КҮРКӘМ ХОЛЫК – ГОМЕР ЧӘЧӘГЕ
Авыр үзгәрүчән дөньяны алга этәрү өчен үз эшенең чып-чын осталары күбрәк сорала. Чыннан да, моның шулай икәнлеге һәрвакыт сизелеп тора. Әгәр һәммә кеше һөнәрмәндлек югарылыгына күтәрелсә, җәмгыятебез тормышы чагыштырмача төзегрәк булыр иде. Тик менә йөкләгән вазифаны җан-тән белән башкаручы затлар һәрбер заманда да җитеп бетми шул. Әмма андыйлар, шөкер, арабызда...

Сайлаган һөнәреңне мөкәммәл дәрәҗәдә үзләштерү хезмәткә мәхәббәт җирлегендә генә бирелә. Бүтәнчә була алмый. Яраткан эшен җиренә җиткереп үтәү Рәмзия Габдуллинаның табигатенә үк салынган. Күркәм нәтиҗәләргә китерүчән төгәллек, мөгаен, аның аеруча кыйммәтле сыйфатыдыр. Җентекле рәвештә гамәл кылу менә шушы чыганактан башлана. Алай гына түгел, күпне сыйдырган әлеге төгәллеккә хатын-кыз пөхтәлеге дә өстәлгән. Монысы да бик мөһим. Гадәттә, ошбу хасият кешенең хезмәткә мөнәсәбәтен, тулаем алганда, гомер дәвамындагы эшчәнлекнең юнәлешен билгели.

Ә милли матбугат эшенә Рәмзия шактый ерактан килә. Унбиш яшьлек кызның "Яшь ленинчы" газетасы редакциясенә курьер булып урнашуы аның гаммәви мәгълүмат чаралары хуҗалыгына үзенчә "разведка" ясавы сыман аңлашыла. Яшүсмер әлеге үзенчәлекле даирәне эчтән өйрәнә, күңеленә киләчәккә төбәлгән уй-ниятләр беркетә. Дөрес, ул үзенең сәләтен башка һөнәрләрдә дә сынап карарга өлгерә, үҗәтлеге белән хезмәт тәҗрибәсен баетырга җай таба. Әгәр Рәмзия Габдуллина "Мәдәни җомга"да егерме елдан артык верстка операторы маһирлыгын күрсәтә алган икән, димәк, аның моңарчы төрле хезмәт урыннарында бәрәкәтле түл-мая туплавы, һичшиксез, файда гына китергән. Бу уңайдан Рәмзиянең горурланырга хакы бар, чөнки ул узган гасыр ахырында көндәлек басмаларны компьютер ярдәмендә чыгару алымының башында торды, инженер-электрончы буларак, шушы өлкәдәге заманча технологияләрне милли матбагачылыкка җайлаштырып хезмәт иттерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

Гадәттә, мазасыз кебек тоелган шәһәр шартлары кешенең холык-фигыленә үзенчә төсмерләр өстәүчән. Алар арасында төрлесе була. Тискәреләре дә юк түгелдер. Казанда туып- үскән Рәмзия Габдуллина гаять җитез, бөтенесенә дә өлгерә, эшен яхшылап башкара. Ул милли гореф-гадәтләргә дә җаны-тәне белән тугрылыклы, үзенең газиз ана телен дә нечкә белә. Интеллекты да көчле, зәвыгы да югары. Яшәүчәнлек - дәвамчылыкта. Ата-анасыннан алган асыл тәрбияне ул үз балаларына күчерүгә дә ирешкән. Бердәм-тату гаилә корган Рәмзия һәм Рәфкать Габдуллиннарның олы кызы Гүзәл Казан икътисад, идарә итү һәм хокук институтында логистика кафедрасын җитәкли.
Әлбәттә, аның яшьли икътисад фәннәре докторы, профессор булуы бөтен нәсел-ыруны сөендерә. Габдуллиннарның кече кызы Эльза да шушы югары уку йортында эшли, өлкән мөгаллимә вазифасын башкарган арада гыйльми дәрәҗәсен күтәрергә дә җыена. Хәзер инде аларның балалары үсеп килә: 3 кыз, бер малай. Рәмзия атлы дәү әнинең оныклар тәрбияләүдә дә үз иңенә җаваплы мәшәкатьләр алуы бик табигый. Гаиләдә шулай бергәләп уртак казанышлар яулау беренче нәүбәттә рухи-әхлакый кыйммәтләр сафлыгыннан киләдер. Халкыбыз хак әйткәнчә, күркәм холык - гомер чәчәге.
Тормышта иң әһәмиятлесе - табигый сәләт мөмкинлекләрен гамәлдә раслау, җәмгыятьтә үзеңне кирәкле итеп санау. Ә Рәмзия Габдуллина үзенең гомер үрнәгендә ошбу хакыйкатьне ныгыткан затлар җөмләсенә керә. Аңа "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелү дә яшь чакта ук сайланган һөнәргә бирелгәнлекнең уңышларга китерүен дәлилли.
Ямьле җәйнең муллыкка йөз тоткан шушы көннәрендә Рәмзия Ибраһим кызы гомеренең матур биеклегенә күтәрелде. Моннан аның үткән юлы да, алдагы сәфәре дә аермачык күренә. Тик ничек кенә баксаң да, узганнарда бернинди дә үкенерлек хәлләр юк, киресенчә, зур тормыш тәҗрибәсе киләчәккә өмет-ышаныч уята. Шулай була күрсен! Юбилярның гомер дәвамында бөртекләп кылган игелекле гамәлләре хәятка хозурлык өстәрдәй әҗер рәвешендә үзенә кайтсын. Безнең Рәмзиябез моңа чын мәгънәсендә лаек. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телик. Гаиләсен, кызлары һәм оныкларын, хезмәттәшләрен сөендереп, горуранә яшәргә дә яшәргә насыйп әйләсен.
"Мәдәни җомга"лылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз