Нурия СӘЙЯР. МОҢ (Әкият)
Борын-борын заманда бик тә мәгърур һәм көчле бер падишаһ яшәгән, ди. Үзе яшь булса да, кансызлыгы, рәхимсезлеге белән башка патшалардан аерылып торган ул. Аңа буйсынган дәүләт кешеләре генә түгел, хәтта башка илләрдәге халыклар да, аның исемен ишетүгә, дер калтырый икән. Ул гаскәре белән үткән җирләрдә янгын-мәхшәр, җимерек каралты-куралардан башка берни...
Борын-борын заманда бик тә мәгърур һәм көчле бер падишаһ яшәгән, ди. Үзе яшь булса да, кансызлыгы, рәхимсезлеге белән башка патшалардан аерылып торган ул. Аңа буйсынган дәүләт кешеләре генә түгел, хәтта башка илләрдәге халыклар да, аның исемен ишетүгә, дер калтырый икән. Ул гаскәре белән үткән җирләрдә янгын-мәхшәр, җимерек каралты-куралардан башка берни дә калмый торган булган. Шуңа күрә бер генә патшалык та аңа каршы күтәрелергә, аның теләгенә каршы килергә җөрьәт итмәгән. Ә үз халкын әйтәсе дә юк.
Зур гына бер патшалыкны буйсындырып кайтканнан соң, җиңүне тантана иткән мәҗлестә өлкән вәзир, патшасына ярарга тырышып, тост күтәргән:
- Кодрәтле падишаһыбыз! - дигән ул. - Синең батырлыгың бар җиһанга мәгълүм. Үзеңә күп дәүләтләрне буйсындырдың. Инде үзеңә башлы-күзле булырга да вакыт җиткәндер. Безгә үзеңдәй курку белмәс батыр малай бүләк итеп, илебезнең кодрәтен тагын да арттырсаң иде. Кәләшнең да иң чибәрен, бер күрүдә гашыйк итә торганын сайлап алыйк.
- Йә, йә, вәзирем... Сүзең күңелемә бик хуш килде, - дип сүзгә кушылган падишаһ. - Соңгы вакытта үзем дә уйланам бу турыда. Әйдәгез, бергәләп баш ватып карыйк әле. Кайсы илнең кызы һушны алырлык икән соң?
Шулчак кыяр-кыймас, курка-курка гына бер сәүдәгәр урыныннан күтәрелгән.
- Падишаһыбыз-солтаныбыз! Күптән түгел миңа илебезнең көньягында урнашкан кечерәк кенә бер ханлыкта булырга туры килде. Шундагы ханның кызын - Гөлчәчәкне күреп өнсез калдым. Чибәркәйнең бер күз сирпүеннән күзләр камаша. Ә инде җырлавы! Андагы моң... Андагы аһәң...
Патша икенче көнне үк вәзирләрен ияртеп, шул төбәккә юл алган. Барып җитүгә, ханның бердәнбер кызын китертергә әмер дә биргән.
Менә залга дус кызларын ияртеп Гөлчәчәк килеп кергән. Сәүдәгәр, чыннан да, дөрес әйткән икән. Сылулардан сылу, гүзәлләрдән гүзәл кыз пәйда булуга, барчасы да таң калган.
- Хан! - дигән падишаһ. - Кызың безнең белән китә!
Олуг падишаһка сүзе үтмәячәген яхшы аңласа да, хан да дәшмичә кала алмаган:
- Падишаһым-солтаным! Гәрчә кодрәтең алдында баш исәм дә, кызымның теләгенә дә каршы бара алмыйм. Йөрәге ирекле аның. Әгәр күңеленә хуш килеп, тәкъдимеңне кире какмаса, мин риза. Әйдә, кызымның үзеннән сорыйк, - дигән ул.
Ә Гөлчәчәк патша ягына күз сирпеп алган да:
- Әтием, моңарчы әнием белән сез мине ирекле кош итеп тәрбияләдегез. Үсеп җитеп чәчәк аткач кына, балаңны ирегеннән мәхрүм итмә, - дигән. - Мин йөрәгем кушмаган кешегә һичкайчан да яр булмаячакмын.
Нәрсә!!! Патша кадәр патшаның теләгенә каршы килергә батырчылык итә түгелме соң бу кылтай кыз?
- Үтә чибәр булганың кебек, сүзләрең дә үткен, гүзәлкәй. Болай син миңа тагын да ныграк ошый төшәсең. Үзем кебек, курку белмәс, батыр йөрәклеләрне яратам мин, - дигән патша, ачуын басарга тырышып.
Һәм ул, кызның атасы ягына борылып, тавышын күтәрә төшеп, сүзен дәвам иткән:
- Сүз озайтып, сатулашып торырга вакытым юк. Үземә кызыңнан да кулайрак кәләш таба алырмын, дип уйламыйм. Бел, әгәр алай-болай каршы килеп маташырга уйлыйсың икән, илеңне җимереп, тәкәббер кызыңны барыбер үземнеке итәчәкмен. Сайла: йә мәрхәмәтем, йә кодрәтем.
Чарасыз калган ата нишләсен, тик шулай да ул кызын яклап сүз әйтергә үзендә көч тапкан.
- Падишаһ! Зинһар, мәрхәмәтле була күр. Сиңа илемне харап итү, җимереп-таптап үтү берни түгел. Тик мине дә аңларга тырыш. Кызымны сиңа көчләп бирү - миңа үлем белән бер. Тегеләй дә үлем, болай да үлем. Бердәнберемне иректә очыртып үстердем. Үсеп җиткәч тә, кайсы тирәккә кунып сайрауны аның үз иркенә куям. Кызым, үзең хәл ит.
Кыз әтисенең бу сүзләрен ишетеп, бик сөенгән һәм тизрәк җавабын бирергә ашыккан.
- Падишаһ галиҗәнаплары, - дигән ул. - Сараебызны җимереп, син безне, билгеле, кол итә аласың. Тик шунысын да онытма: сандугачларны сайраудан туктатып булмаган кебек, минем йөрәгемне дә әсир итә алмассың. Шуны белеп тор: ханлыгыбызны җимереп, халкыбызны юк итеп, әти-әниемне үтереп, мине сараеңа алдырсаң да, мин һичкайчан синеке булмаячакмын. Менә хәнҗәрем. Карарым катгый! Башта үзең өчен түгел, халкың өчен яшәргә өйрән. Шуннан соң килерсең кулымны сорарга!
Гөлчәчәкнең сүзләре мин-минлегенә тисә дә, тавыш-гауга кубарырга ашыкмаган падишаһ. Кызый, чыннан да, үтә дә чибәр. Бер күргәч, бу гүзәллекне онытырмын димә! Өстәвенә - горур да. Ә горурлыкта - көч. Әйткән сүзендә торачак ул.
- Синең кебек горурларны яратам мин! - дигән шунда патша. - Каршы сүз катырга җөрьәт итсә дә, әтиеңне дә гафу итәм, сине дә. Халкыгызга да тырнагым белән дә орынмаячакмын. Моннан соң башкалар да сезне рәнҗетә алмас. Әмма бер шартым бар. Син әйттең, сандугачларны сайраудан туктата алмаган кебек, минем йөрәгемне дә үз теләгемнән башка әсир итеп булмый, дидең. Менә, вәзирләрем, әти-әниең, халкың алдында ант итәм. Әгәр дә мин бер ел эчендә сандугачларның телен оныттыртып, аларны сайраудан туктата алсам, ул чагында син минем хатыным булачаксың. Әгәр дә җиңелсәм, синнән ваз кичәрмен. Илеңә дә, халкыңа да зыян-зәүрәт салмам. Шуңа ризасыңмы?
Нишләсен кыз бала - ризалашкан. Бәлки әле барысы да аныңча булыр... Ничек инде сандугачлар, моңнарын онытып, сайраудан туктасын ди?!
Әлеге килешүдән соң патша үз сараена кайтып киткән. Кайтуга, сарай янындагы бакчасын күкләргә ашкан таш койма белән әйләндереп алырга кушкан. Һәм башка бернинди кош та калдырмыйча, бакчасына каргалар җибәрттергән. Шул карга ояларына сандугач йомыркалары салдырган.
...Чыннан да, күп тә үтми, карга балалары белән бер ояда дөньяга килгән сандугач балалары да, каргалардай каркылдаша-каркылдаша очып уйный башлаган.
Падишаһ бу хәлдән соң тагын да ныграк миһербансызланган. Сандугачларның телен оныттырып, аларны каргаларча каркылдарга өйрәтә алган икән, аңа тирә-юньдәге патшаларның, ханнарның барчасын да үзенә буйсындырып, үз кубызына биетү берни дә тормаячак бит.
Бу патша, һәр орыштан соң, шушы бакчасында ял итәргә күнегеп киткән. Сандугачларның каркылдавын тыңлау аңа шулкадәр дә ләззәт биргән ки... Юк, болай гына калдырырга ярамас боларны. Каркылдый торганнарын дөньяга таратып, сайраучы сандугачларның барысын да юк итәргә кирәк булыр Җир йөзеннән. Күрсеннәр аның тиңсез кодрәтен!..
Ә бер көнне шулай сугыш кырыннан кайтып, кан исеннән исереп, бакчасына кереп, ял итәргә яткач, күргән бу: бер Карга егете Сандугач кызын эзәрлекләпме-эзәрлекли. Тегесе бер агачтан икенчесенә куна-кача эзен югалтырга тырыша. Карга да җитез, калышмый. Менә-менә кошчыкны тотып алдым, дигәндә генә, кайдандыр Сандугач егете очып килеп, болар арасына атыла.
Ләкин ничек кенә батыр сугышмасын, Сандугач егетенең хәле тиз бетә. Карга аны чукый да чукый. Һәм агачтан менә-менә бәреп төшерде дигәндә... патша, үзе дә сизмәстән, чүәген Каргага тондырган. Чү, нишлисең, падишаһ? Иләсләнүеңме әллә? Сандугачны жәлләдең түгелме соң. Юк ла!.. Хикмәт сандугачны кызганудамыни!? Аңарга аларның саны кадерле лә... Каргаларча каркылдаучыларны үрчетеп, бөтен Җир шарын таң калдырырга исәбе. Кошларның да телен үзгәртә алган патша, дип, Аллага табынган кебек, табынсыннар әле үзенә!..
Карганың очып китүе булган, сугышучыларны читтән генә күзәтеп торган Сандугач кызы уктай атылып шундук яклаучысы янына очып кунган. И күрсәгез иде сез аларның бер-берсен иркәләвен, бер-берсенә сыена-сыена канатларын чистартуын. Шулчак патша, йөрәгенең беренче кат ниндидер могҗиза көткәндәй кылт-кылт тибүен тойган. Димәк, Сандугач кызы, Карга егетенең көч-куәтенә дә карамыйча, сөйгәне итеп Сандугач егетен сайлаган булып чыга... Тегесе дә, үзенең җиңеләсен тәгаен белсә дә, аяусыз үлем кочагына ташланды, сөйгәнен күкрәге белән каплады! Әйе, сандугачларның телен үзгәртүен-үзгәрттең, ә хисләрен...
Бу хәлдән соң да мондый манзараларны еш күзәтергә туры килгән падишаһка. Ә бер көнне Карга көндәше Сандугачны җиңеп, аны агачтан егып ук төшергән. Әһә, инде нишләр горур Сандугач кызы? Ләкин, ни хикмәт, Карга егете ничек кенә эзәрлекләмәсен, тегенең эз яшерүен күреп, шаккаткан патша.
Ә бер кайтуында ул күргән: Сандугач бала чыгарган. Һәм алар сандугач балалары! Бу хәл галиҗәнап падишаһны кабат пошаманга төшергән. Димәк, Карга егете ничек кенә елгыр күренмәсен, максатына ирешә алмаган булып чыга инде...
Әмма яңа туган кошчыклар барыбер дә карга балаларыннан бер дә калышмыйча, кар да кар, дия-дия каркылдашыпмы-каркылдаша, бөтен тирә-як каркылдау авазларыннан яңгырап тора, ди. Димәк, ул барыбер үз дигәненә иреште. Җиңде! Ярар, җитәр! Кичекмәстән теге кызыйны чакыртырга кирәк.
...Бакчасында Гөлчәчәкне күрүгә, патша тизрәк аның янына ашыккан. Җиңелгәнен белгәч, гүзәлкәйнең горур карашында нинди очкыннар уйнар икән?
- Йә, чибәркәй, хәзер ни әйтерсең?.. Менә, кара сандугачларыңа. Сайрау түгел, телләрен дә оныттылар.
Ни дисен хан кызы? Сандугач балаларының каркылдашуларыннан йөрәге сыкранган инде мескеннең. Әгәр дә хатыны булырга ризалашмаса, бу кансыз патшага аның туган илен-җирен таптап үтү, кан-кардәшләрен юк итү берни дә тормаячак. Тәкъдиремә шул язылгандыр, дип, күнәргә булган Гөлчәчәк. Бәлки әле патшаның туң йөрәген дә бераз эретә алыр. Аз булса да сугышларны киметер, юк-барга кан коюларны туктатыр.
- Мин риза, - дигән кыз. - Тик үтенеп сорыйм синнән, падишаһ! Җибәр иреккә бу сандугачларны. Кабат үз җырларын җырларга өйрәнсен бичаралар.
Бик теләмәсә дә, ризалашкан патша. Сандугачларның балалары бераз исәйгәч тә, аларны иреккә чыгарырга сүз биргән. Әйдә, аннан булсын яхшылык.
Патша үз теләгенә иреште ирешүен. Әмма кызның йөрәге туң, карашында моң... Хәер, ул да сандугачлар кебек, тора-бара аныңча яшәргә-сөйләшергә өйрәнер әле. Сөйләшүен сөйләшер дә, ә йөрәге?
Чү, нинди аваз ул? Патша яткан җиреннән торып, бакчасына күз салган. Сайрау тавышы көчәйгәннән-көчәя барган. Патша үзе дә сизмәстән, сихри моң килгән якка юнәлгән. Тукта, тукта! Чү!.. Бу бит теге соры кошчык сайрый. Куак ботагына кунган Сандугач сөйгәнен, балаларын иркәли-иркәли, чут-чут килә. Патша сихри авазлар дулкынына күмелеп тәмам өнсез калган.
Бу Сандугачка тагын берсе кушылган. Тагын берсе, тагын берсе... Таң атканчы сихри моң дәрьясында йөзгән падишаһ. Кояш тәүге нурларын сирпегәч, сандугачлар йокыга талгач кына, ял итәргә яткан ул. Икенче көнне дә сайрау авазларыннан исереп, иләсләнеп йөргән.
Көн кичкә авышуга, патша яңадан теге куак янына ашыккан. Моңа чаклы ул үзен җиңелмәс зат, дип йөрде. Тиңсез кодрәтлелеге белән горурланды. Ә үзе, шундый могҗизаның янәшәсендә яшәп тә, шул моңны ишетмәгән ләбаса...
Ул Сандугачның сайравыннан иләсләнеп, агачка барып сөялгән. Һәм, бөтен дөньясын онытып, моң әсирлегенә бирелгән. Күпме шулай торгандыр, иңенә салмак кына кемнеңдер орынуыннан күзләрен ачса, каршысында - горур кыз басып тора. Күңелендәге тойгысын сиздермәскә тырышып, патша аның алдына тезләнгән.
- Моңа кадәр мин үземне иң мәгърур, иң көчле патша, дип уйлый идем, - дигән ул. - Сугыш арты сугыш ачып, бәгърем катты. Гүзәл кыз, син миңа бик зур хакыйкатьне ачтың. Иң зур көч - моң икәнлегенә инандырдың! Телен оныткан сандугачка моң тел бирде. Моң аны балалары хакына үлемнән саклап калды.
Һәм ул Гөлчәчәккә сандугач белән булган вакыйганы бәйнә-бәйнә сөйләп биргән.
- Ул чакта, ник соң бу Сандугач кызы сөйгәне үлгәч тә үлмәде, дип, аптыраган идем. Карга егетен җиңүче дип уйлап, Сандугач кызының йомырка чыгарганын күргәч тә, эчемнән генә көлемсерәп тә йөрдем әле. Берсе үлде, икенчесен сөйде, яңа яр тапты, дип. Ялгышканмын кошчык сөйгәненә тугры булып калган. Сандугач Карга эзәрлекләвеннән дә кача алган. Мәхәббәте, яшәүгә омтылышы, туачак балалары аны үлемнән саклап калган.
Патша торып басып, сандугачларны карашы белән иркәләп, сүзен дәвам иткән:
- Гүзәлкәй , син дөрес әйткәнсең. Йөрәкне әсир итеп булмаган кебек, сандугачларны да сайраудан туктатып булмый икән. Сүзләреңнең хаклыгын менә бу кошкайлар бик анык итеп аңлатып бирде миңа. Күрәсең, тугры сандугачлар күңелләрендә туган хисләрен илаһи авазларга салып, сайрый-сайрый сөйгәннәренә шулай мәхәббәтен аңлатадыр. Чөнки аларның күңелендә моң бар!
Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлчәчәкнең йөзе ачылганнан-ачыла барган.
- Мин бар кодрәтне көчтә генә күреп, сугыша-сугыша моңымны югалта барганмын. Үзем дә сизмәстән илемне һәлакәткә китерә язганмын. Сандугачларны иреккә җибәреп, алар алдында сүз бирәм, - дигән патша тантаналы кыяфәт белән. - Бүгенге көннән башлап сугышлар туктатылачак. Тирә-юньдә, илемдә ирексезләүләргә, башбаштаклыкларга чик куелачак. Синдәй матур чәчәк бары минем бакчамны гына бизәргә тиеш, дип уйлаган идем. Мин җиңелдем, син үз иркеңдә, гүзәлкәй...
Патша кызны бик олылап, күп бүләкләр биреп, озатып җибәргән. Һәм, чыннан да, шушы вакыйгадан соң, бу падишаһ галиҗәнаплары бер генә илгә дә явызлык кылмаган. Башка патшалар да бер-берсе белән көч сынашырга җөрьәт итми башлаган. Чөнки бу падишаһтан барысы да куркып торган.
...Күпмедер вакыт үткәч, вәзире патшага өйләнү турында кабат сүз катып караган.
- Яшермим, бик тә парлы буласым килә! Ләкин көчләп яр булырга теләмим. Үзем дә күңелемә хуш килмәгән кызга өйләнмәс идем. Аннан, сер итеп кенә әйтим, вәзирем: минем күңелемә моңлы итеп җырлый белгән гүзәлкәй генә хуш киләчәк, дип җаваплаган патша.
Вәзир озак кына баш ватканнан соң, галиҗәнабына киңәш биргән:
- Без тирә-як патшаларга, ханнарга рәсемегезне җибәрик. Җырлый белгән кайсы кыз сезне ошатып, сынау кичәсенә килә - шунда карарсыз! - дигән.
Кайсы гына мәмләкәтнең мәгърур патша белән туганлашасы килмәсен икән! Бигрәк тә, итагатьле, гадел, кешелекле, дигән даны да таралгач...
...Сынау кичәсенә байтак кәләшләр җыелган. Кызларның һәрберсенең диярлек тавышы искитәрлек ди. Кирәк бит, туктаусыз сугышып йөреп, кан-яшь түгеп, җырның барлыгын да оныта язган икән лә ул. Гөлчәчәккә рәхмәт инде. Ул аңарга яшәү ямен кайтарып, моң бүләк итте.
Элегрәк халкы аңа куркып буйсынган булса, бүген аны һәркайсы ихтирам итә, үз күрә. Патша хәзер тәгаен белә, патшалыгындагы һәркем аның белән утка да, суга да керергә әзер. Их, теге гүзәл кыз да гафу итә алса иде үзен. Атасыннан Гөлчәчәкнең кулын да бик теләп сорар иде дә бит. Юк шул, бара алмый ул аның янына - элекке дорфалыгыннан ояла.
...Шулчак зал уртасыннан килгән моңлы тавыш патшаны айнытып җибәргән. Сандугач сайравын беренче кат ишеткәндәгедәй, таң калып тыңлаган ул җырчыны. Бирсә дә бирер икән Ходай Тәгалә тавышны! Әмма йөзен яулыгы белән каплый төшкәнгә, кызыйның йөз чалымы күренми икән. Шунда патша кызга сүз каткан:
- Ач йөзеңне, сандугач! Багыйм бер күзләреңә! Әгәр риза икәнсең, хәләлем бул. Тиң яр булып, моңнарыбызны, йөрәк тибешләребезне бергә кушып, калган гомеребезне үткәрик парлашып! - дигән.
Чү! Әллә төш күрәме?.. Аның алдында ул кайчандыр көчләп буйсындырырга теләгән кыз басып тора лабаса!.. Тик бүген карашы гына үзгә. Элек сөрмәле күзләрендә рәнҗү катыш нәфрәт булса, бүген алар сокланып бага.
- Мәгърур егет! Теге юлы үз теләгең белән кайтарып җибәргән идең. Ә менә хәзер үз иркем белән кабул итеп ал. Сандугачлар сайравын тыңлаганда, күзләреңдә яшь бөртекләре күреп, күңелемә җылылык иңгән иде. Син ул вакытта үк күңелемне җилкендереп, йөрәгемә моң салган идең. Тик үзең генә оныттың горур кызны... - дип, Гөлчәчәк йөзен ачкан.
- Юк, онытмадым, - дигән патша. - Мин бары тик үземнең миһербансызлыгым өчен генә оялдым. Үземнең шул кадәрле туң йөрәкле, моңсыз адәм була алуыма гарьләндем. Гафу итә алмассың, дип уйладым.
Ул кызны, кулыннан тотып, салмак кына күкрәгенә кыскан.
- Җырчы кызның син икәнен белгәч, ничек шатланганымны белсәң иде. Бакчамда сандугачлар сайраганда, сараемда синең шатлыклы җырың агылганда, илебездә һәрвакыт бәрәкәт булыр. Син янымда булганда, туачак балаларыбызга да моң калдыра алырбыз, дип ышанам. Ә инде моң булганда, илебез-җиребез өчен күңелебез тыныч булыр. Бернинди дошманнар да җиңә алмас безне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев