Мәдәни җомга

Үлем баржалары

Бу фаҗигале вакыйганы искә алу да - газап. Ул вакыйга күз алдыма килә дә, күзләремне яшь пәрдәсе каплый, язып булмый.

Бу фаҗигале вакыйганы искә алу да - газап. Ул вакыйга күз алдыма килә дә, күзләремне яшь пәрдәсе каплый, язып булмый. Сәбәп  тапкан булып, торып китәм. Ә язарга кирәк, куллар тыңламаса да, йөрәк куша. Ярты гасыр буе күңелдә йөрткән шул авыр йөкне бушатасым килә.


Бу вакыйга 1945 елның август азакларында, Ерак Көнчыгышта булды. Безне, Казахстанның Уральск шәһәрендәге укчы-радистлар мәктәбен тәмамлаган егермеләп сержантны, Амурдагы Комсомольск шәһәренә китерделәр. Елга порты комендатурасы карамагында бер тәүлек ятканнан соң, Чакмагыш районының Кәшәк авылы егете Әнәс Габдрафиков белән икәү тирә-як белән танышырга булдык. Порт зур, күз күреме белән генә чикләнә торган түгел. Әллә нинди биек, аяклы краннар төзелеп киткән, бухтада океан кораблары, баржалар, хәрби кораблар тезелгән. Амур елгасының икенче як яры күренми, әйтерсең лә диңгез. Чакмагыш малайлары өчен мондый су киңлеген күрү хәйран тамаша иде. Аннан соң күп тапкырлар диңгезләр, океаннар өстеннән очарга туры килде, күнегелде, әмма Амур елгасы хәтергә нык уелып калган.

Икенче көнне берүзем генә чыгып киттем. Пирс буйлап атлыйм. Пирс  йөкләрне төйи­–бушата торган урын. Чак­рымнарга сузылган шушы тамашаны карый-карый хәтсез киткәнмен. Ниндидер тавыш мине туктарга мәжбүр итте. Тыңлыйм. Йа Хода, каяндыр, җил уңаеннан, кемдер татарча акрын гына җыр­лый. Колакларыма ышанмый торам. Өнемме бу, төшемме? Тын да алмыйча тыңлыйм. Җыр бер сүнә, бер күтәрелеп еракларга тарала сыман. Сүзләр белән аңлатып та бирә алмаслык кадерле дә, сагышлы да татар моңы! Тик җырчының сүзләрен аңлап булмый, җырчы ишетелер-ишетелмәс кенә, үзе өчен генә җырлый кебек. Ә моң агыла да агыла. Анда әрнүле сагыш та, өзелеп сагыну да, җирсенү дә сизелә. Мондый моңлы итеп каһәрле язмышка дучар булган кеше генә җырлый ала торгандыр...

Җыр тукталды. Йөгерә-атлый алга омтылдым. Карасам, ерак та түгел, авырлыкларыннан суга иңгән ике баржа бара. Кеше йөзе сыерлык кына тимер рәшәткәле тәрәзәләре чак кына суга тимәгән. Җыр шуннан ишетелде. Әле булса күз алдымда: озынчарак йөзле, кылыч борынлы татар ире иде. Баржага якынрак килдем, арабыз биш-алты метр гына. Ашыгудан тотлыга-тотлыга, әлеге иргә татарча сорау бирдем.

– Кайлардан, кемнәр сез?

Җавап урынына ул: «И-и, туганкаем, син дә татармыни, кайсы яктан?» – дип үзе сорады. Мин үземнең Башкортстаннан, Чакмагыш районы Калмашбаш авылыннан икәнлегемне әйттем. Ул бер мизгелгә күзләрен тутырып миңа карады да, сыкравыннан «әһ» итеп куйды. Егылып китмәс өчен рәшәткәгә тотынган килеш башын тимергә бераз терәп торды да: 

– Мин дә Чакмагыштан бит! – ди. Шаккаттым. Мондый ерак җирләрдә үзеңнең якташыңны очрату – ышанмаслык хәл. Әлеге иркәй үзенең Биккенә авылыннан икәнен әйтте дә, күз яшьләренә буылды...

Шул вакытта сакчы күренде, ул баржаларның икенче очыннан ажгырып килә иде.

– Чего здесь шляешься, марш отсюда! – дип миңа җикеренә.

– Алар минем якташлар, татарлар бит...

– Какие они тебе земляки, они изменники Родины! Понял?!

– Кая алып баралар аларны?

– Откуда мне знать. А ты топай дальше!

Мин бераз читкәрәк киткән булдым. Сакчы да үз юлы белән китеп барды. Ул бераз ераклашкач, мин тагын баржалар янына ашыктым. Рәшәткәле тәрәзә аша күрәм, эчтә кешеләр кайнаша. Барысы да миңа нидер әйтеп өлгерергә тырыша. 

– Без – хәрби әсирләр. Безне Европаның төрле илләреннән җыеп, Германиянең Потсдам шәһәре янындагы лагерьга туп­ладылар. Шуннан соң, туган илләрегезгә кайтасыз дип, поездларга утыртып, оркестрлар уйнатып озаттылар. Брест шәһәрендә поезддан төшерделәр дә, сафка тезеп, автоматчылар, этләр сагы астында каядыр алып киттеләр. Бу «сортларга» аеру пункты икән. Татарларны башка милләтләрдән аерып, анадан тума чишендереп, номер сугылган төрмә киемнәре кидерделәр дә, товар вагоннарына төяп бу якка озаттылар...

Милләттәшләребезне ай ярым дигәндә Хабаровскига китереп җиткергәннәр. Шунда аларга: «Сезнең хат-хәбәр алырга да хокукыгыз булмый, һәркайсыгыз 25 елга хөкем ителдегез», – дигән язу укыганнар.

Башка сыймаслык хәл: Империя хуҗаларының гаепләре белән әсирлектә булган меңәрләгән ватандашларын ил әнә шулай каршылый. Аларны ГУЛАГ сазлыклары көтә иде...

– Туган илегезгә кайтасыз, дип алдап төяделәр.

– Мин Татарстаннан, Буа районыннан. Туган ил дигән сүз чыкмаса, кайтмый идем...

– Мин Ишембайдан, бәхил бул энем, туган илгә сәлам әйт!

– Мин Сарманнан!

– Мин Борайдан!..

Күрәм, автоматлы солдат атлый-йөгерә миңа таба килә. Дүрт-биш адым кала ППШ автоматын шартлатып корды да миңа төбәде.

– Я тебя предупреждал, отойди или пристрелю!

Мин һаман баскан урынымда торам. Мин – ни әйтсә дә сержант, ә ул солдат кына бит әле. Ләкин аның кулында корал! Баржадагылар да мине яклап кычкыра башлады. Солдат автоматын рәшәткәле тәрәзәгә төбәде. Җырчы татар рәшәткә артында һәйкәл шикелле селкенми дә туп-туры безгә карап тора иде. Сакчы гайрәтле бу татардан шикләндеме, әллә башка нәрсә уйладымы, баржалар өстеннән һавага ата башлады. Шуннан соң миңа борылды да: «Понял?», – ди. Күзләрендә өмет юк иде... 

Мин артка чигендем.  Баржадагылар да моны күрде: «Туганкаем, исән чакта бар кит, туган илгә сәлам әйт, бүтән күрешә алмабыз инде, бәхил бул!..»

Икенче көнне бу урынга тагын килдем. Күңел алдамый икән – баржалар анда юк иде инде. Яныма бер кеше килде. 

– Нишләп торасың? – ди бу.

– Кичә монда ике баржа тора иде. Аларны кая алып киттеләр икән?

– Алар хәрби әсирләр бит. Охот диңгезе зур, шунда озаттылар, – ди. 

Мин киттем. Ә колакта кичәге җыр яңгырый.

Баржадагы җырчым Биккенәдән, дигән иде. Ләкин Чакмагыш районында ике Биккенә – Иске һәм Яңа Биккенә авыллары бар. Кайсысыннан булгандыр, белмим. Ә фамилиясе «Г» хәрефенә башлана иде, Гыйльметдиновмы, Галәветдиновмы – хәтерләмим... 

Бу очрашудан соңгы елларда Көньяк Сахалинда, дүрт ел Камчаткада, Хабаровскида хезмәт иттем. Чукоткада, Колымада, Магадан тирәләрендә булырга туры килде. Сигез ел хезмәт итү дәверендә булган һәр җиремдә әсир татарлар турында сораштырып йөрдем. Ишетүче дә, белүче дә булмады. Меңләгән кешедән берәү дә калмады микәнни соң? 

Камил МИҢНЕГАЛИ. 

Уфа.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: