Мәдәни җомга

МАМАДЫШНЫҢ ҮЗ ГАЛИЕ БАР

Унике-унөч еллар чамасы элек, Яңа елга аяк басуга ук, Мамадышка кунакка чакырдылар. Ел саен 15 гыйнварда якташлары Шәйхи Маннурны искә алу чаралары үткәрә, әлеге мәрәсим әдипнең туган авылы Тулбайда да, Мамадышның үзендә дә күркәм традициягә әверелгән. Район үзәгенә куелган Шәйхи Маннур һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы башланганчы байтак кына вакыт бар...

Унике-унөч еллар чамасы элек, Яңа елга аяк басуга ук, Мамадышка кунакка чакырдылар. Ел саен 15 гыйнварда якташлары Шәйхи Маннурны искә алу чаралары үткәрә, әлеге мәрәсим әдипнең туган авылы Тулбайда да, Мамадышның үзендә дә күркәм традициягә әверелгән.

Район үзәгенә куелган Шәйхи Маннур һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы башланганчы байтак кына вакыт бар иде әле, редакция бинасына сәяхәт кылып алдык. Аптыраганнан гына «Нократ» гәзите төпләмәсен актаргалап карыйм. Миңневәрис Мингалиев дигән авторның язмалары бик еш кабатлана, араларында хикәя дип мөһерләнгәннәре дә байтак кына. «Ипекәй исләре» дигән хикәяне кулга алам. 1921 елда булган ачлык фаҗигасе, укучыны дерт итеп сискәндерергә мәҗбүр иткән хәлләр... Бу хакта күп язылды, әмма Миңневәриснең язмасы табигыйлеге, аз сүзлелеге, кырыслыгы белән җәлеп итте. Хикәядә тасвирланган һәрбер герой аша һәр вакыйга рәссам картинасыдай күз алдына килеп баса. Теманы нечкәлекләренә чаклы белеп, тоеп, йөрәге аша кичереп яза Вәрис. 21 ел ачлыгын кичергәндә үзе сабый булган берәр картмы, әллә шул ачы вакыйгаларны көндәлекләргә төшереп калдырган бабайның оныгымы - ничә яшьлек кеше, кем соң бу язучы?..

«Дуслар бүләге» дигән тагын бер хикәягә юлыккач, инде шул дөньяга чумам. Монысы Ватан сугышыннан соңгы чордагы мескен авыл һәм андагы татар хатыннары турында. Әлеге хикәядә дә Миңневәрис читтән генә күзәтүче булып түгел, ачлыктан интеккән малкайларның хәленә кереп, аларның халәтен күз яшьләре аша кичереп яза. «Кар астында калган кеп-кечкенә йортлар ак яулыкка төренгән карчыкларны хәтерләтә иде». Аның үзенә генә хас мондый әдәби сурәтләүләре олуг язучыларыбызның әдәби табышларыннан һич ким түгел. Димәк, Вәрис-Миңневәрис сугыш чоры михнәтләрен дә яттан белгән ветерандыр инде дип уйлап куям...

Җентекләбрәк төпченмәкче булып, Мамадыш төбәге тумасы Шаһинур Мостафинның колагына пышылдаган идем, тегесе, рәхәтләнеп көлә-көлә, бер кабинетка таба ияртте дә китте. «Мөхәррир урынбасары» дип язылган бүлмә түрендә утырган егеткә кул изәп:

- Миңневәрисебез шушы була инде безнең. Кече Кирмән авылыннан. Редактор урынбасары да, районның «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе дә. Бик өметле егет, - диде.

Ялт-йолт күз йөгертәм. Төс-кыяфәт Мисыр фиргавеннәренеке түгел инде түгелен. Алай дисәң, Аяз Гыйләҗев белән Мәгъсум Хуҗинны күргәч тә, егылып китмәле түгел иде. Шаккатырырлык итеп яздылар бит әле.

- Әрсезләр өч тиенлек гәзит мәкаләләрен җыеп та китап бастыра, син нишләп республика аренасына чыгарга, үзеңнең хикәяләреңнән аерым җыентыклар бастырырга бер дә ашыкмыйсың? Аннары, Миңневәрис Мингалиев дигән автор буламыни? Аңа кем генә игътибар итсен дә, кем исендә калдырсын? - дип, мин редактор урынбасарына һөҗүмгә күчәм.

Егет каушаган кыяфәттә генә җилкәләрен сикертә, күзгә туры карарга да базмый. Владимир Маяковскийның сүзләре хәтерне ярып уза: «Тыйнаклык - әдип кеше өчен билгесезлеккә туп-туры юл». Кызганыч, Миңневәриснең бу сүзләрне ишеткәне юктыр, ахрысы...

Шуннан соң, очрашкан саен: «Кайчан аерым китабыңны туплап китерәсең?» - дип, Миңневәриснең үзәгенә үттем. Мин - Чаллы язучылар оешмасының җитәкчесе. Мамадышта яшәүче авторларның безгә бернинди дә катнашы юк-югын. Ләкин бер четерекле мәсьәлә бар: Мамадышта яшәүчеләрне казаннар да үзенә тартмый кебек, ә Миңневәрис - өметле каләм иясе, аны да олы юлга җитәкләп чыгарырга бер иптәш кирәк бит инде...

Менә шулай итеп, 2001 елның азагында Чаллының «КамАЗ» гәзит-китап нәшриятендә Вәрис Галинең «Бәхет күпере» дип исемләнгән тәүге җыентыгы дөнья күрде. Бераздан хикәяләреннән «Дуслар бүләге» дигән китап туплап чыгардык.

Ә Вәрис Галинең «Нократ» гәзитендә ике-өч ай саен яңа хикәяләре дөнья күрә торды. Егет Мамадыш тарихына багышланган энциклопедияне чыгару өчен янып-көеп йөрде. «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе, район гәзите мәнфәгатьләре өчен иҗтиһат итте. Әнә шулай йөгерә-йөгерә, 2009 елның көзендә үзенең 50 яшьлеген дә бәйрәм итеп алды.

Гомер үтә, Вәрис каләм чарлый. Аның гел тормыштан алып язылган хикәяләрен укып шатланам. «Тимерсез әти» дигән хикәясе генә булса да кулыгызга килеп эләксә иде!

Сугыштан орден-медальләрсез кайткан ветеран һәм шул сәбәпле башкалар каршында ким-хур булып йөргән әтисе өчен гарьләнеп яшәүче улы турында ул. Сугыш дигән җәһәннәм оясында кемнәр генә нинди язмыш кичермәгән дә нинди генә сират күперләрен кичмәгән?! Штаб һәм түрәләр тирәсендә бөтерелеп йөргән елгыр җаннар орден-медальләрне окопта кан койганнарга караганда күпкә тизрәк алган. Ә һаман һөҗүмгә ыргылган үксез рядовой, аеруча урыс грамматикасын ипилек-тозлык та белмәгән татар солдатлары соңыннан, күк өстендә дары исе беткәч, штаб юлларына үзләренә тиешле бүләкләрне эзләп барып йөргәнмени?! Ярый әле, соңыннан орден-медаль дигәннәре үзе эзләп тапкан аларны, сугыш тәмамланганнан соң 15-20 ел үткәч тә, бүләкләр кайта торган. Шул чагында гына исемнәре акланган, йөзләренә ышаныч һәм елмаю иңгән.

Вәрис хикәясендәге Мөбарәкҗан да әнә шундый аяныч бер язмыш иясе. Үзе кебек үк, урысча ике җөмлә дә белмәс авылдашы Хисам белән бергә аны 1941 елның көзендә үк фронтка озатканнар. Кичә генә ат җигеп йөргән Мөбарәкҗан, Хисамнар, Тянь-Шань тауларында көтү көткән җиреннән куып китерелгән кыргыз егетләре нимесләрнең «Тигр» яки «Фердинанд»ларына каршы винтовка сөйрәп чыгып, йә, ниләр генә кыра ала инде? Егерме өч кешегә бирелгән ике-өч гранатаны берсеннән икенчесенә күчерә-күчерә, гыйнвар аеның зәмһәрир салкынында шул мескеннәр ничәмә-ничә сәгать буе оборона тоткан. Кыргыз егете дә, Хисам да үлеп калган, Мөбарәкҗан үзе канга батып беткән. Әмма барыбер дә өч танкны җиргә сеңдергән. Дүртенчесе кире борылып качкан. Атыш тынгач кына оясыннан чыккан офицер яу кырында егерме өч урынына нибары дүрт егетне генә табып алган. Күп сөйләнеп йөрмәсеннәр, диптер инде, һәркайсына орден вәгъдә итә-итә, үз юлы белән китеп барган. Ә исән калган дүрт солдатны, дүртенче танкны качырган өчен, особистлар допрос алып газаплаган. Шуннан инде адәм баласында нинди орден-медаль эзләү кайгысы калсын? Үз башыңны саклап, янә сине көткән атыңның олавына кайтып егыла алган өчен дә Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәт әле!..

Вәристә бәгырь аша кичереп, сызланып укый торган хикәяләр байтак. «Гомер хакы», «Дөньяң әйләнгәч» дигәннәре нәкъ шундыйлардан. «Артык кашык» дигәне сугыш чорыныкы булмаса да, ятим бала бәхетсезлеге турында. Чит-ят ирләрне газиз баласыннан артык күргән һәм итәгенә хуҗа була белмәс бер бозык җан турында. Анысын газиз баланы кызганудан яшь төеннәреңне йота-йота укымыйча булмый. Вәрис менә шулай, бармактан суырмыйча, аллы-гөлле чәчәкләр арасына кертмичә, ачы язмышның ачы суларында коендырып яза.

Янә бер кабатлыйм: Вәрис Гали катлаулы, мавыктыргыч сюжетлар кору белән мавыкмый. Ул тормышта үз урынын һәм үз кадерен белә торган язучы. Язар каләме һәм намусы чиста. Исемен һәрчак горурланып, сагынып телгә алам. Иманым камил: Мамадышта Вәрис Гали атлы чын язучы яши!

Вахит Имамов,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: