Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Ләбиб Лерон: «Бәрәңге»

Безнең өйдә бәрәңге тәкәсе (бераз өчпочмакны хәтерләтә, ләкин итсез, кыяфәте бөккәнгә охшаган) аеруча популяр иде.

Әйе, «бәрәңге» дисәм, шагыйрь Мәхмәт Хөсәен сүзләренә язылган җыр (Ифрат Хисамов көе) исемә төшә:

Вак-вак итеп турап, яшь киленнәр
Табаларда сине биетә;
Кайнар боткаң ашап, эшчән ирләр
Тәннәренә җылы йөгертә.
 Йодрык кадәрле,
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!..  

Бәрәңге... Бәрәңгекәй... Шәмәхә кабыклысы, сарысы, агы, ярмаланып пешкәне... 

Мин үскәндә, безнең өйдә бәрәңге тәкәсе (бераз өчпочмакны хәтерләтә, ләкин итсез, кыяфәте бөккәнгә охшаган) аеруча популяр иде. Бәрәңгегә бәйле ризыклардан икенче урында – табада кыздырылганы, аннары – ярып, суда пешерелгәне. Мичтә яисә духовкада пешерелгән чикмәнле бәрәңге белән итле-бәрәңгеле бәлеш яки өчпочмак турында түгел сүзем. Анысы – тәмләп, иркенләп сөйләшә торган үзе аерым бер тема...

 Мәктәп елларында, колхоз-совхоз басуларында бәрәңге алган, чүпләгән вакытлар искә төшеп китте. Бәрәңге эпопеясе...

 Шул бәрәңге эпопеясеннән иң истә калганы – әбәд вакытыдыр, мөгаен: моңарчы эленке-салынкы эшләгән, бәрәңгене өзлексез ташып йөрмәс өчен, чүпләгән чакта аны җиргә балчык белән күмеп киткәләгән малай-шалайга җан керә, кушканны да көтмәстән, алар шундук саламнан учак тергезергә тотына. Укытучылар күзәтчелегендә, әлбәттә. Берничә зур чиләккә (бала-чаганың, укытучыларның күпмелегеннән чыгып) йомры-матур бәрәңгеләр генә тутырып, өстен газета белән һәйбәтләп кап­лап, шул чиләкләрне, асларын өскә әйләндереп, учак урынына (учакны кабызганга кадәр) куялар. Салам өстәлә тора, учак дөрли тора. Ниһаять, күпмедер вакыттан соң, чиләкләрне учактан алалар. Чит-читләре янган-көйгән  газетаны бер читкә алып ташлауга, тәмле ис тирә-юньгә тарала... 

 Ул арада һәммәбезнең «крүшкә»сенә кап-кайнар сөт салып чыгалар, кулларыбызга әле суынырга да өлгермәгән ап-ак күмәч тоттыралар... Ул ярмаланып пешкән бәрәңгенең, ул сөтнең, ул күмәчнең тәмлелекләре!

Үз гомеремдә бәрәңгенең ниндиен генә ашарга туры килмәгәндер: көлдә пешкәнен дә, мичтә тәгәрәткәнен дә, духовкадагысын да, түгәрәкләп киселеп, ике ягы табада кыздырылганны да... Инде менә хәзер махсус кафеларда бәрәңгенең фольгага төреп пешерелгәне бик популяр икән. Үземнең дә ашаганым бар. Кыскасы, бәрәңге бәрәңге инде – ничек кенә әзерләнмәсен, барыбер тәмле инде ул!

Хәер, хактырмы-юктырмы, бәрәңгенең кешегә зыяны да бар, имеш! Артыгын ашасаң, һәр ризык зыянлы, анысы. Бәрәңге боткасын, мәсәлән, «бирән чире» белән интеккәннәргә, ягъни диабетикларга, гомумән, ашарга ярамый. Ашказанында тиз үзләштерелеп, организмга тиз тәэсир итүе аркасында, канда шикәр күләме күтәрелә икән. 

Композитор Мәсгудә Шәмсетдинованың сөйләгәне искә төште. Ул, узган гасырның туксанынчы елларында Швеция­дәнме, Швейцариядәнме булып кайткач, болай дигән иде: «Анда бернинди бәрәңге ризыгы юк. Нишләп юк икән, дип кызыксынган идем: «Кешенең нервылануы, кызып китүе, кызган баштан ямьсез гамәлләр кылуы – барысы да бәрәңге ашаганнан, дип җавап бирделәр...» 

Кем белә, бәлки, ул шулайдыр да әле. Әмма, ни генә әйтсәк тә, безнең ил халкының, бигрәк тә татарларның, галиҗәнап ипидән кала, төп ризыгы – барыбер бәрәңге инде.

Ошбу урында Мөхәммәт Мәһдиевнең мәгълүм әсәрендәге Хәйрулла карт искә төште. Ул ничек дип җырлый әле:

Сербиянка, сербиянка,
Сербиянка модная.
Бери ложку, ешь картошку,
Не сиди голодная...

Әлмәндәр карт әймешли, чурту-матыр! Какшаган нервыны басарга «әптик»тә дару төймәләре бар әле... Яшәсен, бәрәңге!.. «Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле, ах, тәмле бәрәңге...»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев