Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар?

КҮҢЕЛ КҮЗЕ ИҖТИҺАТЫ

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, гәзитебезнең баш мөхәррире Зиннур Мансуров шушы көннәрдә гомеренең матур бер биеклегенә күтәрелде. Бу уңайдан аны күпсанлы укучыларыбыз, шулай ук безнең белән аралашып торучы әдәбият һәм сәнгать әһелләре исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз, хезмәттәшебезгә киләчәктә дә яңадан-яңа...

РЕДАКЦИЯДӘН. Шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, гәзитебезнең баш мөхәррире Зиннур Мансуров шушы көннәрдә гомеренең матур бер биеклегенә күтәрелде. Бу уңайдан аны күпсанлы укучыларыбыз, шулай ук безнең белән аралашып торучы әдәбият һәм сәнгать әһелләре исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз, хезмәттәшебезгә киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат уңышлары, рух күтәренкелеге һәм саулык-сәламәтлек телибез.


Каләм әһеленең үзенчәлекләрен төрлечә ачарга мөмкин. Бу максатта күзәтү призмасының кем кулында булуы да, ягъни бәяләүченең һөнәри юнәлеше дә зур әһәмияткә ия. Әйтик, бер үк шагыйрьнең әсәрләрен тәнкыйтьче үзенчә, сынлы сәнгать остасы үзенчә кабул итә. Рәссам исә язу өслүбендәге төп хасиятне билгеләгәндә образлы сурәт бирелешен беркадәр калкытыбрак күрсәтергә тырыша. Бик табигый алым, чөнки шигърият белән сынлы сәнгать бер-берсен тулыландыручы иҗат төрләреннән санала. Аннары әлеге кардәшлек гармониясенең бер стильчедә тоныграк, икенчесендә чагыштырмача җетерәк төстә чагылыш табуы ихтимал. Монысы шәхеснең музалар белән дуслыгына, эстетик кыйммәтләргә тартылыш дәрәҗәсенә бәйле.

Бу җәһәттән шагыйрь Зиннур Мансуров әсәрләрендә шушындый «эз» сизелә икән, ошбу бәрәкәтле йогынтыга бирелүнең өстә генә яткан аңлаешлы сәбәпләре бар. Хикмәт шунда: ул әле мәктәп елларыннан бирле рәсем ясау белән мавыга башлый, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган чакта атаклы «Әдәби сүз», шулай ук Язучылар берлегенең «Тынгысыз каләм» дивар гәзитләрен бизәүдә катнаша, әлеге шөгылен хәтта армиядә офицер хезмәтен үткәндә дә дәвам итә. Димәк, мондый нәзакәтле тема уңаеннан аның исемен атау урынлы.

Сурәтле шигърият, шигъриятле сурәт... Шундый сәнгати берлекнең биниһая мөмкинлекләрен бүгенге сәхифә авторлары да таный. Укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителгән бу үзенчәлекле күмәк портретны төзүдә рәссамнар Илдар Зарипов, Вәкил Шәйхетдинов һәм Фарис Фәсхи катнаша. (Кызганыч, инде Илдар агабыз мәңгелек йортына күчте). Санап үтелгән затлар шагыйрь Зиннур Мансуровны әдәби сүз белән дә, шулай ук сынлы сәнгать теле белән дә үзләренчә шәрехләргә омтыла. Музадашларының уй-фикерләрен хуплагандай, әңгәмәгә язучы Рабит Батулла да кушыла. Әйдәгез, аларның шагыйрьгә карата мөнәсәбәте белән танышыйк.


Минем карашымча, Зиннур Мансуров - сурәтле хиссият шагыйре. Ул табигатькә шулкадәр нечкә күз белән карый ала ки, күптәннән билгеле кебек булган әйберләр, вакыйгалар, күренешләр аның шигырендә атылган йолдыз сыман ялтырап китә. Кара әле, мин дә күрдем бит бу күренешне, нигә мин шигырь язмадым, җыр чыгармадым икән, дип кайчагында матур рәвештә Зиннурдан көнләшеп тә куясың. Бу - күңел күзе дип атала. Маңгай күзе барыбызда да бар, Аллага шөкер. Әмма күңел күзе бөтен кешегә дә бирелми. Ул олы шагыйрьләргә, композиторларга, рәссамнарга гына, табигатькә якын шәхесләргә генә бүләк ителә. Башкалар күргәнне күреп, аны гавамга аңлата белү - бер батырлык булса, башкалар күрмәгәнне, гап-гади әйберләрне шигъри метафоралар аша, шигъри музыка аша кешеләргә кайтару, инсаннарның күңел күзләрен ачу - ул тагын да биегрәк, тагын да бөегрәк талант чагылышы. Бу инде баш хәрефтән языла торган Сәнгатьчегә - Шагыйрьгә генә бирелә. Зиннур Мансуров - шундый шагыйрьләребезнең берсе. Әйдәгез, аның кечкенә генә бер шигырен укып карыйк.

Бу болында тик икәү без:
шәүләм дә үзем.
Ни кылсам да -
карап тормый
кешеләр күзе.
Бу болында мин кунак та,
хуҗа да - үзем.
Чү!
Текәлеп бага миңа
Күгәрчен күзе...

(«Болын чәчәкләре арасында»)

Нинди матур сурәт! Әйе, «Күгәрчен күзе» дигән кечкенә генә чәчәк бар. Ул нәкъ күгәрчен күзе сымак. Аның уртасы куе зәңгәр, күз әйләнәсе кызыл төстә була. Әлеге чәчәк борчак бөртегеннән бәләкәйрәк, энә башыннан чак кына зуррак. Аны беркем дә күрми кебек, чөнки ул арыш арасында үсә торган шулкадәр кечкенә чәчәк ки, аны еш кына абайламыйбыз да, хәтта кайчак таптап та китәбез. Ләкин кырын ятып яки чүгәләп шушы чәчәккә карап торсаң, ул зураеп киткәндәй тоела. Күңел күзе күргәннәргә генә күренә торган чәчәк ул Күгәрчен күзе. Бу шигырь - фәлсәфә, музыка!..

«Шаһитлык» дип исемләнгән шигырьдә дә алда әйтеп узылган хиссият, күңел күзенең ачылуын күрәбез. Әйе, күңел күзе сирәк талантларга гына бирелә. Маңгай күзе яхшы күреп тә, күңел күзе сукыр булганнар сәнгатьне аңламый. Гадәттә, андыйлар каткан күңелле булучан. Маңгай күзе күрмәгән, әмма күңел күзе ачык шәхесләр рухи яктан күзлеләрдән баерак. Күңел күзе ачык кешеләр - миһербан ияләре.

Аккош күле. Төнге бакча.
Йокы алмый бөртек тә...
Кинәт чүгеп, биһуш калдым -
ис иңгән бит бөтнеккә!

Бәрәкалла, шушы төндә,
Бәлки, шушы сәгатьтә...
Җирме күккә тынын өргән?!
Бераз гына сагайта.

Нигә әле шаһит булдым
туган чакта могҗиза?
«Бөтнек исе! Бөтнек исе...» -
эчтән кылдым мең нида.

Җанда шөбһә, җанда шатлык,
җанда сагыш - бар да бар.
... Мондый төндә яшәп калу
мәңгелеккә бәрабәр.

Шушындый нечкә күңел күзе белән, хиссият белән табигатьне күзәтү Зиннур Мансуровны шагыйрь итә. Барыбыз да бөтнек исен иснәгән юкса, барыбыз да ялгыз гына күл буенда да йөргән, бакчада да, урманда да сәйран кылганбыз. Яңгыр явып киткәннән соң бөтнек исе тагын да ныграк аңкый. Ләкин беребез дә шулай назик итеп шигырь язарга базмаган. Яки булдыра алмаганбыз.

Ихластан әйткәндә, Зиннур Мансуровның иҗаты турында озак итеп сөйләргә мөмкин. Аның фәкать бер шигыре турында гына да күләмле мәкалә язып булыр иде, аның бер шигыре хакында югары уку йортында хәтта курс эше яки тулаем диплом эше дә хәзерләргә мөмкин. Менә шундый тирән мәгънәви сурәтле, йөзләрчә төсмерләрдән торган бай хисле шигърияте бар Зиннур Мансуровның.

Рабит БАТУЛЛА,
Татарстанның халык язучысы.

.Шагыйрь Зиннур Мансуров. Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов эше (Уфа).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев