Мәдәни җомга

Күңелгә сагыш саргач...

"Тормыштан вакытсыз киткән ирем - Шамилем искә төшә дә, күңелне сүзләр белән аңлатып булмаслык тирән сагыш сара. Шулчакта аның көндәлеген, хатларын укудан юаныч табам". Туксан яшьлеген каршыларга җыенучы икътисад фәннәре докторы, Казан дәүләт техник университеты профессоры Р.Дәүликамова-Мәҗитова шулай ди. Нишлисең, никахларын теркәткәндә: "Рауза, синең һәрвакыт янәшәмдәге хатыным булуыңны телим!" -...

"Тормыштан вакытсыз киткән ирем - Шамилем искә төшә дә, күңелне сүзләр белән аңлатып булмаслык тирән сагыш сара. Шулчакта аның көндәлеген, хатларын укудан юаныч табам".
Туксан яшьлеген каршыларга җыенучы икътисад фәннәре докторы, Казан дәүләт техник университеты профессоры Р.Дәүликамова-Мәҗитова шулай ди. Нишлисең, никахларын теркәткәндә: "Рауза, синең һәрвакыт янәшәмдәге хатыным булуыңны телим!" - дигән юрист Шамил Мәҗитов (1924-1967) парлы тормышта нибары унҗиде ел гына гомер кичерә шул. Әгерҗедә туган гаилә башлыгы, кызлары Наилә һәм Асия мәктәптә укыганда, Гүзәл балалар бакчасында йөргәндә, имеш-мимешкә уралган серлелек шартларында 42 яшьтә күзләрен мәңгелеккә йома.
Көтелмәгән кайгы-хәсрәт килгәч, исәннәргә ничек аякта басып калырга соң? Канаты каерылган мөгаллимә Р.Мәҗитова фәнни эш белән шөгыльләнеп онытыла. Өч кызына да югары белем алдырып юана. Сылукайларын кияүгә бирү шатлыгын кичерә. Дөньяга нәсел дәвамчылары булып килгән оныкларын сөеп күңелен канатландыра. Зиратта - ире кабере янында дога укып хәтер яңарта. Кадерлесен нәселдәшләренә гадел адвокат буларак кына түгел, кыю фронтовик, һәвәскәр рәссам, зирәк шахматчы, булдыклы балта остасы, табигатьне яратучы бакчачы итеп күз алдына китереп бастыра.
- Шамил "Хыяллар һәм уйлар" китабын да чыгарырга җыенды, - ди, Үзбәкстанның Бохара өлкәсендәге Кәрминкә шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туган, 1938 елда гаиләләре белән Татарстанга күченеп кайткан, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган Рауза Кадыйр кызы. - Төрле вакыйгаларны чагылдырган "Адвокат язмалары"н нәшер итәргә теләде. Аның Бөек Ватан сугышы тәмамлангач язган көндәлеге дә бар. Ике арада йөргән мәхәббәт хатлары да югалмаган. Шуларга нигезләнеп, иремнең берәр китабын чыгарып булмасмы икән?
Әлеге фикерне аның кызлары - Казан илкүләм техник университеты (элекке КАИ) техник физика кафедрасы мөдиренең укыту буенча урынбасары Наилә Гайнуллина, әлеге уку йортының икътисад, идарә итү һәм иҗтимагый технологияләр институты директоры, икътисад фәннәре докторы Асия Хәсәнова, Мәскәүдә эшләүче табибә Гүзәл Нуруллина да хуплый. Тәкъдимгә шулай ук "Сүз" нәшриятында да теләктәшлек күрсәтелә. Баш мөхәррир Шаһинур Мостафин ярдәме белән Шамил Мәҗитовның "Артиллерист офицер көндәлегеннән" китабы (Казан, 2011), вафатыннан соң 44 ел узгач, татар, рус һәм инглиз телләрендә дөнья күрә.
Әлеге сәхифәләрдән күренгәнчә, ике Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән лейтенант, батарея командиры Җиңүдән соңгы 250 көндә, Германия, Польша, Украина аша туган җиргә кайт­канда, бик күп кичерешләргә юлыга. "Вакыт чаба! - дип яза автор Штральзунд шәһәрендәге тукталышта. - Кинәт кенә өемнән 17 яшьлек малай булып чыгып киткән көн күз алдыма килеп баса. 1941 елның 18 июле иде ул. Бүген - 1946 елның 7 феврале. Шушы вакыт эчендә күпме сугышчан юл узылган!"
Яу кырында исә аңа ниләр генә күрергә туры килми. Атналар буе кышкы салкында һөҗүм алып барган совет сугышчылары, мәсәлән, җылыга тилмерә. Шулай бер авылны фашистлардан тартып алгач, 1944 елда алар җылы өйләргә кереп урнаша. Тик тиздән күбесе тиф белән авырый башлый. Гитлерчылар, Халыкара конвенция белән тыелуга карамастан, тиф таратучы бөҗәкләрне махсус калдырып китә. Өлкәннәрнең күбесе бу авыруга каршы тора алмый. Бары тик яшь сугышчылар гына, алар белән бергә Ш.Мәҗитов та исән кала.
Ә берчакны безнең гаскәрләрнең киң колачлы һөҗүме тукталып кала. Чөнки Днепрның уңъяк ярына урнашкан немецләр алга баручы гаскәребез өстенә туктаусыз ут яудыра. Полк командиры артиллерия училищесын тәмамлаган, урта хәрби-техник белем алган Шамилне үзенең янына чакыра. Өлкән яшьтәге полковник Мәҗитовка аталарча мөрәҗәгать итеп: "Улым, мөмкин булганны да, булмаганны да эшлә, - ди. - Батареяңне теге ярга чыгарып, дошманның атуын туктат. Безнең гаскәрләрнең алга баруына юл ачарга булыш. Шушы сугышчан бурычны үтәсәң, син Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителәчәксең". Әмма сугышта полковник һәлак була. "Менә шуңа күрә, Рауза, син Советлар Союзы Герое хатыны булмыйча калдың, - дип шаярта соңрак Шамил. - Нишлисең, сугыш аяусыз бит. Анда кемнең исән калачагын бер Ходай гына белә..."
"Сөекле һәм кадерле ирем Шамил Ясәви улы Мәҗитовның якты истәлегенә багышлыйм" дигән сүзләр белән башланган икенче китапны Рауза ханым "Тапшырылган хатлар" (Казан, 2013) дип исемли. Озак уйланулардан һәм төрле икеләнүләрдән соң бастырып чыгарылган әлеге язмаларда олы мәхәббәткә әверелгән дуслык мөнәсәбәтләре, сугыштан соңгы чорда милли республикада яшәүче гаиләнең тормышы чагылыш таба.
Ә үзәктә - Мәхәббәтнамә, 1948-1956 еллар аралыгындагы яратышу хисләре чагылышы. Күп парлар бүгенге кырыс заманда тәмле сүзгә, назлы карашка тилмереп яшәгән вакытта егет белән кызның, кияү белән кәләшнең, ир белән хатынның ике көнгә бер хат язышулары, бер-берсеннән шуны таләп итүләре гаҗәеп могҗизага тиң.
Раузаны гүзәл гөлбакча белән чагыштыручы, үзен шашып яраткан итеп күрсәтүче Шамил йөрәк серләрен менә болайрак ача: "Кадерлем, мин сине очратканнан бирле үземне иң бәхетле кеше дип саныйм. Иртәме, яки соңмы син минеке булачаксың. Юкса, минем өчен тормышның мәгънәсе югалачак..."
"Гүзәлем, бүген синең белән танышуыбызга бер ел тулды. Мин синең белән очраштым һәм тормышта беренче тапкыр гашыйк булдым, яратуның ни икәнен тойдым. Ел дәвамында сине генә уйлап яшәдем. Шуңа күрә бу көн минем өчен аеруча истәлекле..."
"Хатны кулга алганнан соң үземнең ниләр кичерүемне сүзләр белән генә җиткерә алмыйм. Аны кабат-кабат укыдым. Янымда син утырасың һәм сөйлисең сыман тоелды. Синең тавышың, синең көлүең ишетелгән кебек булды, хәтта карашыңны да тойдым.
Миндә синең һәр хатыңнан соң бәйрәм. Кәеф күтәренке була. Миннән бәхетлерәк кеше Әгерҗедә, бөтен Татарстанда юктыр кебек тоела..."
"10 көн синнән бернәрсә алмадым. Әй, Рауза, аерылышып тору ничек авыр икән! Һәм менә бүген мин яңадан бәхетле! Бөтен тирә-юнь шундый матур булып тоела. Син инде, зинһар, ешрак яз. Мине газапланырга мәҗбүр итмә..."
"Хәзер безне яңадан аралар аерып тора. Ялгызлыкта ничек авыр. Әйт әле, мин нигә болай тәэсирләнәм икән? Мин шундый сабырсызмы әллә? Миндә ихтыяр көче юкмы? Моны ничек аңларга?
Безнең аерылышуга ярты гына ай үтсә дә, миңа инде мәңгелек булып тоела. Менә инде берничә көн рәттән сине төшемдә күрәм.
Башка төрле уйлар керде: мәхәббәт, яшәеш. Бөтенесе буталып бетте..."
"Әйдә шулай килешәбез: хәтта җавапларны да көтеп тормыйча, хатларны даими язышабыз. Ул хатлар көндәлеккә әверелсен. Уйларыбыз белән бергә булыйк, бергәләп шатланыйк һәм сагышланыйк. Һәр көнне моңа 20-30 минут табарсың дип уйлыйм. Мин, үземнең яктан, моны эшләргә вәгъдә бирәм. Шулай килешәбезме?.."
"Мәңге синеке булган Рауза" дип җавап юллаучы да сагыну, юксыну хисләрен кызганмый:
"Кадерле Шамил! Хатлар язу һәм алу минем өчен зур куаныч. Мин синең белән булган очрашуларны берәм-берәм күз алдына китерәм һәм көннән-көн синең миңа кадерлерәк һәм газизрәк булуыңны тоям..."
"Кичә Гөлсем Сөләйманова концерт бирде. Программаны алып баручы радио дикторына көнләшеп утырдым. Ул татарча ничек матур, яхшы һәм иркен сөйләшә. Ә без үз ана телебездә хәтта хатлар да яза алмыйбыз. Әгәр тирәнтенрәк уйлап карасаң, үз ана телеңдә сөйләшә белмәү коточкыч бит! Син бит татар мәктәбендә укыган, татар әдәбиятын беләсең. Ә нигә соң без русча аралашабыз? Татар теле бит шундый бай, татар сүзләрен белдерү өчен рус алфавитында хәрефләр дә җитми..."
"Шамил, җаным! Мин сөйкемле ир-атны гына түгел, яхшы һәм сине аңлаучы дусны - тормышның бөтен шатлык-кайгыларын белешүче иптәшне эзләдем. Әгәр кешеләр бер-берсен аңласа, теләсә нинди авырлыклар да куркыныч түгел. Синеңчә ничек?.."
"Бу көннәрдә тагын бер кат инандым: чыннан да синнән башка яши алмыйм икән. Син минем өчен - барысы да. Мин сине ниндидер үзгә, бик көчле һәм зур ярату белән сөям. Тормышның бөтен мәгънәсе дә синдә генә!.."
"Мин бит хәзер синең хатларың белән генә яшим. Ә алар юк! Минем бөтен эшкә сәләтем юкка чыга. Ә бик күп эшләргә кирәк.
Өч көн инде синнән хат юк. Ни өчен син мине үзеңнең хатларың белән иркәләмисең? Әгәр дә минем кайгыдан үлүемне теләмәсәң, ешрак яз..."
60 елдан артык элек язылган хатлар, саклаучы: "Боларның нигә кирәге бар инде?" - дип ерткалап атмагач, яисә учакта яндырмагач, менә шулай фәнни һәм әдәби әйләнешкә керә.
Яшәешнең дәвамы, шулай ук, автор-төзүче Рауза Мәҗитованың "Нәселебез шәҗәрәсе" ("Наша родословная", Казан, 2015) китабында да югалмаслык урын ала. Монда, татар һәм рус телләрендә, борынгы нәселнең данлы шәхесләре, аларның лаек­лы дәвамчылары - варислары язмышы тагын да тәфсилләбрәк шәрехләнә. Укучыларны Дәүликамовлар, Мостафиннар, Мәҗитовлар һәм башка токымдашлар белән кызыклы очрашулар көтә. Күңелгә сарылган моңлы сагыш аша үткәннәрдән киләчәккә күпер салына.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: