Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

ӘНКӘ САНДУГАЧЛАРНЫ ТЫҢЛЫЙ БЕЛИК...

Гөлзадә сеңлебез Бәйрәмованың гомер һәм иҗат бәйрәмендә бу гыйбарә-исемне аның үз әсәреннән алып, язмамның башына ук куюым аңлашылыр дип уйлыйм: яңа китабына кергән повестеның да исеме "Син һаман шул сандугач" бит. Кызыклы әсәр ул, матур исемле шигъри әсәр! Дистә еллар элек, язучыларның чираттагы җыелышында, мәгълүм шагыйребез, шигърият турында докладында калку...

Гөлзадә сеңлебез Бәйрәмованың гомер һәм иҗат бәйрәмендә бу гыйбарә-исемне аның үз әсәреннән алып, язмамның башына ук куюым аңлашылыр дип уйлыйм: яңа китабына кергән повестеның да исеме "Син һаман шул сандугач" бит. Кызыклы әсәр ул, матур исемле шигъри әсәр! Дистә еллар элек, язучыларның чираттагы җыелышында, мәгълүм шагыйребез, шигърият турында докладында калку бер сурәт-эпатаж тудыру өчендер, мөгаен, "ата сандугачлар гына сайрый, ди галимнәр... һәм әнкә сандугачлар бала чыгарырга утырганда аларга илһам-дәрт биреп, вакытлыча гына сайрый", - дигәнрәк сүзләр ычкындырган иде. Шагыйрәләребезгә бу сүз ошамады, билгеле, каршы чыгучылар да булды. Соңгы елларда исә әдәбияттә, шигърияттә генә түгел, һәр жанрда талантлы хатын-кызларыбыз аерым бер дәрт-илһам белән иҗат итеп, үзенчәлекле, кабатланмас аһәңнәр белән лаеклы рәвештә моңнар иясе булуларын расладылар да... Барыбыз да шаһит! Шулай, әнкә сандугачлар да сайрый, тыңлый, аңлый белсәң, бик матур сайрый икән. Ә тыңлый, аңлый белмәгәннәр, туң җаннар булса, алар - бик бәхетсезләрдер, дим...

Күрәсез, Гөлзадә Бәйрәмова иҗаты турында уйланганда, нигәдер шушы сурәтләр ихтыярсыз хәтеремә килде. Гөлзадәбез - шагыйрә дә бит әле. Көндәлек матбугатта дөнья күргән шигырьләрен туплап, китап итеп чыгарганда, юкка гына аңа кереш сүзне минем кебек үк (бу сүзем әдәпсезлек түгелдер дип уйлыйм) һәрвакыт игътибарлы, үтә җитди, таләпчән, кайгыртучан шагыйребез Зиннур Мансуров язмады бит! Бу да күпне сөйли булса кирәк, һәм шул китабы өчен Гөлзадәбез С. Сөләйманова исемендәге абруйлы бүләкнең кызыксындыру премиясенә лаек булды.

Ә шагыйрә иҗаты турында минем уем - әле беренче шигырьләрен хөрмәтле гәзитебез "Мәдәни җомга"га тәкъдим итеп язган кереш сүземдәге кебек үк, үзгәрмәгән килеш кала. Әйе, мин анда Гөлзадә Бәйрәмова турында "Ул шигырьгә килмәде, ә кайтты", дип язганмын. Нигәме? Чөнки мин аны шагыйрьләр белән мөнәсәбәтләрдән, шигърият турында уйланулардан, эзләнүләрдән һәм табышлардан башка күз алдына китерә алмыйм. Ягъни кырыс тормышта да нәкъ үзенчә гүя чәчәктән калкан - күңел дөньясы тудырып, шагыйранә яши алу халәтеннән башка, диюем. Шуңа да Гөлзадәнең шигырьләре ачык, туры фикерләре, аз сүзлелек, тәҗрибәләр аша килгән акыл һәм тумыштан булган халыкчанлык белән өртелгәннәр - мин моны аның һәр шигырендә тоеп торам. Анда - утлы хәтер һәм хатын-кызның мәңгелек йөрәк эзләнүләре, мәхәббәт һәм сагыш юлы... Шагыйрәләребездә (әнкә сандугачларда!) бу халәтнең кабатланмас аһәң, моңнар тудырганын без инде күреп, укып, куаныч уртаклашып килдек. Гөлзадә Бәйрәмова өчен дә бу - табигый хәл. Ә шигырь учаклары, ышанабыз, алда да дөрләп яначак әле аның!

Соңгы елларда исә, инде әйткәнемчә, укучыны матбугатта дөнья күргән повесть, хикәяләре белән дә шатландырды ул. Җөмләдән, аксакал әдип Батулланың аның "Үз хәлемне үзем беләм" әсәрен югары бәяләп язган хуплау сүзләре дә хәтердә калган... "Теләк", "Сөю көче", "Күрше хакы" кебек хикәяләренең дә укучыда матур тәэсир калдыруы мәгълүм. Теле матур, халыкчан гыйбарәләр күп, нәкъ менә Саба ягының чын милли бизәкләре ялтырап киткән кебек, тормышчан күзәтүләр, гыйбрәтле хәлләр... Кыскасы, укучы әдибәдән бу өлкәдә дә яңа сәхифәләр көтә: аның мөмкинлекләре зуррак булуын да сизә ул, мөгаен...

Гөлзадә ханым каләменең тагын бер мөһим тармагы - иҗатташларының, замандашларының язганнарын тирәнтен кичереп, аңлап, хәтта яратып, кайгыртып, аналарча бер наз белән эретеп, фикер-хисләрен эссе һәм тәнкыйть язмаларын укучыга җиткерә баруыдыр. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә бик актив эшли ул. Бигрәк тә соңгы елларда. Зур талантлы шагыйрәбез Саҗидә Сөләйманова исемен, мирасын яд итеп язган "Җырланмаган җырлар ни сөйлиләр?", чордашы Нияз Акмал иҗаты турында "Яхшы атлар үргә чабып менә" кебек мәкаләләрен тыныч кына укып булмый, дулкынлану кичерәсең. Шунысын да әйтик, соңгы язма әле шагыйрь үзе исән чакта, аның талантын "ачкан" башка мәкаләләр булмаганда, барыбызга да бу күзәтүләр тансык чакта дөнья күргән иде. Башка шагыйрьләр, әдипләр турында язганнары да аларга ихтирам, мәхәббәт хисләре белән сугарылган, әдәбият, шигърият барышын яхшы белеп, аңлап язылган диясе килә. Рәшит Әхмәтҗан турында "Рәхәт сагыну, татлы сагыш", Рифкать Закиров иҗатын иңләгән "Үз моңын тапкан шагыйрь" язмалары да шундый. Исәннәрдән Нурия Измайлова, Фәйрүзә Мөслимова, Факил Сафин, Рифат Җамаллар шигъриятенә күзәтүләре дә кызыклы, ышандыра торган фикерләүләргә бай. Ә бит алар төрле стильдә, төрле-төрле иҗат почеркы, уй-сурәт дөньясы белән аерылып торган шагыйрьләр!

Замандашлары турында язганда да ул иң кирәкле сүзләрне таба алган диясе килә. Соңгы мәкаләләреннән берсе - Рифә Рахман иҗаты турында уйлануларында да шулай. Башкалар иҗат иткән дөньяга үтеп керергә ачкыч табу - бик сирәкләргә генә бирелә торган һәм бездә гел тансык сыйфат ул! Гөлзадәдә, шөкер, ул мулдан. Мәшһүр сәнгать әһелләре - җырчы Хәйдәр Бигичев, олуг артист Шәүкәт Биктимеров, күренекле музыка һәм фольклор белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов турындагы мәкаләләре дә мәсьәләне яхшы белеп, милли сәнгать акцентларын аңлап, үзен бу өлкәдә шактый иркен сизеп язуын раслый, безнеңчә. Кыскасы, күпьяклы, эрудицияле, кызыксынучан, гел хәрәкәттәге милли җаны белән ачыла - аңа кушыласы, ихлас хуплыйсы, үзең дә янасы, язасы килә. Шунысын да әйтергә кирәк, искә алган язмаларның күбесе - "Казан утлары"нда дөнья күргән әсәрләр. Үзе дә бу журнал редакциясендә инде егерме биш елдан артык эшли ул. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзадә ханым Бәйрәмова үз эшен яратып башкара, әдип-шагыйрьләргә, бигрәк тә шагыйрәләргә һәм яшьләргә игътибарлы, хәерхаһ, журналның күркәм традицияләрен дәвам итә. Ә шигърият бүлеге җиңел, "җылы" урын түгел - үз тәҗрибәмнән беләм.

...Моннан 33 ел элек "Казан утлары" редакциясенә әле яңа гына мәктәп тәмамлаган, алма кебек пешкән, янып торган унҗиде яшьлек кызның килүен бүгенгедәй хәтерлим. Шунда ул үзенең һәм үзе яраткан безнең чор шагыйрьләренең (без фәкыйрегезнең дә!) шигырьләрен яттан укып сокландырган иде. Зәвекъле, белемгә, күпне белергә омтылучан яшь бала... юк, хәтта сандугач баласы кебек күренгән иде ул безнең алда. Әнә шул бала инде күптән үсеп, канат һәм тавыш ныгытып, әнкә сандугач булып өлгергән икән.

Әнкә сандугачлар матур сайрый ул, ихлас тыңлый белсәң, телен аңлый белсәң... Моң - мәңгелек шул!...

Рәдиф ГАТАШ,
Татарстанның халык шагыйре.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев