Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Мөхәммәт Мирза поэмалары

Мөхәммәт Мирза - хәзерге татар шигъриятендә үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе, ул ХХ-ХХI гасыр чиге сүз сәнгатендә башланып киткән төп тенденцияләрне әйдәп бара, шигырь-поэмаларында кешелекнең яшәеш кануннарын аерып чыгарган, кешене олы кыйммәт итеп күтәргән яисә тормыш закончалыкларын тәнкыйть утына алган үзгә әдәби модельне укучы хөкеменә тәкъдим итә. Мөхәммәт Мирза иҗатында лирик герой...

Мөхәммәт Мирза - хәзерге татар шигъриятендә үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе, ул ХХ-ХХI гасыр чиге сүз сәнгатендә башланып киткән төп тенденцияләрне әйдәп бара, шигырь-поэмаларында кешелекнең яшәеш кануннарын аерып чыгарган, кешене олы кыйммәт итеп күтәргән яисә тормыш закончалыкларын тәнкыйть утына алган үзгә әдәби модельне укучы хөкеменә тәкъдим итә.
Мөхәммәт Мирза иҗатында лирик герой концепциясенең бирелеше гаҗәп үзенчәлекле, нәкъ менә лирик герой аның шигъриятендә берничә сукмакның бербөтен булып тоташуын тәэмин итә. Бер яктан, ул дөньяны фәлсәфи бәяләргә омтылучы булып күзаллана һәм аның кичерешләре символ-метафоралар, катлаулы образлар ярдәмендә чагылган фәлсәфи күзаллаулар, үзгә әдәби калып аша тирәнәйтелә; икенче яктан, хөр фикерле актив герой булып мәйданга чыга, җәмгыятькә һәм анда барган үзгәрешләргә үз бәясен, фикерен ишеттерергә омтыла, бу исә ирония, сарказм белән баетылган тәнкыйди башлангычка юл бирә; өченче яктан, авыр кичерешләрдән юануны балачактан, авылда үткән яшьлек сукмакларыннан, мәхәббәттән, Ана җылысыннан эзләгән эмоциональ герой булып аваз сала һәм шагыйрь иҗатын лирик-эмоциональ, вакыты белән сентименталь дулкынга көйли.
Узган гасыр ахырында иҗтимагый-сәяси вәзгыятьнең алышынуы үзенчәлекле идеологик мәйдан буларак формалашып җиткән татар шигъриятенә дә көчле борылыш ясый, сүз сәнгатендә яктыртылган проблемалар гомумкешелек югарылыгына күтәрелеп, поэзия үзгә фәлсәфи-әхлакый, эстетик, сәяси кыйммәтләрне һәм аларны җиткерүнең яңа юлларын, алымнарын, калыбын эзли башлый. Аерым сүз осталары татар шигъ­риятенең алга таба үсешен рус яки көнбатыш әдәби кыйм­мәтләренә, гареб эстетик һәм сәнгати кануннарына юнәлтеп үстерүдә, аерым шагыйрьләр исә нигезчел традицияләрне яңартуда, көнчыгыш әдәби үзенчәлекләрен заманга яраклы дәвам итүдә күрә.
М.Мирза икенчесен кулай дип саный, шигърияттә асыл кыйммәтләрне милләт хәтеренә төшерүгә бәйли, шәркый эстетик һәм фәлсәфи-этик кыйм­мәтләрнең, сәнгати алымнарның актуальлеген югалтмавын дәлилли. Бу сыйфат аның шигырьләрендә чагылыш тапкан дөнья сурәтендә, лирик геройның дөньяга карашында яки фәлсәфи күзаллауларда, тәрбияви максатларда гына күзәтелеп калмый, сурәтләү чаралары, шартлы-эмоциональ, эчке, субъектив эчтәлеккә ишарәләгән образлылыкта, жанрлар төрлелегендә яисә шигырь калыбын, хәтта үлчәмен сайлауда да ачык күренеп тора. Аның шигырь-поэмалары турыдан-туры фәлсәфә сатуга корылмый, шагыйрь еш кына аерым авторларның әсәрләреннән өзекләрне эпиграф итеп ала, билгеле шәхесләрнең образларына мөрәҗәгать итә яки аерым сүз-образларның мәгънәләрен "уйната" башлый, аерым гыйбарәләрне афоризм дәрәҗәсенә күтәреп чарлый. Аерым әсәрләрдә шәркый әдәби сурәтләр шигырь структурасына уңышлы кертеп урнаштырыла, көнчыгыш, ислам фәлсәфи концепцияләренә хас караш-билгеләр алга чыга, хәтта әдәби сурәтләүдә гарәп-фарсы лексик берәмлекләренә (җаһил, шаһ, өммәт, акын, касә, иҗтиһат һ.б.) зур урын бирелә, шәркый әсәрләргә охшатып стильләштерү дә күзгә ташлана.
Әдәбият фәнендә һәр әдипнең иҗаты эчтәлек һәм форма бөтенлегендә тикшерелә, шулай өйрәнелгәндә генә сүз остасының әдәби мирасы хакында тулы күзаллау формалаша ала. Әгәр теге яки бу иҗатны рәсемгә төшерү мөмкин булса, эчтәлек, идея-эстетик үзенчәлекләр хасиятеннән М.Мирза шигъриятен яктыга, илаһи мәңгелеккә очып баручы ике канатлы кош кебек сурәтләргә мөмкин булыр иде. Ул ике канатны рухи кыйммәтләр, әхлакый һәм дини яңарыш идеяләре бербөтенгә туплый, шагыйрь иҗатының үзәген, умыртка баганасын тәшкил итә. Шагыйрь иҗатына хас бу сыйфат аның поэмаларында да ачык чагылыш таба.
Ул кошның бер канатын фәлсәфи эчтәлекле поэмалар гәүдәләндерә. Гомумән, һәр шагыйрьнең иҗат йөзен билгеләгән бер төп сыйфат-үзенчәлек була, гадәттә, ул шуңа мөнәсәбәттә әдәбият тарихында үз урынын ала. М.Мирза иҗатын билгеләгән андый хасият итеп нәкъ менә фәлсәфилекне аерып куярга мөмкин. Мондый әсәрләрдә лирик герой философ статусында калка, ул кеше кыйммәте, гомер бәһасе, аның яшәеш кануннары, асылы турында уйлана, яшәү һәм үлем бөтенлеген ислам кануннары яктылыгында күзаллый.
Әйтик, "Бүре" поэмасы. Поэма кешенең яшәеш кануннарын бәяләргә омтыла: адәм баласы иҗтимагый кануннарга баш имичә, кешелеген саклап калырга тиеш; матди тормышка түгел, рухи югарылыкка омтылу лазем кебек фикерләр автор тарафыннан канун буларак билгеләнә. Әсәрдә кешелекне рухи камиллеккә өндәү, әхлакый яңарышка чакыру мотивы көчле яңгыраш ала.
Бүре / көчек каршылыгының әсәр структурасында берничә катламлы бәя булып укылырлык, символик яңгырашка ия оппозиция дәрәҗәсендә оешып җиткәнлеге күзгә ташлана. Гомумән, соңгы елларда мәйданга чыккан татар поэмаларының төп хасияте булып төрле катламнарның синтезына омтылыш тора. Ул синтез еш кына дини-мифологик образлар, гыйбарә-әйтелмәләр аша уздырылган фәлсәфи уйланулар: кеше һәм гомер, яшәү һәм үлем, яшәү мәгънәсе; сәяси-иҗтимагый фикерләр: идеология һәм милләт язмышы, система алып килгән фаҗига, милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге кебек мәсьәләләрнең бер әсәр чикләрендә очрашуына бәйләнә.
Бу сыйфатлар "Бүре" поэмасында да калку чагылыш таба. Эпиграф итеп алынган В.Высоцкий җырыннан, Бальто шигыреннән өзекләр әсәрдә ачылачак төп фикри сызыкларны алдан ук ассызыклап куя: поэмада кеше яшәешенә бәйле фәлсәфи кануннар, иҗтимагый һәм сәяси фикерләр бер үремтәдә бирелә. Объектив катламда лирик геройның бүрене үтерүе, бабасының да кайчандыр шундый батырлыкны кылуы хакында сөйләнелә. Бүре образы горур, буйсынмас, карусыз, сынмас-сыгылмас кебек сыйфатлар белән характерлана. Көчек исә аның капма-каршысы итеп сурәтләнә, ул ваклану, үчегү, коллык кебек сыйфатларны туплый: "Бүреләр - карусыз, / Бүреләр - горурлар, / Син - көчек, кол, ялчы". Әсәр структурасында алар кеше яшәешенең ике полюсын тәшкил иткән шушы сыйфатларның символик гәүдәләнеше булып укыла. Бүренең кешеләр тарафыннан үтерелүе ярдәмендә әдип хәзерге көндә ул сыйфатларның (горурлык, карусызлык, сынмас-сыгылмас рухи көч) кешенең үзе тарафыннан ук юкка чыгарылуы хакында сөйли. Икенче яктан, әлеге образларның мәгънәви кыры иҗтимагый мотивлаша: көчек / бүре каршылыгы иҗтимагый-сәяси кануннар нәтиҗәсендә җәмгыятьтә формалашып җиткән кешеләр катламын сурәтләүгә юнәлтелә, үзенчәлекле сарказм оеша ("Өр, әйдә, өр, көчек! / Сөяк-санакларны / Сиңа бирәләрдер / Миңа өргән өчен."). Өченчедән, бу образлар аркылы без һәр кеше күңелендә барган ак һәм кара каршылыгын да күрә алабыз. Әнә шулай фәлсәфи, иҗтимагый һәм этик карашлар бер ноктада туплана.
М.Мирза иҗатындагы кошның икенче канатын исә милләт язмышына мөнәсәбәтле, аның үткәнен бәяләгән, бүгенгесе өчен борчылган, киләчәге хакында уйлаган шигырь-поэмалар тәшкил итә. Мондый эчтәлекле шигырь-поэмаларда үз милләте өчен көрәшергә әзер булган актив, хөр фикерле герой алга чыга, тормыш-яшәешкә, анда барган үзгәрешләргә үз бәясен, фикерен ишеттерергә омтыла.
Билгеле, татар шигърияте ХХ гасырның буеннан-буена милли яшәешне алга җибәрү процессын әйдәп бара, милли идея теләсә кайсы чорда да үзкыйммәтен югалтмый. Милли үзаңны үстерү, милли рухны тирәнәйтү омтылышы, милләт язмышы турында сөйләшү М.Мирза шигъриятендә дә актуаль. Шагыйрьнең лирик герое милли фаҗиганең нигезләрен үткән тарихтан эзли; өзлексез сугыш­лардан гыйбарәт тарих аерым кешене дә, милләтне дә бәхетле итә алмый, дип раслый.
Шуңа бәйле төстә хәзергенең күп кенә проблемаларын шагыйрь тоталитар чорның кайтавазы буларак бәяли. "Без бабайсыз үстек", "Турайгыр", "Кабатланмас мәңге дигәннәре", "Дөнья сүзе - көн күзе" кебек поэмаларда бу сыйфат аеруча көчле. Мәсәлән, "Без бабайсыз үстек" поэмасында лирик герой кичерешләре аша тулы бер буын язмышына бәя-фикер алга чыга. Иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә бәйле ХХ гасыр фаҗигаләре, аларның кеше тормышына йогынтысын сурәтләгән вакыйгалар күз алдыннан үткәрелә. Хис-кичереш үсеше борчылу белән әрнү арасында тирбәлә. Автор заманга карата үз бәясен үзенчәлекле юл белән җиткерә, бер әсәр чикләрендә рәсми бәя һәм шәхси бәя каршы куела:
Данлы заман, диләр,
Шаулы заман, диләр,
Зарлы заман булган,
Канлы заман булган.
Алга таба мәчет манаралары киселү, нигезләрнең югалуы, сыйнфый көрәш кебек вакыйгалар шул зарлы һәм канлы заманны ачуга юнәлтелә. Тулы бер буынның югалуы автор тарафыннан ул буынның фаҗигасе генә түгел, алдагы буыннарның да хәсрәте итеп бәяләнә һәм лирик геройның үз бабасы язмышы мисалында ачып бирелә. М.Мирза, сыйнфый көрәш нәтиҗәсендә, рухи кыйммәтләргә тискәре караш, миллилеккә, хәләл тир түгеп ирешелгәннәргә кимсетеп карау сыйфатларының формалашуын тасвирлый. «Көрәш изге, диләр, / Кайда изгелеге? / Кайда минем бабам, / Кайда изгелеге?... Үткәннәргә кара, - / Ничә буын шулай, / Ятим, гарип, ярлы, / Йөрәк сыкрап елый», - дип сызлана. Рухи, әхлакый кыйммәтләргә йөз тоткан буынның имгәтелүе үзеннән соңгы буыннарда яшәешнең зәгыйфьләнүен китереп чыгарды, дип ачына ул. Шулар нәтиҗәсендә гыйсъян холыклы герой үз нәселе, милләте өчен көрәшкә әзер герой булып үсеп җитә:
Алда нинди көрәш?
Мин мәйданга чыгам!
Без имансыз үстек,
Ярлыкагыл, Ходам!
Авторның репрессия корбаны булган бабасы Нурлыгаянга багышлап язылган "Турайгыр" поэмасы бу сыйфатларның тамырын тарихи вакыйгаларга тоташтыра. Поэмада ике катлам аерып куела: вакыйгалар катламында утызынчы елгы вәзгыять, "сәвит Газизҗанның" авылдашларын сөргенгә озатуы кебек хәл-вакыйгалар сурәтләнә. Дини, иманлы буынның авылдан куылуы нәтиҗәсендә рухи яшәешнең юкка чыгуы хакында сүз алып барыла, аның өчен автор нигезгә эленгән ал әләм, кызыл кәфенлек кебек үзенчәлекле образларга мөрәҗәгать итә.
Мөхәммәт Мирза сыйнфый көрәш елларының үз нәселенә, авылдашларына китергән фаҗигасе хакында гына сөйләп калмый, ул канлы вакыйгаларның үз хуҗасыннан тартып алынган атларны - Турайгырларны да читләтеп үтмәвен сурәтли. Әмма бу беренче карашка гына шулай тоела, уку барышында турайгырның шартлы образ югарылыгында тәкъдим ителүе, сюжет канвасының артына яшеренгән субъектив катламдагы фикер-бәянең дә аның аша үткәрелүе күзгә ташлана.
Татар фольклорында ат ир-егетнең иң мөһим атрибуты, батырлык символы, борынгы гуннар заманыннан килгән семантик схема буларак билгеле. Фольклорның һәр жанры бу фикерне раслый: әкиятләрдә атын югалткан егет бәлагә тара, халык җырларында "ир канаты - ат" дип җырлана, мәкальләрдә дә ат егет кешенең йөрәгенә тиңләштерелә ("Ир-егетнең йөрәгендә Иярләнгән ат ятар"). Шул рәвешле, ат образы гаилә, нигез, авыл, кавем, халык, милләт, илнең терәге булган ир кешене бәяләүче критерийга әверелә. Бу әсәр тукымасында исә ул нигез, нәсел, авыл сакчысы гына түгел, милли ныклык, иман төзеклеге, системадан ризасызлык чикләрендә укыла алган күпмәгънәле символга әверелә. "Турайгыр", шул рәвешле, утызынчы елларны тасвирлау белән бергә, һәр заманда актуаль, яңача яңгыраган аерым кешедәге һәм милләт хәтерендәге фикер хөрлеген раслауга да йөз тота.
Әсәр поэтик яктан да үзенчәлекле корылган. Билгесезлек халәтен җиткерү өчен автор үзенчәлекле алым сайлый: риторик сорауларның еш кабатлануы әсәр тукымасында шушы максаттан файдаланыла. Алга таба әрнү тойгысын җиткерү юнәлешендә үзенчәлекле эпитет, метафора һәм сынландыру алымнарына мөрәҗәгать ителә: Турайгырның кешнәвеннән, мылтык тавышыннан болытлар калтырый, йөрәкләр калтырый, Җир шары сискәнә һ.б. Әлеге сурәтләү алымнары М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигыренә дә ишарә ясый, әнә шулай шагыйрь
сыйнфый көрәш нәтиҗәсендә авыл кичергән фаҗигаләрне миллионнарча кеше язмышын җимергән сугыш фаҗигаләре белән янәшә куя. Ил күләмендә барган әлеге хәлләрне символик образ-детальләр аша да тирәнәйтә: "Турайгырның күзен чокыган / каракошлар бигрәк ач иде...". Гаепсез кешеләрне фаҗигагә этәрүчеләрнең символы булган каракош образы шушы максатка юнәлтелгән идеологиягә, утызынчы елларда алып барылган сәяси барышка бәя бирә торган икенче эчтәлеккә юл ача.
Әлеге образ белән без шушы ук мәгънә бөтенлегендә "Кабатланмас мәңге дигәннәре" поэмасында кабат очрашабыз. Шагыйрь сугыш вакыйгаларын җентекләп сурәтләүне максат итмичә генә, алар тәэсирендә туган кичерешләр сызыгын алгы планга чыгара. Һәр сугышның мәңге кабатланмас дип тәмамланып та, даими яңарып торуы әрнү тойгысын иң соңгы чиккәчә үстерә. Г.Тукайның "кисмәк өстендә иттифакый кунган каракош" образына ишарәләгән Каракош-козгын образы, бер яктан, сәяси барышны символлаштырса, икенче яктан, меңләгән кешеләрне үлемгә этәргән сугыш эчтәлегендә калыплаша:
Каракошның томшыгында
сум ит -
Кызыл туйдан
кайтып барышы...
Каракошның томшыгында
сум ит:
Үзе туйган - күзе туймаган.
Ватан өчен ауган бер мең егет
Ничә мең туар җан
тумаган?..
Ватан ил азатлыгы, бөтенлеге хакына гомерләрен биргән егетләрнең җаны, аларның тиңсез хәсрәт кичергән аналары каршында җаваплы дигән фикер әсәрдә төп идея булып яңгырый:
...Ана күз яшендә диңгез тозы -
Йөзен чытмый йоталса
Ватан, -
Кабатланмас мәңге, -
дигәннәре,
Чынга ашар, бәлки, берзаман.
Совет системасына тәнкыйди караш, яшәешнең көнүзәк проб­лемаларын, милләт язмышы, халык әхлагы һәм традицияләре нокталарыннан күздән кичерү шигырь-поэмаларның гражданлык эчтәлеген тирәнәйтә.
Бер гасырлык тарихны үз эченә алган "Кысыр Гариф" поэма-кыйссасы бу яктан аеруча көчле. Асылда ул тормыш-яшәешнең үзәге, таҗы булган кешенең сугыш газаплары, рухи фаҗигаләр аша кичеп тә, кешелекле булып калырга омтылуы хакында сөйли.
Әлеге әсәр соңгы елларда онытыла төшкән сугыш темасына язылган поэмалар рәтен лаек тулыландыра. Лирик башлангычка йөз тотып язылган бу поэмада сугыш темасы үзәккә куелып, ул китергән фаҗигаләр - гасыр һәм яшәеш тарихын аңлауга ачкыч. Әсәрнең башында ук "Сугышларны дөнья байлыкларын кабат бүлешү, таланган-яуланган байлыкның хуҗаларын аклау-саклау өчен махсус китереп чыгаралар дип бәяләүчеләр хаклымы әллә" соравының куелуы ук шушы хакта сөйли, теманың актуальлеген кисәтә.
Поэманың вакыйгалар катламы Гайни солдат-ветеринарның әхлаксыз гамәлләре, Гариф язмышы, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар татар авылының яшәеше хакында сөйли. Һәр вакыйга психологик яктан уңышлы эшләнгән Гариф образы аша төенләнеп үстерелә. Шул ук вакытта бу образ автор фикерләрен җиткерү максатыннан җыеп эшләнгән модель образ кебек тә кабул ителә: аның аша М.Мирза шул чорның күпләре аша үткән язмышларны бер ноктага туплый.
Икенче яктан, әсәр хәзерге татар шигъриятендә лирик герой концепциясенең төрләнүе хакында хәбәр итә, бу яктан М.Мирза сугыштан соңгы еллар татар поэзиясе традицияләрен яңарта: татар шигъриятенә сугыш фаҗигасен буыннар фаҗигасе итеп таныган, аны фаҗигале үткән итеп бәяләүче, җимерелгән язмышлар өчен әрнүче лирик геройны "кайтара". Ул сугыш китергән газаплар, аларның буыннар язмышында дәвам итүе өчен әрни, Гарифтан башлап һәр герой, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын арык җилкәсендә күтәргән хатын-кызларның фаҗигале тормышы өчен сызлана. Ил тарихындагы бу фаҗиганең һәр кеше тормышына эз салып үтүен әсәрнең буеннан-буена шәрехләп бара.
Кеше язмышы - ил язмышы чылбыры. Шул елларда җимерелгән язмышлар ил киләчәгенә бәйле күзаллана: илнең бәхете дә, хәсрәте дә шул илнең вәкилләре булган аерым кешеләр бәхетенә яки кайгысына бәйле дигән фикер ассызыклана. Шуңа да поэма үзгә бер гамь белән сугарылган. Сугыш нәтиҗәләрен һәм фаҗигаләрен аңлый-күрә алучы шагыйрь өчен бу гамь ил, милләт киләчәге өчен кайгыруга әверелә.
Әлеге фикер әсәр исеменә - көчле позициягә чыгарылган кысыр эпитетын төрле чикләрдә уку мөмкинлеге аша тагын бер кат көчәйтелә. Туры мәгънәсендә Гарифның язмышына, бәхетсезлегенә ишарә итсә дә, субъектив эчтәлектә ул бер гасыр эчендә калыплашкан кысыр идеаллар, кысыр өметләр кебек укыла һәм М.Мирзаның Гариф язмышы хакында гына сөйләп калмавын тагын бер кат ассызыклый.
"Ил нидән башлана: / кавем, ыруданмы? / ... гаилә коруданмы" кебек сорауларга җавап эзләгән М.Мирзаның аерым шигырь-поэмаларында ил, халык язмышы турында уйлану - милләт киләчәге, тел язмышы, гореф-гадәтләр, йолалар сак­ланышы, яшь буынның мәдәни кыйммәтләргә мөнәсәбәте мәсьәләләренә бәйле туа. Мисал өчен, "Ил-мәйданда төш түгел", "Сабантуй", "Агыйделдә ак пароход" кебек поэмалар да шул хакта.
Әйтик, "Сабантуй" поэмасында Сабантуй гади бер гомумбәйрәм, җыен гына түгел, милләтне берләштерүче, традицияләрне сакларга мөмкинлек бирүче, татарга гайрәтен, холкын, бердәмлеген, дөньяга карашын җиткерергә ярдәм итүче КӨЧ югарылыгында тасвирлана. Әсәргә М.Шәймиевнең "...Татар көпшәк халык түгел, йолкырга, тарткаларга" сүзләренең алынуы ук шуны искәртә. "Ил-мәйданда төш түгел" әсәрендә нәкъ менә Cабантуйның сугыштан соң халыкны тыныч тормыш шартларына кайтара алуы бәяләнә. Һәр ике әсәрдә Сабантуйның совет чорында - милли кыйммәтләр кире кагылган дәвердә - милли хис-тойгыларны, йола-гадәт, традицияләрне саклап калырга ярдәм итүе ассызыклана.
"Йолдызлы басу", "Әнкәй", "Куян күчтәнәче" кебек поэмалар структурасында сафлык, матурлык, мәхәббәт, югарыга-биеккә омтылыш, кадерле кешеләр сурәте калка. Милләт, халык язмышы, иҗтимагый гаделсезлек хакындагы авыр кичерешләрдән юануны балачак хатирәләреннән, авылда калган яшьлек сукмакларыннан, Әнкәсе катыннан эзләгән эмоциональ лирик герой алга чыга, әсәрләр лирик-эмоциональ, вакыты белән сентименталь дулкында кабул ителә. М.Мирза асыл ышанычны, рухи кыйбланы балачагы калган үткәннәрдә, өлкән буынның яшәү рәвешендә таба, авыл мохитен, яшәешен югары күтәрә, туган туфракны ярату, җирсү хисен үзәккә ала.
Теләсә кайсы шагыйрь өчен иң авыры - үз әнкәсенә багышлап әсәр язудыр, мөгаен. М.Мирзаның "Әнкәй" поэмасы да "Кичер, Әнкәй, / Ничә кабат / Җыенып та, / Бер җыр да / Язалмадым / Синең хакта / Сүзләремнән баскыч тезеп, / Үрелсәм биеклегеңә, / Кимчелек китермәм микән, / Әнкәм бөеклегеңә..." юллары белән башланып китә. Ана белән бала арасындагы күренмәс һәм мәңге өзелмәс җепләрне сүз-мәрҗәннәргә төреп биргән әлеге юлларда ук шагыйрь­нең әнкәсенә мөнәсәбәте анык билгеләп куела - ул аның өчен изгелек, игелеклелек, батырлык, яшәү кыйммәтләренең идеалы, илаһи югарылык! Поэманың буеннан-буена шагыйрь шушы кыйммәтләрнең чыганагын эзли һәм таба - ул Ана булуда икән! Ана булу бәхетен тойган хатын-кыз дөнья-яшәешне башка үлчәүләргә салып, үзгә кыйммәтләр белән үлчи, тормыш-яшәешкә башка күзләр белән карый! Бу фикерен автор төп идея төсендә укучыга тәкъдим итә.
Поэтик яктан да М.Мирза поэмалары үзенчә, үзгә. Мәкаль-әйтемнәрне куллану, шигырь юлларын хикмәтле сүз әйтү традициясендәгечә төзергә омтылу, "шәркый" характерлы, бик нечкә ирониягә, төртмәле кинаягә мөрәҗәгать итү, аерым гыйбарәләрне афоризм дәрәҗәсенә җиткереп чарлау - барысы да аның үзгәлеген, оригинальлеген тәэмин итә. Шагыйрьнең осталыгы сүз-гыйбарәләр белән гаҗәеп оста эш итүгә, образларны көтелмәгән мәгънә бөтенлекләре, борылышлары белән баетып, бөтенләй көтелмәгән ассоциацияләр тудыра алуга да бәйле. Бу форма аның матур табышы буларак бәяләнүгә лаек.
Нурфия ЙОСЫПОВА, КФУ доценты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев