Мәдәни җомга

Мәгъсум Хуҗин турында истәлекләр

Быел Татарстан китап нәшриятында Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Мәгъсум Хуҗин турында замандашлары һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән җыентык дөнья күргән иде. Китапны язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан китап нәшриятының "Мирас" редакциясе мөдире Венера Камалиева әзерләгән. Күптән түгел...

Быел Татарстан китап нәшриятында Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты, язучы Мәгъсум Хуҗин турында замандашлары һәм туганнарының истәлекләре, әдипнең берничә хикәясе, каләмдәшләре белән язышкан хатлары һәм төрле язмалары туплап бирелгән җыентык дөнья күргән иде. Китапны язучы Ләбиб Лерон һәм Татарстан китап нәшриятының "Мирас" редакциясе мөдире Венера Камалиева әзерләгән.
Күптән түгел Мәгъсум аганың туган авылы Тенеки кергән күмәк хуҗалыкның үзәге булган Юлбат Мәдәният йортында басманы тәкъдим итү кичәсе узды. Аңа Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем әдип­ләр, Мәгъ­сум аганың сеңлесе Нурания апа Рәхимова, кызлары Ләйсән белән Наилә дә кайткан иде. Аңа чаклы язучылар Байлар Сабасы зиратында Мәгъсум аганың каберенә чәчәк салды.
Тенеки - танылган көмешчеләр авылы. Бу як осталар кулына кергән көмеш, гаҗәеп гүзәл йөзек-беләзек-алкаларга әверелеп, хатын-кызларыбызны нурландырган, аларның җаннарын җылыткан. Мәгъсум ага да шушы гүзәл йөзек-беләзекләргә тиң оста үрелгән вакыйгаларны эченә алган хикәяләр иҗат иткән. Аның каләме аша үткән әсәрләрне укыганда җан сафланып киткәндәй була, хикәянең тәме соңыннан да җуелмый. Шагыйрь Газинур Морат, галимә Гүзәл Насыйбуллина Мәгъсум аганың хикәя язу осталыгының иң югары ноктасына ирешүен, бу жанрның бөтен нечкәлекләрен, хасиятен белеп язуын белдерде, әдипне Чехов, Бунин кебек язу­чылар белән янәшә куйды.
Казкаш инеше тирәсендәге калкулыклар белән чуарланган, тигезле-тигезсез урында урнашкан, Алпамша-пәһлеван чабатасын каккач барлыкка килгән Кибән һәм Арыслан тау­лары итәгенә утырган Тенеки, аның кешеләре әдипнең күп хикәяләренә матур бер образ булып килеп керә. "Кеше күңеле - үзе бер кояш" хикәясендә язучы Тукайны шушы көмешчеләр авылына алып кайта, Нигъмәтҗан карт белән очраштыра. Хәтта «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» кебек хикәя исемнәре генә дә аның үз күңеленең дә табигать, туган ягы белән береккән булуы турында сөйли. Әлбәттә, бу юкка түгел. Булачак әдип шушы туган авылының матурлыгы белән хозурланып үссә, илһам алып иҗат итсә, аңа нәсел тамырлары буйлап аккан сәләт тә килеп кушыла. Кичәдә җирле тарихчы, "Юлбатым-Янбулатым" исемле тарихи-документаль китап авторы Илдар Сафин искәрткәнчә, Мәгъсум аганың гомер буе диярлек күмәк хуҗалык рәисе булып эшләгән әтисе Хәмидулла абзыйда да язу­чылык сәләте булган. Ул бик тә җаваплы вазифалар башкаруына карамастан, авыл тарихына бәйле әһәмиятле вакыйгаларны җентекләп теркәп барган, аңардан күп кулъязмалар калган. Ул төзегән нәсел шәҗәрәсе хәзер мәктәп музеенда саклана. Абзый Тенеки авылы тарихын язып калдырган. Илдар әфәнде Хәмидулла агайны Сабаның тарихын башлап язучы кеше дип тә исәпли.
Мәгъсум ага аеруча яшь язу­чы-шагыйрьләрне үз итә. Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкарнәй... Холкы белән үзеннән өлкәнрәкләргә тартылучан Ләбиб Лерон белән исә серләре аеруча килешә. Алар, яшь аралары шактый булса да, бер-берсенә "Яшьти" дип дәшә торган була. Билгеле, бу дуслыкның ныгып китүенә Мәгъсум аганың кешене ярты сүздән аңлап алу, үз фикерен бормалар ясамыйча гына белдерү, әмма көчләп такмау кебек сыйфаты да булышкандыр. Өлкән язучы "яшьтәш"енә үзе исән чагында ук архивының күп өлешен биреп калдыра. Ләбиб әфәнде исә Мәгъсум аганың вафатыннан соң аның турында истәлекләр җыю эшенә керешә, язучыларга, дусларына, туганнарына мөрәҗәгать итә.
Китаптагы истәлекләрдә бәян ителгәнчә, Мәгъсум ага бик тә ипле, мәгънәле, пөхтәлек, чис­талык сөюче кеше булуы белән бергә, энциклопедик белемгә дә ия. Аның тагын бер зур хезмәте - ул "Татар хикәясе антологиясе"н дә төзүче. Кол Галиләрдән башланган әдәбиятыбыздан иң якты үрнәкләрен сайлап, аларны җыйнап дөньяга чыгару гаять зур хезмәт сорый. Институтлар шөгыльләнердәй олы эшне Мәгъ­сум ага берүзе башкарып куя. Тәлгать Нәҗмиев белән бергәләп эшләгән "Яшә, Саба-йорт" тарихи-документаль китабын әзерләгәндә дә, бүлмәсендә генә утырып, кулына килеп кергән материалларга нигезләнеп кенә язмый, районның барлык авылларын, алардагы урамнарны, тыкрыкларны әйләнеп чыга.
Мәгъсум ага күпләр хәтерендә үтә тыйнак кеше булып калган. Бу уңайдан язучының кызы Ләйсән Хәбибуллина язган хатирә аеруча уйландыра. Инде хәле начарланып, урын-җир өстенә яткач та, Мәгъсум ага "егетләр"не борчырга теләми, авыруын беркемгә дә әйтмәскә куша. Иртәгә бу дөньядан үтәсе көнендә дә аңа кемдер шылтырата, әдип шунда да хәлен тамчы да белдерми, каяндыр тапкан көр тавыш белән: "Әйбәт, укыйм әле," - дип җавап бирә.
Фатих Хөсни исемендәге әдәби премияне дә аңа 67 яшендә генә тапшыралар. Бу - аның иҗатын бәяләгән, беренче һәм соңгы алган бүләге. Әлбәттә, хикәяләр язу остасына Тукай исемендәге әдәби бүләк тә тиеш булгандыр.
Ләбиб Лерон әйткәнчә, премияләр вакытлы әйбер, киләчәк буын һәркемгә өр-яңадан үз бәясен бирер. Бүген үк инде, Саба районында гына түгел, саллы әсәрләр иҗат итүче, танылган әдипләребез дә хикәяләр остасын хөрмәтләп телгә ала. Тенекидә авылның иң зур урамы Мәгъсум Хуҗин исеме белән йөртелә. Юлбат урта белем бирү мәктәбе музеенда язучының шәхси ядкәрләре бар, биредә Мәгъсум аганың шәхси музеен ачу турында хыялланалар.
Сөембикә КАШАПОВА.
Фәнил МӘҮЛЕТОВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: