Мәдәни җомга

Көн тәртибендә – халык прозасы 

(Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның “Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” китабы басылып чыгу уңаеннан)

Бу хезмәтне күптән көткән идем. Якташым Илдус Фазлетдиновның күңелендә, иҗатында, язмышында аның өлгерүен күп еллар күзәтеп яшәдем. Һәм менә кулымда – фольклорчы-мифологлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүче фидакярләр, гомумән, киң җәмәгатьчелек тарафыннан көтеп алынган китап. Башкортстанда яшәүче татарларның рухи-тарихи мирасы тупланган бу җыентыкның шунда ук иҗат итүче галимебез авторлыгында Башкортстан дәүләт  нәшриятында басылып чыгуы - үзе үк зур җиңү. Башкортстанда яшәүче милләтләрнең рухи байлыгын тулы һәм объектив рәвештә өйрәнүнең тагын бер җитди омтылышы бу.   


Илдус үз гомерен Башкортстан татарларының легендар тарихын барлауга багыш­лады. Ул ике юнәлештә эшләде – бер үк вакытта матбугат кысаларында актив эш алып барды, һәм, филология фәннәре кандидаты буларак, академик гыйлем ресурсларыннан киң файдаланды. Үзе  укыткан Башкорт дәүләт университеты студентлары белән дә Башкортстанны аркылыга-буйга йөреп чыкты, һәр татар авылының риваяти тарихын, рухи-мәдәни мирасын, мифологик күзаллауларын, авыз иҗаты байлыгын туплауга иреште. Ниһаять, Татарстанның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының диссертация советында “Башкортстан татарларының топонимик риваятьләре һәм легендалары: тарихи нигезләре һәм идея-­эстетик функцияләре” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклады. И.Фазлетдинов гыйльми күзәтүләре, ачышлары белән Казанда узган гыйльми конференцияләрдә тугандаш төрки халыкларның фольклорчы галимнәрен даими таныштырып торды. Аның темасы, фикере ачышлары елдан-ел киңәя, тирәнәя  барды. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе – шушы китап.

И.Фазлетдиновның “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясендә, танылган фольклорчы-галим Ә.М.Сөләйманов мөхәррирлегендә дөнья күргән яңа китабы моңа кадәр фольклорчылар тарафыннан тәкъдим ителгән бер генә хезмәтне дә кабатламый. Башкортстан татарлары авыз иҗаты мисалында “әкияти характерда булмаган татар халык прозасын” өйрәнүгә, классификацияләүгә багышланган ул. Илдус дустыбызга чаклы фольклор кысаларында карала торган реалистик прозаның бу кадәр җитди рәвештә көн тәртибенә куелганы юк иде әле. Мондый битарафлык дәвам итсә, һичшиксез, “халыкның җанлы тарихын, тормыш тәҗрибәсен, дөньяга карашларын чагылдырган легенда һәм риваятьләрнең, шул исәптән авыл тарихларының милләттәшләребез хәтереннән акрынлап җуела, югала баруына” (И.Фазлетдинов) китерер иде. Бу хәл якташымның гыйльми эшчәнлеген һәм, әлбәттә, аның яңа хезмәтен гаять дәрәҗәдә актуальләштерә.

Кулыбызга кергән фундаменталь хезмәтнең әһәмияте тагын шунда: автор үз тикшеренүләрендә Башкортстан татарлары риваять-легендаларының тарихи нигезе, сюжет составы, үзәк мотивлары һәм персонажлары, тарихи һәм мифологик тамырлары янәшәсендә башка халыкларның  рухи һәм тарихи тамырлары булуын да  онытмый, үзара мөнәсәбәтләрнең, йогынтыларның бу легендар тарихта ничек чагылуын да искәртеп бара. Шул ук вакытта, әлеге хезмәт нигездә тарихи легенда-риваятьләр мирасын барлауны максат итеп куйса да, үткән дәверләрдә яшәгән ата-бабаларыбызның әдәби, иҗади мөмкинлекләрен күзалларга да, милли үзаң дәрәҗәсен билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Теге яки бу милләт, төбәк, авыл үзенең асыл йөзен, хәзерге фән теле белән әйтсәк, үзтәңгәллеген (идентичность) билгеләгәндә, гадәттә, шушы иң гади авыл тарихларына, топонимик риваять-легендаларга, һичьюгы, милли йолаларның нигезендә яткан мифларга барып ябыша ласа!

Чынлыкта, риваятьләрнең һәм легендаларның тарихы зур түгел. Бу жанрларны билгеләүдәге төгәлсезлекләр аларның фәндә чагыштырмача  бик соң көн тәртибенә куе­луы белән бәйле. Әлеге жанрлар турында ярты гасыр элек кенә авыз тутырып сөйләшә башладык түгелме? Һәм шул вакытта ук мәгълүм булды: фольклор (халык иҗаты) системасында “әкияти характерда булмаган халык прозасы” да бар икән. Аларның күпчелек өлешен топонимик риваять-легендалар тәшкил итә. Бүгенге фәндә поэтик һәм әкияти фольклор жанрларын өйрәнү шактый алга китсә дә, реалистик халык прозасына игътибар булмады. Шуңа күрә аның фәне дә зәгыйфь килеш кала бирде. Кемдер бу мирасны, халык сөйләкләре яисә авыл мәзәкләре  рәвешендәрәк кабул итеп, артык җитди санамады, кемдер халкыбыз теленнән “төшкән” әлеге чәчмә тарихларның түбән дәрәҗәдәге образлылыгын, жанр чикләренең юылган булуын ассызыклап, аның әдәби төр-формаларын шик астына алды. Югыйсә, барысы да аңлашылып тора: поэтик фольк­лорның һәрвакыт чәчмә, проза варианты да була, һәр поэтик жанрның, шул ук лирик җырларның, тарихи җырларның, мөнәҗәтләрнең, бәетләрнең янәшәсендә генә аларның чәчмә “игезәкләре” дә яши; бөтен кеше дә үз тарихын, үз язмышын, үз борчуларын җырлап бирә алмый бит. Авыл тарихлары, нәсел тарихлары, төбәк, җирлек тарихлары, топонимика белән бәйле текстларда проза аеруча көчле була! Әйе, урындагы халык тарихын өйрәнгәндә, топонимика, шәҗәрәләр белән бәйле мираска, шул ук вакытта риваяти-легендар мираска караган чәчмә әсәрләрнең үтә дә мөһимлегенә, кайчакта бердәнбер чыганак булырга мөмкинлегенә бик соң төшендек шул. И.Фазлетдиновның саллы хезмәтен кулга алганда тагын бер кат борчылып уйландым. Бу бигрәк тә хәзерге вәзгыятьтә – билгеле бер урынчалык белән бәйле халык тарихын, авыллар тарихын, авыл-салаларда, шәһәр-бистәләрдә яшәүче милләтләр тарихын ачыклау актуальләшкәндә – гаять зур әһәмияткә ия.

Илдус Фазлетдинов үз хезмәтенең тео­ретик өлешендә “риваять”, “легенда” терминнарының эчтәлеген ачыклауны максат итеп куя. Ул иң элек әлеге фольклор жанрларының “гамәлгә куелу” тарихын тәкъдим итә, бигрәк тә Ә.Сөләйманов, С.Гыйләҗетдинов, Ф.Урманчеев, Р.Мөхәммәтҗанов, Н.Ибраһимов,  М.Бакиров кебек фольклорчы галимнәребезнең гыйльми карашларына җентекле анализ ясый. Галим әлеге атамаларның мөстәкыйль жанрларга карарга тиешлеген, аерым алганда, легендаларның нигездә көчле образлылыкка, иҗади уйдырмага корылуын, ә риваятьләрнең башлыча чын, реаль тарихка багышланган булуын дәлилләп күрсәтә. Әлбәттә, автор бу ике жанрның үзара керешеп яшәүләре хакында әйтергә дә онытмый.  Ул әле,  бер уңайдан,  шушы ике жанр янәшәсендә матур урын тапкан, бераз мәзәкләргә якын торган сөйләкләргә аерым жанр формасы буларак бәя биреп уза.

Ниһаять, галим шундый фикергә килә: әкияти характерда булмаган халык прозасы әсәрләре риваять, легенда жанрлары кысаларында каралырга тиеш. Шул ук вакытта автор соңгы елларда бу төр халык прозасында риваять жанрының үзәк урын ала баруын ассызыклый. Шунда ук ул риваять-легендаларның мифологик яссылыкка күчә бару тенденциясе хакында хәбәр итә, риваять, легендаларның күпмедер дәрәҗәдә сөйләк-мәзәкләргә һәм мифларга хас жанр сыйфатларын үзләштерә алуын да искәртә. 

Бу уңайдан автор колагына әйтәсе килгән бер генә сүз кала: минемчә, әкияти булмаган халык прозасына “хикәят” жанры да бик килешеп тора (ул бу атаманы мифологик текстларда куллана да). Шунысы гына: мондый типтагы (хикәяләүгә, ягъни төгәл сюжетка корылган) реалистик әсәрләр үзләренең композицион бөтенлеге, образлылыгы, сурәтлелеге белән әдәби әсәрләргә тагын да якынрак тора.

И.Фазлетдинов риваятьләрне классификацияләү мәсьәләсен фольклор фәнендәге соңгы казанышлар яссылыгында карый. Тарихи экскурста ул бу эшнең моңа кадәр нигездә тарихи һәм топонимик юнәлешләрдә алып барылуын искәртеп, үзе әкияти булмаган татар халык прозасының яңа бүленешен  тәкъдим итә. Менә ул классификация: 1. Авыл тарихлары; 2. Тарихи риваятьләр; 3. Топонимик риваятьләр; 4. Көнкүреш риваятьләре; 5. Легендар риваятьләр. Кайбер уртаклыклар күзәтелсә дә, нигездә бу бүленеш ышандыра. Кайбер шик-шөбһәләрне әлеге бүленеш төрләренең тагын да ваграк тематик циклларга бүленү мөмкинлеге “юып” ташлый. Мондый катлы-катлы бүленешләр фикерне беркадәр буташтырса да, фәннилек, төгәллек бәрабәренә һәм киләчәктә төпле сөйләшүләр башлау өчен мөһим.

Хезмәтнең төп өлешен тәшкил иткән текстларга күз салыйк. Әлбәттә, алар ничек сөйләнгән яки язып алынган булса, шулай бирелгән. Әмма һәр текстта, һәр язмада - халыкның, авылның, аерым кешеләрнең асыл тарихы, һәм язмышы. Янә бер мәртәбә татар тарихының никадәр аянычлы, фаҗигале, шул ук вакытта данлы-шанлы булуын төшенәсең... Күпчелек очракта Башкортстан татарлары тарихының башы яисә дәвамы бер үк төрле: 

“Иван Грозный Казанны алгач, татарлар безнең якларга күчеп килә, Бишкурай авылына нигез салалар...” (“Бишкурай авылы”). 

“Безнең авылда читтән җыелган халык. Өч төрле: типтәр, алатыр, мишәр...” (“Ибрай авылы”). 

“Шулай берчакны бу җирләргә Казан ягыннан өч-дүрт гаилә күчеп утыра...” (“Ишле авылы”).

Ә менә бу тарих шактый гыйлемле елъязмачы тарафыннан хәбәр ителә: “1552 елда Иван Грозный Казанны басып ала һәм татарларны көчләп чукындыра башлый. Христиан диненә күчәргә теләмәгәннәрне үтерү-кыру башлана. Алар туган нигезләрен ташлап, күчмә тормыш белән яшәүче башкорт кабиләләренә таба юл ала. Картлар сөйләве буенча, 1553–1555 елларда өч татар гаиләсе Агыйдел елгасының сул ярында, биек, куе урман эчендәге акланда башкортларга килеп юлыга... Башкортлар татарларны җылы кабул итә һәм үзләренең биләмәләренә кергән зур күлнең аръягында яшәргә урын бирә” (“Нугазан авылы”). 

Бу текстларның әһәмияте шунда: анда сурәтләнгән  хәлләрне халык үзе сөйли, ягъни халык үз тарихын үзе тудыра. “Халык тарихчылары”ның бу хәбәрләре туган якны өйрәнүчеләр өчен генә түгел, чын тарихчылар өчен дә мөһим чыганак булып тора. Бүген татарларыбыз нәкъ шушы риваятьләргә нигезләнеп, үз төбәк, авыл, нәсел тарихларын өйрәнә башлады шикелле.

Әйтүебезчә, Башкортстан татарларының күпчелек очракта Казан якларыннан килеп урнашуы – җыентыкка тупланган текстлардагы төп тарихи, кайчакта легендар мотивларның берсе. Бу тарихи риваятьләрнең күбесе Явыз Иван чорында, Казан ханлыгы җимерелгәннән соң булган “халык күчешен” – татарларның Урал ягына “мөһаҗирлек сәфәрен”, бу күчешнең никадәр масштаблы һәм фаҗигале булуын күзалларга ярдәм итә. Рәсми тарих фәнендә бу күчеш, бу мөһаҗирлек бик аз, кичереп булмаслык дәрәҗәдә аз өйрәнелгән! И.Фазлетдинов әлеге өлкәдә игелекле-изге эш башкарган; алай гына да түгел, көн тәртибенә кую белән чикләнмичә, кыйммәтле чыганаклар да тәкъдим иткән.

Китапта авыл тарихы районнарга бүлеп урнаштырыла. Бу аерым төбәк-район тарихлары белән кызыксынучыларның хәлен җиңеләйтә. Мөгаен, киләчәктә китапның тулыландырылган басмалары да дөнья күрер. Менә шул чакта туган төбәгем Дүртөйле районы авыллары буенча да, гомер бишегем Әсән авылы тарихы буенча да текстлар өстәлер дип көтәм. Хәлне туган авылымның шәҗәрәсе сак­ланып калу җиңеләйтә. Шул шәҗәрә битләрендә бу авылга Әсән (Асән) дигән кешенең нигез салуы хакында хәбәр ителә.  Бу хәл 1700 елда була. Риваятьтә Асәннең, Җобанай исемле дусты яисә туганы белән бергә (күршедә андый авыл да бар), Агыйдел-Күәш буйларында җәйләүләр тоткан Солтанбәк дигән башкорт баеның (аның исеме кергән авыллар да бар) Казан каласында хезмәт итүче “служивый” улын, атасы бирәчәк кишәрлекләр бәрабәренә йолып алып, Агыйдел елгасының кушылдыгы Күәш  буена килеп урнашуы хакында әйтелә. 

Чынлап та, күпчелек очракта башкортлар, төрле афәтләрдән, чукындырылудан качып, соңгырак чорларда, имин яшәү, тамак туйдырырлык иген игү өчен җир эзләп килгән татарларны туганнарча кабул итә, үзенә сыендыра. Бу факт тарих битләрендә дә, бүгенге вәзгыять кысаларында да башкорт-татар арасындагы үзара тугандашлыкны, дуслыкны билгеләүче төп дәлилләрнең берсе.

Авыл тарихлары, халык күтәрелешләре белән бәйле риваятьләрдә генә түгел, көнкүреш, хәтта легендар риваятьләр урнаштырганда да автор Милләт Язмышы дигән проблеманың җеп очын югалтмаска тырыша. Җыентыктагы текстларда телгә алынган Аксак Тимер яуларына, Пугачев, Салават, Батырша күтәрелешләренә, алпавыт-боярлардан изелеп яшәү дәверләренә, чынлап та, милләт-ил язмышы, тел-дин язмышы, ягъни милли рухның көрәше-торышы белән бәйләп бәя бирелә. Халык тарихчылары тарафыннан телгә алынган милли каһарманнарның күбесе әлегә рәсми тарихка билгесез, әмма аларның көрәше, язмышы киләчәктә зур тарихта да өйрәнелми калмас.

Җыентык белән танышу барышында уйланырга, борчылырга, шомланып, тарихи барыш юлында әле артка, әле алга борылып карарга туры килә. Күпме драма, фаҗига, кан-яшь, ызгыш-талаш, үч-нәфрәт төшеп калган бу кош теле кадәр генә тарих сәхифәләренә. Аларның күбесе “җир өчен сугышлар”  (“Сугыш чокыры”,  “Гали карт һәм аның уллары”, “Тукмаклар”, “Пош карыш”, “Җир сату” һ.б.), “сәнәк сугышлары” (“Сәнәк сугышы” һ.б.), “сыйнфый-социаль бәрелеш­ләр” (“Бояр бакчасы”, “Строгановлар”, “Суеш тавы” һ.б.), “карымта-барымта яулары” (“Бузан тавы”, “Канлыкүл”, “Кырлау үзәне” һ.б.), “кулакларны сөрү” (“Тимеркәү тавы”, “Фиткә урманы” һ.б.) белән бәйле фаҗигале һәм драматик вакыйгаларны күз алдына бастыра.

Шулай да милләтара мөнәсәбәтләргә аеруча күп риваятьләр багышлана. Исем-атамалар ук риваятьтә нинди милләтләр хакында сүз баруын хәбәр итә: “Типтәрләрнең Бәләкәй тауга күчеп килүләре”, “ Типтәр җире”, “Типтәр басуы”, “Типтәр урамы”, “Типтәр чишмәсе”, “Рускул җире”, “Урыс тау”, “Урыс утырышы авылы”, “Урыс күмгән җир”, “Башкорт авылы”, “Башкорт зираты”, “Казах тау башы”, “Кыргыз кулы”, “Кыргызкул”, “Мари урамы”, “Мариларны куу”, “Ногай тавы” һ.б.

Милләтара, динара мөнәсәбәтләргә, сословиеләргә кагылышлы вакыйгалар бик җете төсләрдә сурәтләнә. Аларда киеренкелек тә көчлерәк. Әйтик, татар-башкорт мөнәсәбәтләренә багышланган “Исәкәй күле” риваятен тыныч кына укып булмый. “Иштуган тавы”, “Күлтин коелы” әсәрләре дә күңелдә кала.

Качкыннар турындагы риваять-парчалар да битараф калдырмый, чөнки бу тип әсәрләрнең геройлары качаклыкта үз ихтыярлары белән йөрми. Бигрәк тә “татар Робин Гудлары” турындагы халык әсәрләре кызык. “Миңдулла куышы”, “Кукушкин тавы” кебек парчаларны укыганнан соң, бу типтагы әсәрләрнең зуррак тарихи хезмәтләргә, саллы-саллы әдәби әсәрләр тукымасына лаек икәне абайлана. “Ишти кулы” риваяте чын-чынлап әдәби әсәр сорый. Боз киткәнен карарга елга ярына чыккан алпавытның, аяк киемнәрен, җиләнен пычратмас өчен, шундагы яшь татар кызларының нәзек-нәфис кулларына басып килүе җанны гына түгел, канны тетрәндерә. “Усман тавы” әсәре дә – өлгереп җиткән, чын халык хикәясе. Аның белән танышкач, халык авыз иҗатында да чын проза әсәрләре булуына тәмам инанасың. Әсәрдә камил җыр текстлары да урнаштырылган. Кайбер риваятьләр әнә шундый тезмә юллар белән дә баетыла.

Бәетләрнең чәчмә (проза) варианты да бар икән. Риваять кысаларында бирелгән шәхси фаҗигаләр шулай милләтебез фаҗигасенә барып тоташа. Автор аларның күбесен топонимика кысаларында, нинди дә булса атамага бәйләп тәкъдим итсә дә, бу тарихларның да күбесе татарның хокуксызлыкта, кысынкылыкта, мохтаҗлыкта, сагышта яшәвеннән тамыр­ланып чыга. Бу жанр формаларының барысы да тирәнтен өйрәнүне таләп итә. 

Топонимик риваятьләр – китапның иң мавыктыргыч өлешедер, мөгаен. Бу әсәрләр белән таныша башлагач, күңел дә тынычлана, йөрәк тә ярсымый инде. Үсемлекләр, хайваннар дөньясындагы, табигать күренешләре белән бәйле һәм халык этимологиясенә нигезләнгән  урынчалык исемнәре, тормыш-көнкүреш вакыйгалары, кеше язмышлары хакында сөйләүче атамалар бу уникаль хезмәтне тагын да мәгънәлерәк итә.

Риваять жанрының әдәби егәрлеге, иҗади мөмкинлекләр җыентыктагы материаллар белән күбрәк танышкан саен ныграк ышандыра. Текстлар арасында әдәби сурәтлелеге, көчле образлылыгы, төгәл стиле, бай теле белән аерылып торган риваятьләр күп. Алар, чынлап та, әдәби әсәрләргә якын тора. “Хан кызы Алтынчәч”, “Илекәй карт”, “Усман тавы”, “Гөлмәһәр сазлыгы”, “Каратау”, “Күгәрчен-Бари тавы”, “Җиде каен”, “Күгәрчен-Бүләк авылы”, “Хан кызы”  һәм Гали Чокрый шәхесенә кагылышлы риваятьләр чын әдәби парча, хикәят, новеллаларны хәтерләтә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы барлыкка килү турындагы зоогоник легендалар хәзер үк мөстәкыйль җыентык сорый. Бигрәк тә мәхәббәт тарихларына багышланган риваять-легендалар матур әдәби кимәлдә иҗат ителгән. Мондый “әдәбият кыйпылчыклары” И.Фазлетдинов хезмәтенең кыйммәтен бермә-бер арттыра. Уйлап баксаң,  дастаннарда җырлана торган атаклы “Таһир-Зөһрә”, “Йосыф-Зөләйха” тарихларыннан ким саналмаслык, бүгенге әдипләребезгә чыганак булырдай мәхәббәт тарихлары (“Мәрьямкәй белән Булат”, “Рәхилә белән Тәлгать” һ.б.) хакында сүз бара бу риваять-легендаларда.

Китапка тупланган риваятьләр арасында образлы фикерләү, хыялый уйдырма, легендар сюжет, мифологик күзаллау ягыннан аерылып торган әсәрләр дә бар. Автор-төзүче тарафыннан алар “мифологик хикәятләр” дип билгеләнгән. Әлбәттә, алар Илдус дустыбыз алдарак билгеләгән “әкияти булмаган халык прозасы” кысаларында карала алмый инде. Әмма чәчмә фольклор фондындагы риваятьләр, легенда, мифлар мирасының тулы системасын күзаллау өчен әкияти-магик персонажлар турындагы текстларны урнаштыру үзен аклый. Бу әсәрләр халкыбызның әдәби потенциалы, образлар байлыгы, милли символ-кодлары, фәлсәфәсе, дөньяга карашы, мәҗүси күзаллаулары, ышанулары хакында сөйли.

Әлеге җыентык “татар фольклоры тарихын, теориясен, төбәк үзенчәлекләрен тикшерү өлкәсендә” тикшеренүләр өчен мөһим чыганак булачак. Бигрәк тә моңа кадәр аз игътибар ителгән әкияти булмаган халык прозасын өйрәнүчеләр өчен алыштыргысыз өстәл китабына әйләнергә тиеш ул. Хәзер мондый китапларны татарлар яшәгән башка төбәкләрдән дә көтәргә кала.

Татар теле, мәгарифе, мәдәнияте кыен шартларга куелган бер мәлдә И.Фазлетдинов татар халык иҗаты буенча фундаменталь хезмәт тәкъдим итеп, җәмәгатьчелекнең күңелен күтәрде. Шул ук вакытта ике милли республика арасындагы күперне ныгытты. Халык иҗатына, легендар тарихка, халык үз кулы белән язган тарихка игътибарны юнәлтеп, тагын бер мәртәбә үз рухи һәм нәсел тамырларыбызны барларга чакырды. Чынлыкта, укучы алдына бик мөһим сорау куйды: “Без каян килдек һәм кая барабыз?”

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.
    

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: