Мәдәни җомга

Нурислам ХӘСӘНОВ: КИЧЕККӘН КИЛЕН (Хикәя)

Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Габдулла улы Хәсәновка 75 яшь тулды. Мәгънәле роман-повестьлары, хикәяләре белән укучыларны сөендереп торган каләм иясен гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм иҗади бәрәкәт телибез. Сәгыйдә баш яулыгын артка каерып бәйләде дә җиңнәрен терсәк тиңентен сызганды, тырышып камыр басты. Уйлары чуалган...

Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурислам Габдулла улы Хәсәновка 75 яшь тулды. Мәгънәле роман-повестьлары, хикәяләре белән укучыларны сөендереп торган каләм иясен гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек һәм иҗади бәрәкәт телибез.
Сәгыйдә баш яулыгын артка каерып бәйләде дә җиңнәрен терсәк тиңентен сызганды, тырышып камыр басты. Уйлары чуалган иде. Әллә нидән генә күңеле тулып китте. Күзләрен яшь сарды. Аннары, шушы халәтеннән арынырга теләп, иелгән башын күтәрә төште, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртте, тирән сулап көрсенеп куйды:
- Нигә соң болай бәхетсез булдым икән? Җимешсез агачтай корып, саргаеп барам...
...Мәхәббәт аңа язгы сыерчыктай очып килде дә, күңелендә якты хыяллар уяткач, карчыгадан курыккан сыман, китеп тә барды. Теләге - гомере буе сөешеп, уллар, кызлар үстерү иде. Саф күңеленә тузан да кундырмады. Аның сугыштан кайтуын көтеп алды. Тик җан сөйгәне бик үзгәреп кайткан иде. Кызның күңел эчкәресендәге бер нечкә кыл өзелде. Тик йөрәктә нидер барыбер онытылмас булып калды... Сәгыйдә Хәкимҗанның үзен яратмавына ышана алмады. Кая гына бармасын, кайдан гына кайтмасын, күңелендә гел ул булды. Кичке уеннарда, сабантуйларында Хәкимҗанны күздән ычкындырмады. Карашлары очрашуны теләде, аның да мәйданда булуына сөенде. Күр син, аңла мине!..
Хәкимҗан аны аңлый да сыман. Тик ул нигәдер сүрән. Әллә уенда бүтән кешеме? Сәгыйдә тәгаенен ачыклый алмый, ә беләсе бик тә килә.
Ул аны мәйдан таралганда инеш буенда көтеп алды. Иң элек бәйрәм белән котлады. Хәкимҗаннан: "Сине дә чын күңелдән тәбриклимен!" - дигән җавап алды. Бертын ни әйтергә белми атладылар. Аннары Сәгыйдә үзен кызыксындырган соравын бирде:
- Хәкимҗан абый! Сине Сабан туеннан соң авылдан китә икән, диләр. Дөресме ул?
Егет Сәгыйдәгә сәерсенеп карады.
- Кая китим мин?
- Хатының янына.
Кинәт Хәкимҗан, биле кузгалгандай, Сәгыйдәгә чырай сытыбрак карады.
- Бу нинди сүз, Сәгыйдә?
- Сине өйләнеп кайткан, диләр ич...
- Сәгыйдә! - диде ул, рәнҗүле тавыш белән. - Кемнәрне тыңлыйсың син? Минем беркемем дә юк, юк... Аңлыйсыңмы?
Кызның теле көрмәкләнде. Ул "Алайса, ник миннән йөз чөерәсең? Нәрсә булды сиңа?" дип, ачыктан-ачык сорамакчы иде, Хәкимҗанның иңрәүле тавышын ишеткәч, уеннан кире кайтты, ярамас сүз ычкындырдым бугай дип, үзен битәрләп алды. Алар сүзсез генә атлады һәм юллар чатына җиткәч аерылды...
Ерактан, шул ук вакытта әле кичә генә кичергәндәй яшьлек таңыннан моңлы бер җыр ишетелде. Гүя ул күңелне биләп алды да үз дулкыннарында тибрәтә башлады. Ул моңны шәфкатьсез искән җилләр өзеп, Хәкимҗаннан читләштерергә, каядыр еракларга алып китәргә тели. Әмма җил-давыл басылырга да өлгерми, шул моң әллә каян янә килеп чыга да күңелгә әйләнеп кайта. Бу моңга егетнең болын шалашында әйткән йөрәк авазы кушыла: "Мин синнән башка яши алмыйм, Сәгыйдә... Бул минеке, бул..."
Талгын җил исеп куйгандай, күңелгә тибрәнеп кергән моң Хәкимҗанның Кече үзән буенда әйткәннәрен дә искә төшерде. "Сәгыйдә! Сөйләшик әле, - дигән иде азрак кызмача егет. Ни сәбәпледер аракы эчкән иде. - Син миңа рәнҗисең булыр. Беләм, барысын да аңлыйм... Безнең мәхәббәт болай булып бетәргә тиеш түгел иде, суынмаска тиеш иде. Ләкин... Кичер, ярлыка син мине, әгәр кичерә алсаң... Юк, мин генә сөйлим бүген, гафу ит... Син - минем аерылышмаска вәгъдәләр биргән ярым. Син - минем йөрәк ярам да, яраларыма дәва да... Син минем менә монда! - Ул йодрыгын күкрәгенә сукты. - Йөрәгемдә сакланасың, аны берәү дә алыштыра алмый. Син уяткан хисләр, якты хатирәләр генә яшәтә мине бу дөньяда. Син булганда, үлемне җиңгән яшәү өмете саклый мине... - Ул башындагы солдат бүреген учына йомарлап ала. - Менә күр, Ватан бүреге бу! Мине сугыш инвалиды ясаган, мәхәббәттән мәхрүм иткән... - Ул бүреген кар өстенә бәрә, тагын иелеп ала, тагын шул сүзен кабатлый. - Ватан бүреге!.. Мин аның өчен барысын да бирдем..." Егетнең хисләре тулышып ташкан иде.
Сәгыйдә сискәнде: "Шул хәл дөресме икән? Мина ярчыгы эләгеп..." Хәкимҗан фаҗигасе йөрәген уттай өтте, ышанасы килмәде.
- Хәкимҗан абый! Тынычлан әле...
- Елыйсы килә минем, елыйсым... бүген генә булса да. Тыйма, Сәгыйдә, тыйма... Минем сиңа әйтер сүзем бар. Теләгем шул: син яшь гомереңне әрәмгә уздырырга тиеш түгел. Чык кияүгә, күңелеңә ошаган берсе табылыр. Син - саф кеше... Мин - гомерлек буйдак, мин...
Әйтүләре шулай җиңел микәнни соң? Бер яратканыңны ничек онытасың ди? Кайларга барып тапсын ул андый кешене?! Ферма арасында йөрепме? Әллә авыру әнисен ташлап китсенме? Ана хакы бар! Ул аны тапкан, үстергән, үз авызыннан өзеп, барлы-юклы ризык-нигъмәте белән туендырган, үзе кимичә киендергән. Хәзер алар - икесе бер җандай аерылгысыз. Мин булмасам, аны кем тәрбия кылыр иде. Печәнен кем җыяр, утынын кем кисеп ярыр, мунчасын кем кертер? Мин - аның кызы. Болай да инде күргән-кичергәннәреннән йөзенә сары суккан, озынча чыраена борчу-хафа, шик-курку сеңгән...
Сәгыйдә камыр басуыннан туктаган. Күзләре әнисенең буш караватына төбәлгән. Тып-тын өй эчен әнисенең рухы биләгән. Кызының күз алдында Гайшә апа әле дә исән килеш гәүдәләнә. Уйлары үткәннәргә чигенә.
...Менә Зөфәр абыйсын тагын кунакка чакырыр. Бертуган энесе килгәч, әнисе дә савыгып киткән шикелле була, ир туганы белән гәпләшеп утырганда, ялгызлыгын онытып тора. Зөфәр абыйсы үзе дә узганда-барганда апасы янына керми калмый. Тракторчы булгач, утынын алып кайтырга да булыша, бүтән йомышларын да үти. Туган җанлы. Ә беркөнне ул...
Җан өшеткеч хәбәрне сугыш елларында урамда төн сакчысы булып шакылдавык белән йөргән аксак Сәлим алып килгән. Ул аяк астында кар шыгырдап торган көнне аларның печән тутырып яртылаш кадакланган ян тәрәзәсенә килеп капланган иде. Аның тәрәзә шакуыннан ук өйдәгеләрнең җаннары жу итте. Куркуга төшкән әнисе караватыннан торып басты.
- Әй, сез, өйдәләрме? Гайшә, Гайшә! Зөфәр тракторы белән тегермән алдындагы боз астына киткән!..
Сәгыйдә авып китәр хәлгә җиткән әнисе янына йөгереп килде. Дәррәү әйтелгән хәбәрнең кешегә үтергеч тәэсире турында уйлап та карамаган Сәлим бу вакытта инде, аксый-туксый, күрше йортка китеп бара иде. Сәгыйдә әнисенең йөзе агарып китүен күрде, карчыкның чырае ак яулыгыннан чак аерыла иде. Үзе ни дип әйтергә дә белми. Телсез калган. Сәгыйдә, ничекләр генә итеп булса да, аны тынычландырырга дип өтәләнде.
- Әни, сабыр итә күр, өзлегерсең...
Гайшә түтинең иреннәре дерелдәште.
- Үзе исән микән? Тракторыннан чыгып өлгерә алдымы икән?
Сәгыйдә дә чамасыз борчылды.
- Әни, син утырып тор, мин...
Ана кызын ярты сүздән аңлады.
- Бар, балам, бар! Тизрәк бул, белеш, бәлки...
Сәгыйдә башына мамык шәлен бөркәнде, мич кырыена сөягән итекләрен киде, пальто төймәләрен эләктерә-эләктерә, өйдән чыгып йөгерде. Тышта шактый салкын иде. Авыздан чыккан пар шәленә бәс булып сарыла, әмма ул туңу турында уйламый. Күңелендә фәкать Зөфәр абыйсы, нинди генә эшкә килгәндә дә бердәнбер таянычлары, әнисенең рухи терәге. Исән генә була күрсен! Юкса аның кайгысын әнисе ничек күтәрер?
Сәгыйдә, буага килеп җитәрәк, адымнарын акрынайтты. Авылдашларын аралап, алгарак үтте. Ватылган боз урынындагы кара-кучкыл су аның башын әйләндереп җибәргәндәй итте. Ул үзен тыя алмый сулкылдый башлады. Аның өмете өзелде. Трактор артына тагылган тросның бер очы суга кара еландай чумган иде. Ул, аны атлап чыгарга курыккандай, артка чигенде...
Сәгыйдә өчен ул көнне иң кыены - өйгә кайтып керү иде...
Сәгыйдә кулыннан эш төште. Уйлары бөтереп алды. Үзе дәшмәсә дә, күңеле сөйләнде:
- Җүләр мин, сукыр, томана... Шулай булмасам, кыз килеш картаер идемме? Хатын-кыз тормышта парын табарга тиеш, бала үстерергә! "Утырып калган..." Шушы сүзне ишетмәс өчен, гомере буе шулай аталмас өчен, әллә ниләр кылыр идем. Минем дә бәхеткә хакым бар иде бит, бар иде!.. Хакым да, әхетем дә син идең ул, Хәкимҗан. Минем өметем, ышанычым, хыялымдагы таяныр талым! Синнән бер генә сабыем туса да, теләсә нинди шартларга разый булып яшәр идем. Ул нарасый гомерем буена синең төсең булыр иде. Барысына да үзем гаепле, үзем... Теге чакта болын шалашында аның ихтыярына бирелсәм, бәлки, болай килеп чыкмаган да булыр иде. Кем белә, бәлки, балам хакына сугыштан да алай ук каты имгәнеп, яраксызга әйләнеп кайтмаган булыр иде...
Сәгыйдә, тукталып, көзгегә күз салды. Төс-кыяфәтен рәткә кертте. Шкафны ачып, түшенә әле бер, әле икенче күлмәген куеп карады, ачыграк төслесен сайлады, аягына яңа туфлиен киде. Киде дә кабат көзге каршына килеп басты. Әйтерсең сөйгән егете янына беренче очрашуга бара. Ишек яңагындагы тоташтыргычка үрелгән кулы, утны сүндерергә дә, сүндермәскә дә белмәгәндәй, туктап калды. Ниһаять, ут сүнде. Шыгырдап ишек ачылды. Өйалды сайгаклары аның адымнарын санады.
Хәкимҗаннар турысына килеп җиткәч, шып туктап калды. Сәгыйдә рәшәткә буена сак кына үтте. Рәшәткә такталарының башына тотынып, үрелә-үрелә өй эченә күз салды. Ләкин корып куйган пәрдәләр аша берни дә күренмәде. Чү! Бер шәүлә хәрәкәтләнеп алды түгелме? Тавыш-тын юк. Нишләп утыра икән?
Сәгыйдә, авыш капканы ачып, ишегалдына керде. Керде дә капкага сөялде. Тыны кысылгандай булды. Йөрәге дөп-дөп килде.
Йөрәк түреннән көчле бер дулкын кузгалып, Сәгыйдәне ишеккә әйдәде. Ниһаять, тәвәккәлләп, ул ишек шакыды.
- Кем бар?
Сәгыйдә ашыкмады, аның чыгуын көтте. Хәкимҗан адымнарының бусагага якынлашуы ишетелде.
- Кем бар анда?
Ишек ачылып китте. Өй хуҗасы, үз алдында басып торган Сәгыйдәне күргәч, бик аптырап калды.
- Мин килдем, Хәкимҗан, кертәсеңме?
Хәкимҗан йөзенә нур сибелгәндәй булды.
- Кер, Сәгыйдә, кер әйдә!..
Сәгыйдә кыяр-кыймас кына эчкә үтте. Бу - тәкъдир кичектергән киленнең Хәкимҗан өендә беренче адымнары иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: