Мәдәни җомга

Күршеләргә яңа сәяхәт

Россиядә җанисәп башлангач, Башкортстанга янә, инде өченче мәртәбә сәяхәт кылырга булдык. Безнең максат татарларның күзен ачу түгел, ә аларның башкортлар янәшәсендә ниндирәк статус биләп яшәвен ачыклау иде, дисәк, шунысы ­ дөресрәктер.

Җәй айларында, башкорт карагруһчылары басымы астында тез чүкмичә яши биргән төньяк-көнбатыш төбәкне дә, Казан-Уфа юлының уңъягында яткан һәм мөселман милләте ягыннан тулысынча диярлек татарлардан хасил Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Авыргазы, Кырмыскалы, Стәрлетамак, Эстәрлебаш, Миякә, Бәләбәй, Дәүләкән районнарындагы авылларны да урап чыккан идек. Башкортстанның әле Казан язучылары дистә еллар буена барып җитмәгән, ә яртылаш рәвештә башкорт халкы яшәгән көньяк районнары, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре белән чиктәш авыллар калган иде, октябрь азагында янә «Казан утлары», «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин һәм Ләбиб Лерон белән берлектә, менә шул төбәккә юл тоттык.

«Компас» угын иң беренче итеп Бишбүләк районына төбәгән идек, аңа кадәр Оренбург трассасы буенча җилдертеп, бу өлкәнең Абдуллино һәм Пономаревка районнары аша үтәргә туры килде. Бишбүләк үзе – тау сыртына таралып утырган гап-гади бер авыл. Ул биек манаралы өр-яңа мәчете белән каршы алды. Авыл хуҗалыгы көллияте өчен төзелгән шәп бина күзгә ташлана. Ә төбәк тарихына багышланган музейларын революциягә кадәрге байлардан калган бер агач йортка урнаштырганнар. Районда яшәүчеләрнең 36 процентын чуашлар тәшкил итә, татарлар – 26, башкортлар – 21, руслар – 11, мордва кешеләре 5 процент икән. Музейны да һәр халыкка тигез бүлеп бирергә тырышканнар. Сүз дә юк, иң түрдә башкорт тирмәсе. Ләкин чуашлар күпчелек бит, шул сәбәпле бу халыкка урын мул бирелгән. Мактанырлыклары да бар: бирегә ике мәртәбә чуаш халкының горурлыгы, космонавт Андриан Николаев килеп киткән, берсендә үз портретын бүләк итсә, икенчесендә музей каршына каен агачы утырткан.

Музей үзәгендә шушы районның Ает авылыннан чыккан атаклы шагыйребез Фатыйх Кәрим фотосы, аның китаплары куелган. Ни кызганыч, шуның янәшәсендә үк Муса авылында туган Таһир Ахунҗанов рәсеме. Кызганыч дим, чөнки «1967-1987 елларда партиянең өлкә комитеты секретаре булган чакта мин 650 мең кешеле башкорт халкының санын 950 меңгә җиткердем», дип шапыра-шапыра интервьюлар биргән юха елан да шушы ук бәндә ләбаса! Югыйсә, татар каһарманы Ф.Кәрим белем алган Ает мәктәбендә дә, Бәләбәй педагогика техникумында да укып чыккан бит ул. «Аттан ала да туа, кола да туа», дип шундый икейөзле, соран бәндәләр турында әйтәләрдер инде... Фронт юлларын узганнан соң драматург буларак танылган Габдулла Әхмәтшин да шушы ук районның Яңа Бикташ авылыннан. Үзе татар, әмма атаклы шагыйребез Кадыйр Сибгатуллин әйтмешли, «чиста башы белән күчәр арасында дегет сөртеп интегәсе» килмәгәндер инде, ул гомере буена башкорт редакцияләрендә эшләп йөргән, шуңадыр, ахрысы, без килер алдыннан гына тууына 100 еллык бәйрәмне дә зурлап уздырганнар... 

«Арбалы» сәяхәтчеләр өчен Бишбүләктән Ает авылы – кул сузымында гына. Ает – Бишбүләккә алып бара торган юлның уң ягында, эскерттәй тау белән Дим елгасы арасына сыенган һәм яр буенча сузылган зур авыл. Моннан чыккан Ф.Кәрим хөрмәтенә Калининград өлкәсенең ул 1945 елның 19 февралендә һәлак булган Багратионовск каласында һәйкәл куелган, каһарман шагыйрьне, билгеле, туган авылында да чиксез юксыналар. Авыл үзәгендә, мәдәният йорты каршында гына Ф.Кәрим истәлегенә, Татарстан Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән яңартылган музей ачылган. Каршысында – шагыйрьнең затлы бюсты. Музей эчендә шагыйрь китаплары, хатыны Кадрияне, кызы Ләйләне, сыйныфташларын, туганнарын чагылдырган фотосурәтләр. Хәтта 1942 елда фронтта яраланганнан соң, Казан каласындагы хастаханәгә кайтып дәваланган чакта иптәшләре белән төшкән рәсем дә бар.

Музей мөдире Рәйсә ханым Фатыйхның бертуган абыйсы Ярлы Кәрим турында сөйләгән хатирәләр бик гыйбрәтле. Ул да 1918 елда Зәки Вәлиди төзи башлаган бер «башкорт» полкына алынган һәм кызылларга каршы яуга чыгып йөргән. Адмирал Колчак башкортларның З.Вәлиди игълан иткән «азат Кече Башкортстанны» һәм аның хөкүмәтен танудан баш тарткач, һаман да шул Вәлиди һәм аның штаб башлыгы Ильяс Алкин фәрманы буенча, 1919 елның 19 февралендә кызыллар ягына чыккан. Ләкин Россиядә үз вәгъ­дәсен үти белгән хөкүмәт бармыни ул? – «башкорт»ларның ике полкын большевик комиссарлар кушуы буенча шундук коралсызландыра башлаганнар. Моны шәйләп өлгергән Муса Мортазин, үзенең атлы бригадасын алып, яңадан Колчак кул астына качарга мәҗбүр булган. Янә коралларын ташларга теләмәгән ике полкның берсен – Кырым тирәсендә яу йөргән генерал Деникин армиясенә, икенчесен Польша чигендә хәрәкәт итүче генерал Юденич гаскәрләренә каршы сугышка озатканнар. Менә шунда яраланып һәм үпкәсенә чир эләктереп кайткан Габдулла Кәрим, туган авылында беркадәр савыккач, Уфага чыгып киткән һәм Ярлы Кәрим тәхәллүсе белән редакцияләрдә эшли башлаган. Туган авылы Аетта әти-әнисе дә дөнья куйгач тома-ятим калган энекәше Фатыйхны да Бәләбәй педагогика техникумыннан Казанга алып киткән һәм аны җир эшләре техникумына укуга урнаштырган. Сәламәтлеге какшагач, Габдулла туган ягына кайтып ун ел чамасы каты чирләп яткан, әле шул килеш тә, мулла малае булганга күрә, «халык дошманы» дигән тамга ягарга тырышып караганнар, ләкин Ярлы Кәрим дошманнарын «сөендерә» алмаган, 1937 елда, 36 яшендә дөнья куйган...

Күпләр белә булыр, Сталинның җәллад балтасы Фатыйхны да аямаган. Фатыйх – мулла баласы бит, «уяу» каләмдәшләре язган шикаять буенча, аны да НКВД зинданнарына озатканнар. Тоткын шагыйрь кичкән лагерь һәм төрмәләр картасы шаккатарлык: Казан, Тула, Пермь, Кострома, Салехард, Воркута, Нарьян-Мар, Коми Республикасындагы Кожва, Печоралагстрой, Архангельск, Молотовск, Ядринлаг... Шуларның кайсысындадыр газап чиккән чакта, урлаган ризык һәм акчаларны каплап калу өчен, НКВД җәлладлары йөзәрләгән тоткынны баржаларга чыгарып тутырган да, Ак диңгездә батырып юк итәргә булган. Куллары чәнечкеле тимерчыбыклар белән бәйләнгән тоткыннар арасыннан фәкать ике кеше генә ярга кадәр йөзеп исән калган. Әле шундый тәмуг газапларын кичерүгә дә карамастан, Бөек Ватан сугышы башлануга ук Фатыйх үзен фронтка җибәрүләрен үтенеп, гариза юллаган. Аның гөнаһсыз рәвештә төрмәгә ябылуын Казанда да ачыклап өлгергәннәр, шуңа күрә Фатыйх әүвәл Казанның Батурин урамындагы төрмәгә кайтарылган, ә аннан яу кырына киткән. Язмыш мәрхәмәте белән аңа тагын бер мәртәбә Казанга кайтырга, Соцгород районындагы хәрби госпитальдә яраларыннан савыгырга язган. Шунда ул атаклы «Яшел гармун» поэмасын иҗат итәргә өлгергән. Аннан соң кабат фронт, кабат канлы мәхшәр. 1945 елның 19 февралендә ул җитәкчелек иткән взвод фронт командующие Черняховскийның кыр штабыннан 350 метрлар чамасы читтә генә урнашкан. Совет Армиясе көнен чираттагы җиңү белән каршылау турында рапорт бирү өчен полк артыннан полкны яуга ташлаганнар. Фатыйх яуда ике тапкыр яраланып өлгергән, әллә язмыш, әллә Ходай Тәгалә кисәтүен аңламыйча, һаман алгы сызыктан чигенмәгән. Ахыр чиктә өченче пуля килеп, шагыйрьнең күзләрен мәңгелеккә йомдырган. Башка милләт вәкиле булса, мондый каһарманлыгы өчен Герой медален да кызганмаслар иде, ә кичәге тоткынга I дәрәҗә Ватан сугышы ордены биреп ­чикләнгәннәр... 

Татар халкының тагын бер данлыклы улы Кәрим Хәкимов туган Дүсән авылы Аеттан 5-6 чакрым ераклыкта гына. Россия­дә совет хакимияте урнашкан вакытта да большевикларга гомергә укымышлы булып танылган татар халкының ярдәменә мохтаҗлык туган, алар безнең милләтнең бишәр-алтышар Шәрык һәм Европа телләре белгән Кәримне 1920 елда Бохара ханлыгына, 1921-1924 елларда Иранга, 1924-1928 елларда әүвәл Һиҗаз корольлегенә, аннары Согыд Гәрабстанына һәм Йәмәнгә генераль консул итеп озата. Кәрим 1932-1937 елларда да кабат-кабат Согыд Гәрабстанында тулы хокуклы илче булып тора. Әмма Советлар Союзында коточкыч террор гарасаты кузгалган замана бит, татарның кадере беткән, 1937 елның июлендә Кәримне дә Мәскәүгә чакыртып алалар, ә 1938 елның 10 гыйнварында Бутово полигонында атып үтерәләр...

«Кызыл паша» буларак дан алган Кәрим Хәкимов исемен әллә ничә буын ишетми-белми үсте. Әле ярый, шушы ук авылда туган Римзил Вәлиев, Уфага киткәч «башкорт» булып йөргән башка якташлары бар, шулар каһарман илче данын газиз халкына кайтарды.

Бишбүләк районында туып-үскән данлыклы милләттәшләребез гаять күп булса да, юлчы кешенең юлда булуы хәерле, без алга кузгалдык. Маршрутыбызда Миякә районын урап үтеп булмый, ул халкыбызга атаклы Мифтахетдин Акмулланы биргән. Туксанбай авылына төбәп барган чагында ук, биек тау итәгенә куелган күрсәткеч такта каршы алды: «Акмулла төягенә рәхим итегез!» Дим елгасын, аның буендагы әрәмәлекләрне күзәтә-күзәтә җиде-сигез чакрым үткәннән соң гына Туксанбай ачылды. Мәктәп каршында ук олы музей, атаклы шагыйрьнең матур бюсты. Башкортлар юрганны үз ягына тарта, бюст астына «Башкорттарым, укырга кәрәк, укырга кәрәк!» дип язып куярга да онытмаганнар. Без «Ленин үзенең «учиться, учиться и учиться» дигән сүзләрен менә кемнән чәлгән икән», дип кет-кет көлешәбез, ә башкорт мөтәгалимнәре казахныкы да, татарныкы да булган зур акынга үз йөгәннәрен кидерергә барыбер тарсынмаган. Әмма шушындый күренекле музей корып, шагыйрь сынын бастырып куюлары – ­сокланырлык!..

Шушы урында кинәт кенә Яңавыл районының Ямады авылындагы Илдар Юзеев музеенда күргән фото искә төште. Акмулланы, Айдар Хәлим, Айдар Галимовларны биргән Миякә районында 1980 елда Татар мәдәнияте көннәре булып узган, безнең Илдар абый, Рафаэль Мостафин, Мәхмүт Хәсәнов, рәссам Әхсән Фәсхетдинов, җырчы Миңгол Галиев һәм Уфадан «башкортныкы» булып килгән Мостай Кәрим, Әнгам Атнабайлар – барысы бергә, иңгә-иң куеп, бәйрәм итеп йөргән. Татарстан белән Башкортстанның үз-үзләрен суверен дип игълан итүләренә 30 елдан артты, ә нигә Татар яисә Башкорт мәдәнияте көннәрен үткәрү бөтенләй коргаксыды? Әллә үзәккә китәсе ясак эшелонының берәр тәгәрмәче кимер, дип калтырап торумы бу?..

Туксанбайдан соң безнең маршрут Җиргән авылына юнәлергә тиеш иде, ләкин ике ай элек кенә Эстәрлебашта булсак та, кабаттан шул районга юл тотарга туры килде. Безнең Зәки Зәйнуллин атлы әдибебез гомеренең соңгы елларын туган ягы Эстәрлебашта уздырды, шунда җирләнде, ә ул «бер ат арбасы тулырлык» архив калдырып киткән, шул мирасны алу өчен, каләмдәшебез Хисаметдин Исмәгыйлов янына юнәлдек. Хисаметдиннең ике айга бер, «ялындырып» кына төшкән кунакларны җибәрәсе килмәде, шунда кунып калдык.

Икенче көнне таң белән кабат корыч атта без. Җиргән төньяктан көньякка сузылган биек тау ышыгындагы үзәнлектә урнашкан. Ике манаралы таш мәчете күзне кызыктыра. Өч катлы, төбәк тарихы музее да урнашкан мәдәният йорты янә көнләшерлек. Мәләвез районы карамагындагы бер авыл булса да, анда 4700 дән артык кеше яши. Составы – яртылаш рәвештә татар белән чуаш. Сыңар урыс та юк, иллә мәгәр авыл үзәгенә аерым чаң манарасы булган чиркәү бастыр­ганнар. Яңа мәктәп, мәдәният йорты, хастаханә төзик, дисәк, илнең «акчасы юк» (Д.Медведев). Ә яңа чиркәүләрнең саны 38 меңнән артып киткән, шул юл белән «оҗмахка эләгергә җыеналар», ахры...

Җиргән халкыбызга Дәрде­мәнд тәхәллүсе белән мәгълүм Закир Рәмиев һәм Мирсәй Әмир кебек әдипләрне биргән. Дәрдемәнд әлеге авылда 3 яшенә кадәр генә яшәп, аннары әти-әнисе белән Баймак районындагы Юлык авылына күченсә дә, аларны онытмыйлар, мәдәният йорты диварына истәлек такталары куелган, ике урам Дәрдемәнд һәм ­М.Әмир исемен йөртә. Дәрдемәнд тууның 160 еллыгы уңаеннан, ахрысы, төбәк тарихы музеенда аңа багыш­ланган ­экспозиция-дивар булдырганнар. Шунысы гына кызганыч, Татарстанда Дәрде­мәндкә багышлап чыгарган китапларның берсе дә Җиргәнгә килеп җитмәгән. Музей хезмәткәрләре «Азатлык» радиосының татар редакциясен оештырган Гариф Солтан туган нигез урынын да белә, ләкин бездә әлеге мәгълүмат чарасы «дошманнар» исемлегенә кертелгән бит, кычкырып сөйләүче юк. Мәдәният йорты яки китапханә хезмәткәрләрен гаепләрлек түгел, үзләрендә гомер кичергән атаклы ишан Сәхиулла Толынхуҗинның каберен дә күрсәттеләр.

Җиргән авылындагы чуашлар арасыннан Геннадий Шпаликов атлы бик талантлы сценарияче дә үсеп чыккан икән. 1964 елда ул төзегән сюжет буенча төшерелгән «Я шагаю по Москве» киносы дөньякүләм дан алуга иреште. Аны 27 яшьлек чуаш егете тудырган булу турында гына сыңар сүз дә эндәшмәделәр. Шулай тибелгән булгангамы, ул үзе 37 яшендә китеп барган инде.

..Мәләвездән соң Күгәрчен районына аяк басуга ук бөтен пафос сүнде. Элек Акман (Казан ханлыгының азатлыгын яклап сугышкан тархан исеме) булып, ни сәбәптәндер соңыннан Ибрай атына күчерелгән авыл буйлап ничәмә-ничә кешене, хәтта 90 яшьлек әбиләрне дә сораштырдык, ни галәмәт, Сәгыйт Рәмиев атлы бөек шагыйрь шушында туып-үскән икәнен белүче сыңар бәндә дә юк!

Вахит ИМАМОВ. 

Автор фотолары.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: