Мәдәни җомга

КЫРЫК КЫЗ ТУРЫНДА РИВАЯТЬ

Быел күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Тәлгат Галиуллин классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиянең тәүге лауреаты булды. Бу бүләк аңа ХХ йөз татар поэзиясе тарихы өлкәсендәге хезмәтләр циклы өчен («Әдәбият - хәтер хәзинәсе» һәм «Яктылык» монографияләре) бирелде. Без каләмдәшебезне әлеге абруйлы...

Быел күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Тәлгат Галиуллин классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиянең тәүге лауреаты булды. Бу бүләк аңа ХХ йөз татар поэзиясе тарихы өлкәсендәге хезмәтләр циклы өчен («Әдәбият - хәтер хәзинәсе» һәм «Яктылык» монографияләре) бирелде. Без каләмдәшебезне әлеге абруйлы бүләккә лаек булуы белән ихластан котлыйбыз һәм аның шагыйрь Сөләйман иҗатына багышланган язмасын тәкъдим итәбез.


Халык аңында ерак гасырлар түрендә туып, безнең көннәргәчә мәгънәви эчтәлеген, сәнгатьчә яңгырашын саклаган мифлар, традицион образлар белән хәзерге поэзия арасындагы эчке якынлыкны инкяр итү кебек үк, алар арасындагы аерманы танымау да безне фәннилектән ераклаштырыр гына иде. Хикмәт шунда: халык иҗатында, аның аерылмас бер илһам канаты - мифларда самими табигыйлек, чынбарлык күренешләрен хыял көче белән баетып, нәкъ шулай икәненә үзе дә инанып, тыңлаучыны да ышандырып бәян итү типиклаштыру чарасы булса, шагыйрь, соңгы елларда фәнни әйләнешкә кереп киткән атама белән әйткәндә, "мифологик текст"ның төп юнәлешен, фикер-сүз сөрешен саклаган тәкъдирдә дә, аны сәясәт таләпләренә, милли мәнфәгатьләргә, яисә башка максатларга буйсындыра. Әмма халык иҗаты әдәби әсәр тукымасына, ашның тәмен үзгәрткән тоз кебек, үз аһәңен, ямен, рухи, эстетик матурлыгын сеңдерә. Гадиләштереп әйткәндә, халык сүз сәнгатенең иҗтимагый эчтәлеге, сүз сәнгатенең императивы, күренешләрне гомумиләштерүе шигъри индивидуальлеккә, замана таләпләренә, ягъни бу дилеммада күплек берлеккә, шәхси башлангычка буйсына.

Хәзерге татар шигъриятендә халык иҗаты казанышларын, вакыты белән үзе дә сизмәстән, әйләнеп узган, иҗади файдаланмаган шагыйрь юктыр. Бу очракта Зөлфәт ("Йөрәкләрдә үлмәс дастан"), М.Әгъләм ("Син дә әкиятмени?"), Л.Шагыйрьҗан ("Милли, милли, миллионнар"), З.Мансуров ("Ике еглау"), Г.Морат ("Алма - риваять") һ.б. шагыйрьләрнең халык иҗаты гәүһәрләре белән киңкырлы багланышларына күләгә төшермәстән, мифологик катламда, риваятьләрдә, традицион образларда таяныч ноктасы тапкан тагын бер шагыйребез Сөләйман (Җәүдәт Сөләйманов) дип беләм. Дөрес, математика профессоры, әсәрләрендә искәрмәләр биреп, интертекстуальлек үрнәкләре күрсәтеп, остазлары итеп бик күп ядкәрләрне атый. Рухи азыкны, нурны Орхон-Енисей ташъязмаларыннан, суфи шагыйрьләрнең Аллаһка табынуларыннан, Акмулла хикмәтләреннән, Тукайның мәрсия-мәдхияләреннән алып, Дәрдемәнд, Такташ, яшь Туфан, Ә.Фәйзи, Ш.Анак, Р.Фәйзуллин, Р.Харис ачышларын да әйләнеп узмыйча, шул ук вакытта эпигон шагыйрь дәрәҗәсенә төшмичә, олы тарихлы сүз сәнгатебездә үз - Сөләйман сукмагын, Сөләйман чишмәсен эзли.

Хәзерге татар шигъриятендә фәлсәфи-интеллектуаль, тарихи аңга таянган юнәлешне үстерүгә зур көч куйган Сөләйман лирикасында традицион сурәтләргә, халык җырларында үстерелгән сынландыруларга өстенлек бирсә, "Ташъязмалар", "Тамырлар", "Иске Казан" кебек лиро-эпик әсәрләрендә эчке ышанычны, хис-фикер юнәлешен мифологиядә, риваятьләрдә, буыннан-буынга тапшырыла килгән истәлекләрдә, хәтер җебендә таба, алардагы мәгълүматны, хис-кичереш байлыгын хәзерге чор проблемалары белән үреп алып барырга омтыла.

Сөләйман поэзиясендә халык иҗаты гәүһәрләренең хисси-мәгънәви бурыч-функцияләре бай һәм төрле. Иң "өстә" ятканнарын, күзгә күренеп торганнарын ике тармакка бүлеп өйрәнү соралып тора. Бер очракта алар шигъри тукымага әдәби алым, бизәкләү, тел-өслүб чараларын баетуга хезмәт итсә, күбрәк лирикасында ачылса, күләмлерәк әсәрләренә мифлар, риваятьләр, бәетләр иҗатчының дөньяга карашын чагылдыруда, тарихи үткәнебезне иңләүдә ачкыч дәрәҗәсендә йөри. Сурәтләү чаралары дигәндә, халык иҗатында туып, чарланып, хәзерге шигъриятне тормыш-көнитеш, табигать, рухи дөнья белән бәйләүче, арадашчы җил, таң җиле, тулган ай, чишмә, челтер су, ат, ут, сандугач, хәтта экзотик Су анасы, Шүрәле, Сак-Сок кебек традицион образлар бердәмлеге күздә тотыла. Сөләйман иҗатында бу образлар катлаулы бәйләнешләргә кереп, шагыйрьнең ниятен, хисен, кичерешен укучыга сәнгати югарылыкта җиткерүнең иң үтемле чарасы буларак үстерелә. Әйтик, аның туган авылының исеме - Кызыл Чишмә - лирикасында туры мәгънәсендә кулланылу белән беррәттән, шигъри уен, аллегория, киная буларак матурлыкны, нәзакәтлелекне, табигыйлекне чагылдыру, сынландыру символы, киндерне нәкышләү бизәге, ягъни код дәрәҗәсенә күтәрелә.

Чишмә тавын йөгереп үткән идем,
Хәзер шуңа менәм тырмашып...

Чишмә һәм тау янәшәлеге яшьлекнең тиз үтүчән бер мизгеле булуын искә төшереп, туры мәгънәләрендә кулланылып, символ "эзләүнең" беренче баскычында кала.

"Кизләү суы, чәй суы" шигырендә исә, "чишмә суы - чәй суы" гадәти көнкүрешне сурәтләгән синтагма - алдагы рәттә җанлы кешене - табигатьнең таҗын сынландыручы буларак ачыла.

Чәй суында ай яктысы, ай яктысы -
Чәй суына килгән сылу - Чишмә кызы.

Халык иҗатында яшәү, тереклек чыганагы, матурлык, илаһилык символы буларак яшәгән Чишмә, бигрәк тә Чишмә кызы Сөләйман лирикасында бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы буларак үстерелә.

Кешенең мәңгелек юлдашы, берәүгә дә баш бирми торган тарих "шаһите" - Җил халык иҗатында, татар шигъриятендә киң кулланыла торган традицион образларның берсе. Җил, Сөләйман шигъриятен үтәли чыккан "киңәшче" сурәтләрнең берсе һәм иң мөһиме. Тынычландырып баштан сыйпаучы, сизми калсаң, көйдереп, туңдырып алучы, аянычлы хәлләр турында, ягъни дөнья халыклары тарихында тирән эз калдырган төрки-татар дәүләтләренең, кояш нурларында эрегән иртәнге томан шикелле, юкка чыгуларын әлеге дә баягы, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән, җитез, салмак, мәңгелек Җил "сөйләп" бирә.

Уйларымнан
кинәт искән
Җил аера...
. . . .
Җил тасмасы чал тарихтан,
Чын тарихны җил белә.

Җилнең "эчке сөйләме" төркиләрнең заманында күп санлы, көчле кавем булуын сурәтле тел агымына күчерә. Җил "башын юләргә" салып, болай ди:

Хәтта мин анык әйталмыйм:
Кайдан төрки яңгыры
Ул заман, каян иссәм дә,
Күрдем төрки яугирен.
Алдагы юлларда Җил, сүзен дәвам итеп, дөнья халыклары харитасында төрки дәүләтләренә бәясен ачыклый.

Җил сөйләде:
- Бөек иде бу халык,
Җиде күктән куәт алып,
Җиде ил корган халык.

("Тамырлар")

Төрки-татарларның дала киңлекләрен иңләгән чорларын шагыйрь көчле сәнгати буяуларда сурәтли.

Бишенче йөз далада,
Бу заманнар җирдә Кыпчак!
Бөркет хуҗа һавада!

Мактанырлык олы тарихың, Шекспир трагедияләрен күтәргән ("Отелло" әсәренә прототип итеп, ул "Җиһангир ир... Үлемсез төрки" Атилланы алган дигән фараз бар) бабаларың булганда, ник күңелне җилбәгәй җибәрмәскә!?

Риваятьләрдә, истәлек-язмаларда Ислам динен кабул иткән Болгар ханы Алмаска зур игътибар бирелә. Ханның Җир-анабыз белән әңгәмә-диалоглары, ук җәядән чыгып китәр мизгелдәге кебек, киеренке әхлакый-фәлсәфи нотада алып барыла.

Әйтте җир:
Ислам гөмбәзе тимәсме
Төрки җепселләреңә,
Төрки тамыр киселмәсме
Ислам шәкелләрендә?

"Зирәк патша Алмас" җавабын ышандырырлык итеп бирә:

Бөек Тәңре - бабалардан
Төрки җанда - бер Алла,
Алла-Тәңре бер ул диеп,
Ышанам, халкым аңлар...

("Тамырлар")

Сөләйман иҗатында халык мифологиясенең эчке агым булып, сурәтле фикерләвендә табигый рәвештә, яшәгән ике катламы игътибарга лаек.

Беренчесе, алдарак искәртелгәнчә, халкыбызның дәүләтчелек тарихы, шанлы үткәне, югалтулары, гомумән, менталитеты, сәхифә-риваятьләрдә исемнәре сакланган олы шәхесләребезне сурәтләү булса, икенчесе - гадәти тормыш-көнкүрешне, бер адәм баласын да әйләнеп узмый торган, һәр очракта үз чалымнары белән күңелләрдә якты нур кабызган мәхәббәт, гаилә учагы кабызу хәлләрен үзәккә алу. Әлбәттә, һәр очракта да әсәрнең үзәгендә татар халкының язмышы тора.

"Ташъязмалар" поэмасын шагыйрь чал чәчле ил картының әкиятен күңелгә сеңдереп утыргандай тәэсир калдырырлык алым белән башлап җибәрә.

Борын-борын заманда,
Казан атлы калада.
. . . . . . . .
Яшәгән ди, торган ди,
Татар атлы бер халык.

Ошбу әкияти-шигъри алым укучының дикъкатен яулау, кызыксындыру өчен генә китерелми, ә үз көнен үзе күреп, эштән тәм табып яшәгән халыкның фаҗигале язмышын кабул итүгә әзерли. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән дөньяны бизәп яшәгән халык, давылга эләгеп (башка сәбәпләрне санап тормас өчен табылган деталь), акылын җуя, үзен ташлаган зиһенен күршедән алып, "кышын урак" урып, "җәен буран" куып, ягъни гел кире, тузга язмаган гамәлләр кылып, "кыйбласын җуйган" һәм йокыга киткән. Кайчандыр җиһанны дер селкетеп торган, көчле рухлы халыкның кызганыч, тешләре коелган арыслан хәленә төшүен көтеп, шуны оештырып йөргән күрше "көлә бот чабып, кидереп сиңа камыт". Югалтуларның башка бер кавем тарихында да булмаганча аяныч сәхифәләре аны тетрәндерә, күңелен әрнетә. Сөләйман уйлап тапкан мифик көч-давыл бер-бер артлы Скиф, Һун, Сөн, Атилла төзегән төрки-кыпчак-һуннар дәүләтен, Күк Түрк каганатын, Урта Идел Болгарын, Алтын Урданың турыдан-туры варисы Казан ханлыкларын тарих барханнары, ваемсызлык, көнчелек зилзиләләре астында күмеп калдыра: "Иске эз тузды кинәттән, Тузды кыйбласын җуеп".

Шагыйрь олы тарихи вакыйга-хәлләр турында халык хәтерендә геннар дәрәҗәсендә, аң төпкелендә сакланган истәлек-риваятьләргә, мифларга таянып, үткән гасырларда төрки кавемнәр ясаган хаталарны аңларга омтыла. Бабаларыбызны битәрләү өчен түгел, ә киләчәктә гыйбрәт алу нияте белән искә төшерә.

Шагыйрь тарихи фактларга, детальләргә таянганда төгәллекне сакласа да, ул вакыйга-хәлләрне коры тикшерүче, сөйләп бирүче түгел, ул лиризм, җылылык, һәр кешенең башыннан, йөрәгеннән уза торган сөю-сәгадәт, туй, гаилә кору мәшәкатьләре турында да онытмый. Муса Җәлилнең "Алтынчәч" либреттосы нигезендә яткан әкиятне хәтергә төшерү, "Тамырлар" поэмасына эчке ягымлылык, самимилек бөрки һәм икенче бер мәхәббәт маҗарасына күчүне җиңеләйтә. Ханның таң нурын үзенә сеңдергәндәй, гаҗәеп гүзәл, әмма зәхмәтле, төзәлмәс чиргә сабышкан кызы турындагы риваять поэманы җанландырып җибәрә.

Төрле тарафлардан чакырып китерелгән табибләр, дәвалаучылар, имчеләр курку катыш, көчсезлекләреннән гаҗиз булып, язмыштан узмыш юк дип, башларын иеп, кулларын салындырып торган мәлдә, болытсыз аяз көнне килеп яуган яңгырдай, "ашыгыч ярдәм" иске, сәләмә киемнәргә төренгән карт рәвешендә килеп төшә. Гадәттә, әкиятләрдә юл күрсәтүне, чирлене терелтүне һ.б. шундый вазифаларны Хозыр Ильяс башкара. Сөләйман бу архетип образның фольклорда урнашкан төп сыйфатларын саклаган. Ул кешенең баш өстендә Дамокл кылычы эленеп торган иң хәтәр мизгелдә пәйда булып, ("Ак чалмалы аксакал сихәтле юлга өндәр"), рәхмәткә дә дәгъва итмичә, ай күрде, кояш алды, дигәндәй, киңәшен бирә дә, юкка чыга. Хан, карап торуга тиле-милерәк күренгән дәрвишнең "күрсәтмәсен" үтәргәме-юкмы, дип, икеләнеп торганнан соң, сусызлыктан шиңгән гөл хәленә төшкән кызын сөйгән егете белән мунчага озатырга мәҗбүр була. Нәтиҗә көтелмәгәнчә килеп чыгуы белән барчасын таң калдыра.

Кайтып керәләр парлап,
Пайтәхеткә нур сибеп,
Хан кызы, хан кияве,
Җанга рәхәт сөйләве.
Алдарак шагыйрь бу бәхетле парның исемнәрен атап, көзен булачак туй көнен дә "билгели".
Иштирәк - иң батыры,
Нәркис - иң-иң матуры.
Егет гыйшкы Нәркистә,
Нәркис гыйшкы - Иштирәк.
Алла сайлаган парлар -
Мәрҗәндә сездәй сирәк.

("Тамырлар")

Ике яшь йөрәкнең кушылуын, туй йолаларын шагыйрь яратып, белеп сурәтли. Буяу-нәкышләрне дә кызганмый. Янә бер парны бәхет нурында "коендыра".

Иң чибәр ул - Гайшә,
Иң батыр - Хаҗитаз,
Мәхәббәт чәчәге -
кызыл туй,
Болгардан моң алып,
Казанда яр табып,
Булдыгыз бертигез яр-ярлар.

("Иске Казан")

Шагыйрь диахрон һәм синхрон анализ ысулларын кулланып, үзе берничә гасыр элек булган хәлләрнең шаһите кебек, архетип карт фикерен дәвам иткәндәй, сөю-сөелү сынавын уза алган кешеләр генә бәхеткә тиенә дигән фикерен калкытып куя.

Болгар-Биләр кызларының матурлыгын, чаялыгын, туып үскән җирләренә тугрылыгын, ватанпәрвәрлеген сурәтләгәндә дә шагыйрь риваять-истәлекләргә киң таяна.

...Бөек Биләр - серле Биләр -
Риваятьләр арканы.
Биләр чоры - кыйблаи чор -
Язмалардан отканым...

("Тамырлар")

Телдән-телгә, буыннан-буынга тапшырыла килеп, безнең көннәрдә дә патриотик яңгырашын югалтмаган кырык кыз турындагы легенда эчтәлегенә таяну "Тамырлар" поэмасының мәгънәви офыгын киңәйтеп җибәрә. Туган илне яклауда батырлык, кыюлык үрнәге күрсәткән каһарманнарны югары өслүб белән олылау, мәңгеләштерү героик дастаннарның бер юнәлеше, йөзек кашы. Биләр каласын монгол баскынчыларына бирмәс өчен кырык кыз, кулларына корал тотып, тигезсез көрәшкә күтәрелә һәм тарихка "Кызлар тавы" дип кереп калган биеклектә барысы да һәлак була. Халык батыр кызларын кызганса да, аларның кешелек хыялы - бәйсезлекне, азатлыкны яклап дошманга каршы чыгуын хуплый. Шул риваятьне нигез итеп алган, шул тауда, Изгеләр чишмәсе янында, "Сәләт" балалар оешмасының җыеннарын, укуларын оештырган шагыйрь бу бәрелеш турында бәян итәргә керешкәнче, болгар алиһәләренең күз явын алырлык гүзәллеген хәйран калып сурәтләп, укучының хисси дөньясында вәхшилеккә нәфрәт уята.

Бәхет, сөю-сөелү, нәсел калдыру өчен туган алтын чәчле, зәңгәр күзле дөнья бизәкләре "Без кырыкбыз, кырык кыз! Бердәм бер тән булыйк без, Бердәм бер җан булыйк без", дип, шәһит китәселәрен алдан белеп, ирләр үрнәк алырлык югарылыкка күтәрелә.

Әйе, халык хәтерендә, риваятьләрдә мәңге яшь, чибәр булып калган кызлар "Дошманга кол булганчы" сугыш кырында үлемне артыгырак күрә. Тормышны бизәп яшәргә дә яшәргә лаеклы гүзәлләр язмышы шигъри юлларга моң, экзистенциаль сагыш алып керә. Бу әрнү мәңгелек: "Унлап гасыр яралардан кан тама".

Шул ук үкенечле дулкында җан әрнүе, йөрәк кыбырсынуы сарказм белән кушыла.

Әрнеп әйтәм,
Түгел көлү, түгел коткы:
Юк, уянма,
Йокла, татар, тыныч йокы!

("Ташъязмалар")

Татарның киләчәге бармы, таңы бер атармы, дигән сорауга да шагыйрь җавапны үзе бирми, үткән белән киләчәкнең бердәмлеге нәзарасына таянып, халык иҗатына мөрәҗәгать итә, өмет чаткыларын шуннан эзли.

...Татарга өмет багларга
Ике тамга төгәл, имди.
Гүя хәбәр бирә безгә
Риваятьләр төгәл, имди.
. . . . . . . . . .
Һәр риваять илтә хакыйкатькә,
Ә хакыйкать бары Алладан.

("Иске Казан")

"Тамырлар" поэмасының йомгаклау өлешендә китерелгән "...Аптыраган үрдәк арты белән суга чума..." мәкале чарасызлыктан югалып, хәлсезләнеп калган, тарих тарафыннан гел кыерсытыла килгән татар халкының язмышын гаять бер төгәллек белән күз алдына бастыра.

Шунда ук халык иҗатының гасырлар түрендә туган, ата-ана-бала фаҗигасен үзәккә алган тирән мәгънәле, сәнгатьчә гүзәл бәетләреннән Сак-Сокны искә төшерү, йолдыз-күкләрне кыйбла итеп алу, дәүләтчелеген югалтканнан соң, таркалып, җил тараткан күч кебек, сибелеп яшәгән "татар өстән күзәтәчәк күпләрне" гыйбарәсе бетемгә төшенкелек төсмере бирә. Сырт йоннарын кабартуының нигезендә милләтен уяту, берләшү, пассионарлык көчен кайтару булса да, иркен күкләргә иңгәнче, гөнаһлы вә мөкатдәс туган туфрагыбызда яшәп калыйк әле, дип, шагыйрь белән бәхәсләшәсе килә.

Тарихи барыш турында сүз чыкканда, Сөләйман андый хис-тойгыга бирешмәскә тырыша. Лирикасында эчке кичереш ничек кенә "туарылмасын", поэмаларында ул - акыл шагыйре, археолог-фольклорчы. Ислам мәдәниятенең, фәлсәфәсенең асылын тәшкил иткән Акыл аның даими юлдашы, тарихка сәяхәтендә таянычы. Лирикасында хис, эпик әсәрләрендә акыл өстенлек итсә дә, алар өчен уртак берәмлек - туган тел. Ә телнең төп чыганагы - сөйләм теле һәм халык иҗаты. Кешене башка җан ияләреннән аерып торган могҗизаи көч - сүз. Шул берәмлеккә таянып иҗат ителгән мифлар, риваятьләр, җыр-бәетләр, халык рухының көзгесе булып, безнең көннәр сүз осталары иҗатына да якты нур бөркеп тора.

Сөләйманның интеллектуаль-фәлсәфи поэзиясе тирән тамырлары, җанлы җепселләре белән шул рухи чыганаклардан куәт, куаныч ала, үзе дә аларга яшәү көче бирә.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН,
филология фәннәре докторы, профессор.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: