәрвакыт уй-фикер хәрәкәте, күңел киеренкелеге була. Олы теләк-уйлар кайнар хисләргә үрелеп бирелә. Бу - дөньядагы һәрнәрсәгә борчылу, битараф булмау билгесе", - дип яза.
Саҗидә Сөләйманованы еш кына, аның шигъриятен олылап, Анна Ахматова белән чагыштыралар. Шагыйрә моның белән килешми, "Ахматова түгел, мин бүтән," - дип яза. Рәдиф Гаташ белдергәнчә, "Саҗидә апа чын мәгънәсендә милли татар шагыйрәсе иде".
Шул ук вакытта С.Сөләйманованың үзе исән чагында ук рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре һәм поэмаларының "Голубое небо", "Предсказание", "Красные перья" дигән җыентык­лары Мәскәү һәм Казан нәшриятларында нәшер ителә. Аның шигырьләрен украин, үзбәк, әзәрбайҗаннар да үз телләрендә укый ала. Аның барлыгы егермедән артык китабы басылып чыккан.
С.Сөләйманованың вафатыннан соң да китаплары дөнья күрә тора. "Гөлбадран" дигән повесте 1980 һәм 1986 елларда басыла һәм тиз таралып бетә. Узган ел гына шагыйрәнең Татарстан китап нәшриятында "Сайланма әсәрләр"е басылып чыккан иде, әмма җыентык хәзер бер китап кибетендә дә юк.
Тукаебыз әйтмешли, Саҗидә Сөләйманова "...коеп куйган поэт кына түгел..." "Хәзинә" һәм "Нефтяные вести" газеталары баш мөхәррире урынбасары Наилә Ганиева үз язмасында искәрткәнчә, ул җәмәгать эшлеклесе дә, вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдереп баручы оста журналист та була. Саҗидә Сөләйманова «Азат хатын» журналы редколлегиясе әгъзасы буларак та, яшь авторларга фикер-тәкъдимнәрен белдерә. Алар бүген аны остаз буларак искә ала.
Саҗидә Сөләйманованың җитди авырып китүе бик күпләрне хафага сала. Ул аяусыз хаста белән биш ел көрәшә. Прототип­лары үзен гаять авыр операция ясап аякка бастырган Әлмәт хирургы Виктор Поляков һәм аның кул астында эшләүчеләр булган "Гөлбадран" дигән повесть тә язып өлгертә. Гариф Ахунов бу әсәргә "...тәмам өлгергән оста каләм җимеше", - дип үз бәясен бирә.
Ә шагыйрәнең күңелендә каләм очыннан тамар өчен җай көткән иҗат планнары күп әле. Әмма мәкерле чир кабат үзен сиздерә башлый, аңа Казан хас­таханәсендә операция ясыйлар. Шуннан соң шагыйрә бер ел яши әле. Улы Әнвәр Маликов та истәлекләрендә әнисенә дарулар белән дә, рухы яктан да бик күп кешеләрнең ярдәм итеп торуы турында яза.
Шунысы гына гаҗәп, шагыйрәгә "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исемне дә вафатына бер ай кала гына бирәләр, Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә исә тәкъдим ителеп тә аңа тапшырасы итмиләр.
Саҗидә апа беренче операциядән соң хәлләнебрәк киткән бер мәлендә ире Әдиптән кәгазь-каләм сорап ала. "Шигырь туарга азаплана бит әле", - ди.
Гомер озын, дисәм, рас булырмы,
Сиздерми дә узды, дисәмме?
Күп тә түгел гомер, аз да түгел,
бер икәнсең, тормыш, исәнме!
Саҗидә Сөләйманованың гомере 54 яшендә өзелә. Шагыйрәне югалтуны туганнары, дуслары, каләмдәшләре, аеруча Әлмәт халкы бик авыр кичерә. Бүген Казанның Киров районында, Әлмәт шәһәрендә, туган ягы Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле район үзәкләрендәге урамнар аның исемен йөртә. Нефтьчеләр башкаласында шагыйрә исемендәге китапханә эшли, Төбәкне өйрәнү музеенда шактый зур почмак Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовка багышланган. Ә инде "Татнефть" җәмгыятенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге ел саен бирелә торган әдәби бүләк булдыруы - шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүдә аеруча зур эш.
Китап Казанның 1000 еллыгы музеенда тәкъдим ителде.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев