(Флёра Гыйззәтуллинаның "Йөрәгемдә шаулый карурман" китабы турында)
Шагыйрь - халыкның җаны, шигырьләре - аның җан авазы, дияр идем. Хатын-кызлар шигъриятенең дилбегәсе поэма жанрын иярли алган Флёра Гыйззәтуллина кебекләр кулында. Аның шигырь мәйданы вакыт-вакыт - коррида уенын, ә автор тореадорны хәтерләтә. Ут-су кичкән шигъри язмышын әманәт итеп халкына тапшырырга алынган шагыйрә:...
(Флёра Гыйззәтуллинаның "Йөрәгемдә шаулый карурман" китабы турында)
Шагыйрь - халыкның җаны, шигырьләре - аның җан авазы, дияр идем. Хатын-кызлар шигъриятенең дилбегәсе поэма жанрын иярли алган Флёра Гыйззәтуллина кебекләр кулында. Аның шигырь мәйданы вакыт-вакыт - коррида уенын, ә автор тореадорны хәтерләтә. Ут-су кичкән шигъри язмышын әманәт итеп халкына тапшырырга алынган шагыйрә:
Нигә соң мин шулай сутый куам,
Көн-төн энә белән кое казып? - ди.
Һәр сүзендә хак-дөреслек өчен көрәшкән шагыйрә изге гамәлен:
Йөзем якты. Өметкәем камил:
Шигъри илһам мине ташламас! -
дигән шигырь юллары белән беркетеп куя. Бу дөньяның тынгы белмәс җырчысы булуын таныган хәлдә, карлы-буранлы кышлар аша язга чыга алмый калудан куркып, шигърияте, ягъни ай-кояшы белән халык күңеленә агыла.
Шигъри төенчегем төйнисе бар,
Кузгалганчы үзем соңгы юлга, -
дип кисәтә шигъри арсеналы бервакытта да бушап калмаган шагыйрә. Артезиан коесына тиң иҗатында туган як һәм тормыш тәҗрибәсе илһам артериясенә әйләнә.
Тормыштан-бәгырьдән өзеп
Яздым һәр әйтер сүзне.
Яисә
Йөзә минем шигъри офыкларым
Туган якларымнан ачылып, -
дип язуы белән ул, нигездә, хаклы.
Тормышның үзеннән алган багажы булу өстенә, һәрбер хәрефне керфегендә мөлдерәтеп сугара, бер шигъри бөрегә юлыгуын зур бәхеткә санап, рухланып иҗат итә. Тормыш ваклыкларыннан азат шигъри җанның үз дөньясы бар:
Тел очымда - шигырь, баш очымда
Шигырь булып күренә тирә-юнь.
Тауга карап тау булу бәхетен насыйп әйләгән шагыйрә тегүчелек һөнәрендә һәм шагыйрьлектә бердәй югарылыкка ирешүе белән жонглёр осталыгына ия. Башка сүз осталарын өйрәнсә дә, ул аларны кабатламаган, шигърияткә үз сукмагын салып, үз юлы белән килгән. Баналь сүзләрдән һәм рифмалардан ерак торган шигырь түтәлләрендә аның үз табышлары бихисап. "Чәнчүле, таудаш, агымдаш, бәрәкәтлим..." кебек автор неологизмнары белән беррәттән, окказиональ сүзләрдән "язлаганда, ярмаланам, дөньядашлар, кояшлану, үрсәләнеш...." кебекләре дә очрый. Соңгылары контекстта номинатив берәмлек булып яшәсә дә, яңадан кулланылмый. Шуңа күрә беренче төркемгә караган табышлары күңелгә ятышлы.
Шагыйрә иркен сурәтле фикерләве нәтиҗәсендә йөзләгән метафоралар белән эш итә. "Гөнаһ камчысы, тәһарәтсез еллар, хәтер шәмнәре, хезмәт күкесе, диңгез иңнәре, гасыр яшеннәре, тугрылык ыстаны, хыянәт арбасы, хыянәт базары, таулар каргышы, чор сөрмәсе, гомер келәме, шигъри төенчек, империя арбасы, өмет араннары, моң куәсе..." - мисалга тел бизәкләренең беразы гына. Болар, әлбәттә, шигъри ганимәтләр.
"Кирәк түгел миңа тапталган дан!" дип аваз салган шагыйрә, ритм-авазларны оештыру, эчтәлек - һәммәсе шигырьнең үзәге булуын истә тотып, ирекле рифманың матур үрнәкләрен бирә. "Чыңлады - чыннары, үгиемнән - үз өемнән, кылычларга - тынычларга, күрәмсез - иләмсез, яначагын - балачагым, илгә мин - тиргәмим, эрләүдән - үз гәүдәм, көнләп - юньләп, ак чардагына - акчарлагына, куштан да - һуштан да..." кебек рифмалардан тыш, янәшә рифмалар да шигырьнең аһәңен арттыруга ярдәм итә:
Сибелеп биектән, акбүз ат биеткән
Яктысы шул айлы кичләрнең...
Түзәр чара да, һуш та юк,
Дус та юк таянырга.
Бу зурлыкка, хозурлыкка
Сокланыр дигән идем.
Мәкаль-әйтемнәргә аваздаш шигырь юллары да тирән мәгънәгә ия:
"Игелексез ирне ил өнәмәс".
"Яшәүдән гайрәт чикмәсә,
Бәхетне табып була".
"Табыну ялыну түгел".
"Кайда көрәш, давыл-ут - шунда".
"Суы татлы - сүзе татлының..."
"Ишелсәләр, күперләрне ялгап була,
Бер өзелгән намус җебен
ялгап булмый".
Мисалларны тагын да дәвам итеп булыр иде.
Шагыйрә иҗади куәсенең көчен аеруча поэма жанрында күрсәтте: поэмалары белән бенефис бирде ул. Шигърияттә Флёра Гыйззәтуллина бас тавыш белән сөйли. Нәфислек яисә кайнарлык белән өртелгән сүзләре җанының кайтавазы кебек. Гомумән, аның шигырьгә вакытлыча килгән "гастролёр" түгеллеге башлангыч иҗатыннан ук сизелгән. Аның йөрәгеннән кайнар чишмә тибеп чыккан. Үзенең тәүге чыгышларында ук җитди әсәрләр биреп, Әлмәт язучыларының фатихасын алган шагыйрә гомер буе җаваплылык тоеп яши, иҗат итә. Кирәксә, демонстратив рәвештә көрәшкә чыгып, шигырь мәйданында үз сүзен әйтә:
Шигъриятең, телең, бөтен илең
Сынау "сират"ларын гизгәндә,
Илгә тиңдәш биеклектән килү
Тиештер бит инде бездән дә!
Иҗатта тоткан юлы Гаделлек, Намус, Эчкерсезлек төшенчәләреннән гыйбарәт шагыйрәгә, тормыш һәм иҗат "сират"ларын кичкәндә, әлеге атамалар балансир хезмәтен үти.
Фикер алышу өчен Флёра Гыйззәтуллинаның үзенчәлекле темалары күзгә ташланып тора. Шагыйрә җанына туган ил кайгысы моң булып урнашкан. Ул ил гаме белән яши:
Бер хәсрәтсез изрәр чаклар түгел,
Йокы көтмим - төшләр күрерлек.
Ил һәм Ана образын янәшә бирә ул:
Өзелсәм дә, үзем кайгырсам да,
Кайгыларга илне салмамын.
Үзем бала били башлагачтын,
Әнкәйләрнең хәлен аңладым.
Сабый күзендәге һәр очкында яшәвенең дәвамын күрә ана.
Җирдән иман качкан бу заманда маңкортлыкның татарга да йогуына өзгәләнә шагыйрә, маңкортның ай һәм тәре рифмалашсын өчен, хәтта җанын сатарга да әзер булуын кисәтеп "чаң кага". Тирә-юнебездә канат җәйгән әхлаксызлыктан чарасыз калганга, риторик сорау бирергә мәҗбүр:
Моның өчен үч алмасмы
Ычкынып Җир күчәрдән?
Иманына тугры шагыйрә үз дәрәҗәсен, бәясен нык белә: "хыянәтчел куштан каршысына сандугач булып очмый". Ул урман төсле кыргый, ләкин шул ук вакытта кодрәтле дә. Аның "кодрәтендә төннәр серләшә". Кыскасы:
Бу бәхетне сорап алып булмый,
Тумышымнан Ходай бирмәсә.
Җырланасы җырларының тибрәлешен каеннардан алган шагыйрә йөрәгенә киләчәк гасырның моң дәрьясы сыйган. Ул, җырлап, илгә илһам кайтара. Ләкин киткән көченең әҗере түләп кенә бетерерлек түгел. Иҗатта ул үзен каторжандай ялгыз хис итә. Каләменнән энҗе тамызып, актыккы сулышынача ялгыз иҗат итәргә дә әзер:
Чөнки мин бер сулар сулышым өчен дә
Яшәүгә мең кабат бурычлы.
Олы шагыйрәгә карата купкан хисләремне шигъри юллар аша да уртаклашыйм әле.
Флёра Гыйззәтуллинага
Синең җаның моңлы,
Гармун димме моны,
Татар моңы чөнки гармунда.
Синең каләмең дә
Гармун кебек мәгәр,
Очларыннан моңнар агыла.
Сагышларың булса,
Әйтәм инде җилгә:
"Хәсрәтләрен, - димен, - син тарат".
Синең күңелең, шагыйрь,
Гармун гына түгел,
Кылы тартылган бер гитара.
Кылдай киерелгән
Башыңдагы уйлар,
Тәнеңдәге һәрбер күзәнәк.
Син үзең дә гайре
Башка кеше, шагыйрь,
Хәтта яшәвең дә үзгәрәк...
Рухия АХУНҖАНОВА.
Нет комментариев