Мәдәни җомга

Мәдинә апаның яңа романы

Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган Мәдинә апа былтыр тагын бер яңа романын бастырып өлгерде

Сезнең шундый кызыклы чагыштыруны ишеткәнегез бармы икән: бөтерелгән чакта орчык басып тора, бөтерелүдән туктаса – ава. Әлбәттә, бу орчык турында гына түгел, без – кешеләр турында да ул. Шул әйтемне исемә төшерсәм, минем күз алдыма Мәдинә апа Маликова килә. Бүгенге заман татар язучылары арасында мин аны иң актив иҗат итүчеләрдән саныйм. Алай гына да түгел, үз әсәрләрен ул читтән бер ярдәмсез китап итеп чыгара һәм тиз арада укучысына да илтеп җиткерә белә. Әле ике ел элек кенә “Арыш тәме” дигән китабы өчен республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алган Мәдинә апа былтыр тагын бер яңа романын бастырып өлгерде. “Сандугачның күз яше” дип атала ул. Без сәхнәләрдән күреп сокланган, бик бәхетле тоелган язмышлары күпләрне кызыктырган җырчыларның безгә сизелмәгән әллә никадәр сагышы, әрнүле күз яшьләре бар!

Айсолтан Диярова да – танылган җырчы, тамашачысы аны ихлас ярата, гастрольләрен көтеп ала. Шуңа да ул туктаусыз юлда. Ә өендә аны яшүсмер улы Ринат ялгызы көтеп кала. Ярый әле, күз-колак булырга күршеләре юньле. Азып-тузып йөрүче, тәртипсез малай түгел аның улы. Шулай да, тормышка фикере үзенчә формалашып килгән, акылы утырып та җитмәгән егеткә әти кешенең иң кирәк чагы. Нишләтәсең, улының әтисе, кайчандыр бергә концертлар куеп йөргән шома телле Маһияр белән гаилә тормышы барып чыкмаган шул Айсолтанның. Алары – үткәндә. Бүген исә улы - Ринаты, телевидение тапшырулары, интернет аша дөнья, ил яңалыкларын, Россия–Украина мөнәсәбәтләрен чын күңелдән беркатлы аңына сеңдереп, һичшиксез шунда – “яңа фашистларга” каршы сугышка китү уе белән яна. Билгеле инде, моңа әнисе дә, яраткан кызы Адилә дә теше-тыр­нагы белән каршы. Романның төп сюжет сызыгы шушы вакыйгага корылса да, монда чишелеше булмаган, чияләнеп беткән проб­лемалар бихисап.  Мәдинә апа – оста психолог, мәхәббәт дип башын югалткан бичара кыз халәтен дә (Зәрия, Резидә), хатын-кызны алдап, үз рәхәтен генә кайгыртучы ир тормышын да (Маһияр, Резидә гашыйк булган капитан), баласын югалткан ананың өзгәләнүләрен дә (Айсолтан) барысын да тирәннән тоемлап, ышандырып, җете төсләр белән тасвирлый. Әсәр детектив ук булмаса да, анда детективлыкка дәгъва иткән өлешләр җитәрлек. Зәриянең алданып тапкан, ләкин үз янында үсмәгән улы Динар, Ринатның сөйгәне Адиләгә кызыгып, шундый детектив сюжетлар килеп чыгуның сәбәпчесе була да инде. 

Тыңлаусыз улының Украинага качып китүе һәм яраланып госпитальдә ятуы турында белгән ана, аның янына бару чарасын эзләп, бер хәрби җитәкчене эзләп таба. “Сугышлар һәрвакыт булган, булып тора һәм мәңге булачак”, - ди полковник, тыныч тавышы белән Айсолтанны тагын да миңгерәтеп. Егет кешене сугышчы итеп үстерергә кирәк, ди. Юк, кабул итә алмый ана кеше мондый кырыс хакыйкатьне. Бердәнбер улын ниндидер мәгънәсез сугышта үлсен, яисә гомерлек тән һәм җан яралары алсын өчен үстергәнмени ул?

Китапның тышлыгында – танылган җырчыбыз Вафирә Гыйз­зәтуллина сурәте. Ул Айсолтанның прототибы да булып тора, билгеле. 

Китапларының тышлыгы турында да әсәр язгандагы кебек үк җитди уйлана белүе – Мәдинә апаның тагын бер таланты. Шуңа да аның китаплары тышлыгының бизәлеше белән үк үзенә җәлеп итә.

Язучының шушы ук китабында “Кояш күпере” дигән повесть һәм берничә хикәя дә урын алган. Повесть элегрәк язылса да, автор аны өр-яңадан редакцияләп чык­кан. Райбашкарма рәисе Гадил Закировичның тавык та чүпләп бетермәслек эш-мәшәкатьләре белән шагыйрә кыз Тәбриянең ихлас мәхәббәте параллель рәвештә үрелеп бара. М.Маликова, профессиональ журналист буларак, рәиснең хезмәтен дә оста итеп ача, андагы бюрократик детальләрне ачык итеп тасвирлый. Эш, җитәкчелек вазифасы, дәрәҗәле кәнәфи – рәиснең яшәү рәвеше. Бала тапмаган хатыны Суфия белән тыныч, бер көйгә салынган гаилә тормышы. Беренче мәлдә Тәбрияне өзелеп яраткан Гадил Закирович хәзер инде аны җитәкчелек кәнәфиеннән дә, үзенең җәмгыятьтәге тәртипле-­ышанычлы ир абруеннан да өстен куя алмый. (Чын мәхәббәткә ышанган хыялый кызлар, тормыш мәңгелек сөюдән тора дип алданмагыз, дип кисәтергә тели язучы.) Кайчандыр  үзенә бала табып бирүне үтенгән ир, Тәбрия бала тапканда, аның янәшәсендә түгел. Ахыр чиктә Тәбрия очрак­лы рәвештә газ белән агуланып үлә. Тик... бу хәлнең очраклы булмау ихтималын да сизелер-сизелмәс кенә күрсәтеп үтә автор. Чөнки бер көн алдан гына аның янына Гадил Закировичның хатыны килеп, “дипломатларча” гына сөйләшеп, төзәлмәстәй яра салып киткән.

Тәбриядә - хыялый, үз-үзен аямый торган мәхәббәт. Ул үз үлеме белән Гадил Закировичны бөтен бәлаләрдән коткара, аның теләген тормышка ашырып, бала да табып калдыра. Шулай итеп, бала табу инструменты ролен генә үти ул. Хәзер аның улы, туу турында таныклыгына көндәшенең улы дип язылып, тулы гаиләдә үсә. Димәк, кадереңне белмәгән кешегә онытылып гашыйк булу – фаҗига.

...Бер интервьюсында язучыбыз Марат Кәбиров, укучылар күз яше чыгара торган әсәрләрне яратып укый, дигән иде. Бу очракта ул хаклы, әлбәттә. Ләкин күз яшьләрен чыгарып уку – начармыни? Нәкъ шундый әсәрләр укучыга кырыс чынбарлыкны калку итеп күрергә, теге яки бу очракта зур хаталар җибәрмәс өчен укыганнарыннан гыйбрәт алырга, бик кыен чакларда да авырлыкларга бирешмәскә өйрәтмимени? Андый әсәрләр укучыга чыннан да кирәк.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: