Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Мәһдинең бер дәресе

Җир әйләнә. Кеше китә – җыры кала. Мөхәммәт абый турындагы хатирәләр гел күңел түрендә.

Мөхәммәт абый Мәһдиев... Аның вафатыннан соң күпме сулар аккан, күпме җилләр искән – еллар чыгыры әле һаман саен җай гына әйләнә, көннәрне үзенә урый тора... Без барыбыз да аны сагынабыз. Мөхәммәт абыйның туган ягындагы төлке уйнаган орлар да, торналар төшкән басу-кырлар да юксынадыр аны.

Аның ташка басылган үлмәс әсәрләре безнең белән калды. Аларны бер дә икеләнмичә “Татар тормышы энциклопедиясе” дип атарга да мөмкин. Авылдагы бәрәңге сабагы исеннән дә, ындыр табагындагы алтынсу көшелләрдән дә әллә ничаклы мәгънә, фәлсәфә уйлап тапты аның каләме. Гасырлар буе чарланган гореф-гадәтләр, телеграф чыбыгына уралып сызгыручы җил, салам эскертләренең баш әйләнгеч исе... Ул боларның һәммәсен җете күзләр белән күреп, сизгер җаны белән тоеп, аннары күңеле аша саркытып, безгә бүләк итте. Шуларның барысы өчен дә мең рәхмәт аңа!

Җир әйләнә. Кеше китә – җыры кала. Мөхәммәт абый турындагы хатирәләр гел күңел түрендә.

Яратып һәм кыскартып, аны студентлар гына түгел, дуслары һәм хезмәттәшләре дә “Мәһди” дип кенә йөртә иде. Менә аның бертуган абыйсы Рәшит Сөнгать улы Мәһдиевкә бәйле бер истәлек. 
                  
* * * 

Рәшит ага Мәһдиев – Бөек Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр сапер булып катнашкан, Европа түренә үк барып җиткән орденлы фронтовик. Сугыштан әйләнеп кайткач, Казан аэропортына тәэминатчы булып эшкә урнаша. Бомбардировщикларның дәһшәтле авазларыннан соң пассажир самолетлары гөрелтесе аның күңеленә хуш килә... Үзе исән чагында ук күрешеп, (Мөхәммәт абый тәкъдиме белән),  аның турында “Дүрт гөрелте” дигән күләмле генә очерк язган идем.  Моннан кырык еллар элек ул “Татарстан яшьләре” газетасында басылып та чыкты. 

Очерк белән генә чикләнмичә, Рәшит абый турында, “Чистартырга!” дигән озын бер шигырь дә яздым әле. Мөхәммәт абый белән күрешүләребезнең берсендә балладага тартым ул шигырьне аның кулына тапшырдым. Алды. Озак та үтмәстән, үземә кире кайтарды. Каядыр ашыга иде булса кирәк: “Каләм белән яздым, укырсың”, - диде дә, фәлсәфи-саран гына елмаеп китеп барды.

Шигырь читенә карандаш белән язылган тыгыз-кыска җөмләләрне өйгә кайткач та янәдән бер кат күздән кичердем.

Күрче, тәнкыйть сүзләре дә бар икән ич саран гына бу юлларда! Ләкин бу – ачы тән­кыйть түгел, ә бәлки ипле һәм иптәшләрчә яхшы ният белән киңәш бирү рәвешендәге сүзләр иде. Әйтик, икенче куплетны болайрак язган идем:

Атакага барган батальондай
Сугышчылар тагын чыкты кырга – 
Орлык көтеп яткан туфрагыңа
Миналардан кирәк чистартырга! 

Менә шуның сул як читенә Мөхәммәт абый болай дип язып куйган: “Герман туфрагын чистартырга кирәк. Менә шигырьнең көче кайда!” Мин аны шулайрак итеп үзгәрттем дә. Шигъри образның гуманистик офыгы тагын да,  киңәебрәк китте. 

Минем алтынчы строфада мондый юллар бар иде:

Сизеп тора сугыш беткәнлеген
Җиргә кадап куйган автоматлар...

Әлеге юлларга карата болай диелгән: “Автоматны, бәлки, тезеп салыргадыр, образга туры килми”. Әйе, автоматларны миңа “ансат” кына җиргә тезеп салырга туры килде. Чөнки җиргә кадап куйган автоматларның көпшәсенә дымлы балчык кереп тулачак  бит.

Һәм, ниһаять, соңгы куплетларның берсе:

Ракеталар чехол изүләрен
Ертып ачмак була тыныч кына...
Кара мишень булып, Европаның
Күкрәгендә үлем тыпырчына!

Шушы юлларның читенә исә мондый тамга салынган: “Абстракция көчле. Гадирәк булмас­мы?” Монысы шул килеш калды, үзгәртергә көчем-вакытым җитмәде. 

ХХ йөз башы әдәбиятын, бигрәк тә Тукай шигырьләрен яттан диярлек белгән мөгаллимебезнең бер шигырь аша төбәп әйткән сүзләре-киңәшләре менә шулар иде. Кечкенә генә бер сабак, осталык дәресләре түгелмени бу?

Шулай ук тагын бер “йомарлам” сүз әйтим. Ике битлек шигырьнең “резолюция” сала торган почмагына: “Отличный шигырь! Стержене табылган” дип мөһер сугылган иде.

“Җирне, суны, күкне – бомбалардан,
Сугышлардан кирәк чистартырга!”
... Җир шарының теләкләрен төяп,
Рәшит агай әнә чыккан кырга.

Шушы соңгы куплеттан соң өч кенә сүз уеп язылган иде: “Укыдым да еладым. Рәхмәт!” Имза. 02.12.81. Монысын инде әдипнең нечкә күңелле кеше икәнлегенә ишарә дип кабул итик, ә бәлки кан-кардәшлек һәм туганлык хисләренең чагылышы да булгандыр бу. 

Рашат НИЗАМИ. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев