Мәдәни җомга

Пугачев генералы Яркәй Кадермәтов

Пугачев армиясендә баш полковник яки бригадир (ул вакытта генералга тиң биек­лек) дәрәҗәсенә ирешкән өченче татар каһарманы Ярмөхәммәтнең (халык телендә Яркәй) туган елы билгеле түгел. Тарихчылар аны "Казан өязендәге Ишбулды авылының ясаклы крестьяны", дип күрсәтә. Бүген Татарстанда мондый исемдәге авыл юк. (Башкортстанда Ишбулды авылы бар. Кардәшләребез: "Яркәй безнеке!" - дип дәгъва...

Пугачев армиясендә баш полковник яки бригадир (ул вакытта генералга тиң биек­лек) дәрәҗәсенә ирешкән өченче татар каһарманы Ярмөхәммәтнең (халык телендә Яркәй) туган елы билгеле түгел. Тарихчылар аны "Казан өязендәге Ишбулды авылының ясаклы крестьяны", дип күрсәтә. Бүген Татарстанда мондый исемдәге авыл юк. (Башкортстанда Ишбулды авылы бар. Кардәшләребез: "Яркәй безнеке!" - дип дәгъва белдерә күрмәсен. Сезнең Ишбулды - Әбҗәлил районында. Ул Ишбулды белән без сөйләячәк Минзәлә арасында 1000 чак­рым ара). Башкортстанның Тәтешле районында шундый исемдәге авыл булган, диләр, сугыштан соңгы елларда юкка чыккан. Ярмөхәммәтнең исеме тарихи документларда беренче мәртәбә Минзәлә төбәгендә искә алына. Безгә билгеле булганча, Пугачев явына кушылган фетнәче крестьяннар Минзәлә каласын 1773 елның октябрь ахырларында ук чолганышка ала. Минзәлә белән Тәтешле арасы 150 чакрымнан артмый, саны белән ун меңгә җиткән камаучылар сафына тәтешлеләрнең килеп кушылуы да бик мөмкин. Әйтик, шундый ук арадагы әгерҗелеләр дә үзләренең тәүге отрядларын Минзәлә төбәгендәге төп башлык - полковник Каранай Моратов янына озата бит.
Ярмөхәммәт Минзәлә янына декабрь аенда килгән булырга тиеш. Чөнки 1774 елның гыйнвары белән тамгаланган тәүге документта ук Ярмөхәммәт "атаман" дип телгә алына ("Документы ставки Пугачева и повстанческих учреждений..."). Ул бу көнне походный старшина Балтач Сәетовка үз отряды һәм туп белән Уфаны штурмларга бару өчен билет язып бирә. Ә атаман дәрәҗәсе Ярмөхәммәткә, әлбәттә, тиктомалдан гына бирелмәгән. Ул мондый дәрәҗәгә йә зур отряд туплаган, йә 23-26, 31 декабрьләрдә Минзәләне штурмлау вакытында искиткеч батырлык күрсәткән өчен лаек булган.
Ярмөхәммәт Кадермәтовның (Кадыйрмөхәммәтов) көрәш юлын яктыртучы тарихи документлар бик аз күләмдә сакланган. Аның турында тарихи вакыйгалар агышына нигезләнеп сөйләү уңышлырак.
Декабрь ахырындагы штурмнар уңышка китермәгәч, Минзәләне камалышта тотучы фетнәчеләр Дәвек һәм Маҗын авылларында лагерь корып урнаша. Әмма 12 гыйнварда карательләр әлеге лагерьлардагы крестьяннарны куып тарата. Фетнәчеләр Тәкермән, Бикбау авылларына күчеп лагерь кора.
11 гыйнварда Каранай Моратов Кама буендагы Бәтке пристанена китеп бара һәм 14 гыйнварга кадәр шунда тора. Ярмөхәммәт Минзәләне камалышта тотучы гаскәр башлыгы булып кала. 20 гыйнвар көнне Минзәлә гарнизоны янә фетнәчеләргә каршы юнәлә. Сарсаз авылы янындагы яуда крестьяннар 45 кеше, 50 ат югалта.
30 гыйнварда Минзәлә янына полковник Ю. Бибиков карательләре килеп җитә һәм ике ай буе каланы камалышта тотучы фетнәчеләр гаскәрен куып тарата. Крестьяннарның бер өлеше Әгерҗе районындагы Пьяный Бор авылына, икенче өлеше Бакалы районындагы Нагайбәк крепостена чигенә.
Карательләр китеп баруга ук крес­ть­яннар янә отрядларга берләшә. Февраль аенда Минзәлә тагын камалышка алына. Янә биредә Ярмөхәммәт Кадермәтов фетнәче отрядларның юлбашчысы булып тора.
Әмма март ахырында минзәлә­леләргә дә Пугачевның - Татищев крепосте, ә Уфа янындагы фетнәчеләр башлыгы Иван Зарубинның Чесноковка янында тар-мар ителүе турындагы хәбәрләр килеп җитә. Бу төбәккә тупланган фетнәчеләр инде үзләре дә Минзәлә каласын "тезләндерә" алмаячакларын аңлый. Һәр төбәктәге шикелле үк, биредә дә фетнә хәрәкәте төшенкелек кичерә. Вак отрядлар туган якларына кайтып китә.
Ярмөхәммәт Кадермәтовның март ахыры-май башындагы эшчәнлеге Уфа провинциясенең Уса юлы белән бәйле. Үз отряды белән килеп кушылып, ул байтак кына ара Салават Юлаев белән бергә хәрәкәт итә, карательләр эзәрлекләвеннән качып авыр яулар кичерә. Аның исеме тарихи документларда 1774 елның май аенда Бөре өязе белән бәйләнештә калкып чыга.
Май ахырында Ярмөхәммәт Бөре янына килә һәм үз отряды белән андагы фетнәчеләр сафына кушыла. 1 июньдә Б.Якупов, А.Рангулов, А.Биктуганов белән бергә Я.Кадермәтов та Уразай авылында торучы полковник Бәхтияр Канкаев һәм атаман Гадел Бигашевка хат язалар. Аларны Бөре янына чакыралар. 2 июньдә бирегә Канкаев белән Бигашев та килә. 4 июньдә 5000 кешелек фетнә гаскәре Бөрене штурмларга ташлана һәм аңа бәреп керә.
Шушы көннәрдә Ярмөхәммәт Бәхтиярнең тугры көрәштәшенә әверелә. Тарихи документлар бу турыда дәшми, әмма, безгә калса, алар рухи яктан үзара туганлык тоеп кына калмагандыр, бәлки, яу барышында Ярмөхәммәт хәрби осталык, оештыру сәләте һәм шәхси батырлык та күрсәтеп өлгергәндер. Шулай булмаса, инде 5 июньдә үк (очрашуларына нибары 3 кенә көн үткәч), Бәхтияр белән Ярмөхәммәт "падишаһ" исеменә рапорт язып, аннан һәммә милләт вәкилләрен зур гаскәр итеп тупларга рөхсәт сорамас иде.
6-17 июньнәрдә Ярмөхәммәт Бәхтияр белән иңгә-иң торып хәрәкәт итә. Алар фетнә ялкынын бөтен Уса юлына тарату өчен көрәшә. Үз отрядлары белән алар полковник А.Якубович, майор О.Дуве, хыянәтче старшиналар Аблай Исмәгыйлов һәм Ихсан Баязитов җитәкчелегендәге карательләрне эзәрлекләп бара. 15 июнь көнне алар Сатана (Ямаш) авылында торучы әлеге карательләр командасына һөҗүм итә. Карательләр Дуванәй авылына чигенә. Фетнәчеләр Сукаяз авылына кайтып урнаша. Бәхтияр, Ярмөхәммәт, Габдулла Туктаров, Хәмит Мөхәммәтов (Мәхмүтов), Рамазан Урманчиев кебек җитәкчеләр алдагы якшәмбе көненә яңа һөҗүм хәзерли, үзләренә ярдәмгә хәзерге Балтач районындагы Тимкә авылында торучы полковник Габделҗәлил Рыскулов отрядын да чакыра.
Ләкин аларның ниятләре тормышка ашмый. 16 июньдә есаул Салих Нәүрүзов Бәхтияр белән Ярмөхәммәткә Пугачев фәрманын алып кайта. Аларга һәр милләт вәкилен зур бер гаскәргә тупларга һәм Пугачев армия­сенең тылын сакларга әмер бирелә. Салих Нәүрүзов әлеге фәрман белән бергә, күрәсең, Ярмөхәммәткә полковник дәрәҗәсе бирелү турындагы указны да алып кайткандыр. Чөнки 17 июньдә Ярмөхәммәт документларга инде полковник дип тамга сала башлый.
Гәрчә "падишаһ" яңа фәрман җиткерсә дә, Бәхтияр белән Ярмөхәммәтнең икесе дә Сукаязга тупланган фетнәчеләрне ташлап китә алмый. Полковниклар көчне икегә бүлергә карар кыла. Бәхтияр Канкаев Хәмит Мөхәммәтов белән Борай районына юнәлә. Ярмөхәммәт Габдулла Туктаров белән Сукаязда кала. Фетнәчеләрнең яңа һөҗүменнән курыккан полковник Якубович Усак авылына чигенә ("Документы ставки....").
Әмма 17 июнь көнне подполковник И.Михельсонның җәза командасы Уфа каласыннан чыга һәм Бөре төбәгенә юнәлә. Шул ук көнне ул каратель майор О.Дуве отряды белән кушыла. Шуннан соң Михельсон Сукаязга килә. Фетнәчеләр чигенә. Михельсон 21 июньдә Ярмөхәммәт отрядын Бөре елгасы буендагы Бурново (Старобурново) авылы янында куып җитә. Канкоюлы яуда 70 фетнәче үтерелә. Ярмөхәммәт Уса юлы буйлап чигенә һәм 22 июньдә Краснокама районында янә Бәхтияр Канкаев белән кушыла. Шушы көнне үк аларга Уран волосте старшиналары Байки Туйкиев, Федоська Янбактиннар Касево авылы янында хәрәкәт итүче 600 кешелек карательләр отряды турында хәбәр итәләр. Бәхтияр белән Ярмөхәммәт әлеге ике старшинага һәм, шулай ук, Әит Сәгыйтов белән Ишкенә Уразовка ашыгыч рәвештә Касево карательләренә каршы чыгарга фәрман юллый. Старшиналар отряды Чурумак (Енактай) авылы янында карательләр белән яуга керә һәм аларны Сарапул ягына качарга мәҗбүр итә. 24 июньдә Уран волосте старшиналары Бәхтияр белән Ярмөхәммәткә шул хакта хәбәр җибәрә.
Ләкин Бөре төбәгенә төрле яктан бәреп кергән карательләрнең аяусызлыгы көннән-көн активлаша. Хыянәтче Кулый Балтачев Борай һәм Балтач районнарындагы фетнәче татар авылларын талап йөри. Майор М.Мельгунов Дүртөйле районындагы авылларны буйсындыра, Ангасяк заводы янындагы фетнәчеләрне куып тарата.
24-25 июнь тирәсендә Бәхтияр белән Ярмөхәммәт тагын аерыла. Ярмөхәммәт Ангасяк яныннан таралган фетнәчеләрне янә бер отрядка туплау өчен юлга чыга. Аңа бу эштә походный старшина Габделкәрим Сөбханкулов ярдәм итә. Ярмөхәммәт бик күп төбәкләргә махсус чапкыннар юллый, 26 июньдә үк инде отряд туплауга ирешә. Ул дүшәмбе көнне (?) янә Бәхтияр белән кушылырга өметләнә. Әмма 27 се көнне ул Иске Күрзә (Борай районында) волостенда карательләр отряды хәрәкәт итү турында белеп ала һәм дошманнарына каршы юнәлә. Ул Бәхтиярне дә ярдәмгә чакырып хат яза. Ләкин аларга очрашырга насыйп булмый.
1 июль тирәсендә Бәхтияр, Агый­делне кичеп, Татарстан җиренә юнәлә. Аңа кадәр үк атаман Гадел Бигашев исеменә хат язып, Ярмөхәммәт Кадермәтовны Бөре төбәгендәге фетнәчеләр башлыгы итеп билгеләргә куша. Бәхтияр тәкъдимен полковник Габделҗәлил Рыскулов, старшина Хәмит Мәхмүтов (Мөхәммәтов), йөзбашы Сәетьягъфәр Зәйсәнов та яклый. Әмма ай башында ук Бөре өязендә майор М.Мельгунов, майор О.Дуве, полковник А.Якубович, хыянәтче старшиналар Солтанморат һәм Бәхтияр Янышевлар, Мөхсин һәм Җәмгур Әбдесәламовлар, Кулый Балтачев, Аблай Исмәгыйлов, Ихсан Баязитов җитәкчелегендәге җәза отрядлары фетнәче авылларны буйсындырып һәм канга батырып йөри башлый. Шул басым астында вак отрядлар туган якларына таралырга һәм фетнәне вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр була. Ләкин карательләр Пугачев артыннан Казан провинциясенә юнәлгәч, крестьяннар янә отрядларга берләшә, хыянәтче старшиналарның авылларын һәм утарларын талый.
Ярмөхәммәт Кадермәтовның нәкъ кайсы көндә баш полковник дәрәҗәсенә лаек булуы төгәл билгеле түгел. Аны Бөре өязендә хәрәкәт итүче отряд командирлары үзләренең төп хәрби җитәкчесе итеп сайлаган булырга тиеш. Ярмөхәммәт 11 августта язылган документта баш полковник дип телгә алына. Документ Ярмөхәммәтнең Уса юлындагы отряд командирлары Әит Сәгыйтов, Исмай Туманаев, Байки Туйкиев кебек башкорт, удмурт, мари старшиналары өстеннән дә җитәкчелек итүе турында сөйли.
20 августтан соң Ярмөхәммәт кул астына 2000 фетнәче җыела. Аларга каршы Уфадан премьер-майор И.Штерич, Җаек казакларының атаманы Н.Назаров җитәкчелегендәге җәза отрядлары озатыла. 30 августта Краснокама районындагы Музяк авылы янында беренче бәрелеш була. Ярмөхәммәт көнчыгышка чигенә, юлда аңа карательләр эзәрлекләвеннән качып йөрүче Арыслан Рангулов, Алладин Биктуганов отрядлары да кушыла. Штерич фетнәчеләрне эзәрлекләп бара һәм (Балтач районында урнашкан) Иванай авылында туктый. 6 сентябрь көнне Ярмөхәммәт үзе Штерич командасына һөҗүм итә. Ләкин туплар уты астында чигенергә мәҗбүр була.
Сентябрь ахырында Ярмөхәммәт отрядында 500 генә сугышчы кала. Штерич командасы 28 сентябрьдә аңа соңгы тапкыр һөҗүм ясый һәм тар-мар итә. Баш полковник Ярмөхәммәт Кадермәтов октябрьдә әсирлек­кә эләгә. Татар каһарманының шуннан соңгы язмышы әлегә ачыкланма­ган. ("Документы ставки..."; "Кресть­ян­ская война..."; "Воззвания..."; В.Мавродин, С.Алишев, И.Гвоздикова, ЦГАДА, 6 фонд, 416 эш, I кисәк).
Ярмөхәммәт каһарманның туруннары исән, Башкортстанның Ишембай каласында яшиләр. 2002 елның июлендә бер туруны - Мөсәвир Бикмөхәммәтов атлысы язма авторына рәхмәт сүзләрен җиткерергә дип Чаллыга үзе килде. Бабалары калдырган истәлекләр буенча, алар чукындырудан качып Башкортстан җиренә Татарстандагы авыллардан XVIII гасыр башында күченгәннәр икән. Урман эченә урнашкан авыллары тулы бер гасыр буена "Яшеренгән авыл" исеме белән аталып йөргән. Ни үкенеч, тарихчылар арасында ул заманның бригада генералы дәрәҗәсен йөрткән Ярмөхәммәт батыр турында ике юллык мәгълүмат та язып чыгучы юк.
Вахит ИМАМОВ.
.«Емельян Пугачёв һәм Бәхтияр Канкаев». В.Фёдоров эше.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: