Мәдәни җомга

Үлем кичкән мөгаллимә

Без апаны сезгә бирмибез, аны кайда алып барсагыз да, аннан калмыйбыз, сезгә атарга бирмибез, өстенә ятабыз

XX гасыр башында Россиядә җәдитчә татар мәктәпләре ачыла, анда ярлы балалары да белем ала башлый. Ул мәктәпләрдә дин генә түгел, математика, география, табигать белеме, әдәбият һ.б. укытыла, балаларга кул эшләре өйрәтелә. Халыкның аң-белемен арттыру белән байлар да кызыксына. Татар телендә газета-журналлар чыга.

Шул чорларда Бөгелмә өязе Миңлебай авылында 1893 елны Вәлиәхмәт мулла гаиләсендә өченче бала булып кызы Ситдика туа.


Вәлиәхмәт Мөхетдин улы Даутов яшьлегендә Ырынбур губернасының Троицк шәһәре мәдрәсәсендә белем ала, яшь галим-мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин белән танышып, дуслашып китә. Дуслыклары шулкадәр нык була ки, хәтта Ризаэтдин үзенең бертуган энесе Зиятдинны Вәлиәхмәтнең туганнан туган сеңлесе Мәхубәгә өйләндерә.

Миңлебай авылына кайткач Вәлиәхмәт атаклы Гыйльман ахун мәдрәсәсендә аның улы, киләчәктә абруйлы һәм дәрәҗәле мәгърифәтче булып танылган Фатих Кәрими белән бергә балалар укыта. Үзенең өч кызын (Ситдика да араларында) һәм җәмәгатен Вәлиәхмәт үзе укыта. Алар барысы да фарси, гарәп, рус телләрен белә, Коръән сүрә-­аятьләрен яттан укый. Рус телен өйрәнү өчен Вәлиәхмәт күрше Федотовка авылыннан рус укытучы Екатеринаны өенә китереп, 3 ел кызларын русча укыта һәм кызларын чигү, тегү, бәйләү кебек кул эшләренә дә өйрәтә.

Яр Чаллы каласындагы бертуган Хәлфиннар да Бөгелмә өязе Миңлебай авылындагы укытучы Вәлиәхмәт Даутов турында ишетеп ала һәм алдынгы карашлы, гыйлемле укытучыны Каенлы авылына Гариф мулла мәдрәсәсенә мөгаллим итеп куялар, берничә елдан Каенлыдан алып Зәй янындагы Кадер авылына мулла-мөгаллим итеп күчерәләр. Шул авылда Ситдика 14 яшеннән авыл балаларын укыта башлый. Аның уңышлы эшен күреп торган янәшә-тирә байлары, муллалары үз кызларын укыту өчен аңа китерә. Дин дәресләре белән бергә ул дөньяви фәннәр: тарих, география, математика, грамматика укыта, дәресләрдән соң кул эшләренә өйрәтә.

Революциядән соң Ситдика әтисе биргән белемнәр белән Бөгелмә педучилищесына барып, данлы мәгърифәтче Һади Атласида укый, рус телендә имтиханнар тапшырып, башлангыч класслар укытучысы белгечлеге буенча диплом алып кайта һәм 32 ел буе, 1944 елга кадәр укытучы булып эшли

Совет власте килгәч, Ситдика мәгариф бүлеге кайсы авылга җибәрсә, шунда укыта. Ул дәһшәтле елларда укытучыларның күпкырлы эшчәнлек алып барган, тик аларга һөҗүм иткән чаклар да күп булган. Биг­рәк тә сәнәкчеләр сугышында авыл укытучыларының гомерләре куркыныч астында калган. Мәсәлән, үземнең әтиемнең бертуган сеңлесе Рәсиха, яшь укытучы буларак Карабаш авылында эшләп йөргәндә, сәнәкчеләр аны сәнәк белән чәнчеп, бәкегә батырып үтерә.

Кызганыч, Ситдика Даутова да сәнәкчеләр кулына эләгә. Нинди могҗиза белән үлемнән котылганын үз истәлекләрендә болай язып калдырган:

“1920 елның 18 феврале бик салкын көн иде. Мәктәптә уку сәгатьләрен бетереп кайтырга чыктым. Зур урамда берничә урында ирләр җыелышып торуын күргәч, мин куркып калдым. Шулай да квартирга кайтып җиттем. Күрше кызы Гайнеҗинан мунчага чакыргач, юынып чыктым да өстәл янына чәй эчәргә утырдым. “Бабай” ишекне ачып башын тыкты да: “Апа, бирегә чык”, – дип дәште. Шул вакыт күтәрелеп карасам, ишек алды тулы халык – ирләр, кайсы мылтык, кайсы сәнәк күтәргән. Берсе өйгә килеп керде дә миңа: “Партбилетыңны бир!” – дип кычкырды. Мин: “Партбилетым юк, мин партиядә түгел әле”, – дигәч, икенче башлыклары “Партбилетың булмаса, әйдә, үзең безнең белән”, – дип җикерде. Мин: “Кая алып барасыз соң?” – дип сорагач, “Баргач күрерсең”, – диделәр. Капка төбендә җигүле ат тора иде, берсе: “Утыр шул чанага, үзеңне ватып алып барырбыз”, – дигәч, икенчесе: “Атка ник утыртасың аны? Шул көе генә ватып алып барырга кирәк”, – диде. Мине алып киткәнне карарга һәр йортның капка төбенә йорт хуҗалары чыккан, һәр кайсы елап тора...

Зур урамга чыккач, минем күземә алда кара урман кебек кара зур шәүлә күренә башлады. Аяк­ларым атлаган саен артка киткән кебек, кайсы яктан китереп чәнчерләр дип куркып киләм. Шул вакытта ул кара шәүләне күп халык төркеме икәнен аңладым һәм анда барып җиткәнче чәнчерләр кебек тоелды. Һәммәсе дә яхшы таныш кешеләр икәнен күргәч кенә, күңел сөенеп китте. Мин: “Исәннәрме, абзыйлар”, – дип дәшсәм дә, һичкем сәламемне алмады, берәү дә дәшмәгәч, мин: “Болар мине үзләре китерткән икән”, – дип уйладым. Сәнәкчеләрнең хуҗасы миңа мөрәҗәгать итте. “Менә халыктан синең турында сорыйм, алар яхшы дисә – тимибез, әгәр начар дисәләр, үзебез белгәнчә эш итәрбез”, – ди. Ат өстендә килеш халыкка борылды, “Бу мөгаллимә нинди, яхшымы?” –  ди. Беркем дәшми. Бераздан гына бик начар өс-башлы 5-6 лап кеше кычкырды: “Бик начар, балаларга җыр өйрәтә, театрларга йөри, Коръән таптый, фәлән-төгән...” Мин түзмәдем: “И абзыкайлар, мин сезне беренче мәртәбә күрәм, сезнең мәктәптә укучы балаларыгыз юк, каян беләсез минем Коръән таптаганны, театрга барганны яки җыр өйрәткәнемне?” – дигәч, хуҗалары: “Телләшмә” дип тагын кычкырды. Аннары: “Приклад белән кыйнап кертеп ябыгыз үзен” – дип команда бирде, һәм шунда ук мине прик­лад белән суккалап алып кереп киттеләр. Иң элек бер яхшы өйгә алып керделәр, ул өйдә безнең директорыбыз Ибраһим Туйкин яши, аның йөзләре канаган, иреннәре шешкән, күзләре кара янган, аягында көчкә басып тора. Янына барып: “Сине кыйнадылармыни?” – дип сорадым. Ул: “Кыйнау түгел, ваттылар гына”, – дип җавап бирде.

Безне керткән йортның хуҗаларын белми идем, анда Зәйнәп Мисбахова атлы укытучының апасын күргәч, “Бу апа бирегә ни өчен килгән икән?” – дип уйлап өлгердем. Икенче мизгелдә инде пальто һәм шәлемне салдырып, бер күлмәктән генә калдырып, салкын амбарга чыгарып яптылар. Яңа мунчадан гына чыгып килгәнгә, киемнәрне салырга да өлгермәгән идем. Юеш чәчләр, салкын амбарга кергәч, туңдыра-калтырата башлады. Кеше бит курыкса, ныграк туңа башлый, мин дә туңуга чыдый алмыйм. Туйкинның өстендә толып һәм эчтә, юка гына булса да, пальто сыман киеме бар. Минем калтырана башлаганны күргәч, ишек аша ул кычкыра: “Мөгаллимәне туңдырып үтерәсез бит!” Амбарны каравылларга шул авыл кешесен куйганнар иде, ул Туйкинга ишек ярыгыннан: “Бергәләп елышыгыз инде ничек булса да, үләргә тырышмагыз, алар икенче авылга китсә, сезне чыгарып җылытырбыз”, – ди. Сәнәкчеләр ыгы-зыгы йөргән арада теге апа минем пальтоны алган һәм яшергән икән. Бик калтырагач, Туйкин миңа: “Кил минем толыпка, бергә булгач туңмассың”, ди. Мин: “Ибраһим иптәш, туңып үлсәм үләм, мәгәр синең кочагыңа керә алмыйм”, дигәч, үзенең эчтән кигән казакиен салып бирде. Ул буйга кечкенә иде, аның киеме минем ярты гәүдәмне дә капламады. Төн җиткәч, җылытырга чыгарабыз, дип амбарны ачканнар иде, сәнәкчеләр кире кайтты дип, яңадан бикләделәр. 

Тагын бер көн үтеп, икенче төн җиткәч, шул авылның муллалары (ул авыл бик зур, өч мәчетле): “Ул укытучыларны нишләп үтертәбез?” дип үзара сөйләшкән. Аларның балалары да бездә укый иде бит. Алар халыкны җыеп, безне коткару кирәген аңлаткан. Тәүлек ярымнан соң мине амбардан Әхмәтзыя исемле, ә Туйкинны Сабирҗан дигән дин сабагы укытучы кеше алды. Минем белән Зәйнәб тә бар әле. Әхмәтзыя абзыйларга кайткач, аның хатыны безгә тәмле ашамлыклар китереп куйды һәм ашарга кыстый иде. Тик организм өзлеккән, ашарлык та көч юк. Шул килеш йомшак урынга ятсак та, һич йоклап булмый, чөнки гомеремнең актык төнедер дип куркам. Сәнәкчеләр икенче авылга киткәндә, мине халыкка тапшырган. Янәсе, мине юк итүне халык үзе хәл кылсын, дип комендантка да әйтеп калдырганнар. Комендант халык белән сөйләшкән дә мине исән калдыру турында штабка үтенеч язып җибәргән. 

Шул йоклый алмый калтыранып ятканда, абзыйның ишеген кактылар, ишектән комендант Галимҗан килеп керде. Ул кергәч, хуҗа абзый аннан штабка китүче кеше турында: “Нинди хәбәр алып кайткан?” – дип сорады. Мин йоклаганга салынып, шыпырт кына ятам. Галимҗан бик сакланып кына: “Начар хәбәр шул, иртәгәгә калдырмыйча, төнлә уборка ясарга дигәннәр” дигән хәбәрне әйткәч, икесе дә байтак вакыт дәшмичә торды. Шуннан соң Галимҗан әйтеп куйды: “Әхмәтзыя абзый, әллә без аны Мөәминҗанга хатын дигән исемне ясасак, алып кала алмабыз микән? Шулай итикме әллә?” – дигәч мин түзмәдем, яткан урынымнан әйттем: “Мине Мөәминҗан хатыны дигәнче, атсалар яхшырак булыр”. Чөнки Мөәминҗан дигән бер мулла унлап хатын алып аерган кеше иде. Шуннан соң икесе дә аптырап торгач, шундый карарга килде. “Икебез дә бик иртә торып, укучы балаларның өйләренә барып, хәлне аңлатып, балаларны һәммәсен минем янга җыярга һәм аларны ничек эшләү турында нык­лап төшендерергә”, дип киңәш итешеп, Галимҗан кайтып китте. Ул вакытта ярты төн узган иде инде. Шуннан соң Зәйнәб белән икебез дә йоклап киткәнбез.

Таң сызылып атканда Зәйнәб миңа төш сөйли: “Апа, мин бик яхшы төш күрдем, сине атмаслар, бик күп йомырка җыйдык синең белән”, – ди. Таң аткач тордык, һаман күңел курка-тынычсыз, һичнәрсә ашап булмый, ике тәүлек ашаган булмаса да. Шул вакыт минем укучыларым килеп тула башлады. Мине күргәч җылыйлар, үзләре белән дини китапларын алып килгәннәр. Әти-әниләре биреп җибәргән, янәсе, алып китә башласалар: “Без дин укыйбыз диегез”. Ул вакытта гарәп хәрефе белән укыта идек. Миңа: “Апа, без сине атарга бирмибез, без шуның өчен бирегә килдек”, – диешәләр. Бервакыт ишектән алты кеше мылтык-сәнәкләр тотып, өйгә килеп керде. Мин бүлмә якта утыра идем. Балалар дәррәү килеп кулларындагы китапларын укырга тотынды. Кергәннәрнең берсе: “Укытучыгыз кайда?” – дип кычкырды. Мин балалар курыкмасын дип, тизрәк алар янына чыктым, бу кешеләр миңа нәрсәдер дәшә, тик мин балалар тавышы белән ишетмим. Балалар һәммәсе минем янга җыелды, өстемә өелделәр, кайсы алдан, кайсы арттан мине кочаклады: “Без апаны сезгә бирмибез, аны кайда алып барсагыз да, аннан калмыйбыз, сезгә атарга бирмибез, өстенә ятабыз”, дип акырышалар. Шуннан мин аларны тынычландырырга тырышып: “Туктагыз әле, укучылар, абыйларны тыңлыйк әле, алар нәрсә әйткәнен белик әле”, дигәч тынычландылар, шулай да һаман миңа сырышкан хәлдә үзләре. Балалардан: “Иртәнге якта нәрсә дә, төштән соң нинди фән укыйсыз?” дип сорагач, һәркайсы кулындагы китап исемен әйтте. Кулына кылыч тотканы сүгенеп: “Сезне өйрәтеп куйганнар”, дип шашкасын тартып чыгарды, шулай да балалар җыйнаулашып: “Алай булса, без аны укый белмәс идек бит, менә кайсы җиреннән укытып карасагыз да укый алабыз”, дип чатнап торалар. Шуннан соң ни әйтергә дә белмәгәч: “Шул китапларны гына укыт”, диделәр дә чыгып киттеләр. 

Сәнәкчеләр китеп, берничә көн узгач, Туйкин белән мине сельсоветка чакырып алдылар, справка сорыйлар. Без авыл халкы сәнәкчеләр восстаниесенә катнашмады, дип белешмә язып бирдек. Шул көнне үк “Безгә Мәләкәс шәһәреннән отряд килә икән” дигән хәбәр ишетелде. Берзаман 100 подвода белән отряд килеп төште. Авыл советыннан, мине чакырып, бер кеше килде. Ә мин, безнекеләр килгән дигәнгә ышанмыйм, тагын сәнәкчеләр дип куркам. Шул вакыт бабаң: “Без ялганчы түгел, дөрестер, курыкма”, дигәч, аңа ияреп киттем. Әйтүе дөрес икән, мине отряд башлыгы ачык чырай белән каршы алды һәм безне, укытучыларны, восстание беткәнче алып китеп, үзләре белән саклап йөртәчәкләрен әйтте. Янымда Зәйнәб барырга теләмәүне белдергәч, миңа восстаниенең тиз бетмәвен, яңадан килеп юк итүенең куркыныч барлыгын әйт­кәч, мин алар белән китәргә риза булдым. Без өч укытучы (Туйкин, мин һәм үз базларында качып яткан Зәйнәб). Безнең өчен өч толып, бер олау әзерләнгән иде, шул олауларга утырып, 100 олау булып юлга чыктык. Шул көнне сәнәкчеләр әйләнеп килеп, безне сораган. Авылда калсак, ни язган булыр иде икән?

Юлда барганда, авыл советларына кереп, ул авылның халкы сәнәк сугышына катнашканмы, юкмы икәнен тикшерәләр, гаеп­ләре булганнарга һөҗүм ясыйлар. Безгә бер дә курыкмаска кушалар. Өчебезгә дә пистолет бирделәр, атарга өйрәттеләр. Шул рәвешчә берничә көн йөргәннән соң, Шөгергә  (район үзәгенә) килеп җиттек. Авылга тау бите буйлап, урман эченнән төшәсе. Авыл эчендә, берничә җирдә халыкның төркем-төркем булып җыелганы күренә. Отряд башлыгы (Мингачев) безгә каршы һөҗүм әзерләнүче дошманнардыр, дип уйлап, отрядка цепь булып таралырга команда бирде, ләкин бер каршы торучы табылмады. Киресенчә, төркем халкы таралып, һәммәсе юкка чыкты. Авылга кергәч аңлаттылар. Ул төркемләр каберлектә мәет күмүчеләр икән. Алдагы көнне Яңа Иштирәк авылында сәнәкчеләр белән сугышканда, Шөгернең берничә кешесе үлгән булган. Шөгердә безне бик яхшы, бай йортка квартирга куйдылар һәм бик яхшы кунак итәргә куштылар, үзләре тикшерү өчен китте. Без Зәйнәб белән квартирада калдык, ул йорт хуҗалары безне руслар дип белгән икән. Хуҗа кеше шул авылның мулласы, аның хатыны авыру икән. Безнең татарлар икәнне белгәч бик шатланды һәм үзенең кайгысын сөйләп, үтенеч белдерде: “Зинһар, башлыгыгыздан иремне атмауны, исән калдыруын сорагызчы?” Без аптырап калдык. Ул безгә сөйләп бирде: “Мулла мәетләр күмүче булган һәм Коръән укып озатканы өчен, аңа башлык (Мингачев): “Син сәнәкчеләрне, ягъни яхшы кешеләрне үтерүчеләрне зурлап озаткансың, шуның өчен үзеңне дөньяда калдырмабыз, атып китәбез” дип әйткән. Ул янә өстәп аңлатты: үлүчеләр сәнәкчеләргә каршы сугышчылар, яхшы совет яклы кешеләр булган. Без дә башлыктан мулланы атмавын үтендек. Без киткәндә мулла абзый күз яшьләре белән елап, озатып калды. 

Шөгердә вакытта башлык бер байның яхшы атын алып, разведчик булып, үзе барырга әзерләнде. Барачак җиребез 10 км ераклыктагы Керкәле дигән авыл иде. Авылга җитәргә бер км.чамасы калгач, башлык безгә әйтә: “И туганнар, минем гомерем бетмәгән, сезнең дә бәхетегез бар икән”, ди. Ни булды дисәк: “Авылга җиткәндә пулялар оча башлады, тик ат муенына ятып кына исән калдым”, – ди. Шуннан соң солдатларга цепька таралырга команда бирде, байтак сугыштылар. Зәйнәб белән без яңадан авылга кайту турында сөйләштек тә атны кире бордык. Арттагы разведчиклар килеп җитте. Безне орыштылар һәм кирегә алып киттеләр: “Әллә восстание бетте дип уйлыйсызмы? Сезне бүген үк килеп үтерәчәкләр бит”, – диләр.

Керкәлегә кергәндә ату туктаган иде инде. Дошман күренми, бары да качып беткән. Берничә урында янгын котырына, аны сүндерүче күренми. Тик бер зур амбарның таш түбәсенең шарт-шорт килеп янган тавышы гына килә. Яна торгач, ялкынлы агачлар эченә төшә башлаган, ә аның эченә сугышчылар кереп качкан булган. Алар савылып чыга бара, солдатлар чыккан берсен ата бара. Шулай итеп 35 кешене бер өемгә өеп куйдылар. Атылганнардан тыш тагын байтак кеше авылның эреле-ваклы чокырларына качкалап калган. Аларны да төрле яктан уратып айкадылар. Сугыш тынгач, яңадан Шөгергә юл тоттык. Шөгер башында яхшы гына киемле бер хатын басып тора иде. Ул иң алдагы олауда баручы башлык белән пышылдашты. Алга кузгалдык. Авыл советы янына килгәч, алар эчкә кереп китте. Байтак кына утыргач, безгә дә чакыру килде. “Мөгаллимәләр, бирегә керегез!” Без ашыгып керсәк, ишек төбендә бер кешене чишендергәннәр, ялан аяк карга басып тора, мине арестовать итеп амбарга япкан кеше иде. Ул безне япкач, Ибраһим Туйкинның абыйсы Фатих Туйкинны, тиф белән авырып яткан җиреннән алып чыгып аткан да, тирес өеменә ташлап калдырган. Үзенең өстендә Фатих киемнәре, Ибраһимның яңа тектергән туны иде. Начальник безгә күрсәтеп: “Бу кешене таныйсызмы?” диде, аннары аңа сораулар бирде: “Болар кемнәр, алар сиңа нинди начарлык эшләде?” Теге бәндә җавап кайтармады, аннары: “Мин атмадым, кыйнадым гына”, ди. Башлык аның йөзенә төкерде дә рус солдатларга команда бирде. Аны тездән тирән кар өстенә бастырып юк иттеләр.

Без киткәч, Шөгергә зур төркем сәнәкчеләр килгән һәм безнең арттан барып отряд белән сугышмакчы булганнар. Аларны шөгерлеләр нинди юл беләндер тоткарлап җибәрмәгәннәр. Теге, авыл башында торган хатын шул хакта сөйләгән икән. Шул хәлләрдән соң берничә көн буе солдатлар белән йөргәч, бу тынгысызлык туйдырды, Туйкин белән без Бөгелмәгә илтеп куюларын сорадык. Кляулин стансасына тикле 10 солдат озатты”.

Ситдика Даутова һәм шул чорда яшәгән башка укытучыларның да дәһшәтле еллары байтак кына булган. Шулай да Ситдика кыенлыкларга бирешмичә, 70 ел гомерен мәгариф хезмәтенә багышлаган. Һәм үзенең биш балаларын үстереп (улы – Нил Фатыйх улы Хәбибуллин КАИ институтының Чабаксар һәм Үзбәкстанның башкаласы Ташкенттагы филиалларының ректоры иде, оныгы Фәрит Нил улы Хәбибуллин радио-телекомпания системасында башлыкларның берсе), 82 яшендә бакый дөньяга күчә. Кабере – Казан зиратында.

Энҗе ДАУТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: