Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Озын толымлы рәссам

Урамдагы бар халыкның күзе миндә генә була кебек. Озын чәчле хатын-кызлар гел очрап тормый ич...

Озын толымлы хатын-кызларга карап сокланмый калучылар сирәктер ул! Братиславада яшәп иҗат итүче Алия Насырова да күз төшәрлек толым иясе. «Кешеләрдә һәм тирә-юньдә матурлык күрергә теләүче үзе дә шул матурлыкка әйләнә», – ди ул. Озын толымлы кызларны күрүгә аларның чәч белән бәйле көндәлек мәшәкатьләре дә күптер дип уйлыйсың... Әмма озын чәчлеләр моңа күптән күнеккән инде. Шул исәптән, Алия дә.

– «Матур хатын-кыз, кояш кебек – ул һәммә кешене яктыртырга тели», – дигән бер акыл иясе. Сез безне күптән сокландырасыз. Әүвәл шуны ачыклап  үтик әле: буегыз һәм чәчләрегез озынлыгы ничә сантиметр?

–  Буем – 165, чәч озынлыгым 260 сантиметрдан артык. 

–  Кайсы якларда үстегез? 

–  Әнием – Татарстаннан. Ул Самара шәһәренә укырга киткән, анда әтием белән танышкан. Мин Самарада туганмын. Соңрак гаиләбез белән Кырымга, диңгез янындагы бер матур шәһәргә күчендек. Үз гаиләмне коргач, ирем Ригага эшкә чакырылу сәбәпле, Латвиягә, аннары Братиславага күчендек. 

 Кечкенәдән озын, калын, сәламәт чәч толымнарым булуын теләдем. Нәкъ әкият матурларыныкы кебек! Билгеле, озын толымнарга вакыт та күбрәк кирәк, сабыр булу да сорала, ресурслар булу да таләп ителә. Чәчләремнең кыска итеп киселгән чагы булмады. Аларны кыскарту яисә бераз кисү өчен мөһим сәбәпне уйлап та таба алмыйм. Шул ук вакытта башка хатын-кызларга чәчләрен бик тиз арада озын итеп үстерү өчен могҗизалы чараны да әйтеп бирә алмыйм. 18 яшемә кадәр чәчләремне дөрес итеп тәрбияләргә, даими юарга, тарарга әнием булышты, үз киңәшләрен бирде, минем хыял-максатларыма һәрчак терәк булды. 

–  Чәчегез тиз үсәме? 

–  Чәчләрем бер елга иң күбе 10-12 см үсә дип төгәл итеп әйтә алам. Аннан да тизрәк үскән чәчләр иясен белмим.

– Толымнарыгыз – зур затлылык. Ә менә урамда йөргәндә чәчләрегезне сүтеп, иңнәргә салып та йөреп булмыйдыр бит. Алар, гомумән, нинди авырлыкта? Башыгыз авырта, муеныгыз сызламыймы? 

– Чәчләрем ике килограммга якын. Моңа күптән күнегелде инде. Өйдә чәчләремне үрмичә дә йөрим. Урамга чыгар алдыннан, аларны өеп-җыеп чыгам. Әгәр өеп куймыйча, толымнарга үреп кенә чыксам, урамдагы бар халыкның күзе миндә генә була кебек. Озын чәчле хатын-кызлар гел очрап тормый ич... Холкым буенча мин – үтә тыйнак сыман. Кешеләр миңа игътибар итсен, үз соклануларын белдерсен иде, дигән максатым юк. Шуңа карамастан, урамнар буенча барганда мине күреп исләре китүчеләр бик күп. Аларның чәчләремә кагыласы, тотып карыйсы килә, селфи ясарга омтылалар. Ә кыз балалары булган ата-аналар мине урамда туктатып, үзләре белән фотога төшүемне үтенә. «Сурәтегезне кызларыбызга күрсәтеп, сездән үрнәк алуларын телибез», – диләр. 

 Гиннесс рекордлары китабына керергә омтылмыйм. Чөнки моның өчен толым озынлыгы... биш метрдан артык булырга тиеш! Мондый бәйгеләрдә кытайлылар гына җиңәдер. Ә шулай да Латвиядә яшәгәндә Балтыйк буе дәүләтләрендәге иң озын чәчле ханым булып саналдым. Бер чак мине Европадагы иң озын чәчле хатын-кыз, дип тә таныдылар әле. Хәзер дә башка озын чәчле хатын-кызлар белән аралашам, алар барысы да искиткеч игелек­ле һәм гаҗәеп яхшы холыклы.

– Чәчләрегезне карауга күпме вакыт сарыф итәсез? 

– Чәчләремне тәрбияләүгә бик күп вакыт китә. Атнасына бер тапкыр җылы су белән генә егерме минут юам, ә менә аларны табигый рәвештә киптерергә тулы бер көн кирәк. Чөнки чәчләремне фен белән киптергәнем юк, ул аларны корытып бетерер иде. Башка төр термо-ысуллар да кулланмыйм. Гадәттә, бу процедураны ял көнгә калдырам. Ирем дә булыша. Иван – ихлас күңелле ир-ат. Мин бәхетле.

 Шампунь һәм чәч бәл­зәм­нәрем, кондиционерларым – гадәти кибетләрдән. Моңа кадәр дә гади шампунь һәм бәлзәмнәр генә кулландым. Аларның бик кыйммәтлеләре дә, арзанраклары да чәчләргә бер төсле тәэсир итә дип саныйм. Белгечләр дә шушы ук фикердә. Чәчләремә даими рәвештә маскалар ясыйм. Бәлзәм кулланам, чәчләремне буяганым юк. 

 Чәчләремне тарап, аларны берәр гадирәк прическа рәвешенә кертүгә һәр көн саен 15-20 минут сарыф итәм. Ә катлаулырак прическа өчен тагын да күбрәк вакыт таләп ителә. Мин кайчы белән чәч очларын гына кыскартам. Бу аена бер тапкыр да, ун тапкыр да була ала, анысы чәч очлары халәтеннән тора. 

 – Сез белемегез буенча – рәссам-график. Ни өчен графика юнәлешен сайлап алдыгыз?

 – Кечкенәдән үк рәсемнәр ясый идем. Һәрчак сынлы сәнгать музейларына йөрдем. Гомеремне рәсем ясап үткәрергә теләдем. Үз һөнәремне бик ошатам. Югары белемне Киев сәнгать һәм архитектура академиясендә алдым. 

 Рәссамнарга кирәкле илһамны дөнья матурлыгыннан җыям. Сәяхәт итү ошый. Бер матур җирдән икенче җиргә күчү, тәрәзәдә чагылучы пейзажлар алышынуы... Инде утыз дәүләтне күрергә насыйп булды. Һәрбер ил – уникаль, һәрбер сәфәр, сәяхәт иҗатчыга яңа мөмкинлекләр ача, яңа идеяләр бирә, дөньяга башкача карарга, үзеңне һәм башка кешеләрне яхшырак аңларга булышлык итә.

 Мин графика, җитди иллюстрацияләр ясау, график дизайн һәм цифрлы сынлы сәнгать белән шөгыльләнәм. Графиканың үз конкрет мәсьәләләре һәм сәнгати мөмкинлекләре бар. Графика ул ювелирларга хас сәнгати төгәллеккә, образларны тулысынча ача алу мөмкинлегенә ия. Ул мине шушы сыйфатлары белән үзенә тартты да инде.

 Сәнгать белән бәйле булуым – тормышымдагы иң зур шатлык­ларның берсе! Украинада узган зур конкурсларда, күп кенә халыкара конкурсларда теләп катнаштым. Тик шәхси күргәзмә ачу хыялым әлегә юк. Ләкин, кайчан да булса, мондый күргәзмәмне дә уздырырмын дигән өметем бар! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев