Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Милли бәхет лирикасы

Дәрдемәнд хаклы: "Каләм калебтәген бәян итә. Күзләрнең карасында сагыш та, шатлык та чагылыш тапкан кебек, шагыйрьнең гаме дә җанында ярала. Шуңа күрә һәр иҗат кояш нурларына коенган асылташ кебек, нурын үзенчә сибә". Сания Әхмәтҗанованың "Гәрәбә" китабын укып чыгуга, күңелдән бер-бер артлы менә шундый уйлар үтте. - Һәр шигыре, андагы һәр...

Дәрдемәнд хаклы: "Каләм калебтәген бәян итә. Күзләрнең карасында сагыш та, шатлык та чагылыш тапкан кебек, шагыйрьнең гаме дә җанында ярала. Шуңа күрә һәр иҗат кояш нурларына коенган асылташ кебек, нурын үзенчә сибә". Сания Әхмәтҗанованың "Гәрәбә" китабын укып чыгуга, күңелдән бер-бер артлы менә шундый уйлар үтте.
- Һәр шигыре, андагы һәр сүз зәркәнче эшкәрткән муенсаның гәрәбәләре кебек үз урынын тапкан. Анда күңелләрне айкап алырлык сагыш та, рухыңны илаһи бөеклеккә дәшкән чакыру авазы да, хатын-кыз күңеленең сихри назы да, бөтен дөньяны ямьгә күмәрлек мәхәббәт тә бар. Шигырьләрендәге гадилек, садәлек белән тормыш тәҗрибәсе, яшәеш фәлсәфәсенең табигый үрелүеннән туган матурлык күңелне кузгата. Шагыйрәнең лирик героен янәшәңдә тоя башлыйсың. Тормышны, кешеләрне, туган җирен, туган илен, сөйгән ярын бөтен барлыгын биреп яратучы, артык нечкә күңелле, әмма дәрәҗәсен, горурлыгын саклап, үз сүзен кистереп әйтеп бирүче гүзәл затның хисләре күңелне биләп ала.
Сания ханым шигырьләрендәге кичерешнең һәр дулкынын үз күңелең аша үткәрергә була. Мәсәлән, "Әлифба" китабы - барыбызга да кадерле, күңелләребезгә иң якыны. Сания ханымның "Белем алиһәсе - Әлифба" исемле шигырендә "Әлифба" - сабыйлыктан олы тормышка күпер, "гыйлем алиһәсе", "Туган тел сакчысы" буларак символик биеклеккә күтәрелә.
"Яшь әби", "Моңлану", "Ният" һ.б. шигырьләрендә шагыйрә кеше гомеренә төрле яклап күз сала. Гомер күңел кылларына кагылудан туган бер моң кебек. Тик күңелләр яралы, хәтерләр үч белән тулганда да адәм баласы бирешмәскә, иманына тугры калырга тиеш:
Каләмемнең алдым яңасын,
Догам япты йөрәк ярасын.
Аллаһыма сыенып үтмәк булдым
Фани белән бакый арасын.
Гомер юлы - фани белән бакый арасы, шагыйрә бу фикерне тагын да киңәйтә, мәгънәлерәк итә. Бакыйлыкка гамьсезләр, "зәгыйфь уйлы", "түбән хислеләр" лаек түгел, ди.
Аның лирик герое да түбәнсенмәскә, тормыш куйган сынауларны горур үтәргә омтыла. Кеше җиргә бәхетле булыр өчен яратылган. Әмма шагыйрә хакыйкатьне дә кире кагарга теләми:
Сындырыплар сыный бит ул язмыш,
Ә битләрдән сыйпый чак кына, -
дип гомер юлын гел ак бәхетләргә генә төренеп үтеп булмасын кисәтә. Шул авыр­лыкларны җиңеп яшәү, кемгәдер бәхет бирә алу бәхетнең иң зурысы икәнлеген тоя.
Гомер китабымның соңгы битен
Ашыкмаска иде ябарга...
Мин бәхетле булыр өчен тудым
Һәм Берәүнең бәхете булырга.
Әйе, без кемгәдер бәхет китерә алганда гына, үзебез дә бәхетле була алабыз. Бала ата-анасына бәхет китерергә, кавышкан ярлар бер-берсен бәхетле итәргә, бәхетлеләр бәхетсезләргә битараф булмаска, алар тормышына да бәхет чаткысы кундырырга тиеш.
Бәхет һәм бәхетсезлек гел янәшә яши шул. Шагыйрә бәхеттән исереп, бәхетсезлек кочагына чума күрмәгез дип гел искәртеп тора сыман.Тормыш сукмагында яңа бәхет эзләп, сабыйларын ятим иткәннәргә бик үтемле итеп:
Кызчык үсәр, үсәр үги булып
(Булмый үги ир дә, хатын да),
Бәхетлерәк бәхет сайлап йөреп,
Оныткансыз бала хакында, - ди ул.
Гомумән, Сания ханымның бәхет, мәхәббәт турындагы шигырьләре бик тирән мәгънәле. Хисләр дә, фәлсәфи акыл да бердәй салынганлыктан, алар уйландыра да, киңәшче ролен дә үти.
Милләт гаме белән тулы җанына гүзәллекне, кыюлыкны, мәрхәмәтне сеңдереп гомер итүче Сания ханымга да яңа иҗат уңышлары теләп: «Югалмасын асылың, милләт кызы», - дибез.
Нәзифә РӘШИТОВА,филология фәннәре кандидаты.
Әлмәт шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев