Мәдәни җомга

Могҗиза иясе

Әнием Луиза Яшел Үзәндәге ике мәктәпкә: сәнгать мәктәбенә һәм балалар музыка мәктәбенә мөрәҗәгать итеп карады. Әмма аңа: “Биредә әле ун бармаклы балаларны өйрәтү дә кыен, ә сез гомумән дә бармаклары булмаганны укытырга телисез”, – дип җавап бирделәр

Пианист Алексей Романов – шат күңелле, аралашучан, зыялы һәм әдәпле егет. Әңгәмә башлауга ук, аның күп мәсьәләдә үз фикере барлыгына да тиз төшенәсең. 

– 2015 елны музыкант, талантлы дирижёр Рөстәм Абязов җитәкләгән “La Primavera” дәүләт камера оркестры белән берлектә чыгыш ясаганнан соң, икенче көн бөтенләй башкача башланды. Чыгышымның видео­язмасын концертта булган бер блогер тамашачы, гади телефонга төшереп, интернетка урнаштырган икән, бу язманы... миллионнан артык кеше караган. Иртәдән алып кичкә кадәр миңа кемнәр генә шалтыратмады ул көнне: 1 нче канал, “Россия”, НТВ... гомумән, алты телевидение каналы, газета һәм журнал редакцияләре... Һәм аларның барысы да бер көн эчендә! Котлаулар да, мактау сүзләре, үз соклануларын белдерүләр күп булды, – дип сөйләде ул.

Нәниләр өчен яследән соң, Алексей Яшел Үзәндәге ятим балалар йортында тәрбияләнә башлый. Балалар йортында фортепианода һәм башка төр музыка коралларында уйналган көй язмаларын тыңларга мөмкинлек булганда, бу көйләрнең үз күңеленә яхшы тәэсир итүләрен аңлый. Алексейның тумыштан ук кул бармаклары, ике кул очы һәм бер аяк табаны юк, икенче аягында да зәгыйфьлек бар. Кул очлары да төрле озынлыкта. Мондый бала бары тик: “Мин музыка тыңларга яратам!” дип әйтә алыр кебек. Билгеле, “Пианист Алексей Романов чыгыш ясый!” дип тантаналы рәвештә игълан ителәчәк көннәргә кадәр әле еллар үтәчәк. Һәм, ни кызганыч, аларның кайберсе яшүсмер баланың күңел халәте өчен үтә дә авыр уза. Алты яшендә аны бер гаилә ятим балалар йортыннан уллыкка алып китә. Бу гаиләдә ул алты ел тәрбияләнә, һәм әлеге гаилә, үз балалары туачагын белгәч, Алексейны яңадан ятимнәр йортына кайтарып бирә.

Аның мөстәкыйль булырга омтылышы да бик кечкенәдән. Калакны ике кулы белән тотып ризык ашый, ручканы да ике кулы белән тотып яза, тегә, рәсемнәр ясый алган баланың күңеле нәрсәгә тартылган соң? “Мин балачагымнан бирле көйләр, җырлар, аеруча да кыллы музыка инструментларында башкарылган көйләрне тыңларга яраттым. Аларны тыңлаган саен, үземнең дә берәр төр музыка коралында уйнап карау теләге арта гына барды. Аеруча пианинода уйнарга өйрәнергә тели идем. Шушы максатымны тормышка ашырасым килеп, балалар музыка мәктәбенә укырга керергә кызыктым. Ләкин бу хыял тиз генә тормышка ашмады. Кадерле әнием Луиза Яшел Үзәндәге ике мәктәпкә: сәнгать мәктәбенә һәм балалар музыка мәктәбенә мөрәҗәгать итеп карады. Әмма аңа: “Биредә әле ун бармаклы балаларны өйрәтү дә кыен, ә сез гомумән дә бармаклары булмаганны укытырга телисез”, – дип җавап бирделәр. Бу каршылык миндә протест уятты: “Мин әллә башкаларга охшамаганмы, башкалар кебек түгелме? Музыка мәктәбенә алмыйлар икән, мин үзлегемнән уйнарга өйрәнәчәкмен!” Күңелемдә эчке бер рухи ныклык туды. Уйнарга өйрәнүемне үзлегемнән дәвам иттем, видеоязмалар карадым, тора-бара уң кул партиясен... ике кул белән уйнарга өйрәндем. Аннары мине музыка белеменә укытучым Аида Шәүкәт кызы да өйрәтә башлады. Без аның белән мөмкинлекләремне барладык, аккордларны алырга өйрәндем, музыкаль текстларны да шул уйнау мөмкинлекләремнән чыгып төзедек. Башта минем өчен бары да катлаулы булды, әмма шулай итеп җитди музыка дөньясына керә башладым. Ләкин әле барыбер да ятлап кына уйный алдым. укытучым миңа һәр көйнең ничек уйналышын бик җентекләп аңлатты”, – ди Алексей.

Казанның 4 нче сәламәтлекләре чикле балалар мәктәп-интернатында музыка укытучысы булып эшләүче Аида Әхмәтшина ул көннәрне бик яхшы хәтерли: “Алексей Яшел Үзән балалар йортыннан китерелде һәм безнең мәктәп-интернатта VII сыйныфта укый башлады. Ул инде бер кулы белән генә клавишаларга басып булса да көйләр уйный белә иде. Музыкага өйрәтүемне үтенгәч, мин аны музыка белеменә төшендерергә алындым. Яхшы уйнарга өйрәнгәч, “Возьмемся за руки, друзья!” республика фестивалендә чыгыш ясарга булдык. Алексей шушы, үзе өчен беренче республика бәйгесендә “Jinqle bells” инглиз җыры көен һәм композитор Мансур Мозаффаров иҗатындагы “Татар кызлары биюе”н уйнады. Һәм әлеге конкурстагы номинацияләрнең берсендә җиңеп тә чыкты. 

2015 елның декабрендә Алексей Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге дәүләт камера оркестр белән берлектә, “Звезды из завтра” музыкаль проекты кысаларында, “Сумерки” кинофильмы саундтрекын уйнап, зур сәхнәдә чыгыш ясады, ә 2016 елны Казанның 7 нче балалар музыка мәктәбендә укый башлады. Шулчакта мин дә әлеге мәктәптә укытучы булып эшләдем. Ул бит үзенчәрәк, үз ысулы белән уйнау­чы укучы иде. Алексей үтә дә тырыш булды, музыка мәктәбен уңышлы тәмамлады”, – дип искә алды Аида ханым.

Ундүрт яшеннән алып Алексей Луиза һәм Владимир Левачковлар гаиләсендә тәрбияләнә башлый. Алар – үзләренең ике улларыннан тыш тагын өч ир баланы уллыкка алып, тәрбияләп үстерә. “Әнием Луиза мине кечкенәдән бирле белә иде, – ди Алексей. – Әти-әниемә бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек телим, мин аларга бик рәхмәтлемен”.

Талантлы пианистның әнисе Луиза Рафикъ кызының хатирәсен тыңлыйк.

– Мин татар гаиләсеннән. Әти-әнием миңа һәм сеңлемә бик яхшы тәрбия бирде, үзем балачактан бирле өйдә утырырга, рәсемнәр ясарга ярата идем, бу гадәтем өчен әнием мине “өй тавыгы” дип тә йөртте әле. Казан дәүләт химия-технология институтында укыганда, булачак ирем Володя белән таныштык. Ул океаннар гизүче диңгезче иде. Без гаилә корып, Артур һәм Денис атлы уллар үстердек. Кечкенәдән зур гаиләм булсын иде дип тели идем. Шуңа күрә, кырык өч яшь тулгач, Володяга бер ятимне уллыкка алыйк әле, дидем, ул ризалашты. Ятимнәр йортына баргач: “Мин карап, сайлап тормыйм, кайсысына бүгенге көндә бик авыр, шунысын бирегез”, – дидем. Безгә эчкече әнисеннән китеп, ятимнәр йортына үзе килгән, озак сәгатьләр елаган баланы тәкъдим иттеләр, шулай Ильяны уллыкка алдык. Ә Алексейны бик кечкенәдән беләм, аңа ул чакта дүртме-бишме яшь иде, яшьләр клубы җитәкчесе идем, без Яңа ел алдыннан ятимнәрне бәйрәм белән котларга бардык. Бәйрәм ахырында Кыш бабай: “Ягез, балалар, конфетлар алыгыз!” дип әйтүгә, кечкенәләр Кыш бабай янына йөгерде, арада Алексей да бар иде. Ул кулларын сузуга, Кыш бабай бик югалып калды, безгә бәйрәмдә үзгә балалар булачагын алдан әйтмәгәннәр иде. Ә мин югалып калмадым һәм Алексейның кулларына конфетларны күбрәк салырга тырыштым. Ильяны уллыкка алганда, Алексейны да бер гаилә уллыкка алды. Соңрак мин бу гаиләгә барып, Алексейны Яңа ел белән котлый башладым. Билгеле, ул мине танымый иде. Әмма булачак улыбызны бервакыт яңадан ятимнәр йортында күрдем дә шул ук мизгелдә күңелемне моңсулык биләп алды. Ул да моңсу гына елмайды. Ул көнне, “Солнечный круг” мәрхәмәтлек фондыбыз эшчәнлеге кысаларында, улым Денис та Яшел Үзәндәге балалар йортында иде, улым: “Әни, Алексейны кунакка чакырыйк әле”, – диде. Соңрак ирем белән сөйләшеп, Алексейны да уллыкка алдык. Бераздан без Руслан исемле ятимне дә уллыкка алдык әле. Мин психолог булып эшләгән кеше. Улымның күп чыгыш ясавын, аның хакта күп язуларын, гел мактауларын күргәч, чын-чынлап горурлана башладым. Күңелемдә “йолдыз” чире үк башланып китте, диярсең. Ә менә Алексей бу нисбәттән үзен бик тыныч һәм бик тыйнак тотты...

– Минем иң бәхетле көннәрем әти-әни миңа синтезатор бүләк иткән көннән башланды, дисәм дә була. Әлеге бик уңайлы инструментта уйнап, хәтта үз көйләремне дә язырга мөмкин булуын аңладым. Башта бик гади генә балалар җырларын уйнарга өйрәндем. Аннары үзем ишеткән катлаулырак көйләрне уйнап карадым. Ноталарны гомумән белми идем. Шуңа күрә клавишаларга ноталарның аталышы язылган кәгазь кисәкләрен дә ябыштырып чыктым. Музыка мәктәбендә укымагач, бик авырга туры килде. Интернет буенча да өйрәнергә тырыштым, музыка мәктәбен тәмамлаган дусларым да ноталарга өйрәтеп карады... Шулай әкренләп, көннән-көн яхшырак уйный башладым. Әмма мин ул чакларда көйләрне ничек ишетсәм, шул рәвешчә генә, ягъни яттан уйный идем әле. Башта уң кул партиясен ике кул белән уйнарга өйрәндем. 

Ләкин музыка белән шөгыльләнергә теләгәч, миннән ундүрт укытучы баш тартты. Алар мине ничек укытачакларын күз алдына да китерә алмады. Әмма мин музыканы идеаль рәвештә ишетәм һәм кабатлап уйнап та бирә ала идем. Музыка белән бәйле үзенчәлекле эчке тоемлавым да бар әле. Пианино – минем дустым һәм ул мине ничек бар, шулай кабул итә. Без боекмадык. Ниһаять, әниемнең дусты, пианист Лариса Глинская миңа берничә дәрес бирде. 

Без “Возьмемся за руки, ­друзья!” фестивале барышында Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Алмас кызы белән танышкан идек. Беркөнне ул мине Рөстәм Абязов җитәкләгән оркестр концертына алып барды. Антракт вакытында Айгөл Алмас кызы мине Рөстәм Абязов гримеркасына алып керде. Бу минем өчен көтелмәгән хәл иде. Маэстро янында дулкынландым. Шулай да, дулкынлану хисен җиңеп, уйнап күрсәттем. Рөстәм Юныс улы гаҗәпләнүдән гомумән сүзсез калды. Аннары: “Тиздән “Звезды из завтра” проектының концерты. Әйдә, шунда бергәләп уйныйк!” – диде. “Сумерки” кинофильмы саундтректын оркестр белән бергәләп башкару өчен, оркестровка текстын маэстро үзе язды. Без нибары бер-­ике тапкыр репетиция үткәрдек. Оркестр белән, әсәрне яттан белгән килеш кенә чыгыш ясау бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Әмма мин яхшы уйнадым, дулкынлануымны җиңдем. Бу концерттагы чыгышымнан соң берничә музыка мәктәбе миңа үзләрендә укырга тәкъдим итте. 

Балалар музыка мәктәбендә уку башта катлаулырак булды, билгеле. Әмма аңлый идем: мөстәкыйль музыкант булу өчен, ноталарга карап, үзем уйнарга һәм музыка белеменә бик яхшы төшенергә тиешмен. Миннән еш кына: “Фортепианода уйнаганда кулларың авыртамы?” – дип сорыйлар. Юк, авыртмый...

Алексей еш кына үз чыгышлары алдыннан дулкынлану хисен кичерсә дә, күңелен тынычландырып, дикъкать белән чыгыш ясарга өйрәнгән инде. Ул башта Хельсинкидагы үз чыгышының видеоязмасын карап та шаккаткан: “Уналты яшемдә, планетаның иң яхшы маркетологларының Финляндиядә узган форумына чакырылган идем. Биш мең алты йөз тамашачы җыелган зал сәхнәсендә “Сумерки” саундтрегын һәм тагын бер тантаналы чарада Италия композиторы һәм пианисты Людовико Эйнаудиның “Башка тормышта”, “Көннәр исәбе” әсәрләрен ­башкардым”. 

Пианист егетнең уңышлы чыгышлары бихисап. Мәсәлән, 2016 елны Казанда Ник Вуйчич белән очрашу кичәсендә алты мең кеше алдында уйный. 2018 елны исә башта Мәскәүдә, Тайваньның Россиядәге илчелегендә чыгыш ясый, аннан соң дәүләт дәрәҗәсендәге рәсми чакыруны кабул итеп, Тайваньга кадәр бара. Бу мәдәни чарага, 2019 елны егерме илдән Чжоу Дагуань премиясе ияләрен – сәламәтлекләре чикле талантлы шәхесләрне, бергә җыйганнар. Алексейга да, әлеге “Тормышны кайнар ярату” дип аталган премия иясе сыйфатында, зур концертта чыгыш ясарга насыйп булган. Шунысын да ассызыклыйк: А. Романов – егерме ике ел эчендә бу мактаулы премиягә лаек булган беренче Россия гражданы! 

2016 елда талантлы пианист “Безнең заман каһарманнары” рес­публика премиясенә дә лаек булган иде, ә 2020 елда ул тагын бер Бөтенроссия бәйгесендә чыгыш ясап, Гран-прига һәм тамашачы мәхәббәте призына да лаек дип табылды. Болардан тыш ул әле Татарстандагы балалар йортларында, мәктәпләрдә, техникумнарда да даими чыгыш ясый.

Алексейның татарча белүенә игътибар итеп, татар телендә сөйләшүне ни өчен ошатуын да белешәм. “Өйдә әнием белән дә еш кына татарча сөйләшәбез, – ди ул. – Аннары миңа татар теле баштан ук җиңел бирелде. Мин инде ятим балалар йортында үскәндә үк татарча иркен сөйләшә идем. Өстәвенә, Яшел Үзәндә чакта IV сыйныфтан алып VI сыйныфка кадәр татар мәктәбендә укыдым. Казанның 4 сандагы мәктәп-интернатында укый башлагач, исем-фамилиямә карап, башта рус балалары төркеменә язып куйганнар иде, әмма бераздан татар теле укытучыбыз мине татар балалары төркеменә күчерде... Бүгенге көндә музыкаль әсәрләр уйнавым хобби дәрәҗәсендә. Мин программист һөнәренә белем алам. Бу һөнәр ошый, программалар төзү – кызыклы. Университетны тәмамлагач, кайда эшләрмен икән, дип уйланган көннәрем дә шактый. Кайчак: “Бәлкем, Казанда татар теле укытырмын әле!” дип юанам. “Чыннан да, – ди Луиза ханым, – гаиләбездә без Алексей белән икебез генә татарча беләбез, татарча гәпләшәбез. Әтием яисә әнием кунакка килгәндә, яисә телефоннан шалтыратканда алар белән дә татарча гына сөйләшә ул. Алексей: “И, сөекле әбием, исәнме!” дип сүз башлагач, әнием дә эреп китә”.

Алдагы көннәрдә Алексей Романовны мактап язган биниһая материаллар дөнья күрә торсын. Ә менә планетабызның иң хөрмәтле газеталарның берсе “The Guardian” Алексейны, аның чыгышларын искиткеч могҗизага тиңләде дә инде!

“Чит илләргә бару җанга һәрвакыт илһам өсти. Мәсәлән, Тайвань, аның борынгы шәһәрләре, халкы күңелемдә уңай тәэсирләр генә калдырды. Бу илдә әнием белән җиде көн булдык, биредә көненә ике-өч тапкыр чыгыш ясадым. Табиб­ләр һәм авырулар алдында, зур хастаханәләрдә, институт, университет студентлары, укытучылары каршында, интернатларда һәм Тайвань Президенты Цай Инвэнь алдында да. Безне һәр җирдә яхшы кабул иттеләр. Күп илләрдә кешенең сәламәтлеге зәгыйфьлегенә карата читенсүле тискәре караш юк. Гомумән, мин 2016 елны Ник Вуйчич белән танышып, аның белән әңгәмәләр корганнан бирле, урамда да кыенсынмыйча йөрергә күнектем инде”, – ди әңгәмәдәшем. 

Алексейны гел музыка белән генә шөгыльләнеп утыра дип күзаллау дөрес булмас. Ул спорт белән дә дус, атта йөрүне дә бик ошата. Тимераякта һәм роликларда да шуа, йөзә, велосипедта йөри. Әнисе өйрәткән катлаулы рецептлар буенча төрле ризыклар да әзерли.

Инде “Yamaha” цифрлы фортепианода да уйный башлаган. Ул әңгәмәбез ахырында яңа шөгыле турында да әйтте: “Классик һәм заманча инструменталь көйләр тыңларга яратам, күп төрле көйләр, катлаулы, классик музыкаль композицияләр уйныйм. Күптән түгел үзем дә көйләр яза башладым. Аларны әниемә багышлыйм”. Моның шулай булуын әнисе дә җөпли: “55 яшем тулу уңаеннан уздырылган тантанада Алексей миңа “Луиза” дип атаган үз композициясен бүләк итте. Бик дулкынландыргыч минутлар кичердек. Әлегә ул композицияләрен үзендә генә җыеп бара, әмма мин Алексей киләчәктә композитор булып китә алыр дип уйлыйм”. 

Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов матбугат вәкилләре белән үткәргән очрашуында шул хакта әйтте: “Алексей – ул бик тыйнак кеше. Әмма ул – батырлык кылучы. Тормышта батырлыкка урын бар диләр бит, менә бу – нәкъ шул очрак".

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Алексей һәркайда өлгерә

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: