Мәдәни җомга

КЫШЛАРГА ДА БЕРГӘ КЕРСӘК ИДЕ

Якыннан мин аны беренче мәртәбә "Азат хатын" журналына эшкә килгәч күрдем. Әлеге ханымның бар җире дә килешле, бербөтен иде. Гап-гади җәйнең бер көнендә кигән кыска җиңле, тез турыннан гына булган ап-ак кримплен күлмәге дә, биек үкчәле туфлиләре, шулар төсендәге муенса да аңа нык килешә. Ул каядыр әзерләнә, кемнедер көтә иде...

Якыннан мин аны беренче мәртәбә "Азат хатын" журналына эшкә килгәч күрдем. Әлеге ханымның бар җире дә килешле, бербөтен иде. Гап-гади җәйнең бер көнендә кигән кыска җиңле, тез турыннан гына булган ап-ак кримплен күлмәге дә, биек үкчәле туфлиләре, шулар төсендәге муенса да аңа нык килешә. Ул каядыр әзерләнә, кемнедер көтә иде бугай. Күп тә үтмәде, озын буйлы, мөлаем бер ир килеп керде. Ул да затлы киенгән. Алар бер-берсенә карап елмаештылар да юк булдылар. Аларны күзәтеп торуымны шәйләгән Әлмира апа: "Рейн белән Кояш бу. Әбидкә киттеләр, - дип аңлатма бирде. - Өйләнешкәннән бирле төшке ашны бергә ашыйлар".

- Өйләнешкәннәренә ничә көн соң? - дидем, гаҗәпләнеп.

- Унбиш кенә ел бар да бар инде, - диде Әлмира ханым. - Бәлки егерме ел була торгандыр. Кырык яшькә җиттеләр бит инде. Андый даталарны коллектив белән билгеләп үтәбез, йә бакчада, йә өйдә. Бездә эшләп китсәң, син дә читтә калмассың әле.

Аның сүзләре Аллаһының "амин" дигән чагына туры килде. Шул көннән соң шатлыкта да, кайгыда да якыннан аралашырга насыйп булды. Ләкин гомер сизелми дә үтте. Кояш апаның вафатына да 10 ел булды инде. 70 яшен дә тутыра алмыйча һәм бер генә авыр сүз белән зарланмыйча китеп барды. Янулар, көюләр, үчләшү-көнләшүләр җанын ашагандыр.

Кояш апаның әти-әнисе - Ленин орденлы укытучылар. Апалары да, абыйсы да, җиңгиләре дә укытучы булырга, ап-ак эре бүрәнәле өйдә, яп-якты лампа янында, ап-ак шәл ябынып, кич буе дәфтәр тикшерү, планнар язу турында хыяллана. Ләкин остазы Хатыйп ага Госман Кояш Тимбиковадан күбрәкне өмет итә. Нәкъ шуның юлламасы белән Кояш "Азат хатын"га эшкә урнаша. Гомерлеккә дип уйлый. Әмма аны "Казан утлары" журналына җаваплы сәркатип итеп күчерәләр. Ләкин аның һич тә "Азат хатын"нан аерыласы килми. Партия билеты белән куркыткач, күнә инде.

Журналларның йөзәр мең данә тираж белән чыгып яткан чагы. Борчулар гел аяк астында. Шундый чакларда Кояш апаның янында Рейн абый булды. Ул - рус һәм татар телен мөкаммәл белгән сирәк кешеләрнең берсе, саф күңелле, хыялый, романтик рухтагы зур шәхес иде. Күп кешеләрнең кандидатлык, докторлык хезмәтләрен яңадан дөресләп, эшләп, урысчага тәрҗемә итеп бирде. Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе дә Рейн Галиев булды. Ул да хикәяләр, повестьлар язды, Муса Җәлил шигырьләрен урысчага тәрҗемә итте. Алар Украинада китап булып басылып та чыкты. Күпләрдән өстен, киң эрудицияле шәхес иде, шуның өчен бу матур пардан күп надан көнләште. Шулай да, алар Аяз абый белән Нәкыя апа, Шәриф абый Хөсәенов, Рәшит Әхмәтҗанов гаиләләре белән дуслар булып гомер итте.

Кояш апа университетны тәмамлап эшли башлагач та, әнисенең акчасын да кушып, кооператив йорттан фатир алган һәм әнисен шунда алып килгән иде. Алар гомер буена һәр ике яктан төп йорт булып гомер иттеләр. Кояш Тимбикова - танылган язучы, утызга якын китап авторы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре кебек үрләр яуласа да, беркемнән бер квадрат метр торак алмыйча гомер итте. Артык горур иде. Беркайчан да кул сузып йөрмәде. Киресенчә, ул үзе дә, әнисе Сания апа да кунакларны бүләксез җибәрмәде. Сания апа 96 яшендә, Рейн абый 70 не тутырып вафат булды. Һәр икесе авыру хәлләрендә Кояш апага "әни" дип, шаярып эндәштеләр. Бу үзе бер зур, язылмаган әсәр... Кояш апа авыруларга гаҗәп дәрәҗәдә шәфкатьле, мәрхәмәтле була белде. Сара апа Садыйкова, Саҗидә апа Сөләйманованы да соңгы минутларына кадәр калдырмады.

Уртак дустыбыз, яраткан җырчыбыз Вафирә Гыйззәтуллина күрше булып гомер итте. Тату, эчкерсез, яхшы күрше булдылар. Рейн абый - оста баянчы да, Вафирәне сорап-сорап җырлата иде.

Кояш апа шагыйрә дә иде. Ул тотынса бөтен эшне - язуны да, чигүне дә, җырлауны да, биюне дә башкара. Рейн абыйның туган көненә, 70 еллыгына Кояш апа мондый шигырь язды:

Язлар безне таныштырган иде,
Язы, җәе узды ваемсыз.
Көзләр җитте, алда салкын кышлар,
Былбылларсыз, бөдрә каенсыз.

Язлар безне ничек шатландырды,
Гүзәл гөлләр, назлы җил анда.
Кышлар бүтән, зәмһәрирләр көтәм,
Адашмабыз микән буранда?

Кышларга да бергә керсәк иде -
Бар теләгем хәзер шул гына.
Тирән кардан мин барырмын алдан
Зинһар, яннарымда бул гына!

Без тетрәнеп калдык, Вафирә көйли дә башлады. Ул бу сүзләргә үзәкләрне өзә торган, гаҗәп мәгънәле җыр язды. Әле алай гына да түгел, көз айларында Вафирәнең зур концерты булды. Ул Рейн абый белән Кояш апаны беренче рәткә утыртып, оркестрга кушылып, менә шушы "Кышларга да бергә керсәк иде" дигән җырны башкарды. Авторларны залга күрсәтте, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Әллә ничек концерт та хушлашу кебек килеп чыкты. Шуннан соң Вафирәнең Камал театрында тагын бер концерты булды, ләкин кайтышрак тоелды. Бу җыр да бердәнбер иде. Гомәр ага Бәшировның "Җидегән чишмә"се, Габдрахман Әпсәләмовның "Гөлшаһидә җыры" кебек.

Рейн абый бакыйлыкка күчкәч, ул гел елады да елады. Тынычландырып булмады. Кояш апа аны сагынды, оныта алмады. Шуннан соң инде ул үзе дә озак тормады.

Ул Чистай районының Нарат Елга белән янәшә Иске Роман дигән авыл зиратына җирләнде. Анда Кояш апа үскән, Закир абый, Сания апа озак еллар укытучы булган. Каберләре шунда. Авыллары, зиратлары матур. Анда Кояш апаны хөрмәтлиләр, зурлыйлар. Мәктәптә музее бар. Район күләмендә һәр елны Кояш Тимбикова укулары булып тора, тирә-күрше районнардан укучылар җыела. Чистай районында үз талантларына тапшырыла торган Кояш Тимбикова исемендәге премия дә бар.

Үткән ел якташлары Чистай шәһәренең уртасына Гаяз Исхакый белән янәшәгә Кояш Тимбикова бюстын куйды. Һәммәсе өчен рәхмәт!

Без еш кына кеше гомерен ел фасылларына тиңлибез. Мөдәррис Әгъләм, Рөстәм Вәлиев, Зөлфәтләр гомерләренең көзенә дә җитми китте. Вафирә ханым, Кояш апаның да картлыклары булмады. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде ул, кешеләрнең язы булган кебек, кышлары да була күрсен иде.

Фәния ХУҖАХМӘТ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: