Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Нуриманда – Актаныш авыллары

Кызылъярның ким дигәндә яртысын Актаныш җирлегеннән күченгән халык тәшкил итә, дисәң дә, һичбер арттыру юк.

Башкортстанга чираттагы сәфәргә чыкканда ук Актаныш җирлегеннән андагы районнарга 1860 елларда күченгән татар авылларын күрүне максат иткән идек. Мин фәкыйрегез, үземнең туган авылым Иске Байсардан иллеләп гаиләнең нәкъ шул елларда Яңавыл районы җирләренә күченеп, андагы Биз елгасы буенда Байсар исемендәге яңа бер авыл нигезләве турында ярты ел элек язган идем инде.

Язмамны башлаганда, өстәмә дәлил булсын дип, безнең Актаныш җирлегеннән ут күршебездәге Илеш, Бакалы, Чакмагыш, Бүздәк, Яңавыл, Краснокама, Калтасы, Тәтешле районнарына төрле елларда күченгән 45 кә якын авылның исемнәрен дә санап чыктым. Боларга өстәп, соңгы бер-ике айда тарихчы галим Таһир Кәримовның Бүләр волосте тарихына багышлап язган, әмма, ни үкенеч, фәнни вә тарихи институтлар гамьсезлеге нәтиҗәсендә бүгенгәчә дөнья күрми яткан кулъязма белән танышу мин бичарагызны тагын да ныграк «чир»гә сабыштырды. Таһир әфәнде санаган мәгълүматлар аша актанышлыларның безгә терәлеп урнашкан районнарга гына түгел, хәтта бүгенге күзлектән караганда да «җиде дәрья аръягында» яткан Ярмәкәй, Нуриман, Иглин, хәтта Мәчетле районнарына кадәр күченеп, аларда да өр-яңа авыллар нигезләп гомер итә башлауларын белдем. Элекке якташлар белән туганлык җепләрен яңартмыйча яшәү олы битарафлык булыр иде, менә шул сәбәпле ноябрь аенда ясаган сәфәрдә дә «дилбегә»не иң беренче чиратта кичәге актанышлылар тарафына бордык.

Безне Нуриман районының үзәк китапханә мөдире Эльвира ханым Шәйхелисламова район чигенә үк килеп каршы алды. Сәфәр максатыбыз белән танышуга ук, юл читенә терәлеп торган Байкилде авыл лицеена алып керде. Әүвәл мондый борылышны аптырабрак кабул иткән идек, лицей музеена аяк баскач, бары да аңлашылды. Байкилде белән аның күршесендәге Бикморза һәм Теңкәш авылларында да бер төркеме – 260, икенчесе 160 ел элек күчеп килгән актанышлылар гомер итә, әлеге салаларның әйдәманнары да безнең якташлар икән!..

Вакыйгалар эчендә буталып бетмәс өчен, аларны аерым-аерым чылбырларга тезик. Без туктаган Байкилде лицее аның тәүге директоры Ришат Исмәгыйлов исемен йөртә. Ул Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь таңында соңрак дөньякүләм дан алган, Брест крепосте гарнизонында  рацияче булып хезмәт иткән. Немец фашистларына берничә тәүлек каршылык күрсәткәннән соң, гарнизон башлыгы, милләттәше ­майор Петр Гаврилов Р.Исмәгыйлов белән тагын ике солдатка дошман чылбырын өзеп чыгу һәм совет командованиесенә крепостьның аяныч хәлдә калуын аңлату турында фәрман бирә. Егетләр чыннан да дошман камалышыннан чыгуга һәм сос­тавына үз полклары да кергән 42 нче укчы дивизия командиры Лазаренконы табып рапорт бирүгә ирешә, шушы батырлыгы өчен Ришат әфәнде II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Әмма егетнең әле сугыш тулысынча тәмамланганнан соң да Брест крепостеның каһарманлыгы турында сыңар сүз белән дә искә алмаулары өчен җаны телгәләнә. Үзәк матбугат журналисты, әдип С.Смирновның Брест крепосте белән аеруча ныклап төпченүе турында ишетеп, аның белән очрашуга бара һәм сугышның тәүге көннәре турындагы хакыйкатьне ачып сала. Смирнов тиз арада Брест крепосте турында китап нәшер итә, һәм шуннан соң гына 32 тәүлек буена дошманга бирелмәгән крепость гарнизоны данга күмелә.

Сугыштан әйләнеп кайтканнан соң, 40 ел буена Ришат әфәнде Байкилде мәктәбен җитәкли, аны балаларга урта белем генә түгел, ә гомерлек һөнәр дә биреп чыгара торган уку йортына әйләндерә. Безнең өчен күренекле булган шагыйрьләрдән Зиннур Насыйбуллин белән Халисә Мөдәррисова да шушында белем ала. 1985 елда Ришат Исмәгыйлов мәктәп коллективын улы Салаватка калдыра. Ришат әфәнденең республикакүләм абруен ассызыклау өчен бер генә дәлил китерү дә җитәдер. 2010 елда аның 90 еллыгын билгеләп үткән чакта, республиканың мәгариф лидерлары һәм дистәләгән туганнары, оныклары гына түгел, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов һәм татарпәрвәр филология фәннәре докторы, язучы Рәиф Әмиров та килә. Ришат әфәнде үзе 100 яшенә җитеп, әле ике ел элек кенә вафат була... Шунысын да өстәми мөмкин түгел: аның улы Салават кебек мәктәп директорын көндез чыра яндырып эзләсәң дә табуы бик кыен. Аяклы энциклопедия! Кулында нәселенең өч гасырлык шәҗәрәсе, туган як авыллары, хәтта бабалары әүвәл гомер иткән Актаныш салаларының тарихы – һәммәсе бар!..

Менә шул Салават әфәнде туп­лаган мәгълүматлар буенча, ерак-ерак тарихка да чумыйк. Аларның нәсел учагы Актаныш туфрагыннан ук башлана. Хәзерге Яңа Кормаш авылы урынында, Шәбез елгасы буенда элек шактый сирәк исемдәге Җизмыек авылы яшәп яткан була. Шундагы халыкның бер өлеше, имана җире җитмәгәнгә, аннан да яманрагы – мәчет төзергә дә хокукы калмаганга күрә, алдан ук сөйләшеп, Өфе каласы аръягындагы Кызылъяр авылы янына күчеп китә. Күчмәннәрне Бикбай Бикбау улы атлы әйдәман җитәкли. Аның «отряд»ында үзенең Исмак (Исмәгыйль), Мөслим һәм Әбзән атлы өч туганыннан тыш, Казанбай Исәкәев, Габдулла Ибраев, Күчәрбай Чүрәбаев, Тәкәнә Тутбаев, Сөендек Уразаев, Төкәй Бигатев, Әхмәт Әхмәтов, Үтәкәй Алексеев (?), ... Сәетов кебек крестьяннар да була. 1763 елның 15 сентябрендә аларны Себер юлындагы Бүләкәй-Көзәй волосте старшинасы Әсәнов һәм Кәргенбаш авылының Мәсгуть Теләнчеев җитәкчелегендәге вотчинниклары каршы ала. Тиешле түләү-бүләкләрне бирешкәннән соң, күчмәннәрне үз волостьларына кертү һәм имана җире белән бергә күл, урман һәм печәнлек яланнар бирү турында килешү төзиләр. Аңа Ногай һәм Себер юлларының Кәргенбаш, Сәвәләй, Ярмәш, Шыгай, Чураш авылларының старшиналары Мәсгуть Теләнчеев, Сөярмәт Сөярхуҗин, Габдулла Сәлимов, Шаһмәмәт Рәсүлев, Хәсән Муллакаев, мулла Мөрсәлим Хансөяров, сәркәтиб Буранчы Туктаров кул куя. Шуннан соң күчмәннәр әле 1651 елда ук тарихка кергән Байкилде һәм Бикморза авылларындагы татар санын ишәйтә. Бер өлеше тарихи документларда тәүге тапкыр 1683 елда искә алынган Кызылъяр авылына өстәлеп утыра. Дөрес, ул чагында Кызылъярны әле «Чабаклы» дип кенә йөртәләр, ул «татар үзәге» атлы данны соңрак кына яулый. 

Ә күчмәннәр калдырып киткән Җизмыек авылы тагын 60-70 ел буена бирешмичә гомер итә әле. Бу авылдан 62 крестьян Пугачев явында катнаша. 1795 елда 5 нче ревизия вакытында Җизмыектагы 32 йортта 108 ир-ат белән 98 хатын-кыз исәпкә алына, аларның күпчелеге – типтәр, 16 кеше генә мишәр булып языла. Ни үкенеч, XIX гасыр башында Җизмыек юк була, 1850 елларда аның урынында Яңа Кормаш авылы калкып чыга...

Кабат Нуриман районына, Бикбай бабай нәселенә кайтыйк. Бикбай үзенең энекәше Әбзән белән бергә Байкилде авылын аякка бастыру өчен көч сала да 1795 елда дөнья куя. Әбзәннең улы Гаделша 1798 елда төзелгән Башкорт гаскәре составындагы типтәр полкының йөзбашы булуга ирешә, 1812 елда Наполеон явына каршы башланган Ватан сугышында прапорщик һәм поручик дәрәҗәләренә, ике көмеш медаль белән бүләкләнүгә лаек була. 1825 елның 3 декабрендә ул үзе һәм аның өч улы Оренбург губернасының дворяннар җые­лышы тарафыннан дворяннар сафына кабул ителә... Билгеле ки, бу төбәк крестьяннары 1774 ел язында Нуриман районы аша да шаулап үткән Е.Пугачев җитәкчелендәге азатлык явыннан да качып калмый. Уфа провинциясе буенча 1775 елның 16 февралендә төзелгән рапорт буенча, бу төбәктә старшина А.Бикмәтевкә буйсынган татар һәм марилардан Байкилде авылы – 80, Нимесләр – 47, Үгәрле – 26, Үктәй – 19, Җангали – 27, Үсәбаш – 77, Шиде белән Бөдәй авыллары 58 әр крестьянны Пугачев армиясенә казак итеп бирә... Инде соңрак кузгалган яуларны да телгә алсак, Гражданнар сугышы вакытында Нуриман районы аша М.Фрунзе белән В.Блюхер армияләре дә, атаклы В.Чапаев дивизиясе дә туфан туздырып уза. 1918 елның 5 июнендә Агыйдел елгасын Кызылъяр авылы янында кичеп, чапаевчылар Уфа каласын акгвардиячеләрдән азат итә, әмма нәкъ шул вакытта фетнә кузгатып, Себер һәм Уралны ак чех әсирләре үз кулына ала. Акларга каршы көрәшеп йөргән крестьяннарга, партизан отрядына берләшеп, Иглин һәм Кызылъяр арасындагы урманнарга кереп качарга туры килә. Өч ай буе шулай качып яткач, партизаннар отряды В.Блюхер армиясенең Белорецк каласын ак чехлардан азат итүе турында ишетеп ала. Аның белән элемтә урнаштыру өчен Байкилде авылыннан партизаннар отрядына килеп кушылган 17 яшьлек Гайнетдин Әхмәтҗановны озаталар. Гайнетдин командарм Блюхерны Меңҗитәр авылында эзләп таба һәм хәвефсез юллар аша кызыл полкларны туган ягына алып килә башлый. Гайнетдин юлда йөргән арада, август ахырында, партизаннар Кызылъяр авылын үз кулына төшерә, акларның вак-төяк отрядлары белән утлы бәрелешләр өч тәүлек буе дәвам итә. Дүртенче көнне таңда ук партизаннар елга аша күпер төзеп куя, ул әзер булуга ике меңнән артык арбалы кәрванны елганың икенче ягына чыгаралар. Гайнетдин Блюхер полкларын Яңа Күл авылы янына алып кайтып җиткерә. 29 августта берләштерелгән кызыл гаскәр Байкилде һәм Бикморза авылларына туплана. Мулла Насибулла Мостафин йортын штаб итеп, төн буе анда киңәшмә уздыралар. ­3 сентябрьдә Илек авылы янында акларның куәтле гаскәре белән канлы бәрелеш була. Аклар Себер ягына чигенә, Уфа каласы янә хәвефтән азат ителә... Гражданнар сугышы турында бәян итү модадан төшеп калса да, бу төбәк татарлары кичергән хәвефле вакыйгалар, барыбер, гыйбрәт бит ул...     

Хәзер район үзәге булуга ирешсә дә, күршедәге Кызылъяр авылы XVIII-XIX гасырларда нык үскән һәм данлы сала булып танылмаган әле. Әлеге Кызылъярның ким дигәндә яртысын Актаныш җирлегеннән күченгән халык тәшкил итә, дисәң дә, һичбер арттыру юк. Анда безне, китапханә тулып, якташлар каршы алды. Татар һәм башкорт дөньясында танылган Халисә Мөдәррисова да шунда гомер итә бит. Ул инде әллә кайчан ук актанышлы якташлары белән бергә нәсел шәҗәрәсен дә төзеп куйган икән. Без китапханә белән танышып чыгуга ук, алдыбызга озынлыгы 8 метрга җиткән шәҗәрәне сузып салды. Бабасы ягыннан чыгышлары – Актанышның Җияш, ә әнкәсе – элек Актаныштагы Бүләр волосте, аннары Илеш районына күчкән Кадер авылыннан! Бабалары 7 гаилә булып, Акай-Килмәк фетнәсендә катнашкан өчен, карательләрнең үч алуыннан куркып һәм 1742 елда Казан өязендәге 536 мәчетнең 418 ен поп вә солдатлар вәйран итүен күреп, хәзерге Кызылъяр калыккан урынга күчеп килгән. Шушы 7 күчмән гаилә төзегән яңа йортлар Кызылъярдагы иң тәүге урамнарның берсе булган.

Кызылъяр авылы 1859-1860 елларда янә Актаныш районыннан күченгән халык исәбенә кинәт үсеп киткән. Саннарга гына игътибар итегез, хәтта ышанмаслык!

1859 ел – Аеш авылындагы 36 хуҗалыктан 173 татар күчеп килә. Шәбез авылыннан 411 «башкорт» һәм 10 типтәр бирегә килеп урнаша. Әнәктән Мөхәммәтша Баязитов, Габделвәли Мәгъсутов, Габделмалик һәм Мөхәммәтлатыйф Габделвәлиев гаиләләре шушында күчеп төпләнә. Илтимер авылындагы Мөхәммәтгали Бикбауов, Габделлатыйф Ишкилдин, Габдулла Әрдәширов, Шәмсетдин Әиткулов, Фәтхулла Җомангулов, Вәлит Рәмгулов, бертуган Камалетдин һәм Сәйфетдин Сәеткулов гаиләләре бирегә күчеп килә. Бүген Мөслим районында исәпләнүче Исәнсеф авылыннан 129 ир-ат белән 109 хатын-кыз 1860 елда Кызылъярга килеп өстәлә. Шул ук елда Пучы авылыннан 3 гаилә күчеп утыра. Түке авылыннан шушы Кызылъярга – 9, күршедәге Кече Шидәгә – 2, Кырмыскалы районындагы Сарт-Чишмә авылына 88 гаилә күченә. Качкын авылындагы 28 кеше – Кызылъярга, 36 кеше Кырмыскалы районындагы Сарт-Нәүрүз авылына килеп өстәлә. Усы авылыннан 38 кеше Кызылъярны, 46 кеше Сарт-Чишмәне баета. Карач авылы 1860 елда Кызылъяр халкын 14 йорттагы 61 кеше белән арттыра... Әле болары да йомгак ясардай төгәл саннар түгел, чөнки Гәрәй белән Йәнәй һәм Байлар волостьларыннан ничә дистә яки ничә йөз гаилә күченгән булу ачыкланып бетмәгән. Мондый массакүләм күченүнең сере бик тирәндә түгел. 1855 елда элек Башкорт гаскәре сафында исәпләнүче барча башкорт, мишәр, типтәр, татар, хәтта мари крестьяннарын да, тулаем рәвештә, фәкать «башкорт яугирләре» дип кенә игълан итәләр, әмма озак та үтми, элек башкорт хәрбиләре булып исәпләнгән 300 мең крестьянның 200 меңе гаскәр составыннан чыгарыла. «Башкорт катламы»на язылган крестьяннарга имана җире 40 ар дисәтинә итеп бүленгән замана бит. Актаныш районындагы Бүләр, Гәрәй, Йәнәй, Кыргыз волостьларында «башкорт катламы»на язылып яшәгән татар крестьяннары 40 ар дисәтинәле имана җирен югалт­мау һәм иркенләп яшәү хыялы белән хәзерге Нуриман, Кырмыс­калы, Иглин, Ярмәкәй районнарына күченергә мәҗбүр була... 

Әлеге Нуриман җирлеге 1812 елгы Ватан сугышына әүвәл Беренче, аннары берничә айдан соң Өченче типтәр полкы туплап озата (Икенче типтәр полкын Актаныш районындагы Бүләр волосте авыллары туплый). Беренче типтәр полкы Наполеонга каршы яуда әүвәл генерал Н.Тучков, аннары генерал М.Платов корпусы составында сугыша... 1942 елда 112 нче номерлы Башкорт дивизиясе туплау башлангач, янә шушы төбәктән ничәмә-ничә эскадрон аның сафына баса. Әмма кайсы гына Ватан сугышын телгә алмасыннар, Наполеонга каршы «чип-чиста» башкорт полклары гына яу йөргән дә, 1943 елда «чис­та» башкорт дивизиясе генә дан казанган, имеш. Шушы кадәр кан коеп та абруең булмасын, һаман өченче сортлы халык урынына кимсетелеп яшә, адәм тәганәсе!.. Ә шул ук вакытта Нуриман районы халкы Кызылъяр авылыннан чыккан Гыймай Шәйхетдинов һәм шуның күршесендәге Чураш авылында үскән Гайфетдин Аскин атлы татар егетләренең Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Герое исеменә лаек булулары белән горурланудан туктамый. Гаҗәп сәер бизмән!..

Бүген Нуриман районында 19 меңнән артык кеше исәпләнә, авыллар 13 җирле идарәгә бүленгән. Район үзәге булган Кызылъярдагы халык 5 мең хисабына якынаеп килә. Ачылып киткән чакта хуҗалар: «Иске һәм Яңа Күл авылларында гына башкортлар яши, калганының барысында да күпчелек халык –  татар», – дип җанга җылы өрә. Әмма җанисәптә татарларны – 46, башкорт халкын 38 процент, дип күрсәтәләр. Ике төрле бизмән яшәвен дәвам итә.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев