Мәдәни җомга

МИЛЛИ ҖАНЛЫ САБЫЙЛАР КИТАБЫ

Телебез, милләтебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз дип янып-көйгән, балаларыбызны төссез роботка әверелүдән саклап калырга омтылган катламнарыбыз да бар. Чөнки балаларын бишек җырын көйләп йоклатмый хәзер яшь әниләр. Телевизордан мультфильм гына кабызып куя. Тукай шигырендәгечә "төннәр буена хикәят сөйләүче" әбекәйләрне дә сагынып сөйләргә калган. Аларның иң "миллиләре" дә тормыш мәгънәсен дин юлында табарга...

Телебез, милләтебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз дип янып-көйгән, балаларыбызны төссез роботка әверелүдән саклап калырга омтылган катламнарыбыз да бар. Чөнки балаларын бишек җырын көйләп йоклатмый хәзер яшь әниләр. Телевизордан мультфильм гына кабызып куя. Тукай шигырендәгечә "төннәр буена хикәят сөйләүче" әбекәйләрне дә сагынып сөйләргә калган. Аларның иң "миллиләре" дә тормыш мәгънәсен дин юлында табарга омтылган яшь кызларны күзәтеп, "нигә гарәпчә-төрекчә киенәләр, нигә яулыкларын безнең элекке әбиләрчә бәйләмиләр" рәвешендәге "олуг проблемалар"ны тикшерүдән узмый.

Асия Юнысованың балалар өчен язган "Алкалы чәчәкләр" китабын укыгач, мин ирексездән әнә шундый фәлсәфи уйларга бирелдем. Кара әле, балаларны нәни чакларыннан ук үз милли дөньябызга алып керү, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез белән таныштыру, аларны яраттыру юлын тапкан түгелме соң шагыйрәбез! Китапны юкка гына яңа туган бәбинең өйгә кайтуы белән башламый ул. "Безнең өйдә бәби бар" шигыре ул бәбинең аз гына зуррак абыйсы теленнән сөйләнә. Тәмле телле булсын өчен, бәбинең ирененә бал-май тидерүләре дә, тал бишектә тирбәтүләре дә, күршеләренең бәби ашы алып керүләре дә, исем кую йоласы да - бер тәртиптә, матур итеп тезелгән. Бәбине мунча керткәндә, тәпи атлап киткәндә, беренче теше чыкканда әйтелә торган сүзләр, гадәтләр дә бер-берсенә үрелеп бара: "Суы сарыксын, үзе калыксын", "Торна тәпи китергән", "Минем нәни улкаем чынаяк тешле булган. Алырмын яңа кием"...

Бәби үсә бара, аның тирәсендәге дөнья да киңәя. Хәзер инде бәби ул гына түгел, башка җан ияләренең дә бәбиләре бар икән бит. "Әнкәләр һәм бәбкәләр" шигыре шул хакта: "Атның баласы - колын. Бәти - кәҗә баласы... Сары үрдәк бәбкәсе чирәмлектә җим чүпли... "Бәбкәм" ди миңа әни... Мин нәни үрдәкмени?"...

Китапның яңа битләрен ачкан саен, аның эчтәлеге дә байый, геройлары да арта. Шулай да алардан халык йолалары, гадәтләре-уеннары төшеп калмый. "Яңа күлмәк" шигырендәге кыз бала күлмәген котлата: "Йола шулай - күлмәк котлап, чуклы конфет бирделәр"... "Кич утыру" шигырендә исә: "Мин әйтәмен, син тап", - диеп, әйтешербез табышмак. Йөзек салышлы уйнарбыз, биешербез такмаклап"...

Хәзер инде балаларына матурлык дөньясын ачканда шушы китапны да укыячак әниләрне генә табасы кала. Ул әниләр үзләре дә хәтерлидер әле: бала вакытта беренче тапкыр китап белән танышканда, нәкъ менә тезмә әсәрләр - такмаклар, шигырьләр, җырлар күңелне били ләбаса. Балалар бакчасындагы бәйрәмнәрдә дә юкка гына алардан шигырьләр сөйләтәләр, әйлән-бәйлән уйнатып, җырлар җырлаталар дисезме? Без үскәндә балалар бакчасы юк иде. Ә башлангыч мәктәптә тәнәфес вакытында җырлар җырлап, әйлән-бәйлән уйнавыбыз истә калган: "Самавырларым кайнамый күмерләре булмагач, Ленин бабай үлеп китте гомерләре булмагач..." Һәм башка шундый халык җырлары, такмаклар... Аннан соң инде күпме еллар үткән, күпме белем алынган, күпме шигырь ятланган. Кайсы - истә, ә кайсы - юк. Ә башлангыч мәктәп коридорында җырланганнары хәтергә уелып калган бит!

Рус язучысы Лев Толстойның балага тәрбия биш яшькә кадәр бирелә, калганнары - шуңа өстәлә генә бара, дигән фикере бар. Димәк, биш яшенә кадәр балаларыбызны әдәп-әхлакка өйрәтү дә, еллар буена какшамаслык милли тәрбия бирү дә үзебездән тора түгелме? Анда инде, нинди генә глобализм упкыннары авызын ачып тормасын, әни теленнән, гореф-гадәтләрне тапшыра белгән әби-бабайлардан, балаларны чын күңелдән яратып, үз телебездә язылган мавыктыргыч һәм матур китаплардан алынган тәрбия, мөгаен, киләчәк буыннарыбызны коткарып калыр.

Кабат Асия Юнысованың китабына кайтам. "Татарстан коммунисты" журналы, "Ватаным Татарстан" газетасы кебек җитди басмаларда эшләгән һәм шундый ук җитди мәкаләләр язган бу журналист ханым да юкка гына балалар өчен шигырьләр язарга алынмагандыр. Моңа кадәр дә аның балаларга "Кышны яратам", "Язны көтәм", "Җәйне сагынам" дигән юка тышлы китаплары чыккан иде. (Аларында шигырьләр кирилл хәрефенә параллель итеп латин графикасында да бирелде.) "Алкалы чәчәкләр"ендә алар да кабатланган. Юк, һич артык түгел! Туган якларыбызның сихри табигате бала күңелендә әкияти чынбарлык булып җанлана. Җәйләрен җиләк җыеп хозурланган, "бака туйларында" бәйрәм иткән, чирәмдә бәбкәләр саклаган, үрдәккә, эткә карап йөзәргә өйрәнгән бала инде кышкы ямьнәр белән таныша, чана-чаңгы шуа, бураннан соң кар көри, "кош тәпие" телендә хат язып калдырган кошларга җим чыгара.

"Ташбаш хикәяте"ндә шагыйрә үзе җанландырган имән чикләвегенең маҗаралы сәяхәте дәвамында укучыга табигатьнең күзгә күренмәгән серләрен ача, нәни кырмыскадан, керпедән, саесканнан башлап, һәр җан иясенең "үз өемдә - үз көем" дип яшәвен күрсәтә.

Асия Юнысова шигырьләрен, балалар дөньясына кереп, алар булып яшәп, үз балачагына да "кайткалап" иҗат иткән. Кайчагында гына, юк-юк та, олыларча фикерләве чагылып киткәли. Әйтик, аның "кар күбәләге", янып бетәрен белмичә, "бер биюдә, бер очышта нур булып балкыйсы"на ышанып, урам фонаре утына ымсына. Ай-һай, бала алай ук фикерли алырмы икән? "Кышкы уен"да карда аунап уйнаган кызны геройның (малайның) "ап-ак карда кызыл алма" белән чагыштыруы да бик үк ышандырмый дияр идем. Ул шигырьне тәмамлау өчен "Бергә-бергә егылганда, егылу да кызык ул!" дигән юллары бер дигән булыр иде! Ә гомумән алганда, чеметем генә мондый кимчелекләр китапның кыйммәтен һич киметми.

Китап "Алкалы чәчәкләр" дигән исеме белән дә, тышында ук шул алкаларны (чык бөртекләре икәнен аңлагансыздыр инде) җемелдәтеп сурәтләп куйган Алсу Әҗемова рәсемнәре белән дә укучыны әллә каян җәлеп итеп тора. Тик мин бу китапның кибет киштәләрендә калган булуына бик шикләнәм. Әмма әниләр, үз бәбиләренә уку өчен, аны, һичшиксез, китапханәләрдән табачак.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: