Ләбиб Лерон: Мөслим
2011 елның гыйнваренда Мисырда – Шәрм-әш-Шәех (аны ялгыш Шәрм-әл-Шәех дип йөртәләр) шәһәреннән шактый читтә урнашкан «Халиди» дигән җирдә бер атна ял итәргә туры килде.
Дөрес исемдә калган булса, 1982 елга кадәр, ягъни Израиль карамагында булган 1967-1982 елларда, шәһәр Офира исемен йөрткән, без яшәгән «Халиди» отеленнән Израиль чигенә кадәр бер сәгатьлек юл, имеш.
Хатыным Фидания белән көн саен диярлек Кызыл диңгездә коенып, квадрациклларда йөреп, бәдәвиләр янында һәм Мисыр башкаласы Каһирәдә экскурсиядә (гидыбызның Рәйдә исемле икәне исемдә калган) булып, пирамидаларга сокланып, алар фонында фотосурәтләргә төшеп, музейларга кереп, шәһәр эченнән аккан һәм бигүк чиста булмаган Нил елгасында моторлы су көймәсендә сәяхәт итеп, гарәпләр арасында христиан динен дә тотучылар барлыгын белеп һәм аңа шаккатып, ниһаять, кире Шәрм-әш-Шәех аэропортына кайтып төштек. Кайтып төштек, дип... Бу урында бераз лирик чигенеш ясап алмый булмас...
«Халиди»га килеп урнашуга, тирә-юньне өйрәнү максатыннан, иң әүвәл диңгез буенда йөрергә булдык. Шундук су читендә чәчелеп-сибелеп яткан төрле зурлыктагы, челтәрле-бизәкле, искиткеч матур, кайберләре дүңгәләкне хәтерләткән ак скелетларга игътибар иттек. Коралл, диделәр. Безнеңчә «мәрҗән» була инде. Өйгә кайткач, шкафка яисә китап киштәсенә куярбыз, дип бу табигый эшләнмәләрне җыеп, кунакханәдәге бүлмәбезгә ташый башладык. Тумбочкада хәйран җыелды бу «асылташлар». Мин инде, өйгә кайткач, мәрҗәннәрнең кайсын-кая куясымны күз алдыма китереп, үзенә күрә бер ләззәти рәхәтлек кичерә башлаган идем...
Безнең уй-ниятебезне белеп-күреп торган диярсең, беркөнне бездәй туристлар төркеменә җаваплы туташ-ханым болай дип әйтеп куйды:
– Мәрҗәннәрне (зурмы ул, кечкенәме, аермасы юк) илдән алып чыгу закон белән катгый тыела. Таможняда тотылганнарга 30 мең (безнеңчә) сум штраф каралган!
Хатыным шундук пошаманга төште. Аңладыңмы, дигән төсле итеп, шөбһәле карашын минем тарафка ыргытып алды. Үҗәт кеше төсле, минем әле тиз генә бирешәсе килми, шулай да икеләнә калдым...
Ни генә әйтмә, мәрҗан-коралл, төрекләр әйтмешли, чук гүзәл инде! Ни булса шул булыр дип, үз фикеремдә калырга, бәлки үткәрерләр әле, дигән өмет-ният белән, мәрҗәннәрне ташламадым.
Китәсе көнне, Фиданиягә сиздермәскә тырышып, әлеге дә баягы мәрҗәннәрне биштәр-рюкзакка тутыра башладым. Эһе, берәр эшне хатын-кыз күзеннән яшереп кара... Сизде, күрде... Балавыз сыгарга тотынды:
– Тотылсаң, харап итәсең! Безнең акча аэропорттан өйгә кайтып җитәрлек кенә калды... И Ходаем, күрәселәребез бар икән!..
Кыскасы, мин җиңелдем. Әмма...
Аэропортта таможня аша үтәбез. Мин кесәмдә булган бар нәрсәне – паспортымны, алтын йөгертелгән затлы авторучкамны, тиен акчаларны, тагын берничә вак-төяк нәрсәне һәм каты, яшел тышлы, кечкенә догалык китабын, өстәл сыман җиһаз өстенә бушаттым. Сакчы-гарәп әле паспорттагы фотосурәтемә, әле миңа бер тын карап торды. Фотосурәттәге һәм каршысындагы кешенең берүк адәм икәнлегенә тәмам инангач, тышлыгына нәкыш-бизәк төшерелгән догалыкны кулына алып, аны үпте дә, миңа янә туры карап: «Мөслим?» – диде.
Паспортта туган җир-урын күрсәтелмәсә дә, минем Мөслим районында туган дип язылганны ничек чамалады икән бу сакчы, дип уйлап алдым тиз генә һәм җавап итеп башымны кактым:
– Әйе, әйе... Мөслим! Мөслимнән мин!
Сакчы, елмаеп, минем затлы авторучкамны җәһәт кенә кулына алды да:
– Сувенир! – диде һәм аны җәлт иттереп кенә үзенең түш кесәсенә шудырды.
Таможнядан узгач кына башыма барып җитте: сакчының: «Син мөслимме, ягъни мөселманмы?» – дип соравы булган икән...
...Өйгә кайткач, берничә кечкенә мәрҗәнне аяктагы носки эченнән алып, өстәлгә куйган идем, хатынның күзләре маңгаена менде:
– Чүтеки, алып кайттың, ә?!
Теләсә кайда бушка авторучка калдырырып йөрергә, мин ул хәтле бай түгел бит, дигән булдым. Миңа да кирәк ул сувенир...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев