Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Кысалар кысылган саен...

Кыскалыкта осталык, дигән безнең халык. Татар поэзиясендә кыска шигырьләр язуның үз күркәм традициясе бар. Бу җәһәттән иң беренче булып, әлбәттә, Дәрдемәнд хәтергә килә. Аннары – Равил Фәйзуллин. Аннары – Туфан Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин робагыйлары... Илдус Гыйләҗев, Мөхәммәт Мирза парчалары... Инде менә Рифат Җамал “өн”нәре...

Кысалар кысылган саен,
Кыскара бара шигырь...

Дөньяда акча гына түгел, сүз дә очсызлана. Берочтан шул сүзне сөйләүче кеше заты үзе дә кыйммәтен отыры җуя бара. Сүз олыланган җирдә генә адәм баласының кадере була. Кадерсезләнү галәмәте исә бертуктаусыз буш сүз сөйләүдән, бер төрле сайрап, икенче төрле гамәл кылудан, сүздә тора белмәүдән башланадыр. Без үскәндә, бу аламалыкларның классик мисалы  генсекларның югары мөнбәрдән “көчле кул чабулар” астында сәгатьләр буе сөйләнә – укыла торган нотык–докладлары иде. Алардан үрнәк алып, җирле түрә-каралар да кимен куймады, билгеле. Өстәвенә, ул чыгыш­лар көндәлек матбугатта да көне-сәгате белән басылып чыга иде. Белмим, ул “фэнтези”ларны кемнәрдер укыгандырмы, юктыр­мы, әмма җор халык генсеклар турындагы мәзәк-анекдотларны яудырып кына торды инде.

Дөрес, заманнар үзгәрде үзгәрүен, хәтта безнең күз алдында империяләр дә дөбердәп ишелеп төште. Ник дигәндә, мотлак ялганга, ялган сүз сөйләүгә корылган, җавапсызлыгы чикләнмәгән җәмгыятьләр иртәме-соңмы инкыйразга дучар була.

Әйе, дөньялар үзгәрде, тик менә без генә совет элгәрләребездән әллә ни ерак китә алмадык. Әлеге дә баягы “партиячел” тәрбиябез чабудан тотып тора чөнки. Ярый әле вакытында “милиция”не “полиция”гә үзгәртеп куярга акылыбыз җиткән.

Озын сүзнең кыскасы шул: “Без нинди генә партия төзесәк тә – КПСС, ни-нәрсә генә ясасак та, Калашников автоматы килеп чыга”, – дип, Черномырдин дәдәй белми генә әйтмәгәндер, шәт. Гомер-гомергә эш башында торган, хөкүмәтне җитәкләгән зирәк дәүләт агае ил-халыкның менталитетын ярыйсы ук чамалагандыр инде...

70 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан шагыйрь Рифат Җамал турында бер-ике кәлимә–сүз әйтергә җыенгач, күңелне нигәдер менә шундый көфер уйлар да бимазалап куясы итте бит әле, шайтан алгыры. Хәерлегә юрыйк.

Әйе, безнең шигърияттә Рифат Җамал атлы бер хикмәт иясе бар. Тормышта да, иҗатта да ул гелән хикмәт чыгарырга ярата.

Заманында безне эзтабар-­язучыбыз Шаһинур Мостафин таныштырган иде. Кукмарадан, чираттагы бер әдәби очрашудан кайтып килешли, Казанга җитәрәк, ул:

– Әйдә, мин сине бер шәп егет белән таныштырам, – дип әйтеп куйды. – Ветеринария институты профессоры. Шигырьләр дә яза...

Шушы яшемә җитеп, шигырь язган ветеринария профессорын күргәнем булмагач, мин, мог­җиза көткәндәй, терек-терек, Шаһинур абыйга иярдем. Без килеп кергәндә, мал-туар исенә манчылган тынчу бүлмәдә, эреле-вак­лы химик приборлар арасында Мөдәррис Әгъләм буйлы гына, ак халатлы бер абзый кайнаша иде. Дөрес, бәдәне, Әгъләмисинаныкыннан аермалы буларак, нык-таза күренә, авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләрнекенә охшап тора. (Соңыннан мәгълүм булды: ул яшьлегендә, чыннан да, штанга күтәрү белән ныклап мавыккан икән).

Яңа танышым исә СССРның ул чактагы иң яшь ветеринария фәннәре докторы, кафедра мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлек­лесе, фән һәм техника буенча Дәүләт бүләге иясе Рифат Җамал улы Корбанов булып чыкты. Арча төбәгенең Мирҗәм авылы тумасы икән. Шул кечкенә генә авылдан бер Советлар Союзы Каһарманы, ике Хезмәт Батыры чыкканын да белгәч, Рифат абый үзе дә күз алдымда шундук берничә башка үсеп киткән иде.

Очрашу хөрмәтенә чәйләп утыр­ганда, ул, билгеле, кыска шигырьләрен дә укыды, әмма без тыңлаучыларын аз гына да ялыктырмады. Кыска шигырьнең табигате шундый, ахры: бер-бер артлы үзгәреп торган манзара–күренеш­ләр, көтелмәгән сүз-гыйбарәләр, әледән-әле ялтырап-җемелдәп киткән хикмәтле әйтемнәр күңел рецепторларын һәрдаим бимазалап тора, аңа йокымсырап китәргә ирек бирми.

Соңыннан Рифат Җамал нәкъ менә шул кыска шигырьләре белән танылу алды да. Күрәсең, төгәл фәннәр, химик, математик формулалар белән эш иткән галимнең шигъри фикерләү рәвеше дә күпсүзлелекне, эпиклыкны ятсына булыр. Гәрчә, тормышта ул, күңелен җилбәгәй җибәреп, тугарылып сөйләшергә, тыңлаудан бигрәк үзе сөйләргә ярата. Озак еллар буе шәкертләргә лекция укып чаларган галимгә анысы да бик килешеп тора, әлбәттә.

Үз вакытында миңа Рифат Җамалның Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән ике шигырь китабына (“Мин – адәм баласы” (2016), “Өн” (2019) мөхәррир булырга туры килгән иде. Дөньяның ачысын да, төчесен дә татыган, сынауларда сынмаган-сыгылмаган, көчле рухлы галим-шагыйрьнең тормыш тәҗрибәсенә, олпатларча үткер күзәтүләренә нигезләнгән тәлгәш-тәлгәш шигъри парчалар иде алар. Әлеге мәҗмугаларга бисмиллалы сүз башын кемнәр язган диген – азау ярган шигырь дегустаторлары Зиннур Мансуров белән Ркаил Зәйдулла! Һәр икесе Рифат Җамал иҗатын ихластан икърар итеп, аңа төп­ле, җитди бәя биргән. “...әдәби иҗатта аз сүзлелек төп шартлар рәтенә керә, – дип яза З.Мансуров “Укыйсың да уйлыйсың” дигән мәкаләсендә. – Кече шәкелдәге шигырьләр язган чакта әлеге таләпне үтәү аеруча мөһим. Мәгъ­нәсез сүз боткасы аның кысаларына сыешмый. Тел бистәләре белән дөнья тулган бит”. Р.Зәйдулла исә “Ак каеннар, акбүз атлар” дигән язмасында шагыйрь иҗаты турында болай ди: “Рифат Җамал гадәти тоелган хакыйкатьне, гомумиләштереп, шигырьгә әйләндерә белә... Аның шигырьләрен укыганда, тормышның ачысын-төчесен күргән ил агасын күз алдына китерәсең”.

Рифат Җамал үз каләмдәшләре арасында иң әүвәл:
Урыска үпкәләп,
Марҗаны үпкәләп
Үтте гомере, –

дигән алты гына сүздән торган шигыре белән танылу алды шикелле. (Кем әйтмешли, язучы өчен халыкка танылуга караганда каләмдәшләре арасында сан алу күпкә кыенрак). Шагыйрь Россия аборигеннарының тарихлардан килә торган тормыш хәлләрен менә шулай гади генә итеп, санау­лы сүзләр белән әйткән дә биргән. Халыкларның генофондын сыекландыруда хәлиткеч роль уйнаган катнаш никах кәсәфәтен дә шушы алты кәлимә шактый тулы чагылдыра кебек. Дөресен генә әйткәндә, бездә бу четерекле мәсьәлә турында җәелеп сөйләшү гомумән дә кабул ителмәгән. Халкыбызның яртысына диярлек турыдан-туры кагылганлыктан, ул хакта хәтта сүз кузгату да сәяси әдәпсезлек саналадыр сыман. Рифат Җамал исә әлеге фаҗигабез турында күзгә төтен җибәрмичә, әйтәсе сүзен, томанга төреп, аңлаешсыз хәлгә китермичә генә укучыга ирештерә алган. Әсәрне махсус катлауландырып, серлерәк, үзенчәлеклерәк, акыллырак, хикмәтлерәк күренергә тырышу, асылда, сәнгатьнең барлык төрләрендә иҗат итүчеләргә дә хас нәрсә анысы. Әмма, ахыр чиктә, галилек барыбер дә гадилектә булып чыга. Гадилекне примитивлык белән бутамаган очракта, билгеле. Ә мондый куркыныч иҗатчыларны һәр адымда сагалап тора. Гади, халыкчан булам дип, кемнәр генә бер каптырмалы, бер күзәнәкле исәпсез-сансыз “шедевр”лар иҗат итмәгәндер дә, кемнәр генә том-том кысыр мирас калдырып китмәгәндер. Дөрес, бу дөньяда берәү дә гелән алтын йомырка гына салып утырмый, иҗатчы да абынып китәргә дә, уңышсызлыкка юлыгырга да, пешеп җитмәгән әсәрләр язып ташларга да вәкаләтле. Аның фәкать мәгарәи примитивлык дәрәҗәсенә төшәргә генә хакы юк. Юкса, иртәме-соңмы, җәмгыять үзе дә шул кимәлдә фикер йөртә башлаячак. Смартфоннан гайре берни укымау да, ахыр чиктә, шул ук нәтиҗәләргә китерә булыр.

Уйланган кешегә кыен
Бу дөньяда яшәү.
Кайчак шигырь сүзеннән дә
Мәгънәлерәк дәшмәү, –

дип яза Р.Җамал бер парчасында.

Әйе, шигъри сүз борын-борынгыдан галәми бер хикмәткә тиңләп йөртелгән, халыклар (бигрәк тә Шәрыкта) бер-берсе белән шагыйрь­ләре аша аралашкан, аңлашкан. Хак сүзен дә, хак сүзне дә киң дөньяга алар ирештереп торган. Безнең замандаш шагыйребез исә, бар халыклар бөтендөнья пәрәвезендә чәбәләнгән бер вакытта: “Кайчак шигырь сүзеннән дә мәгънәлерәк дәшмәү”, – дип икърар итә. Ул хаклыдыр, мөгаен. Күрәсең, безнең гомерләр сүзнең үтә дә очсызланган, кадере киткән чагына туры килгәндер. Әнә, шагыйрь искәрткәнчә, хәтта шигъри сүзнең бәясе дә, телнең үзе шикелле үк, шактый түбән тәгәрәгән бит. Җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә сәламәт икәне шигърияткә мөнәсәбәттә дә күренә. Шигырь ул лакмус кәгазе кебек – ил-көннең хәл-халәтен, сәясәтчеләрдән аермалы буларак, һич ялгышусыз һәм күз буямыйча гына әйтеп бирә ала. Менә шуңа күрә бүген дәшмәү мәгънәлерәк булып ишетелә дә бугай...

Кыскалыкта осталык, дигән безнең халык. Татар поэзиясендә кыска шигырьләр язуның үз күркәм традициясе бар. Бу җәһәттән иң беренче булып, әлбәттә, Дәрдемәнд хәтергә килә. Аннары – Равил Фәйзуллин. Аннары – Туфан Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин робагыйлары... Илдус Гыйләҗев, Мөхәммәт Мирза парчалары... Инде менә Рифат Җамал “өн”нәре... Аның “Өн” дигән китабында, нигездә, бер, ике, өч, дүрт, биш, алты юллык шигырьләре урын алган. Алар арасында:

Ком юып ятам,
Бәлки, алтын чыгар, –

дигәне дә бар. Әлеге икеюллык “Шигырь язу” дип атала. Алтын димәктән, шагыйрьнең авылдашы Барый Шәфигуллин заманында Колымада Россия хөкүмәтенә иң беренче алтынны табып бирүче була да инде. Шушы гаярь авылдан чыккан Рифат Җамал үзе дә сыната торганнардан түгел. Ул да, ком юа-юа, алтын бөртекләренә тагын да юлыгыр әле, иншалла. Бер шигырендә  әйткәнчә, чөнки аның кулында  –  каләме, күңелендә үз галәме бар.

Ә инде кыскалыкка килгәндә, Рифат Җамалның “Өн”е татар китабы тарихына иң кыска исемле мәҗмуга булып та кереп калыр, мөгаен. Аңардан урысның зур шагыйре Андрей Вознесенский гына бераз уздырып җибәрә алган: аның бер чәчмә әсәре “О” дип атала...

Газинур МОРАТ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев