Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

Кырымда очрашулар

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән бер дистәгә якын газета-журналның баш мөхәррире сентябрь ахырында Кырым Республикасында булып кайтты.

Татарстан матбугатының мондый зур десантын акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков җитәкләде. Вәкиллекне исә «Казанские ведомости», «Казан утлары», «Мәгариф», «Мәдәни җомга», «Безнең мирас», «Шәһри Казан», «Салават күпере», «Сабантуй» матбагаларының җитәкчеләре В.Якупова, Р.Галиуллин, С.Таишева, В.Имамов, Л.Лерон, Р.Сабиров, З.Хөснетдинова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш редакторы Р.Билалов, җәмгыятьнең медиадиректоры Ә.Әдиятова һәм генераль директор киңәшчесе, Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин тәшкил итте.

Кырым Республикасының Эчке сәясәт, информатика һәм элемтә министрлыгы бинасында узган рәсми очрашу барышында әлеге министрлык һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте арасында мәгълүмат алмашу һәм үзара ярдәмләшү турында килешү төзелде. Татарстан делегациясе шул ук көнне Кырым татарларының тәүлек буенча эшләп торган «Милләт» телевидениесе һәм «Ватан седасы (кайтавазы)» радиокомпаниясе, шулай ук рус телендә тапшырулар алып баручы Дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы эшчәнлеге белән дә танышты. Шуннан соң Татарстан әдипләре һәм журналистлары Кырым татарларының 1999 елда Нидерланд хөкүмәте күрсәткән матди ярдәм нәтиҗәсендә булдырылган Исмәгыйль Гаспралы исемендәге респуб­лика китапханәсендә, Симферополь каласында эшләүче тарихи ядкәрләр музеенда, Кырымның Фәйзи Якупов исемендәге инженерлык-педагогика университеты мөгаллимнәре белән очрашуда булды. Аннары әүвәл И.Гаспралы исемендәге медиаүзәктә, аның артыннан ук Министрлар Советының матбугат үзәгендә Кырым һәм Татарстан респуб­ликаларының матбугат җитәкчеләре составында түгәрәк өстәл һәм фикер алышулар үткәрелде.

Әлеге рәсми очрашулардан тыш, Татарстан матбугат чаралары мөхәррирләре В.Имамов, Л.Лерон, Р.Галиуллин һәм Р.Сабиров Кырым татарларының дәүләт казнасына чыгарыла торган «Йолдыз» журналы һәм «Яңа дөнья» газетасы җитәкчеләре Диләвер Османов һәм Сәйран Сөләйманов, шулай ук рәсми сәясәткә каршы оппозициядә торучы дип саналган, әмма үз көнен үзе күрүче «Кырым» газетасының редакция коллективы (баш мөхәррире Бакир Мамут) белән дә күрешеп, фикер алышырга өлгерде. Шушы ук каләмдәшләр безне Симферополь каласындагы ­И.Гаспралы исемендәге урам һәм янәшә скверда бөек мәгърифәтче хөрмәтенә куелган һәйкәл белән таныштырды. Шул көнне үк без Симферопольдә Төркия һәм Россия хөкүмәтләре хисабына төзелгән, әмма әлегә эчке бизәү эшләре тәмамланып җитмәгән гаҗәеп зур һәм мәһабәт яңа җәмигъ мәчетне күреп тә хозурландык. Яшереп торырлык түгел, «без дә,  югыйсә, Төркия белән җылы мөнәсәбәттә хезмәт итешәбез бит, тик ниш­ләп Татарстан башкаласында да төрек өслүбендә төзелгән, җитмәсә әле берьюлы утызар мең диндарны сыйдыра алырлык зур мәчетләр юк соң? Әгәр без ярдәм сорасак, төрек президенты Эрдоган Казан татарларының кулына да аш урынына таш салмас иде», – дигән фикер бәгырьне телгәләде...

Очрашулар эчкерсез рәвештә уздырылган кебек булса да, күңелдә ачы төер калды. Хөкүмәт вәкилләре катнашкан бер генә рәсми очрашуга да Кырым татарлары телендә нәшер ителүче матбугат җитәкчеләрен чакырмаганнар, «оппозициядәге» матбугат булып саналган «Кырым» газетасы да читтә калган. Медиаүзәкләре татар каһарманы И.Гаспралы исемен йөртсә дә, аның җитәкчелеге тулысынча әрмәннәр кулында, алар исә дәүләтнеке булып торган «Йолдыз» журналы белән «Яңа дөнья» газетасына, «коры» оклад белән типография чыгымнарыннан кала, бер тиен дә өстәмә акча бирми, хәтта әбунәчеләрдән кергән маяны да кысып кала икән. Әрмәнстанда бер генә Кырым яки Казан татарын да медиаүзәк башлыгы итеп утыртмыйлар, ә безнең илдә җирле халыкка гади хөрмәт тә юк. Бәлки, ошбу сәбәптәндер, Кырым татарлары арасында да үзләрен «кырымлы» яки «крымчак» дип яздыру омтылышлары туган, дөрес, татарлар үзләре дә бу рәвешчә бүлгәләнәчәкләренә һич ышанмый әле. Тик оеткы һаман яши, һаман борынлый бит...

Әдип һәм журналистлар алдагы көннәрдә Бакчасарай, Алушта, Ялта, Алупка, Севас­тополь, Балаклава, Судак, Күктүбә, Иске Кырым, Евпатория, Гурзуф калаларына сәяхәт кылды, байтагында шунда яшәүче Казан татарлары җәмгыятьләренең җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашулар уздырды. Сәяхәт барышында Татарстанның Кырымдагы тулы вәкаләтле вәкиле Р.Шәвәлиев белән күрешеп алырга да форсат чыкты. 

Тагын бер вазифабыз бар: безнең максат Форос каласы янында Татарстан һәм Кырым балалары өчен төзелә башлаган спорт һәм сәламәтлек үзәген барып күрү иде. Кырымның көнчыгыштан башлап көнбатышка кадәр сузылган ярларын өчәр катлы таулар чылбыры урап алса һәм ул тау итәкләре буенча салынган серпантин юллар аша узу гаҗәеп түземлек таләп итсә дә, Ходай Тәгалә ярдәме белән ул үзәккә дә барып җитә алдык һәм Татарстан төзүчеләре башкарган эшләрне күреп хәйран калдык. Форос каласының байтак гаиләләре «татарлар Кырымның йөзьеллык агачларын кисеп, үз байлары өчен кунакханә сала», дип гауга куптарса да, моның сәбәбе бик тиз ачыкланган. Бактың исә, Форостагы бер мең ярым гаилә фатирларын һәм йортларын аена 100 мең сумга Кырымда ял итүчеләргә арендага биреп кәсеп итә, ә Татарстан төзүчеләре март аенда башлаган төзелешне алар байлар өчен булачак кунакханә дип кабул иткән икән. Мәгәр безнең төзүчеләр, әле төзелеш башлаганчы ук, ул урыннарны биләп торган кышкы кинозал, ташландык сарай хәрабәләрен фоторәсемнәргә төшереп өлгергән, ә булачак «кунакханә»нең Кырым балалары өчен дә сафка басучы спорт сарайлары икәнен белеп алгач, урынсыз тавыш-гау­га да шундук тынган.

Ярты ел эчендә төзүчеләр әкияттәгедәй үзгәрешләр кертеп өлгергән. Сәламәтлеген ныгытырга килгән балалар өчен инде ике спорт сарае һәм бер кунакханә әзер. Киләсе елның язына кадәр тагын йөзү бассейннары да, кече спорт өчен кортлар да сафка басачак. Тау өстеннән диңгезгә төшеп йөзү өчен махсус сукмаклар һәм диңгез эчендә дә тыюлык­лар әзерләнмәгән әле, ләкин Татарстан төзүчеләренең мондый гына каршылыкны хәл итәчәгенә шик-шөбһә юк. Иң мөһиме: Татарстан балаларына сәламәтлекләрен ныгыту өчен юл ачыла, шул хәерле булсын!

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев